Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)

Ниһаять, 14 ноябрьдә мин самолёт белән Уфага килдем. Мине монда күңелсез хәбәр каршылады. Әле моннан өч кенә көн элек минем хезмәтемне иң беренче тапкыр укып үзенең фатихасын биргән Ким Әбүзәр улы Әхмәтйәнов вафат булган икән.

(Башыннан укыгыз)

Мин инде Казанга шактый тыныч күңел белән кайттым.  Икенче көнне үк “Казан утлары”, “Мәгариф” журналлары редакцияләренә киттем. Чөнки аларга яклауга кадәр бастыру өчен дип диссертация темалары буенча мәкаләләр биреп калдырган идем. Татар акылы төштән соң дигәндәй, Уфада йөргәндә аларга кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идем. Инде соң булмаса, ягъни журналларның бу саннары типографиягә төшеп китмәгән булсалар, бәлки, шул яңалыкларны кертеп җибәрергә мөмкин булыр, дип уйладым. Әлеге басмаларда эшләүче Фәрваз Миңнуллин һәм Әсгать Латыйпов кебек игелекле затлар минем үтенечемә каршы килмәделәр. Теләгән фикерләремне кертеп җибәрү мөмкинлеген тудырдылар.

Камиллекнең чиге юк, дигәндәй, мин диссертацияне яңадан карап һәм редакцияләп чыгарга булдым. Моңа ике атна вакыт узды да китте. Һәм кабат эшләү мөмкинлеге булуына сөенеп бетә алмадым. Чөнки тизрәк җитештерәм дип, байтак кына кытыршылыкларга юл куйганмын. Бигрәк тә теоретик мәсьәләләрдә күзгә бәрелеп торган берничә бәхәсле нәрсәләр калган. Яклау советы утырышларында, бөтенләй уйламаган җитешсезлекләрне дә табарга оста галимнәр утыра. Ә болай үзең дә сизгәннәрен калдырсаң, шактый кыенга туры килү ихтималы бар. Шуларны карап, текстны уңнан да, сулдан да тарап чыккач, үзем дә канәгать калдым.

Мин менә ничә ел инде үземнең әйберләрне хан заманындагы язу машинасы ярдәмендә басам. Хан заманында андый җайланмалар булмаган, әлбәттә, дөресендә өстәлемдәге әлеге әрсез машинка егерменче елларда үзебезнең Казанда ясалган. “Прогресс” дигән исем кушканнар. Ягъни, мәсәлән, “Алга барыш”, “Алгарыш”. Аны миңа хәзерге вакытта радиода диктор хезмәтен башкаручы Данил Ибраһимов дигән егет каяндыр табып бирде. Аны инде эшкә яраксыз хәлдә дияргә мөмкин иде. Данил бер оста кешене өйгә китерде, берничә көн азаплангач, бу нәрсәгә җан керде. Инде ничә ел үтте, мин шунда келтерәтеп кенә язарга өйрәндем. Диссертациямне дә шул машинкада бастым. Әмма бу “картлач”ның хәрефләре дә иске, кайберләренеке кәгазьгә бераз кыек-мыек төшә икән. Болай гадәти генә хәлләр өчен яраса да, анда басылганнарны Мәскәүгә 

җибәрерлек түгел. Шуңа күрә, хәзерге әйбәт машинкада басучы бер останы табарга кирәк иде. Рәхмәт төшкере, Данил монысын да хәл итте. Ул вакытта, ягъни алтмышынчы-җитмешенче елларда Казандагы иң оста басучы Дания апага юлыккан. Нәфис сүз остасы Илдус Сафин дигән дусты шушы апада фатирда тора булып чыкты. Егетләр бергәләп сорагач, Дания ханым миңа  булышырга вәгъдә биргән. (Бу ханымның соңгы унъеллыкларда “Татарстан яшьләре” гәзитенең баш редакторы булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиевнең әнисе икәнен дә әйтик.)

Күрсәтелгән адрес буенча, эшемне күтәреп килеп керүгә, аптырап киттем. Түрдә машинка тукылдатып миңа күптән таныш апа утыра. Дания ханым да, җәһәт кенә торып, миңа таба атлады. Без кочаклашып күрештек. Ник дисәң, Дания апа элек Бауман урамындагы алтмышынчы йортта урнашкан “Халык  иҗаты йорты”нда эшләде. Директорлары үз заманының атаклы дирижёры Разия Яруллина иде. Мин исә ул елларда Кукмара район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, соңыннан директор булып эшләдем. Әлбәттә, безнең күп кенә эшләребез шушы республика халык иҗаты йортында эшләүчеләр белән бәйле иде. Төрле фестивальләр, олимпиадалар, һәвәвәскәрләрнең смотрлары уза. Казанга килгәндә, һәрвакыт бирегә сугылабыз. Еш кына, кунакханәләргә ялынмыйча, шушындагы бүлмәләрнең идәннәрендә булса да йоклап чыгабыз. Шушында ук бер бүлмәдә яшәүче җыештыруы Сәгыйдә апа безгә якын туганыбыз кебек тоела. Бик ачык чырайлы, игелекле апа. Ифрат Хисамов,  Арслан Батыршин, Аван Такташев һәм башка биредә эшләүчеләр безгә гозерләребезне үтәүдә игелеклелек күрсәтәләр. Шулар арасында безне иң беренче каршылаучы шушы Дания ханым була иде. Аның әле утыз яшьләрдә чагы булгандыр. Бинага кергәч тә уң яктагы бүлмәдә һәрвакыт машинка тукылдатып утыра. Ишеге ачык була. Һәр кергән кеше аның белән исәнләшеп уза. Ул үзе кемнәрдер белән сөйләшә, бармаклары җитез генә үз эшләрен башкара. Һәрберебезне белә, исемнәребез белән эндәшә, без аны авыл күчтәнәчләре белән сыйлыйбыз.

Мин башта аптырап калдым. Шул Дания ханыммы соң бу? Шул икән. Һаман да шаянлык-шуклык, гадилек һәм самимилек. 

– Илдус белән Данил, бер бик әйбәт егет бар, әмма мәскәүлеләрне канәгатьләндерерлек итеп басып бирүчене таба алмый интегә, эшең күп булса да, аңа булыш инде, дигәч, ярар, килсә килсен, тик заказларым күп, атна-ун көннән, бәлки, эшләрмен, дигән идем. Бу әйбәт егет дигәннәре син икән, чукынчык. Ник аны башта ук үзең килмәдең? Бөтен эшне читкә куеп, синекен басып бирәм, болай булгач. 

– Юк, Дания ханым, минеке әле ул кадәр янмый, вакытым бар. Башкаларныкына зыян килмәсен.

– Ярар, ярар, үзем белермен. И-и, сине дә күрер көннәр бар икән. Кара син аны, культура эшендә идең бит син, хәзер фән кандидаты булырга йөрисең икән. Булышабыз, булышабыз.

Чыннан да, атна-ун көн дигәндә, диссертацияне шулкадәр матур, пөхтә итеп басып бирде, үзенә бер төрле сәнгать әсәре дип сокланып карап торырсың!

Казанга кайткач, әлбәттә инде, мине тик кенә тотмадылар. Әле радиога, әле телевидениегә чакырып торалар, чыгышлар ясарга туры килде. Бу юлы да телевидениенең әдәби бүлеге мөдире Азат Вергазов чакырды. Вакыйф Нуруллинның “Аккан су юлын табар” әсәре буенча чыгыш ясавымны үтенде. Язучылар союзыннан Фәрваз Миңнулин “Казан утлары” журналының 1980 елгы беренче-алтынчы саннары турында булачак җыелышка проза буенча доклад ясавымы сорады. Атна-ун көн эчендә язып, аны Фәрваз абыйга илтеп бирдем. Ул аны, үзе укып чыккач,  рәис Гариф Ахуновка биргән. Җыелышка ике көн калгач, Гариф абыйга кердем. Ул докладның әйбәт тәэсир калдырганлыгын әйтте, бераз өстәмәләр дә керттем, минем белән килешсәң, исәпкә алырсың, диде. Мин, әлбәттә, бик кызыксынып Гариф абыйның үз кулы белән бит кырыйларына  язган фикерләрен карап чыктым. Алар барысы да урынлы һәм гадел иде. Мин тагын бер тапкыр аның әдәбиятыбызның көндәлек тормышын бик җентекләп һәм белеп бәяләп баруын күрдем, аның гаделлегенә инандым. Ул өстәгәннәрне үзгәртмичә калдырдым.

Язучылар җыелышы 16 сентябрьдә Г.Тукай  исемендәге клубта булды. Аны Г.Ахунов ачып җибәрде, Ф.Миңнуллин алып барды. Алгы рәттә 

классикларыбыз тезелеп утыра: Х.Туфан, Н. Арсланов, С.Хәким, Н.Исәнбәт, Ф.Хөсни, Х.Хәйри, Х.Госман, Н.Дәүли, Г.Бәширов һәм башкалар.

Иң беренче итеп проза буенча минем докладны тыңларга булдылар. Кырык минут вакыт бирделәр. Башка жанрлар буенча егермешәр минут, дип килештеләр. Әдәби тәнкыйть буенча Хатыйп Госман чыгыш ясады, шигъриятне Марс Шабаев анализлады, очерк һәм публицистикага Равил Вәлиев бәя бирде. Х.Госман үзенең докладында минем соңгы вакытта   басылган “Үсештәге иҗат” дигән мәкаләмне уңай бәяләп үтте.

Тәнәфестә Рәйсә Ишморатова, Риза Ишморат, Хатыйп Госман, Ринат Мөхәммәдиев, Шамил Бикчурин, докладымның әйбәт булуы белән котлап, кулымны кыстылар, Р.Ишморатова үзенең “Чәчәкләр” исемле китабын бүләк итте.

Докладларны һәм чыгышларны тыңлап утырып, мин дөньямны онытканмын. Алып баручы Фәрваз абый, ниһаять, болай диде:

– Җыелышны тәмам итәбез, хәзер җиденче ярты булып килә. Аннан соң безнең өчен концерт күрсәтәчәкләр...

Мин сәгатемә карадым һәм... сискәнеп киттем. Мин бит сигезенче ун минутта Татарстан радиосы эфирына чыгарга тиеш! Тиз генә бишенче каттан төшеп, җан-фәрманга радиога йөгердем. Чөнки бу арада мин радиода дикторлык хезмәтен дә алып бара идем. Йөгерә-йөгерә барып та кердем, анда чыгарылыш бүлегендә эшләүче Людмила Чайко дигән апа кулыма соңгы хәбәрләрнең текстын тоттырды. Аларны йолкып алгандай алып, карап та чыкмыйча, студиягә кереп киттем. Ходай рәхмәте, бер дә төртелмичә шома гына укып та чыктым. Аннан соң мине студиядә рус телендә сөйләүче дикторыбыз Таисия Андреевна Калугина алыштырды.

Студиядән чыккач, Людмила Ивановна, әйбәт укуым өчен, миңа рәхмәт әйтте, шул ук вакытта шелтәсен дә белдерде. 

– Беләсеңме, – диде ул, – шушы ярты сәгать эчендә, сине көтеп, ярты картайдым. Биш кенә минут соңга калсаң да, тапшыруларны башлап җибәрә алмый идек бит. Күптән кабул ителгәнчә, иң башта соңгы хәбәрләр татар телендә 

барырга тиеш. Ә син кайда? Тәрәзәдән күзем алмый сине көтәм. Юк та юк. Күләгәң күренгәч, ничек сөенгәнемне белсәң! Син бит бер дә алай итми идең. Эшкә бик җаваплы карагының өчен дә яратабыз бит сине.

Мин, башымны иеп, тыңлап тордым. Чөнки апа бик урынлы әйтә. Ниһаять, ул туктагач, мин тыныч кына сүз башларга җөръәт иттем.

– Хөрмәтле Людмила Ивановна. Сезнең сүзләргә каршы ни әйтим? Һәммәсе дә дөрес. Минем бер кимчелегем дип әйтимме, әллә үзенчәлегемме – кайчакта ни дә булса бер нәрсә белән мавыксам, дөньямны онытам. Бу юлы да шулай булды, хәзерге әдәбият буенча сөйләшү мине шулкадәр үз эченә алып кереп киткән булып чыкты, инде кичке җиде якынлашканын да сизми калганмын. Шөкер, килеп җитә алдым. Бу кадәр тизлек белән чапканым юк иде. Ярый әле, сулышны  тиз генә тигезли алдым. Әмма миңа сезнең тыныч кына (миңа шулай тоелды) көтеп торуыгыз, шул халәттә кулыма микрофон папкасын тоттыруыгызның да әһәмияте булды дип уйлыйм. Әгәр дә хафаланып каршы алсагыз, мин микорофон алдында тыныч кына укый алган булыр идемме икән?

Минем бу сүзләремне ишеткәч, Людмила Ивановна миңа кулын сузды:

– Ярый, бер-беребезгә мәхәббәтебезне белдердек. Бу хәл булмады дип уйлыйк. 

Шуннан соң инде концерт программасын, башка тапшыруларны гадәттәгечә алып барып бетердем.

Шушы арада шул ук Г.Тукай клубында халык алдында тагын бер чыгыш ясарга насыйп булды. Ул елларда әдәби җомга дигән кичәләр бик матур үза иде. Зал шыгрым тулы, очраклы кешеләр бик аз була – барысы да диярлек әдәбият-сәнгать кешеләре. Бу юлы кичә шагыйрь Рәшит Гәрәй иҗатына багышланган иде. Узган ел аның белән икәүләп Кайбыч, Кама Тамагы районнарында иҗат кичәләре уздырып йөргән идек. Мин шунда аның иҗаты турында сөйләп, әсәрләрен укып чыгышлар ясадым. Менә бу кичәдә дә ул минем сөйләвемне сорады. “Кешеләрнең күзенә кереп, әрсезләнеп йөрмәгәч, минем каләмнең үзенчәлекләре турында уйланган бүтән кешене белмим дә, күрмим дә, әйдә, син үзең аңлаганча сөйләп ал әле” – диде. 

Бардым, сөйләдем. Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевләр дә аның иҗаты турында үз күзәтүләре белән җанлы итеп уртаклашкач, бик матур гына кичә килеп чыкты. Тагын Энҗе Гыйрфанова дигән шагыйрәнең чыгыш ясавы да тыңлаучылар өчен тансык булды. Ул үзе Балтач якларыннан икән, әмма инде байтак еллар Чиләбе өлкәсендә гомер итә булып чыкты. Аннан шигырьләрен укуын да сорадылар. Кичәнең икенче яртысы аңа багышланган кебек килеп чыкты. Бик әйбәт, Казан кешеләренә үзен матур гына итеп кабат тәкъдим итә алды. Юкса, үзе юкның күзе юк, дигәндәй, хәзер онытырга торалар. Шигырьләре төзек кенә, матур гына икән. Мин бу апаны шунда беренче тапкыр күрдем, аннан соң да очрашырга туры килмәде.

Радиодан тапшырулар алып баруымны кафедра мөдиребез Фәләх Хәмитов ишетеп калган икән. Ул икенче көнне өйгә шалтырата.

– Без сине Уфада дип торабыз. Казанга кайткансың икән. Радиодан тавышыңны ишетеп калдым. Уфадагы эшләрең ничек бара? Диссертацияңнең хәле ничек?

– Әйе, бу арада Казанда әле. Яңа уку елы башланганчы, монда булам. Диссертациям Уфа университетында тикшерү узды, яклауга тәкъдим ителде.

– Анысы әйбәт булган. Минемчә, аны безнең кафедрада да тикшерү кирәктер. Ник дигәндә, эш урының бездә бит. Махсус кафедра буларак, без дә үз мөнәсәбәтебезне белдерсәк, бер дә артык булмас.

Минем күз алдымнан узган ел диссертациямә карата күрсәтелгән битараф мөнәсәбәт күренешләре узып киткәндәй булды.

– Белмим шул, Фәләх Мөслимович. Казанда тикшерү турында сүз булмаган иде.

– Мин мәҗбүри кирәк дип әйтмим, шулай да Мәскәүдә сорау туарга мөмкин. Нигә әле үзе эшли торган кафедраны читләтеп үткәннәр? Шулай булмасын өчен, без дә укып, үз фикерләребезне әйтсәк, андый сүзгә урын калмас иде, дип кенә әйтүем.

– Ярый, Фәләх Мөслимович, мин иртәгә үк диссертацияне кафедрага китереп бирермен.

Кафедра мөдире мине шактый якты чырай белән каршы алды. Аңа бераз уңайсыз да иде бугай. Ул да кеше бит, димәк, теге чакта үзенең дөрес эшләмәвен аңлаган. Шул хатасын төзәтергә телидер, дип уйладым мин. Мин эшнең машинкада үзем баскан вариантын китердем. Мәскәүгә дигәнен таушалдырып йөртәсем килмәде. Аларга диссертациянең тышкы күренеше түгел, эчтәлеге мөһим бит. Каралама нөсхә буларак, титул битендә әле кемнең фәнни җитәкче булуы турында язылмаган иде. Ул, әлеге биткә тиз генә күз йөгертеп алды да, бер сүз дә әйтмичә, алга таба актара башлады.

– Ярый, тиз генә укып чыгып, озакка сузмыйча, кафедра утырышына куярбыз.

Сизеп торам, фәнни җитәкченең кем икәнлеге языла торган урында  үзенең фамиялиясен күрмәгәч, Хәмитовның кәефе кырылды. Димәк, ул мине үзе әзерләгән кадр итеп күрергә теләгән.

Ул арада бүлмәгә Мәдинә апа Җәләлиева килеп керде. Ул, ихлас җылы мөнәсәбәт күрсәтеп, минем хәл-әхвәлләрне сорашты.

Хәмитов аның килеп керүенә сөенеп китте, йөзенә күпмедер дәрәҗәдә шатлык билгеләре чыккандай булды.

– Мәдинә Шәйхиевна, безнең уңган егетебез эшен төгәлләгән, менә безнең карамакка китергән. Бәлки, беренче булып укып та чыгарсыз. Аннан башкалар укыр. Әмма тиз кирәк. Фәрхәт Гыйльмулловичның кире Уфага китәсе  бар икән.

– Укыйм, бик рәхәтләнеп укыйм, үзебез үстергән егетнең хезмәте белән танышудан да күңелле эш юк. Ике көндә укып китерәм.

Икенче атна башында Хәмитов шалтырата:

– Сентябрь урталарында диссертациягезне тикшерүгә куябыз. Көнен-сәгатен әйтербез.

Мин бернинди дулкынлану да кичермәдем. Чөнки инде хезмәтем нәкъ кирәкле урында үзенең уңай бәясен алган. Яклауга да тәкъдим ителгән. Әмма шулай да биредә дә бәя әйбәт бирелсә, яхшы буласы. Яклауга комачау итә алмасалар да, Мәскәүдә раслануга таяк тыгарга җай чыгарга мөмкин. Әмма 

шикләнүем юкка булып чыкты. Иң беренче сүзне Мәдинә апа әйтте. Ул һәрвакыттагыча, чын галимнәргә хас булганча, тирән уйлап, фәнни карашларга таянып, минем хезмәтемнең уңай якларын эзлекле фәннилек белән күрсәтеп бирде. Фәләх Мөслимович, шулай да хезмәттә Гариф Ахунов иҗатына күбрәк бәя бирелгән, шуның белән бераз пропорциягә зыян килгән дип әйтсә дә, гомумән алганда бу эшне яклауга чыгарырга була дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин, диде. Кафедраның башка әгъзалары да әйтелгән фикерләргә кушылуларын белдерделәр. Шуның белән тикшерү тәмамланды, Фәрхәт Гыйльмуллинның диссертациясен яклауга чыгарырга мөмкин, дигән карар кабул ителде. Миңа алга таба да уңышлар теләделәр.

Шушы көннәрдә Мәдинә Шәйхи кызына 55 яшь тулганын белә идек инде. Кафедра утырышыннан соң күршедәге зуррак аудиториядә шул уңай белән ул табын әзерләгән икән. Безнең барыбызны да чәйгә дәште. Үзебезнең кафедрадагы укытучылардан тыш, башка бүлекләрдән дә кешеләр чакырылган булып чыкты. Татар теле кафедрасыннан Зөһрә Вәлиуллина, Фатыйма Вәлиева, Марат Сәгыйтов, Зиннур Сәитов, Роза Асылгәрәева, Клара Зиннәтуллина, укытучылар белемен күтәрү институтыннан Закирә Хәбибуллина да бар. Һәммәсе дә Мәдинә Шәйхи кызына карата үзләренең хөрмәтләрен белдереп чыгыш ясадылар, котладылар, әле озак еллар бергә-бергә эшләргә насыйп булсын дигән теләкләрен дә җиткерделәр. Мин дә шигырь сөйли-сөйли котлап чыгыш ясадым. Әмма Зөһрә апа, моның белән генә канәгатьләнмичә, миңа җырлавымны сорады:

– Син инде ничә айлар бездән аерылып торасың. Уфа кешесе булып киттең. Без монда инде җырлавыңны да сагынып беттек. Ишетүебез буенча, бүген синең диссертацияңне яклауга чыгарырга дигән карар кабул иткәннәр. Шулай булгач, бүген синең өчен дә зур бәйрәм. Ә бәйрәм көнне җырламыйча ярамас. Синнән җыр көтәбез.

Нишлисең, мондый чакта назланып торып булмый. Мин, үземнең Башкортстаннан кайткан аспирант булуымны раслау өчен дигән булып, Заһир Исмәгыйлевнең Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язган “Сагынырмын Урал тау 

буйларын” дигән җырын суздым. Бу җыр һәммәсенә дә ошады. Фатыйма апа соравы буенча Заһид Хәбибуллинның “Казакъ кызы сөйгәнем” дигән җырын да башкардым.

Җырлап беткәч, Фатыйма апа, яныма килеп, аркамнан сөеп, болай диде:

– Күз алдыбызда төрле яклап үсеп киләсең, менә фәндә дә уңышларың күренә башлады. Исән-сау яклап кайт та, бергәләп матур итеп эшлик. Кая да булса башка җиргә китәргә уйлама да, син нәкъ менә үзебезгә кирәк. Аң бул!

Барысы да каты итеп кул чаптылар.

Аннан тагын радиога йөгердем. Анда Эмиль Җәләлетдиновны очраттым. Ул әле генә Ерак Көнчыгышта концертлар биреп йөргән икән. Анда милләттәшләребез белән аралашып, бик матур тәэсирләр белән кайткан. Шунда яшәүче бер татар гаиләсендә булган.

“ Алар Кукмара районыннан килеп урнашкан кешеләр булып чыкканнар, – ди. – Узган ел, Казаннан, күп итеп җырлар, радиотапшыраулар яздырып алып кайтканнар. Җырларны гына түгел, Камал Саттарова, Мәрьям Арсланова һәм дә райондашыбыз Фәрхәт Гыйльмуллин укуыңда тапшыруларны магнитофоннан елый-елый бергәләп тыңлыйбыз, диләр. Сине “татарның Левитаны” дип әйтәләр. Татарстан радиосы дулкыннары анда кадәр барып җитми, менә шундый җай тапканнар. Шуннан кайткач, мин үзем дә сезнең тапшыруларны игътибар белән тыңлый башладым, чыннан да синең укуың җыр кебек тыңлана икән бит. Мин моның шулай булырга мөмкин икәнлеге турында уйлап та караганым юк иде”.

Әлбәттә, күренекле җырчының үземә карата шундый сүзләр әйтүе дә бүгенге шатлыклы көнемә ямь өстәде.

Ни генә булса да, күңел түрендә – диссертациям. Инде барысы да әзер кебек. Шулай да нәрсәдер эшләп бетерелмәгән сыман. Мин, ни әйтсәң дә, авыл малае. Татарча сөйләшеп үстем, мәктәптә дә гел татарча укыдым. Дөрес, соңыннан, бигрәк тә армиядә рус телендә дә сөйләшергә, укырга, күп нәрсәләр язарга туры килде. Шулай да рус телен инде бөтен камиллеге белән беләм дип әйтә алмыймдыр. Башыма шундый уй килде: әгәр дә хезмәтемне берәр рус кешесенә укытып алсам! Шулай эшләдем дә. Безнең факультетның рус әдәбияты 

кафедрасында Лидия Алексеевна Беляева дигән доцент  эшли. Ул инде телне дә, әдәбиятны да яхшы белә. Аннан сорап карасам? Рәхмәт төшкере, ул апа эшне авырыксынмыйча алып калды, ике көн эчендә укып та чыкты.

  – Кайбер тәкъдимнәрем бар, алар күп түгел. Хезмәтең тел җәһәтеннән дә, әдәби яктан да әйбәт эшләнгән, күңелең ул яктан тыныч булсын, – диде. 

Ниһаять, Дания ханым тарафыннан дүрт данәдә яхшы кәгазьгә басылган диссертацияне төпләтү остаханәсенә илтеп бирдем. Алар ике көннән бик әйбәт итеп эшләп тә бирделәр. Инде Уфага барсам да була.

Сентябрьнең егермеләрендә мин инде Уфада идем. БДУда уку-укыту, фәнни һәм башка эшләр үз агымына бара. Диссертация советы да хәрәкәткә килгән. Минем эшемне яклауга алу буенча утырыш җыюны да озакка сузмадылар. Билгеләнгән көндә барысы да үз урыннарында иде.

Диссертация советының гыйльми секретаре Марат Вәли улы Зәйнуллин совет әгъзаларын минем тормыш юлым, эшчәнлегем һәм тиешле башка докуметлар белән таныштырды. Аннан соң, хезмәтемне тәкъдим итү өчен, сүз миңа бирелде. Ун минут эчендә диссертациямнең нидән гыйбарәт булуы турында мәгълүматлар бирдем. Байтак кына сораулар да яуды. Аларга бирелгән җаваплар канәгатьләнерек булды булса кирәк, алга таба артык төпченмәделәр.

Утырыш, диссертацияне өйрәнү өчен, өч галимнән торган эксперт комиссиясе төзеде. Атна-ун көннән әлеге галимнәр советның киләсе утырышында үзләренең фикерләрен игълан итәчәкләр, нәтиҗә уңай булган очракта,  диссертация яклауга кабул ителәчәк. 

Эксперт комиссиясе әгъзаларының кулларына шунда ук диссертациямне һәм авторефератны тоттырдым. Күңелемнән генә теләк телим: Аллаһы кушып, бу эшемне миһербанлы күз белән генә укысагыз иде, дим.

Рәхмәт төшкерләре, эксперт комиссиясе әгъзалары озак көттермәде. Билгеләнгән көнгә совет тагын җыелды. Комиссия исеменнән докладны аның рәисе профессор Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиев ясады. Аңа да, миңа да сораулар булмады. Чөнки алдагы утырышта бик күп нәрсәләр ачыкланган иде инде. Комиссия хезмәтнең әлеге совет карарга тиешле белгечлек таләпләренә 

туры килүен, аның мөстәкыйль эшләнгәнлеген, алынган теманың фәнни яктан нигезле тикшерелгән булуын, нәтиҗәләрнең әдәбият фәнен үстерүгә өлеш булып керүен исәпләп, диссертацияне яклауга алырга мөмкин дигән фикергә килгән. Бу тәкъдимне хуплап, яклауны 18 ноябрьгә билгеләргә дигән карар чыгарылды. Рәсми оппонентлар итеп филология фәннәре докторы, профессор Гайсә Батыргәрәй улы Хөсәенов, филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин расланды. Әйдәүче фәнни оешма итеп СССР Фәннәр академиясенең Казандагы Г.Ибраһимов исемендәге  Тел, әдәбият һәм тарих институты билгеләнде.

Шулай итеп, минем хәзергә Уфада эшем бетте, димәк, бер айга Казанга да кайтып килә алам.

Агыйдел белән Идел арасын тоташтыра торган юллар берничә. Бормалынып-бормаланып йөрүче поезд белән бер тәүлек чамасы селкенә-сәлкенә үтәргә була. Актаныш, Минзәлә, Чаллы аркылы машиналар да йөреп тора. Җәй көне су буенча да иренмичә йөзәргә мөмкин. Әмма минем алай иркенләргә вакытым юк. Шуңа күрә самолёт белән сәгать ярымда кайтуларга   ни җитә?

Уфаның аэропортына бару юлыннан узарга яратам. Шуннан үткәндә, күңелдә ниндидер романтик хисләр дулкыны тирбәтә башлый сыман. Бигрәк тә җырларыбызның үзәгенә кереп урнашкан Агыйдел елгасы аша салынган күперне кичкәндә. Уң якта тау башыннан сине атына менгән Салават озатып кала. Килгәндә исә ул шулай ук сәламләп тора кебек. Бу һәйкәл университетка якын гына. Буш вакытым булдымы, мин шунда барырга яратам. Салават янына басып, биектән офыкка барып тоташучы урманны колачлаган киңлекләргә карап тору әллә нинди уйлар дулкынын кузгата. Салават – патша заманындагы халыкларның азатлыкка омтылу билгесе булып әверелгән зат. Шул юлда тәнендәге һәр күзәнәген, күңелендәге шигырь көчен актыкка кадәр шушы изге эшкә багышлаган каһарман. Шуңа күрә аны, башкорт туганнар гына түгел, Урал һәм Идел буе халыкларының барысы да үз батыры дип саный алалар. Һәйкәле янында басып торганда, аңардан сиңа да ниндидер көч-куәт өстәлә кебек. Менә 

хәзер очкыч аланына юл тотканда да мин күңелемнән аңа эндәшәм: “Салават батырыбыз, мин сине шулай ук яратучы һәм хөрмәтләүче Татар иленә китәм, син миңа хәере юл телә, озакламый тагын сине сагынып килеп җитәрмен”, – дим.

АН-24 самолёты  ярты мең чакрым араны тиз генә очып та үтә. Менә инде үземнең Казаным! Тукайлы Казан! Сиңа Салаватлы шәһәрдән күп сәлам. Салават һәм Тукай! Сез яшәгән заманнар арасында вакыт ягыннан аермалык булса да, илдәге хәл-әхвәлләрдәге охшашлыкта әлләни үзгәреш юк иде. Салават һәлак булганнан соң  86 ел үткәч туган Тукай да, бәхеткә үзе генә түгел, сөйгән халкы белән бергә ирешергә кирәклеген төшенеп, ялкынлы шигырьләрен яза. Әйтерсең лә, Салаватның менә бу шигъри юллары аның күңеленә дә кавеме язмышы өчен бетмәс-төкәнмәс сыкрау-яра салган:

Бөркеттәй, егет, батыр бул,

Тайганыңда таян дусларга.

Яуда арсландай ажгырып,

Җан аямый ташлан дошманга!

Һәм Тукай да үз чоры яшьләренә зур өметләр баглый, аларга ышаныч белдерә:

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,

Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Башка җирдә яңа хисләр, яңа уйлар тәэсирендә булып кайткач, инде күнегелеп беткән сүзләр, әсәрләр дә, бүтәнчә мәгънә белән ачыла башлыйлар икән. Чөнки синең аларны яңа яктылыкка куеп карау, чагыштыру мөмкинлегең арткан була. Күршеләрдән мин дә күпмедер бүтәнчәрәк булып кайтам. Мин инде, һәрхәлдә, моннан бер ел элек булган Фәрхәт түгел кебек. Моны әлегә үзем генә беләм, әмма алга таба болар эшчәнлегемдә чагылмый калмастыр.

Казанга кайткач, диссертациянең бер нөсхәсен һәм авторефератны Г.Ибраһимов исемендәге институтның директорына кертеп бирдем. Чөнки алар минем эшкә бәя бирергә, аны Уфага диссертация советына җибәрергә тиешләр. Авторефератны Рафаэль Мостафинга, Ибраһим Нуруллинга, Әнвәр Шәриповка тапшырганда  үзләренең фикерләрен Уфага язып җибәрүләрен үтендем. Шулай 

ук Мәдинә Җәләлиевага да шундый ук үтенеч белән мөрәҗәгать иттем. Әлбәттә, теләсәләр, башкалар да шулай итә алалар. Мирфатыйх Зәкиевкә, Гариф Ахуновка да бирәсе иттем. Гариф абый, аны кулына алгач: “Авторефератыңны бирүең әйбәт булды әле, бу инде бүгенге язучыларыбызның иҗатын фәнни бәяләүнең матур бер мисалы булып карала ала. Җай тапсак, Уфага яклашырга да барырбыз әле”, – дип көлеп җибәрде.  

Бу Гариф абый һәр нәрсәдән тирән мәгънә чыгара белә, кешенең күңелен күтәрү җаен таба, дип чыгып киттем. 

Ибраһим Зиннәт улы, авторефератны алгач, болай диде:

– Син матбугатта еш басыласың, монысы әйбәт. Әмма, язганда, кимчелекле якларга да игътибар итә торган бул.

Берничә көннән ИЯЛИнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Нил Юзиевка кереп чыктым (ул хәзер шунда эшли). Ул мине фәнни эшемнең хәркәттә булуы белән котлады. Диссертацияне, институт исеменнән бәяләмә язу өчен, Флүн Мусинга биргәнлеген әйтте. Шулай итеп, инде  булачак яклау көнен генә көтәсем калды. Хәзер диссертацияне үзгәртү дә, аңа нәрсә дә булса өстәү яки кыскарту да мөмкин түгел. Ул инде булганынча гына бәяләнергә тиеш. Димәк, фәнни эшем башкалар тарафыннан бәя бирелүне көтә. Дөресрәге, мин көтәм.

Минем хәзер айдан артык иркенрәк вакытым бар. Лекция курсларымны, бастырырга әзер итеп, әйбәтләп тәртипкә китерергә, “сәнгатьле уку” буенча кулланма-дәреслекне язып бетерергә, тәнкыйтьче буларак, матбугатка берничә мәкалә әзерләргә мөмкин булачак. Өйдәгеләр белән бергә булуга да бик тансыклаганмын. Берничә көн ике кулны селтәп ял иткәннән соң, шушы эшләргә алынырмын дип план корып куйдым. Казанга кайтканымны әлегә үзебезнең кафедрага белдерми торырга булдым. Авторефератымны да кертәсем килмәде. Анда минем фәнни җитәкче итеп Уфа профессоры М.Ф.Гайнуллин күрсәтелгән. Моны күргәч, Хәмитовның кытыгы килүе бар. Аның әле һаман да үзен минем фәнни җитәкче дип исәпләве мөмкин. Фәнни җитәкче нинди булырга, нәрсә эшләргә тиешлеген мин Н.Г.Юзиев, М.Ф.Гайнуллин эшчәнлекләрендә күрдем инде. Хәмитов исә минем беркемнән киңәш алмыйча язганнарымны укып 

чыгарга да иренде. Ул нинди җитәкче була инде? Аннан соң тагын болай уйландым: кафедра минем эшемә карата уңай бәясен бирде. Шулай булгач, мин аларны урап үткәнмен дип беркем дә әйтә алмас. Шулай да, бераз уйлый торгач, бераз соңга калыбрак булса да, кафедрада авторефератның ике нөсхәсен калдырдым.

Ниһаять, 14 ноябрьдә мин самолёт белән Уфага килдем. Мине монда күңелсез хәбәр каршылады. Әле моннан өч кенә көн элек минем хезмәтемне иң беренче тапкыр укып үзенең фатихасын биргән Ким Әбүзәр улы Әхмәтйәнов вафат булган икән. Нык авырып киткәч, туган авылына кайтуны мәгъкуль күргән, бакыйлыкка күчүе дә шунда булган. Югыйсә, аны бу көннәрдә галимнәр арасында күрү минем өчен бер терәк булыр иде кебек тоелды. Әмма нихәл итәсең, исәннәр өчен дөнья мәшәкатьләре дәвам итә. Иң әүвәл Марат Вәлиевкә кердем. Чөнки, гыйльми сәркатип буларак, диссертациягә һәм авторефератка килгән бәяләмәләр аңарда җыелып барырга тиеш. Шулай булып чыкты да. Рәсми оппонетларымның икесеннән  дә, шулай ук Казанның ИЯЛИеннан да бәяләмәләр килгән, алар һәммәсе тиешенчә рәсмиләштерелгән, авторефератларга да унике отзыв алынган. Татарстаннан, Башкорстаннан гына түгел, Саранскидан, Чабоксардан, Мәскәүдән һәм Нальчиктан да бар икән. Болары бөтенләй мин белмәгән галимнәрдән. Мондый игътибарга бик куандым. Әмма әле аларны укып чыгарга кирәк. Чөнки иң мөһиме – алардагы бәяләр! Ходайга шөкер, алары да сөенерлек иде. Дөрес, һәрберсендә аерым кимчелекләр дә күрсәтелгән, эшне яхшыртуны максат итеп әйтелгән теләкләр дә бар. Авторефератларның күпчелеге бары тик уңай якларны гына күрсәтеп язылган.

Беренче оппонентым Гайсә Батыргәрәй улы соңгы вакытларда авырып алган булган икән. Хәтта Мәскәү хастаханәләренең берсендә дәваланып та кайткан. Моны белеп, аның өенә бардым. Хәл-әхвәлен белдем. Ул мине өметләндереп җибәрде.

– Хәзер инде хәлем шактый яхшырды. Совет утырышына килергә вәгъдә бирәм, – дип калды.

Яклау 24 ноябрьдә булды. Шунысы әйбәт, бүген Казаннан шушында ук Наилә Нурихан кызы Фәттахова да яклый икән. Аның эше рус теле мәсьәләләре буенча. Ул яклаганда мин дә залда утырдым. Кеше үзен ничек тота, яклауның нинди таләпләре бар – болар барысы да миңа кызык һәм бик тә кирәкле. Менә шушылай “психологик репетитициядә” булу миңа ярап та куйды. Мөнбәр артына баскан яклаучының халәтен аңлап утырдым.

Тәнәфестән соң – минем яклау. Карыйм, Наилә яклаганда, совет әгъзаларыннан гайре кешеләр булмады да сыман. Хәзер исә залда буш урын да калмаган кебек. Арада мин белгән теге шагыйрьләр дә күренә. Яшьләр дә күп. Димәк, хәзерге чордагы әдәбият мәсьәләләре күпләрне кызыксындыра. Әллә бүтән сәбәп бармы? Ни булса булыр, мин инде барысына да әзер. Аллаһым тел ачкычлары бирсен! Шулай дигәч, ничектер, җаным  тынычланып киткәндәй булды.

Диссертация cоветының рәисе Мидхәт Фазлеевич минем фәнни җитәкчем  булганга күрә, мин яклаган утырышка профессор Әхнәф Харисов җитәкчелек итте. Ул, рәсми рәвештә ачып җибәргәч, сүзне гыйльми сәркатип Марат Вәлиевкә бирде. Ул исә минем турындагы барлык мәгълүматларны җиткерде. Сораулар бармы, дигәч, арткы рәтләрдә утырган бер ханым сүз сорады.

– Сезне Казан педагогия институтында укыта дип таныштырдылар, – диде ул шактый яңгыравыклы тавыш белән. – Әмма, кайбер мәгълүматлар буенча, сезне Татарстан партия өлкә комитетында эшли дип тә беләбез. Боларның кайсысы дөрес?

Бу минем өчен көтелмәгән сорау иде. Шунда ук башыма шундый уй килде. Димәк, теге вакыттагы “кунак шагыйрьләрем” мин сөйләгән кыйссаны шәһәргә таратканнар. Үзләренчә уйлаганнардыр: тиккә генә биредәге партия җитәкчесенә йомышы төшмәгәндер. Мөгаен, үзе дә Татарстанда шушы оешмада хезмәт итүчеләрнең берседер? Мин исә Казанда партия өлкә комитеты бинасы ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим. Шулай да тыныч кына җавап кайтардым:

– Мин Казанда башта Татарстан радисында диктор булып эшләдем, анда хәзер дә хезмәттәшлек итүдән туктаганым юк. Әмма хәзерге төп эш урыным –

Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы. Борынгы татар әдәбияты, татар-рус әдәбиятлары бәйләнеше курсларын укыйм. Башка урында эшләгәнем юк.

Аудитория җанлы гына гүләп алды. Ул арада тагын бер кул күтәрелде. Монысы какча гына гәүдәле бер абзый икән. Хатын-кызларча диярлек нечкә тавышы бөтен  аудиторияне яңгыратты.

– Менә сез татар һәм рус әдәбиятлары бәйләнеше буенча лекцияләр укыйсыз икән. Безнең башкорт әдәбияты буенча мөнәсәбәтләрегез тагын да тарихлырактыр бит. Шул бәйләнешләр турында да курс алып барырга уйламыйсызмы?

– Дөрес әйтәсез, башкортлар безгә иң якын кавемдер. Рухи дөньябызның уртаклыгы бәхәс уятмый. Чыннан да, алга таба безгә, татар-башкорт әдәбиятлары бәйләнешен фәнни яктан нечкәләп өйрәнеп, байтак кына бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертергә кирәктер. Алга таба бу хакта эзләнүләр алып бару ниятем юк түгел. Әлегә бу турыда нигезле сүз алып барырга мин үземне әзер дип санамыйм.

Шул ук абзый тавышын тагын да нечкәрәк иттереп, ниндидер бер үҗәтлек белән соравын дәвам иттерде:

– Менә сез татар-башкорт әдәбияты, дидегез. Ә ни өчен ул башкорт-татар әдәбияты түгел әле? Югыйсә, алфавит буенча “б” хәрефе “т” хәрефенә караганда алдарак та килә бит. Әллә ул татар алфавитында киресенчәме?

– Биредә алфавитның бернинди дә катнашы юк. Әлеге төшенчәне белдерүнең үзенә күрә бер традициясе урнашкан. Егерменче еллар вакытлы матбугатын күздән кичерсәгез дә моның шулай икәнлегенә үзегез үк игътибар итәрсез. Безнеңчә, моның әһәмите юк, әмма инде без, шулай кабул ителгәнчә әйтә киләбез. Кемгә болай ошамый, алар үзләренчә итә алалар. Без моңа үпкәләмәбез, дип беләм.

Әлеге сүзләрем биредәге кешеләргә ошап ук бетмәде кебек, чөнки шаулашып алдылар. Бу икенче берәүнең сүзләреннән аңлашыла төште:

– Сезнең “без үпкәләмәбез” дигән сүзегездән татарларны өстен итеп куярга теләвегез сизелеп калды. Янәсе, татарлар киң күңелле, алар мондый гына нәрсәләрдән өстен. Мин әле ныклап ышанып та бетмәдем, диссертация яклаучының фәнни җитәкчесе төгәл белергә тиеш дип беләм. Әйтегез әле, Мидхәт Фазлеевич, Фәрхәт Гыйльмуллин кайда һәм кем булып эшли? Укытучы булса, аңа сорауларыбыз үзенә бер төрле булыр, ә инде югары даирәләрдә хезмәт  итсә, башкача куелыр. Безнең бик тә ачыкларга теләгән мөһим сорауларыбыз булачак.

Мәсьәләнең мондый борылыш алуыннан аптырап калган профессор урыныннан күтәрелде.

– Яхшы белүемчә, Фәрхәт Гыйльмуллин – Татарстанда бик мәгълүм кеше. Диктор буларак та, матбугатта чыгып килә торган үткен-үткен мәкаләләре буенча да. Ул бик әзерлекле шәхес. Теләсә кайсы сорауга да җавап бирә алуына шикләнмим. Әмма бүгенге очракта сораулар диссеретация темасына карата бирелсә, әйбәтрәк булыр иде.

Һәм, ниһаять, алгы рәтнең кырыендарак утырган мәһабәт гәүдәле бер кеше, урыныннан торып, залга таба борылды һәм тыныч тавыш белән сөйләп китте:

– Диссертация яклау утырышларында катнашканым бар. Мин үзем биредәге авиация институты профессоры. Миңа дустым хәбәр итте: бүген университетта Казаннан Фәрхәт Гыйльмуллин дигән егет диссертация яклый икән. Казан радиосыннан сөйләүче түгелме икән? Исем-фамилиясе төгәл туры килә. Шул булса, аны күреп каласы иде бит. Менә хәзер аның Уфада без дә яратып тыңлый торган дикторыбыз икәнен белдек. Үзен күрдек. Аңа уңышлар теләп утырабыз. Залдагы байтак кеше аны күреп калырга килде, дип беләм. Бик тыйнак, әзерлекле кеше икән. Аның башын катырмыйк, әйдәгез, руслар әйтмешли, по существу сөйләшик.

Шунан соң, сораулар тәмам булып, Әхнәф Нури улы, диссертация белән таныштыру өчен, сүзне миңа бирде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Шедеврум ии

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев