ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
-
21 мая 2025 - 11:00
Кави Латыйпның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Флагманы – илаһи зат! – бер мөселман – татар улы иде… -
20 мая 2025 - 11:00
Мәхмүт Хөсәенның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Кадерле каләмдәшем Равил! Бирегә, Күктүбәгә, «синең-минем Күктүбәгә», татарча чыккан газеталарны җибәреп торалар. Әнә шул милли газеталарыбызның берсе миңа Кара диңгез буйларына шатлыклы яңа хәбәр алып килде: «Шагыйрь Равил Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш редакторы итеп сайланды». Чын күңелемнән котлыйм! -
19 мая 2025 - 11:00
Мөдәррис Әгъләмовның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил әфәнде! Сезгә хөрмәтемнең зурлыгын әйтеп бетереп булмаган чагында, минем дә язган юлларым бар иде. Кайберләре аның басма юлларга да, яман телләргә дә чыкты. Төрлесе төрлечә аңлады. Иң зур бәхет шул түгелме соң?! -
13 мая 2025 - 15:00
Равиль Фәйзуллинга Сибгат Хәким хатлары
Равил! Вагонда музыка тавышы... Сәер үзе. Әгәр, дим, мине шушы Бөек Ватан сугышыннан соң тынып калган Европа кырларына күзләремне бәйләп кертеп җибәрсәләр, үз җиремне табармынмы? Табармын. Идел буйларына мин барыбер Сәйдәш моңнары буенча барып чыгар идем. -
7 мая 2025 - 15:00
Мәхмүт Хәсәнов хаты
Чукынып китсен инде, Мәхмүт дядяңа да 50 тулып килә бит. Чын әгәр! Ышанмасаң, менә паспортыма багып кара! -
29 апреля 2025 - 11:00
Зәйнәп Хәйруллинаның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Хөрмәтле Равил! 1. Әле генә телефоннан хәбәр иттеләр: Сез телевидение өчен «Сәйдәшев» фильмы сценариен язгансыз икән. Яхшы эш. Мине музыкаль өлеше бик кызыксындыра. Халыкка билгеле булмаган 9 җыр табылды бит. -
28 апреля 2025 - 11:00
Нәзифә Кәримованың Равил Фәйзуллинга язган хаты
Мин юләр бит, миңа рәхәт! Шундый шигырьләрне уку, аларны аңлый алу сәләте, синең белән менә шулай сөйләшә алу мине бәхетле итсә дә, үземнең булдыра алганны да эшләми үткән буш көннәрне уйлап, эчем поша. Хәзер инде язганнары да, бигрәк тә язасылары куркыта. Иң кирәкле вакытны үткәрмәдем микән дим. Берәр җылы сүз яз әле, күңел күтәрелмәс микән. -
24 апреля 2025 - 11:00
Альберт Хәсәновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Син аның белән бер киерелеп дөнья хәлләре турында иркенләп сөйләшеп утырасыңмы соң? Ә кирәк! Акылны аннан ал син, үзеңне генә акыллыга санама. И-и, әти исән булсамы! Дөрес, без аның белән бик гәпләшә идек. Үлгәч, бик сагындыра. Үзем әз-мәз этләшәм. 50гә чыктык бит, брат. Тәк ышту, исән булсам, юбилейга рәхимҗан бул! -
22 апреля 2025 - 11:00
Замир Низаметдиновның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Аңлашыла ки, укучылар өчен җыр сәнгате турында Сезнең фикерләрне дә белү, файдалы булачак. Шуңа күрә мин Сезгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. -
10 апреля 2025 - 11:00
Әбрар Кәримуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Итальян-татар әдәби бәйләнешләре турындагы материаллар исемлеген әзерләдем. Әлбәттә, ул бу темага караган барлык материалларын эченә алмый. Италиядә аларның Сезгә ярдәме тими калмас. -
8 апреля 2025 - 11:00
Фатих Хөснинең Равил Фәйзуллинга язган хаты
Рига култыгында диңгез ярында айга якын яланаяклап чабып йөреп, аяк ходка китте, баш эшләүдән туктады. Менәтерә хикмәт! -
7 апреля 2025 - 11:00
Әмирхан Еникинең Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил туган, менә шушы мәсьәлә турында мин кайтканчы үзара сөйләшеп, бер карарга килеп куйсагыз, бик яхшы булыр иде. Вакыт кыска, әгәр барырга кирәк икән, мин 28еннән дә калмыйча юлга чыгарга тиешмен. Борчуым өчен гафу ит! Хуш! Күп сәлам белән, Әмирхан Еники. -
1 апреля 2025 - 17:00
Наҗар Нәҗминең Рәдиф Гаташка язган хатлары
Минем шигырьләрне шул көенчә, шул тезмәдә җибәрсәгез иде. Карарсыз. Үземә ошаганнары да бар шикелле, шуны сизәм: картаям булса кирәк. Ошамаса, «картлачка ярамаганмы» диебрәк әйтерсез. -
28 марта 2025 - 15:00
Зәйнәп Бәшированың Равил Фәйзуллинга язган хаты
Авылдашыгызны искә төшереп җибәргән китабыгыз өчен рәхмәт. -
27 марта 2025 - 15:00
Василий Игнатьевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Равил, уңышларың әйбәт, башың үз урынында була күрсен! Дус итеп кенә әйтәм, «Азат хатын»да С.Сәйдәшев турында укыгач, шундый фикерләр килде, ачуланма.