Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Миргазиян Юныс хатлары

Тукай бүләге белән соңга калып булса да, котлыйм! Ихлас куануымны белдерәсем килә. «ТЯ»ндә басылган зур, тирән эчтәлекле, җылы язмаңны мин фәкыйрьгә багышлавыңа рәхмәт яусын.

9 февраль, 1988 ел. Голицыно
 

Великий эстет, татарский Сартр, Марсель Пруст, сәлам Сиңа!

Фәрваз миңа Синең рецензияне биргән иде. Югалтканмын. Мәһдинең соңгы китабы эченә салып куйган идем, бергә югалганнар. Какая честь. Тарихка керәчәк вакыйга бу, онытма. Югалту дигәннән, Казанга соңгы баруымда ике кумирымны югалтып кайттым. Һәм ике табыш ясадым. Берсе Син. Бу табыш менә нәрсәдә: Рашатның хатыннан синең рецензиядә тәнкыйть барлыгын аңладым. Тәнкыйть бит безнең чорда тере мамонт, полакантус балыгы дәрәҗәсендә дефицит. Синең тәнкыйтьнең игелек теләү белән сугарылган булуы (хаттан ул да аңлашыла) – бусы инде минем өчен теге ике югалтуны капларлык нәрсә. Син һәм Рашат шикелле егетләр яшәсеннәр иде әле. Аллаһы Тәгалә сезнең икегезне дә саклый күрсен. Намаз артыннан һәр көн шул доганы укырмын мин сезгә.

Соңгы баруда мин унтугызынчы гасыр азагында татар Ренессансы булуын һәм аны теге асфальт астыннан тишеп чыккан үлән шикелле булса да, җәмгыятькә чыгуы һәм тагын бер хакыйкать – Казан шартларында иманны, гражданлык хисен саклавы искиткеч авыр нәрсә икәнне аңлап кайттым. Сезнең буынны мин начар беләм. Өлкәннәрдән шул язучы өчен архизарури ике сыйфатны Н.Фәттахта һәм Ә.Еникидә генә күрәм шикелле мин. Менә бит Казанга бару нинди зыянлы нәрсә. Переоценка ценностей, потеря иллюзий и невинности... 

Голицынодагы иҗат йортында ике чуваш, ике башкорт, ике бурят, хәтта лезгиннар да икәү һәм шулар арасында Лобанов (кара йөрәкләрнең алласы). Ә татарлар юк. Нилектән бу?

«Европа ат сагына»ны, Алла боерса, исән-сау булганда, мин баштанаяк эшкәртеп, кондициягә җиткерәчәкмен. Теге Сусликовка багышланган эпилогны алып ыргытырга туры килер. Мин бит дустым Хәбибуллиннан көнләшеп, тулысынча аңа подражать итеп, аның укучыларын үз ягыма аудару нияте белән эшләгән идем. Менә бит ул! Көч җитмәгәнне күтәрмә, буең җитмәгәнгә үрелмә икән... Ләкин әсәрнең язмышын сыйфат түгел, Ул хәл итәчәк.

Татар язучыларының иманлыларының барысына да сәлам һәм ак теләкләр. Ә Сиңа иҗат уңышлары.

Миргазиян Юныс. 

P.S. Мин нәрсә эшлим иҗат йортында, Бөек Гыйбадәтханәдә? Беренче көнне киез итек сатып алган идем. Бер тапкыр киеп чыктым – чалбар, оекбаш, аяклар чем карага буялды. Мин аны кер порошогы белән юдым. Кат-кат юдым. Кипкән иде – тәбикмәк тә түгел, көлчә дә, медузага охшашлы нәрсә. Инде атнага якын шуны чылатам да элекке рәвешенә кайтарырга азапланам. Булмый. Менә бүген аңладым. Аны калыпка утыртырга кирәк икән. Көне буе агач эзләдем. Бер-ике көн агач эзләүгә китәчәк (минем бит әле итек калыбы ясап караганым юк), аннан соң өр-яңадан итек басу, калыпка утырту һәм шуның белән иҗат йортындагы срок тәмамланачак. Амин!

Соңгы вакытта мин в полосе невезения. Казаннан кайту өчен билетны 18енә алганмын һәм шул билет белән 19ында утырып киткәнмен. Мине Канаш станциясендә «заяц» итеп мәсхәрә белән төшереп калдырдылар. Ә бит билетны карагач, татар әдәбиятының иң төгәл, иң акыллы кешесе Рәис Даутов: «Миргазиян дус, синең билетың кичәге бит», – дип кисәткән иде. Аның сүзен тыңласам, штраф түләмәгән була идем.

Кабат сәлам Сиңа, ә теге Олы Керәшенне минем исемнән кочаклап кыс һәм сакла. Ул да бит мамонт һәм полакантус шикелле дефицит шәхес. Шул искә төшкәндә яшисе килә башлый. 

***


15 май, 2006 ел Мәскәү 

Хөрмәтле Марсель әфәнде!

Тукай бүләге белән соңга калып булса да, котлыйм! Ихлас куануымны белдерәсем килә. «ТЯ»ндә басылган зур, тирән эчтәлекле, җылы язмаңны мин фәкыйрьгә багышлавыңа рәхмәт яусын.

Бакча кооперативындагы күршем Светозар Борщенко «рәхмәтне стаканга агызып булмый» дип шаяртырга яратса да, синең мәкаләңә (реферат күләмендәге) тиң иҗатыма бәя бирү миңа сезнең буын вәкилләреннән күп тәтемәде. Шуңа күрә мин күпмедер дәрәҗәдә сиңа бурычлы булып та калам шикелле. 

Мәкаләдән күпкә кыйммәтлерәге – син җибәргән «Рух» китабы. Кайбер бүлекләренә кире кайта-кайта укып чыктым. Беренчедән, Ш.Насыйров халыкара китап ярминкәләрендә мәйдан тотарлык шедевр эшләгән. Китап өстәлемдә ята. Яныннан узган саен кулыма алам да әсәрне язган автор өчен дә, аны китап итеп чыгарган рәссам өчен дә татлы горурлык уянганын тоям.  Насыйровны Тукай бүләгенә тәкъдим итү өчен Язучылар берлеге белән Рәссамнар берлеге якалашырга тиешләр дә... Нишлисең, бездәге мокытлык шушы көнгә кадәр Насыйровның шедеврларына күз йомып уздыруны кулай тоя.

Әгәр син бу китаптан да талантлырак әсәр яза алсаң, белмим, татар әдәбиятында синең белән ярышырлык әдип табылырмы икән? 

Бер заман татар әдәбиятын эссе басты. Һәр татар язучысы Платон, Мишель Монтень, Честертон белән мәйдан тотты ул вакытта. «Рух», минемчә, җитлеккән эссе, чөнки һәр җөмлә философия белән мул сугарылуга карамастан, метафораларның көчле, телнең шигъри булуы укуны җиңеләйтә генә түгел, ләззәтләндерә дә. Шигырь укыгандай укыла.

«Догалы еллар»ның «КУ»нда басылган варианты белән китаптагы арасында куанычлы аерма-үсеш ята. Камилләштерә алуың мине куандыра. Хәзер инде Гибралтар утрау түгел, һәм гаҗәеп матур, эчтәлекле күзәтүләр өстәлгән. Чокынып укый торгач, бердәнбер төгәлсезлекне таптым: галераны җилкәнле кораблар рәтенә кертеп куйгансың. Хәбибуллинның «Кубрат хан»ында илчеләр Истанбулга елга трамваена утырып баралар. Шуның белән чагыштырганда, аны хатага санамаска да мөмкин. Кайбер галерада җилкән күтәрү өчен алынмалы мачта да булган. 

Китапның иң зур кимчелеге менә нәрсәдә: «Рух»ны энциклопедик сүзлек итеп кулланырлык. Вакыйгалар, шәхесләр, зур-зур кисәк тарих калҗалары чорлар, төрле илләр, төрле культуралар, шәһәрләр, диңгезләр, халыклар һ.б. Китапның ахырына аерым шәхесләрнең, тарихи вакыйгаларның аңлатмасын (аннотациясен) урнаштырырга кирәк шикелле. Мин фәкыйрь Мөсәгыйт Хәбибуллин белән Конфуцийның янәшә торганын күреп горурланыр идем. Үзең өчен дә отышлы булыр иде ул исемлекнең китапны яктыртуы.

Китапка рецензия язарга кирәк иде. Ул эшне Миргазиян атлы бомж  (инглизчә: tramp; итальянча: vagabondo) башкарырга тиештер бәлки. Син «ТЯ»ндә минем турыда яздың, мин синең турыда язсам – «кукушка хвалит петуха...» килеп чыгар шикелле. Төп сәбәп түгел бу. Соңгы вакытта язуның тәме юклыктан интегәм. Ярый әле Мәскәүдә татар китаплары сатыла торган зират-кибетләр юк. Казанда бер көнне Бауман урамындагы кибеттә дүрт сәгать утырдым. Шул дүрт сәгать эчендә бер генә татар китабы да сатылмады. Русча китапларны 27 кеше сатып алды, шуларның 18е татарлардан иде. Ел йомгаклары вакытында без нигә шул күзәтүләрне анализламыйбыз? Ел йомгаклары тач Ахунов чорындагыча бара. Язучыларны обоймага тутыралар, бәя юк. Обоймада исә теге кургаш пулялы малокалибрлы винтовка патроны да, «Калашников»ныкы да, хәтта 12,7 мм эре калибрлы пулемётныкы да үзара тигез.

Иң зур үкенеч: инкыйразны җилтерәтеп алып баручы көч – татар әдәбиятында тәнкыйть юклыгы. Бүгенге көн язучысы (306 данә) тәнкыйтьне әсәрнең дошман теленә эләгеп хурлануы дип аңлый. Миңа татар әдәбиятының бер корифее үзен мактаткан, аллилуйя җырлаткан тәнкыйть китабын бүләк итеп бирде. Анда сукыр бер тиенлек анализ юк. Ул бәндәнең иҗаты турында рус та, чуваш та, үзбәк тә язган. Шуларның күбесе авторның әсәрен күрмәгәннәр дә шикелле. «Христа ради» ысулында әмәлләнгән арзанлы реклама. 

Алмасы зур, таза булып үссен өчен алмагачка да агу сибәләр, адәм баласының исә гангрена башланса, аяк-кулларын кисеп ташлыйлар. Әдәбиятыбыз чери, инде күптән «...» исен тарата, шуны тәнкыйть ярдәмендә дәваларга куркалар.

Әдәбият – зыялылар дине. Хәзер ул шушы функциясен югалтып бетерде диярлек. Татар халкының 70-80 проценты русча сөйләшеп яши. Тел бит ул коммуникатив вазифа белән генә чикләнми. Аның коммуникатив роле бишенче-җиденче урында. «Язык – вечно самообновляющийся механизм духовности» дигән Мартин Хайдеггер. Без (русча сөйләшеп яшәүчеләр) күптән рус әхлагын үзләштергәнбез, Мәскәүдә яшәүче татарга бу феномен җәйрәп ята. Русча сөйләшеп яшәгән татар үзен психологик яктан рус итеп тоя һәм чын татарга рус булып карый. Димәк, Гаяз Исхакый әйткән инкыйраз безне инде куып җиткән. Ә инде безнең оныклар тулысынча инкыйразда яшәячәкләр. 

«КУ»да минем «Ак әбинең кабере янында» исемле рецензия басылды. Аның яртысы «квазибашкорт» аталган өлешен бастырырга Әмирхан ага риза булмады. Автор буларак, минем өчен нәкъ шул өлеше кыйммәтлерәк иде. Анда мин башкортлашуның философиясен бирә алган идем. Черновикларымны яндырдым мин. Шул «квазибашкорт», минемчә, татар язучыларының башкортлыкның койрыгына ябышып күтәрелү процессын шактый аңлаешлы итеп дәлилли алган идем шикелле. Гомумән, Әмирхан ага белән озак аралашып яшәсәк тә, без бер-беребезне аңлый идек дип әйтә алмыйм. Бик сак иде бит мәрхүм. Сак булып, як-ягыңа каранып яшәү белән куркаклыкның чиген кем дөрес аера белә? Бигрәк тә язучыныкын... Ярашуны да ул ялагайланмыйча, искиткеч оста, яшерен итеп эшли ала иде.

Кызганыч ки, татар әдәбиятының көче, аның эстетик һәм әдәби егәре китап чыгаруның санына, күләменә китеп бетә. Куркыныч нәрсә бит бу... Әдәбият төп вазифасын югалта, әдиплек китап язу бизнесына әверелә.

Без тагын бер ялгышлык эшләүне искиткеч куәтле үҗәтлек белән дәвам итәбез: язучылар берлеге аша әдәби процесска бигрәк тә әдәбиятның сыйфатына берничек тә тәэсир итеп булмый. Әдәбиятны, әдәби журнал, андагы шедеврлар, тәнкыйтьнең батырлыгы, сыйфаты, баш редакторның һәр санда дөнья әдәбиятыннан берничә шедевр – эталон бирә алуы хәл итә. Бу мәсьәләгә дә без инде күптән кул селтәгәнбез. «Агыла да халтура агыла гонорар алу ягына...» Талантларны эзләп табу (чиктән тыш катлаулы процесс), аларны тәрбияләп үстерү, татар әдәбиятында, гомумән, көн тәртибеннән төшеп калган. 

Сиңа бәлки кызыктыр? Мине җаны-тәне белән Наҗар Нәҗми яратмый иде. Малеевкада ул миннән Татарстанның кайсы районыннан икәнлегемне сорады.

– Баулыдан, – дидем.

– Баулыда минем яраткан кызым яши. Мин аны әле дә үлеп яратам... Кода да җибәреп карадым, үгетләүләрем, ялынуларым бушка китте. Бер калай әтәчкә күзе төшкән булган. Шуның аркасында миңа чыкмады, – дип, бик каты зарланды. Ә мин идиот: 

– Ул калай әтәч мин идем инде, Наҗар ага, – дидем.

Ул кыз чыннан да кияүгә чыкмады. Киләчәккә планнар корганда, ул кыз миңа:

– Өйләнешсәк, син обязательно югары белем алырга тиешсең, – дигән иде.

Ә мин дурак:

– Сиңа мин кирәкме, әллә югары белемме? – дидем. Шунысы кызык: ул шартны куйганда, минем университетка укырга керергә әзерләнеп йөргән чагым иде. 

Шул сөйләшүдән соң Наҗар ага мәрхүм мине күргән саен кызара-бүртенә, нәфрәтен яшерә алмыйча, миңа бер ачы сүз әйтмичә калмый иде. Мин аны зиратка күммәгәннәр дип ишеттем. Дөресме икән?

Ярый, Марсель, мин сиңа бер кочак тиле-миле сүзләр яздым. Соңгы вакытта язу эшеннән шактый алҗыдым. Язасы килми. Гомер буе Плюшкин шикелле көне-төне сюжет җыйдым, күзәттем, баш ваттым, җан атып интектем, ә язасы килмәү елдан-ел көчәйде, хәзер инде искиткеч көчле. Артык комсыз булу да зарарлы икән. Язучылар белән аралашып яшәмәү дә бик күп зыян китерә. Ә ялгызым яшәргә көчем җитми башлады. 

Тукай бүләге белән кабат котлыйм. Син, дус кеше, беренче буларак, китабыңда Рудольф Нуриевның рәсемен бастырдың. Яз син аның турында. Миңа Шәриф Хөсәенов Рудольф турында язарга материал туплыйм дигән иде. Яза алды микән? Язарга уйласаң, аның материалыннан да баш тартма. Нуриевның «руский танцовщик» булуын дөньяга киң таратып өлгерделәр. Мәсәлән, «Самые знаменитые личности мира» дигән китапта аның татар булуы турында бер кәлимә сүз юк. ЖЗЛ сериясендә бастырыр идең, уйла әле бу турыда. Милләт өчен мөһим нәрсә.

Яратып, Юныс. 


Миндә синең адресың юк. Татар язучылары теркәлгән китап та юк. Үпкәләмә, хатны «ТЯ»нә җибәрәм. Атлас дус сиңа тапшырыр. 

P.S. Миннән күпләр нигә диңгезчеләрнең униформасын киеп, Казанга кайтмадың, дип сорыйлар. Эшли башлаган елларда кигәләдем мин аны, аннан соң бер бик мөһим, бик рәнҗеткеч дәлил формадан баш тартырга мәҗбүр итте. Кораб рус флагы астында йөзде. Димәк, мин рус диңгезчесе саналам. Татарстанның флоты юк. Кайсы яктан карасаң да, мин «рус диңгезчесе» саналам. Шуны расламас өчен цивильный киемнән йөрергә туры килде. Хәтта Морфлотта эшләгәндә, бер тапкыр коллегия утырышына форма кимичә килгән өчен министр Тимофей Борисович Гуженко утырышта катнаштырмады. Барыбер сүземне сүз иттем, кимәдем.

P.P.S. Аяз турында аның миңа язган хатларына таянып, бик кызык нәрсә яза алыр идем. Мәрхүм гел бәргәләнеп яшәде, ашыкты, кабаланды. Тормышны җентекләп күзәтергә вакыты да юк иде.

Син Аяз мәрхүмнең 75 еллык юбилеенда булдыңмы икән? Малайлары судның приговорын укыдылар: «За разглашение гос. тайны».  Студент нинди «тайна» белсен? Исемен оныттым, теге керәшен язучысы Аяз турында елый-елый 4 сәгать сөйләде. Сәхнәдән суд приговорын укыгач, мин ышанырга мәҗбүр булдым... 

P.P.Р.S. Вакыт юк. Мин Мөхәммәт турында бик кызык, эчтәлекле, оригиналь истәлек яза алыр идем. Ул чиктән тыш катлаулы һәм каршылыклы шәхес. Таланты зур, шул талантын җитди рәвештә куллануы шактый чамалы.

Туктарга кирәктер. «Рух» бик күп фикерләр уятты. Язасы килә башлады. Тукай бүләгенең калаен тагып йөрүчеләр күп. Сиңа ул җитдирәк язарга, Аллаһы Тәгалә биргән тел байлыгын җитдирәк кулланырга ярдәм итәр дип ышанам.

Ак, изге теләкләр белән, Әтәмби Закиры малае. 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев