Вәзих Исхаковның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Кичә үзең белән сөйләшкәч тә, хат язмакчы идем дә, булдырып булмады. Хәзер менә сәгать төнге өч. Бераз тынычракмын һәм сиңа хат язарга тотындым.
2 ноябрь, 1984 ел.
Уфа
Саумы, Рәдиф!
Сүземнең башы – барыгызга да кайнар сәламнәр, ә сиңа аеруча зур рәхмәтем барсын.
Кичә үзең белән сөйләшкәч тә, хат язмакчы идем дә, булдырып булмады. Хәзер
менә сәгать төнге өч. Бераз тынычракмын һәм сиңа хат язарга тотындым.
Премия3 уңае белән бер-ике сүз.
Әйе. Ул миңа соңлабрак килде. Элегрәк тә бирүләре ихтимал иде (мине бит аңа
1969, 1974 елларда да тәкъдим иткәннәр иде). Әмма уйлыйм да, әле дә соң түгел.Дөрес, кайберәүләргә ул арты белән килеп керә. Юк кына әсәрләре, барлы-юклы гына
хезмәтләре белән алалар. Мин исә аны бик хаклы алдым булса кирәк.
Аннан соң хәзер ул премияләрне алу елдан-ел катмарлана башлады. Претендентлар
шактый күбәйде.
Һәрхәлдә күңелле хәл. Үзенә күрә хезмәткә бер бәһа бит ул.
Котлаулар бик тә күп. Телефонның шалтыравы туктаусыз диярлек. Телеграммалар
да байтак килде. Күрәсең, иптәшләрнең теләктәшлеге көчле.
Республика китапханәсеннән зур гына букет чәчәк китергәннәр. Директорына
шалтыраттым да:
– Сезгә һәр лауреатны котлар өчен акча каралмаган. Акча каян таптың? – дидем
шаяртып. Ул исә бик җитди итеп:
– Вәзих дускай, без исә һәрбер лауреатны котламыйбыз да ул, – дип җавап бирде. – Сине
бит бөтен библиотека белән яраталар. Язган һәр әйбереңне укып барабыз.
Менә шуннан соң сөйләш син алар белән! «Һәнәк»тән котлаганда, Марат Кәримов
болай ди: «Сиңа бу премияне бирми мөмкин түгел иде. Син бит аны иҗатың, язмышың
белән асфальтны тишеп чыккан үлән сыман исбат иттең».
Кабатлап әйтәм, иптәшләрнең, каләмдәшләрнең һәм, гомумән, укучыларның ихлас
котлаулары үземне нык дулкынландырды, куандырды. Нигәдер әле һаман Роберт белән
Тәлгать кенә хәбәр бирмиләр.
8 ноябрь көнне радио аша «Умырзая сәскәһе» буенча эшләнгән сәгать ярымлык
радиоспектакль тапшырачаклар. Сценариен Я.Колмый язды. Режиссёры – Әхтәм
Әбүшаһманов. Төп геройны Олег Ханов башкара. Барый Ногманов: «Агай, бик әйбәт
спектакль килеп чыкты», – дип торды.
Ә.Әбүшаһманов – безнең бик талантлы егет. Ул миңа килде. Аның белән озак кына
сөйләшеп утырдык. Фикерле, уйлый һәм матур уйный белгән артист.
Ишмулла Дилмөхәммәтов4 турында телефоннан әйткән идем инде. Фаҗигале
һәлак булды...
Синең белән сөйләшеп, бер ярты сәгать үткәч, радиодан Фәрит Габдерәхимнең
яңа шигырьләрен укыдылар. Гаҗәп кеше ул Фәрит. Болай бер дә кычкырып, шаулап
йөргән кеше дә түгел. Ә менә поэзиясе саф чишмә суы сыман. Шигырьләрендә фикер
бар, мәгънә бар, шул ук вакытта бик нечкә лиризмга корылган. Ахрысы, ул кешенең
күңеле шундый шигъридер инде.
Яратып тыңладым. Ошады.
Югыйсә бездә үтә ялтыравык һәм шалтыравык әйберләр күмеп бара. Бар, әнә шулар
арасыннан сайлап алып кара!..
Бу араларда үзем эшли алмыйм. Нигәдер нык сызланам. Тәкатьне ала, брат. Көчне
ала. Шулай да бөтенләй үк тик тә ятмаска тырышам. Укыштырам, уйланам. Әз-мәз
генә сызгалап, төрткәләп тә куйган булам. Ә бит язасы әйберләр шул тиклем күп –
очына-кырыена чыкмалы түгел.
Рәдиф!
Шушы хат белән сиңа М.Гафуровның «Ленинец»та басылган мәкаләсен салам.
Шуны укы да (бәлки Салават белән Риммага да укытырсың) кире үземә җибәрерсең,
яме. Чөнки көнендә генә алырга баш җитми калган. Соңыннан аның үземә кирәк булу
ихтималы бар.
Менә хәзергә шул.
Хат язып тор. Синең хатларыңны мин һәрвакыт көтеп алам, куанып укыйм.
Үзеңә, гаиләңә сәламәтлек телим. Күңел ныклыгы телим.
Үзеңне яратып, Вәзих абыең.
3 Биредә сүз БАССРның әдәбият, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендә бирелә торган Сәлам Галимов
исемендәге премиясе турында бара. 1995 елдан Ш. Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе
дип үзгәртелә.
4 Ишмулла Дилмөхәммәтов (1928–1984) – курайчы, җырчы, драматург, композитор.
«КУ» 07, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев