Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Әмирхан Еникинең Равил Фәйзуллинга язган хатлары

Равил туган, менә шушы мәсьәлә турында мин кайтканчы үзара сөйләшеп, бер карарга килеп куйсагыз, бик яхшы булыр иде. Вакыт кыска, әгәр барырга кирәк икән, мин 28еннән дә калмыйча юлга чыгарга тиешмен. Борчуым өчен гафу ит! Хуш! Күп сәлам белән, Әмирхан Еники.

16 февраль, 1969 ел.
Мәскәү.
Равил туган!
Минем Малеевкада үткәрәсе көннәрем бетеп килә. 24ендә юлга чыгам, 25е иртән
кайтып җитәрмен, иншалла!.. Бу көнне бездә зур җыелыш булырга тиеш бит. Ул сәгать
10да башланса кирәк. Һәм бер ярты сәгатькә соңга калыбрак башланса, мин Фатихның
(Фатих Хөсни) докладына өлгерер идем. Ләкин моны минем өчен генә соңгарак калып
башларга кирәк дип уйлый күрмәгез.
Янә мин Уфадан бер язучы ... хат алдым. Ул минем Дәүләкәнгә кайтуымны бик
хуплап язган. Шулай ук Башкортстан Язучылар союзы да моңа бик риза, көтәбез
дигән. Каршы алырбыз һәм Дәүләкәнгә дә озата барырбыз дип куйган. Менә шуннан
соң миндә бер уй туды: әгәр башкорт дуслар шулай зурлап каршы алырга җыенсалар,
миңа ялгыз кайту гына килешер микән?.. Мин үзем андый каршы алуларга һәм важный
кеше булып йөрергә бер дә өйрәнмәгәнмен. Үземне ничек тотарга, ни сөйләргә – бер
дә белмим. Шул сәбәпле янымда берәр иптәш-таяныч кирәклеген сизәм. Кыскасы,
безнең Союздан берәр кеше минем белән, рәсми вәкил һәм дус буларак, шул сәфәргә
чыкмасмы микән?.. Син Ибраһим Гази белән сөйләшеп карале, ул ни дияр икән?.. Әгәр
бу эшне ул мәгъкуль күрсә, мин үз тарафымнан юлдаш итеп ике иптәшне күрсәтер
идем. Берсе – Фатих Хөсни, икенчесе – Гариф Ахун. Дөрес, Фатих – олы кеше, аңа
болай ерак юлга чыгу кыенрак булыр, ул чагында Гариф риза булмасмы?.. Гарифны да
башкорт дуслар бик яхшы беләләр, аннары ул – Союзның рәсми кешесе дә. Кыскасы,
миңа комиссар булыр өчен бик кулай егет.
Равил туган, менә шушы мәсьәлә турында мин кайтканчы үзара сөйләшеп, бер
карарга килеп куйсагыз, бик яхшы булыр иде. Вакыт кыска, әгәр барырга кирәк икән,
мин 28еннән дә калмыйча юлга чыгарга тиешмен. Борчуым өчен гафу ит!
Хуш!
Күп сәлам белән,
Әмирхан Еники.


* * *
20 июнь, 1997 ел.
Казан.
Равил!
Бу әйберне машинкада бастырганнан соң миңа яңадан укып чыгарга җибәрерсең...
Аннары, үзең әйткәнчә, 9 санга керсә, бик әйбәт булыр иде. Шуңа ышанам.
«Матурлык» өчен гонорар2 язмаган булсагыз, яхшырак булган булыр иде... Әсәрне
кимсетү булмас иде... Китабың өчен чын ихластан зур рәхмәт!
Әмирхан Еники.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев