Бәян тег белән яңалыклар
-
13 апрель 2025 - 09:00
Соңгы сәфәр (бәян)
«Японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез», – дигән, җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән, артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде. Бүген инде анысы да бу якты дөньяларда юк микәнни?! -
7 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме. – Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник? – Кызганыч, бик үк төгәл хәбәрем юк. Тик шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән. -
4 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар. -
1 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Берәр ай чамасы үткәч, безне «кубинецлар» дип йөртә башладылар. Күрәсең, безнең кайда булганны кемдер әйткән. Алай диючеләргә без исә һаман да шул җилкә сикертү белән генә җавап бирәбез. -
29 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Гражданкада да, шундый ук булмаса да, ниндидер тәртип унаштыру заруридыр бит инде. Армиядә хезмәт иткән кешеләр анда менә шуның өчен дә кирәк. – Күрәм, син беркатлы егет түгел. Димәк, син анда кайтып, шундый миссияне башкарырга телисең. Бик тә әйбәт теләк, уңышлар теләргә генә кала. -
28 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Шулай бер-бер артлы дүрт адресат белән әйбәт кенә аралаштык. Әмма бишенчесе белән һич кенә дә элемтәгә кереп булмады. Барысы да дөрес кебек, техника да эшли сыман, әмма, нихәл итәсең, элемтә юк! Безгә бирелгән вакыт та чыкты. Макаронник ашыктыра, соңга калабыз, киттек, ди. Шулай итеп, бурычны үтәп бетермичә, борчыла-борчыла училищега кайттык. -
26 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Хоменко: – Менә җыр бу, ичмасам! Татар җыры шулай яңгырый, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп, үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткәнмени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды. -
25 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Самолёт эченә җил ташкыны килеп керде. Инструктор миңа кул хәрәкәте белән урынымнан торырга, ишеккә якын килергә кушты. Мин һич тә якыная алмыйм, җил эчкә таба этә. Ниһаять, ишек янындагы тимер тоткычны эләктереп алдым. Якынрак килдем. Җир әллә кайда аста. Инструктор минем аркадан сыйпап алды: – Сикер! Мин күземне йомып, башым белән аска чумдым. -
24 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Тагын шунысы бар: сизәм, мин озак яшәмәячәкмен. Шул кыска гомерне миңа машина биргән өстенлегемне сизү халәте белән яши алсам, шул җитәрдер дип уйлыйм. Ә син озак яшәрсең. Ни өчен дигәндә, син тыныч, сабыр. Мин еракта калган сөйгән кызларымны сагынам, аларны юксынып үрсәләнәм. Миңа калса, син үзеңне бүгенге хәлеңә буйсындыра аласың. Миндә андый көч юк. Бу өч ел миңа үзе бер гомер булып тоела. Аннан соңгы яшәеш булырмы, юкмы? Аны күз алдына китерә алмыйм. Миңа барысы да бүген кирәк! -
22 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык. -
8 март 2025 - 17:00
Шәрәфи – «хи-хи» түгел... (бәян)
Бер вакыйганы искә төшерде Шәрәфи, сугыш вакыты. Әтисе фронтта, бер абыйсы да шунда. Әнисе аны ялгызын өйдә бикләп эшкә киткән. Өстенә кияргә киеме дә, аягына гәлүш тә юк. Пес итәргә чиләк калдырганнар. Өйалдына чыгышлы. Тәрәзәсез. Берзаман ап-ак сарык бәрәне, арт аякларына басып, ишек пыяласына шакый. Ул күзләрен уып карый, өнеме бу, төшеме? Каян килгән бәрән? -
7 март 2025 - 09:00
Кеше булып калырга (бәян)
Әнием сөйләве буенча, әти үлеп киткән. Мин аның вафатыннан соң туганмын. Шунлыктан гомерем буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәдем... -
2 март 2025 - 09:00
Ник керәсең төшләремә? (бәян)
Төнлә Әкълим дусны йөрәге уята, ул даруын алырга дип кулын суза һәм шул килеш җан тәслим кыла. Кыскасы, 2004 елның 21 июлендә тынгысыз йөрәге тибүдән туктый... -
26 февраль 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак! -
22 февраль 2025 - 17:00
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!»