Соңгы сәфәр (бәян)
«Японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез», – дигән, җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән, артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде. Бүген инде анысы да бу якты дөньяларда юк микәнни?!
Сугышта 8 улы да һәлак булган якташым Фатыйха Әхмәдиевага багышлыйм.
1
Кырык бишенче елның көзе җылы һәм озын килде. Август ае бик явымлы булды. Җәй көне яңгырларын кызганып кына биргән, бик галәмәт кыздырган иде, күкнең төбе тишелгәндәй, көтмәгәндә, өзлексез коя башлады. Уракның яртысы да төгәлләнмәгән иде әле. Басудагы эшләр бүленде. Бөтенләй юешләнеп беткән көлтәләрне киптерү дә, суктыру да мөмкин түгел иде. Күк йөзен тоташтан каплап алган кургашындай каракучкыл болытларның таралырга бөтенләй исәпләрендә юк кебек тоела башлаган иде инде. Сентябрьдә авырлык белән генә көннәр аязып, яңадан җылытып җибәрде. Басулар озак җилләде. Кичке җылы эңгердә алар өстендә җәй челләсендәге кебек рәшә уйный башлады. Өлкәннәр дә үз гомерләрендә беренче тапкыр күргән мондый хәлне нәрсәгә юрарга да белмәделәр. Ходаем, сугыш китергән авырлыкларны тагын да озайтмасаңчы, дип теләделәр алар догаларында. Тоташтан койган яңгырдан мәлҗерәгән көлтәләрдәге ашлыкның үрергә өлгермәгәненә бөтенесе сөенде. Быел икмәк бик куандырмый. Җәй коры килеп, сабан игененең сабагы да, башагы да кыска булды. Барча халыкны күтәреп, көлтәләрне басуларда ук таратып салдылар да җилләтеп алдылар. Таякка таянган әби-бабайлар да, сугыштан бер аякларын өздереп, гарипләнеп кайткан ирләр дә, укырга йөрүче бер генә бала да бу эштән читтә калмады. Мәктәпләрдә укуны туктатып тордылар. Көлтәләр җилли башлауга, атлар ындырга көн-төн көлтә ташый башлады. Арыш чәчү өчен җир тырмаларга сыерлар җигелде.
Сентябрьдә инде яңгыр бүтән азапламады. Октябрь башында да көннәр әбиләр чуагындагы кебек җылы, сукаланган басу өсләрендә тоҗым җепләре уйнаклый иде. Дүрт елдан артыкка сузылган Бөек Ватан сугышыннан соң адәмнәрнең җаннары ял итсен, йөрәкләренә җылы йөгерсен, дигәндер Табигать-Ана. Өрлектәй ирләрне генә түгел, буыннары да ныгып җитмәгән бала-чагаларны, тал чыбыгыдай зифа кызларны, ак яулыклы әбиләрне дә аямады бу еллар. Берәр кешесе, туганы башын салмаган бер генә гаилә дә калмады Фатыйхаларның өч йөз йортлы, Кызыл Яр һәм Кала Тау итәкләренә сыенып утырган Урта Кирмән авылында. Үзенең дә тугыз баласының, тугыз йөрәк парәсенең берсе дә исән түгел бүген. Гөрнәдирдәй улларын каһәр төшкере сугыш ялмап алды. Тугызының җәсәде тугыз җирдә ята. Нинди гаепләре, гөнаһлары бар иде соң шушы җыйнак кына гәүдәле, сөякләре бүртеп чыккан, яше җитмешкә җитеп килүче Фатыйха карчыкның мондый югалту ачыларын күрерлек?!
Кичә оныгы – Ибраһим улының кызы Мәрзия төпчек улы Әгъмәлетдиннең дә Маньчжурия җирендә ятып калуы турындагы хәбәрне кайтып әйткәч, соңгы өметләре өзелде, йөрәгенең егәре китте. Әле август аенда да хатлары килеп торды. «Японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез», – дигән, җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән, артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде. Бүген инде анысы да бу якты дөньяларда юк микәнни?! Моңа һич тә ышанасы килми! Бу хәбәр ялгыш кына булгандыр, дип тибә йөрәге.
Җырларга ярата иде төпчек улы. Авылда бәйрәмнәрдә концерт куйганда, аны сәхнәгә чыгармыйча калдырмыйлар иде. Кечкенәдән моңлы бала булып үсте. Сузып җырлый торган халык җырларын бигрәк тә якын итә торган иде. Басуга уракка барганда җырлап бара, кайтканда җырлап кайта. Сузып җибәрсә, моңлы тавышы әллә кайларга кадәр ишетелә. Аның тавышын беркемнеке белән дә бутамыйсың. Бөтен нечкәлекләрен белеп җырлый иде. Сугышка китәргә кәгазь килгәч тә, сагышланып җырлап утырды. Инде ул бала да кайта алмады. Сары сагышларын басарга шул рәсеме белән, артына язган җыруы гына калды. Ачык йөзле, нәзек кашлы соңгы улы да бу якты дөньяда юк икән инде!
Күзеннән бары бер тамчы күз яше тәгәрәп төште аның шул кургашындай хәбәрдән соң. Юк, күзләреннән түгел, йөрәгеннән сытылып чыкты ул! Сул күзенең керфегенә эленеп торды да, яңагы буйлап аска тәгәрәде. Улларының һәлак булулары турында бер-бер артлы килгән хәбәрләрдән, кешедән яшереп елаган төннәреннән соң бәгыре таш булып каткан идеме, йөрәген тагын да бушатасы килсә дә, күз яшьләре бүтән күренмәде. Шул мәлдә бөтен түземлеген җыеп:
– Үз гомеремдәге соңгы яшь тамчысы булса иде! – дип теләде ул Ходайдан. – Бүтән минем башыма югалту ачыларын, кайгы-хәсрәт китермәсәң иде! – диде.
И дөнья! Ничек күтәрергә мондый авырлыкларны! Беренче улы Исмәгыйль гражданнар сугышында башын салды, алтысы – Бөек Ватан сугышында, сигезенчесе – японнар белән орышканда ятып калган, бердәнбер кызы – Сәлимәсе дә салкын тидереп, гүр иясе булды. Күңел кыры шыр ялангач бүген. Йөрәк җимеше, кырык елдан артык бөтен кайгышатлыкларын бүлешкән ире, балаларының атасы – Фәттахы ярый әле сугыш чыгасы елның кышында вафат булды. Бу авырлыкларны – югалту ачыларын йөрәге күтәрә алмас иде. Ирләр йөрәге тизрәк таушала, тизрәк сына.
Аларның Урта Кирмәненә Чытырдан килен булып төшкән Миңсылуның Мәгъсүмҗан атлы энесе японнар белән сугыштан кайткан да, туган авылына шуны күрергә дип менгән булган икән. Юл ерак, Норма һәм Кирмән башы аша узасы бар, унбиш-уналты чакрым гына түгелдер. Үзенә иптәшкә үсмер кыз булып җиткән, хәзердән үк эшкә катылыгы белән аерылып торган Мәрзияне – Ибраһим улының кызын иярткән булган. Бер урамда торалар. Гел бер-берләренә йөрешеп, авырлык килгәндә, бергә уртаклашып, хәзинәдә барын бүлешеп яшәгәч, олы кеше гозерләп үтенгәч, каршы килмәгән бала. Җәяүләп, Чытырга чыгып киткәннәр. Бригадир Әхмәтҗаннан ат та сорап тормаганнар. Хәер, сорасалар да бирмәс иде. Яңгырлар туктап, җир җилләгәннән соң, бөтен атлар Мамадышка, Чулман буендагы Вандовка глубинкасына икмәк ташый хәзер. Тракторлар гына өлгерми дип, җир сөрергә үгезләрне дә чыгардылар. Миңсылуның энесе сугышта күргәннәрен сөйләгәндә, аның төпчек улы Әгъмәлетдинне дә бик хөрмәтләп искә алган.
– Хайлар исемле шәһәрне алганда, каты бәрелешләр булды. Күп кеше һәлак булды. Безнең якташ – Урта Кирмәннән Фәттах абый малае Әгъмәлетдин шунда японнарның дзотын күкрәге белән каплады. Минем кулларымда җан бирде. Бигрәкләр дә кызганам шуны, түти. Яшь килеш әрәм булды, – дигән.
Бу җан өшеткеч хәбәрне ишеткәч, авылга йөгереп диярлек кайткан Мәрзия. Өйгә килеп кергәндә, сулышлары капкан, телен әйләндереп, сүзен әйтерлек тә түгел иде. Шул мәлдә үк аның йөрәге бик авыр кайгы килгәнен сизде.
– Әгъмәлетдин абый һәлак булган... – дип кенә әйтә алды бала, күз яшьләренә буылып.
Ул балалар да сугыш елларында кисәк олыгаеп киттеләр. Бер-бер артлы килеп торган үлем хәбәрләре аларның да җаннарын телгәләде, җилкәләренә авыр йөк булып ятты. Ашау җитмәү, чирләр аларның Урта Кирмәненнән дә әллә ничә кешенең гомерен алып китте. Ибраһимының Мәрзиядән кечерәк, әле ун яшенә генә җиткән Маһинур исемле кызы да чирләп гүр иясе булды.
Әгъмәлетдиннең үлем хәбәре бөтен дөньясын челпәрәмә китерде аның. Бәлки анысы кайтыр, бәлки ул исән калыр, дип өметләнеп көткән иде.
Хәле киткәнен, башы әйләнә башлавын сизеп, урынына барып ятты. Агач сәкенең такталары да аның йөрәгендәге кайгы авырлыгыннан ыңгырашып куйдылар. Баш астындагы, каз мамыгыннан тутырылган олы түшәк кенә гәүдәсенә җылылык бирә алмады. Мәрзиянең аны калдырып, өйләренә кайтып китәсе килмәде. Ибраһимы өйләнгәч, башка чыгарганнар иде. Гаиләсе икенче урамда яши. Әгъмәлетдиннең японнар белән сугышта һәлак булуы турындагы хәбәр авылга таралган иде инде. Хәбибулла белән Хәлимә кереп җитте. Хәлимә ишектән керүгә үк күз яшьләренә күмелде.
– И-и-и... Фатыйха апа, Әгъмәлетдинне ишеткәч, йөрәгем киселеп төште... – дип тезде. Монда кергәнче үк елаганы йөзенә дә чыккан – күз алмалары кызарып торалар.
Ана йөрәгендәге кайгының олылыгын алар да аңлый. Сигез бала бер бала гына түгел. Берсен югалту да бик авыр. Балаң сугышта һәлак булу абзарыңдагы сыерың егылып үлү генә түгел. Әле ярый һаман үз акылында карчык. Иренең һәлак булуы турында хат килгәч, Мамадышка бара торган юл өстендәге Кала Тау авылы Степанидасының акылы зәгыйфьләнеп калды әнә. Узган җәйдә алар авылына да килеп чыккан иде. Өй аралаш кереп, эчәренә су сорап йөрде.
– Апаем, йөрәгем яна. Һич баса алмыйм. Ярты чүмеч су бир әле, – дип сөйләнә үзе.
Артына бер төркем бала-чага ияргән. Үзләре дә кайсының әтисе, кайсының абыйсы сугышта һәлак булган балалар. Алар да хатынның кайгыдан түбәсе киткәнен белеп алганнар иде инде. Ничек җыелышкан булсалар, шулай тиз генә таралышып беттеләр.
Нәгыймә, Дөрия, Шәмсиямаллар да йөгереп кереп җитте Фатыйхаларга. Нинди генә хәбәр килсә дә, шатлыгын да, кайгысын да уртак итү – авылда электән яши торган гадәт.
– Фатыйха апа, торып ашап алмыйсыңмы? Умачлы бәрәңге алып кергән идек. Гәүдәң җиңеләеп китәр иде, – диде Хәбибулла.
Бик игелекле кешеләр алар. Иртә белән малларны көтүгә куарга чыкканда да:
– Берәр нәрсә кирәк түгелме, Фатыйха апа? – дип, әллә ничә тапкыр сораганнары булды.
Миңсылу олы тәлинкә белән пешкән бәрәңге күтәреп кереп җитте. Ул да кайтып җиткән икән.
– Мәрзияне азаплап, Чытырга кадәр алып менгәнгә ачуланма инде, апа. Юлдаш булыр, дигән идем. Әйдә, бераз күтәрелеп, капкалап алыйк әле, – дип, аның түшәген күтәреп куймакчы булган иде:
– Кирәкми, Миңсылу. Кисәк хәлем китте. Бераз ятып торыйм, дигән идем. Сез берегез дә борчылмагыз. Үз җаем белән торып капкалармын, – дип туктатты аны Фатыйха.
Беркем белән дә сөйләшәсе килми иде аның. Күршеләре аны ташлап чыгып китмәделәр. Авыл хәлләрен сөйләшә башладылар. Кырык өченче елны аларның Урта Кирмән авылын бүлеп, ике колхоз оештырганнар иде. Атау ягы күмәк хуҗалыкка утызынчы елны бирелгән исеме белән – «Алга» булып калды. Норма ягындагы урамнар кергәнен, авыл башындагы чишмә исеме белән – «Татлы су» дип атадылар. Халык та хәзер «Татлы су» ягындагылар, «алганыкылар» дип кенә сөйләшә. Фатыйхалар ягы «Татлы су»га керде. Ике хатын теленә кергәнне – бөтенесе белә, өч хатын җыелышса – базар, диләр бит! Нәгыймәләр, Дөрияләр дә, Урта Кирмәннең бер башыннан кереп, икенче башыннан чыктылар, Арташка да менеп төштеләр.
– Вагыйз абыйның Ушмы халкын Арташка йөгерткәнен ишеттегезме әле? – диде Миңсылу.
Фатыйха да, бу тагын нәрсә ишетеп кайткан дип, колакларын торгызды.
– Ушмы кибете янындагы ташка утырып, ипи ашап тора икән бу, янына бер әби килеп туктаган. Сезнең якларда нинди хәлләр бар, Вагыйз улым, дип сораган. Тегесе Арташка тоз белән парахут килеп калды, бушатырга кеше җыялар; менә, сезнең селсәвиткә әйтергә йөгерттеләр, ди икән. Әби салмак кына китеп барган. Чат башына җиткәнче, тизрәк тыркылдарга керешкән. Әйткән сүзләрен шунда ук оныткан да Вагыйз абый. Ипиен йотып бетереп, күмәч кебек иреннәрен сыпырып утырганда карый, авыл буенча олысы-кечесе йөгерешә.
– Кая чабасыз? Янгын чыккан мәллә? – дип сорый икән.
– Арташка баржа килгән. Тоз белән керәчин өләшәләр, – дигәннәр.
– Әнинең керәчине беткән иде, – дип, бу да артларыннан йөгергән...
Хатыннар рәхәтләнеп көлештеләр. Фатыйха да аларга кушылды. Вагыйз – бер бахыр инде. Буталып йөри. Бер кешегә дә зыяны тигәне юк үзенең.
– Вагыйз абый, бие әле, – дип бер әйтү дә җитә, сәгатьләр буе биергә риза. Ут эченнән кара пичәтле хатлар килеп торганда, кибеткә җыелган халыкның йөрәгендәге яраларны үзенең риясыз биюләре белән аз юмады, таштай каткан йөзләрне аз елмайтмады ул.
Хатыннарның гайбәтләрен тыңлап ята-ята йөрәген баскан авырлык кимегән иде инде. Бераздан торып, тамак ялгап алды Фатыйха. Аның белән өстәл янына башка хатыннар да утырышты.
– Үзегезнең күчтәнәчләрегез белән сыйлыйм әле үзегезне. Оялып тормагыз, тизрәк җитешегез, – дип көлдереп алды аларны.
Басудагы игеннәрне урып, көлтә итеп бәйләп, әвеннәргә өеп бетерсәләр дә, аларны ташыйсылары, суктырасылары бар иде әле. Бөтенесенә дә иртәгә эшкә. Кузгалыштылар. Аларны өйалдына чыгып озатып калды Фатыйха.
Ул төнне йокысы йокы булмады аның. Бөтен тормышын уйлап чыкты.
Гомер тиз дә уза инде. Юкка гына фани дөнья ике күз арасы кебек, димәгәннәр. Әле генә буй җиткереп килә торган кыз иде, бүген инде – җитмешенә якынлашкан карчык! Унҗиде яше тулар-тулмас, Арт урамдагы Әхмәди Фәттахына димләп кияүгә бирделәр. Булачак хәләл җефете аннан сигез яшькә олырак иде. Ул елларда кыз белән егетнең очрашып йөрүләре, вәгъдәләр бирешүләре бик сирәк хәл бит. Яшь җилкенчәкләрне генә түгел, җиткән кызларны да әти-әниләре аулак өйләргә сирәк йөртте. Кеше арасында сүз таралудан котлары чыгып торды. Әхмәдинекеләрдән яучы килгәч, әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылып, чит йортта яшисен күз алдына китереп, коелып иңгән иде. Фәттахның сөйкемле калын кара кашлары, Татлы су чишмәсеннән судан кайтканда көтеп торып әйткән матур сүзләре, мөлаем карашлары күз алдына килеп, сөенеп тә куйды. Арт урамның ике башында яшәсәләр дә, егет аны күзәтеп йөргән икән. Нәрсәсе белән йөрәген биләгән булгандыр? Буйга да артык күтәрелмәгән, гәүдәгә дә калын түгел югыйсә. Яңаклары аның кебек алмадай калкып торучы мөлаем кызлар авылда бер ул гына түгел. Аларның нәселендәге хатын-кызлар элекэлектән туку эшенә оста булган. Киндердән җеп эрләп, кием-салым тегәрлек тукымалар да, бизәкле сөлгеләр дә сукканнар. Ирләре аларны Чөйле, Кирмән башы, Мамадыш базарларында сатып, акча юнәткәннәр. Фатыйханың да киндер сугу осталыгы телгә менә башлаган иде инде. Әхмәдинекеләрнең дә куллары эш белә. Фәттах гаиләдә олы бала иде. Аннан соң Мәхмүт һәм Мөшәрәп исемле энеләре, Фатыйма исемле сеңлесе бар. Фәттах балта эшенә оста булды. Гәүдәгә аннан күпкә калынрак, олы, мәһабәт буй-сынлы кеше иде ул. Берәрсе каралты-кура, йорт-җир җиткерәсе булса, кулдаш итеп аны чакырдылар. Тирә-юньдәге авылларга чыгып эшләп кайткалады. Үзләренә дә аерым йорт салып чыгу турында хыялландылар. Еллар узгач, бу хыяллары да тормышка ашты. Урта Кирмәннең Арт урамында нараттан күп тәрәзәле, такта түбәле, алты почмаклы, байлар да тел шартлатырлык, шыңгырдап торган өй калыкты. Каралты-кураларны яңадан җиткерделәр.
Беренче уллары Исмәгыйль туганда, аңа унҗиде яшь кенә иде әле. Тагын бер елдан Ибраһим дөньяга килде. Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, ниһаять, көткән кызлары Сәлимә, Мисбахетдин һәм Әгъмәлетдин. Ир балалары ишле булгач, имана җирләре дә күп тиде. Унҗиденче елгы революциягә кадәр авыл халкына җирләрне гаиләдәге ир балалар санына карап бүләләр иде. Хатын-кызга имана җире эләкмәде. Балалар олысы-кечесе бергәләшеп, дус булып эшләделәр. Барысы да олы гәүдәле, нык бәдәнле булып үсте. Келәтләренә олау-олау ашлык кайта иде. Ашау ягына мохтаҗлык кичермәделәр. Урта Кирмәннең нык хәлле крестьяннарыннан исәпләнде Фатыйха белән Фәттах гаиләсе. Җирләрне элек унбер-унике ел саен бүлеп тордылар. Бүлгән саен төрле урыннан эләгә иде. Норма белән ике арадагы Имән күпер елгасы ягында да, руслар Кирмәненә таба – Тәкәрлек үзәне, Шуайт чокыры якларында туры килгәне дә булды. Шуайт чокырыннан арырак Сакаллы елгасы бар. Аның янында – Ханнар зираты. Андагы унлап борынгы кабер ташын үзенең дә күргәне булды. Чәчүгә төшкәч, Фәттах белән бер тапкыр барып килгәннәр иде. Зират бит, шикләнеп кенә карап йөрделәр. Ташлар төрлесе төрле җирдә ята. Өске якларында көнбагыш рәсеменә охшаган кояш сурәтен чокып ясаганнар. Бик тырышсаң, кайбер хәрефләрен танырга була икән. Берничә кабер ташының ватылгалаган кисәкләре генә калган. Бер ауганын торгыздылар да әле. Әллә ничә потлы шул ташны Фәттах кочагына алды да казык кебек утыртты да куйды. Иренең егәренә исе китеп, сокланып карап торган иде.
Ул тирәләрдә җилләр дә шомлырак исә кебек. Зират урыны гына түгел, каннар коелган җирләр. Болгар дәүләте, Казан ханлыгы заманнарында ук яшәгән борынгы Кирмәнчек шәһәрчегенә күп тапкырлар яу белән килгәннәр. Сугышлар булган, гомерләр өзелгән. Хатыннар, балалар тол калган. Аналар улларын югалткан. Уллары яу кырларында башларын салган аналарның йөрәгендәге кайгыны һәм югалту ачыларын аңлатып бетерә торган гынамы соң?! Шәһәрчек алынгач, халкы урманнарга качкан. Илбасарлар киткәч, яңадан җыелышып тормыш башлаганнар. Нинди генә яулар булмагандыр, әмма халыкны бу җирләрдән берсе дә биздерә алмаган.
Өлкәннәр:
– Ул зиратка безнең борынгы ханнар күмелгән. Рухларына дога багышларга онытмагыз, балалар, – ди торганнар иде.
Алар да әрвахларга атап, дога кылдылар. Бу җирләрдә икесенең дә бабалары каннарын койган, шәһит киткән.
Ханнар зираты каршындагы тау өстендә борынгы шәһәрчек булган, дип тә сөйлиләр. Атауның Сабиры Алтын базы дип йөртелгән тау куышы тирәсеннән яртылаш сынган көмеш хәнҗәр тапкан булган. Авылда аны кулларына тотып карамаган кеше калмагандыр. Кала Тау авылы руслары да ишетеп килеп җиткәннәр иде. Үзләренә сатып алмакчы булып, үгетләп тә караганнар Сабирны. Тик тегесе генә әйткән бәяләрен азсынган.
Ханнар зиратыннан соң, кул сузымында гына – текә ярның уртасыннан агып чыккан Изгеләр чишмәсенә барып килделәр. Әллә ничә тармак чыга анда кыядан. Теш сындырырлык салкын, шифалы суларын эчтеләр, бит-кулларын юдылар. Ул чишмәләрдән суны кабат та алып кайтканнары булды. Авыл халкы дәвага тота аларның суларын. Ә шифалары, дөрестән дә, тия. Тәндәге төзәлмәс яраларны да дәваладылар, күзләрне дә ачтылар, кан косуны да бетерделәр.
Беренче Герман сугышы чыгасы елның язында Фәттах Мамадышка өй салырга барган җиреннән биш алмагач үсентесе күтәреп кайткан иде. Аларны Шуайт чокырының Яке урманы ягындагы башына – үз печәнлекләренә утырттылар. Кеше бакчасында булса, салым түләтәләр икән. Ә болай – басуда, җиде җил чатында. Хуҗаларының исемнәре кәүсәләренә язылмаган.
– Килеп тикшерсәләр, үзләре тишелгән, диярбез, – диде Фәттахы.
Бик үҗәт булып чыктылар алмагачлар – барысы да үсеп китте. Берничә елдан алма да бирделәр. И, сөенгән иде малайлары алмаларын җыеп алып кайтканда. Ничә ел рәттән как койдылар. Быел да август ахырларында барып килгән иде. Картайганнар, кайрылары кытыршыланган инде, барыбер һаман үсеп утыралар әле. Алмалары кызарып пешкән. Бер яулык җыеп төйнәде. Ай буе рәхәтләнеп, күрше-күлән белән чәй эчтеләр.
Октябрь революциясеннән соң байларның җирләре ярлыларга өләшенде, аларның имана җирләре тагын артты. Яңа тормыш халыкка яңа сулыш өргән кебек булган иде, илдә бик тиз мәхшәр купты. Бөтен Рәсәе акларга һәм кызылларга бүленде. Унсигезнең көзендә байларның Халык армиясе авылларны талап узды. Атларны, сыерларны алып чыгып киттеләр. Алар да атсыз калды. Ашлык әле кырда – көлтәләр сугарга алып кайтылмаган иде. Ярты елдан яңа афәт – акларның Колчак явы Нократ, Чулман буйларына кадәр килеп җитте. Исмәгыйль белән Ибраһимны Мамадышка кызыллар отрядына язылырга алып киттеләр.
– Бер-берегездән аерылмагыз, – дип калды аталары аерылышканда. – Бер-берегезгә күз-колак булып, сакланып йөрегез.
– Ярар, әти, – дип киткәннәр иде, сугышта үзең теләгәнчә йөреп булмый шул.
Ике елдан калын кара мыек җибәргән, чын ирләргә әйләнгән Ибраһим гына әйләнеп кайтты. Абыйсын чит җирләрдә җирләп калдырган икән. Үзе дә яраланган. Җыйнак кына сандыгы төбеннән чүпрәк тышлы Коръән алып:
– Шушы изге китап исән алып кайтты мине. Моннан соң нәселебез ядкаре булып саклансын, – дип, әнисенең кулларына бирде.
Аклар ташлап калдырган олауларның берсеннән табып алган икән. Бүген дә исән әле ул китап. Кеше күзеннән еракта – сандык төбендә җиде кат чүпрәккә төрелгән килеш тора.
Имән кебек нык, таза, эшкә булган иде уллары. Егерме беренче елгы ачлыкта да табыннарыннан ипи өзелмәде. Берсе дә ачтан үлмәде. Фатыйхалар нәселендә дә, Фәттахныкыларда да хәер сорашуның нәрсә икәнен белмәделәр. Үз көннәрен үзләре күрделәр. Хәер сорашырга керүчеләргә ашарларына биреп чыгаралар иде. Утызынчы елны барысын да колхозга сөреп керткәч, Фәттах үз куллары белән җиткергән алты почмаклы нарат өйләрен тартып алдылар да аны ындыр табагына көлтә киптерү амбары итеп күчереп салдылар. Олы уллары Исмәгыйль гражданнар сугышында һәлак булмаса, Ибраһим Совет власте өчен канын коеп кайтмаса, аякларына нык басып яшәгәннәре өчен аларны да кулак тамгасы белән Себергә озаткан булырлар иде.
Барысын да колхозга керергә кыстаган җыелышны хәтерли әле ул. Егерме тугызынчы-утызынчы елның кышы иде. Барысын да клуб итеп үзгәртелгән, манарасы киселгән мәчеткә җыйдылар. Мамадыштан ике кеше килгән. Исемнәре онытылган инде хәзер. Билләрен буган каешларына наган кыстырганнар.
– Юлбашчыбыз Ленин барыбызны да күмәк тормыш белән яшәргә чакырды. Завод-фабрикалар эшчеләр карамагына бирелде. Җирне тулысынча сезгә – крәстиәннәргә өләштек. Һәркайсыгыз аерым гына эшләп, тормышыгызны яхшырта алмадыгыз. Үстергән ипиен язга кадәр ашап бетерүчеләр дә бар. Көзгә кадәр яңадан бурычка керәсез. Патша заманнары түгел хәзер. Моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Батраклар тотучыларга чик куелачак. Партиябез һәм Совет хөкүмәте сезне күмәкләшеп эшләргә чакыра, – дип сөйли башлады озын буйлы, сары чәчлесе көр тавышы белән.
Аны калтыравык тавышы белән Гыйниятулла бүлде:
– Бу ничек була соң? Башта минем җирне чәчеп чыгалар, аннан Сәләхинекен, кабат Хашыймныкынмы? Әхмәтшаныкын чәчкәнче җәй уртасы җитәчәк бит.
Ирләр-хатыннар дәррәү көлеп куйдылар.
– Минем ике ат бар. Башта үземнекен чәчәмме, әллә атсыз Сабираныкынмы? – Сәләхетдин Гасыймы соравыннан өстәлдәге лампа ялкыны сискәнеп куйды кебек.
– Сез мине аңлап бетермисез икән, – дип, сүзен ялгап китте упалнамуч ир. – Күмәк хуҗалыкка берләшкәч, сезнең берегезнең дә җире калмый. Җирләрегезне дә, атларыгызны да, сыерларыгызны да, бөтен әйберләрегезне дә берләштерәсез. Бергәләшеп эшлисез. Җирегез дә, эш коралларыгыз да, малларыгыз да уртак була. Күмәк хуҗалык дип атыйлар аны. Юлбашчыбыз эшен дәвам итүче Сталин барыбызны да колхозларга керергә чакыра.
– Аның безгә нинди файдасы булыр икән? – Бу сорауны арткы рәтләрдә утыручы Зариф кычкырды.
– Колхозга тракторлар, машиналар, атлы молотилкалар, чәчкечләр кайта башлаячак. Тракторлар, машиналар эшли башлагач, сезнең эш бөтенләй җиңеләячәк! – дип җавап бирде аңа каршы төптән юан чыккан икенче вәкил.
– Ул тракторларны колхозга гына бирәчәкләрмени? Безгә эләкмәячәкмени алар? – дип сорады Фәттах.
– Аерым хуҗалыкларга бернәрсә дә булмаячак. Бөтенесе – колхозларга гына. Иптәш Сталин барыгызны да күмәк хуҗалыкка берләшергә чакыра, – дип кырт кисте беренче булып сөйли башлаган вәкил.
Ике көн барды җыелыш. Берәм-берәм үгетләп, бөтен кешедән диярлек колхозга керергә гариза яздырдылар. Күмәк хуҗалыкка «Алга» дигән исем дә бирделәр.
– Эшләребез гел алга барсын, үзебез гел алда булыйк, – диделәр сәвит җырын җырлап йөрүче куштаннар.
Утызынчы елның язында хәллерәк яшәүче авылдашларны Себергә сөрү башланды. Дистәдән артык гаиләгә кулак тамгасы сугылды. Алар арасында җыелышта беренче булып кычкырган Сәләхетдин Гасыймы да бар иде. Һәркайсына берәр кат кием дә, берничә көн ашарлык ризык кына алдырттылар. Гомерләре буе җыйган маллары, байлыклары колхозга калды. Каргап, күз яшьләре белән елап саубуллаштылар китүчеләр авыл белән. Күрше-күләннәре, авылда калучы туганнары аларны кызганып елашырга да курыктылар. Бөтенесенә үз язмышы кадерле иде. Ата-аналары белән балалары да озатылды.
– Тамырлары да калмасын! – дип төкерек чәчте куштаннар.
Алар Себергә сөрелгәннәрнең йорт җиһазларын бүлештеләр. Җәйгә чыккач, бала-чага затлы чынаяк-тәлинкә ватыклары белән уйнап кинәнде. Хәләл көчең белән тапмаган малның кадере булмый шул.
Фатыйхаларның хан сарае кебек, бүрәнәләре шыңгырдап торган олы тәрәзәле, алты почмаклы өйләрен тартып алдылар.
«Урамда йортларының эзе дә калмасын!» – дип, авыл башындагы ындыр табагына көлтәләр киптерү амбары итеп күчереп салдылар.
Бер тамаша итеп, Сабан туена җыелган кебек, дәррәү килеп, сүтеп алганнар иде. Күзләре генә түгел, йөрәге елаган иде шул вакытларда Фатыйханың. Уллары белән бергә, хәләл көчләренә эшләп тапкан малларына җиткергән өй иде ул. Аларның йортларын тартып алгач, бар җирләре дә бөтен булганга көнләшеп, теш кайраучылар:
– Фәттахныкыларның тамырларын корыттык! – дип мактанып йөргәннәр.
Атауның Чулак Һадиулла хатынына нинди зыяннары тигән булды икән?! Ачлык елны атасына пот ярым икмәк биреп чыгардылар. Аннан соң да әҗәткә сорап килгән еллары булды. Әллә соң кияүгә чыкканчы Фатыйханың берәр малаена күзләре төшеп йөргән булды микән?! Кайбер хатын-кызлар гомерләре буе куенында елан йөртә.
– Шул кирәк аларга! Моннан соң артык сикерә алмаслар, – дип кычкырган.
Фәттахныкыларны алай гына бетерә торган түгел әле.
Колхозда да балта остасы булып эшләде аталары. Үз тегермәнен тоткан кеше, бөтен эшнең рәтен белә дип, күмәк хуҗалыкка тегермән җиткергәч, анда эшләргә куйдылар. Алтмышка җиткәндә дә, капчыкларны ансат кына үзе күтәреп ташый иде. Үз өйләрен җиткергәндә, иренең озын-озын нарат бүрәнәләрне ансат кына күчереп йөртүен хәтерли әле Фатыйха. Тимердәй бәдәнле, бик нык кеше иде. Сүзен өздереп әйтә белде, авыз эчендә ботка бутамады. Ул өйләрендә картаерга гына язмады шул үзләренә.
Ул да, олыгайгач, туку эшен ташлап бетермәде. Кышкы озып төннәрне бушка уздыра торган кеше түгел иде Фатыйха. Сөлгеләр тукыды. Икесе – сигез улының төсе итеп суккан сөлгеләр бүген дә сандыгында саклана әле.
Колхоз дигәннәре кешене баетмады. Хезмәт көненә эшләттеләр. Салымнарны түләргә акча юнәтү өчен, Мамадыш базарына май, йомырка сатарга йөрделәр. Никадәр авыр булса да, сугыш елларында сыерларын бетертмәделәр. Балалар авызыннан сөт өзелмәде. Сөтле кешенең тамагы ач булмый инде.
Бик озак яткач кына, күзләренә йокы керде аның. Бүген ул төш күрмәде. Изрәп йоклаган.
Таң беленүгә торып, намазына басты, сандыгы төбеннән Коръәнен алып, барлык балаларына атап, «Йасин» сүрәсен багышлады. Изге китапны яңадан кадерләп, иң аска салганнан соң, улларының яу кырыннан кайтуларына дип саклаган чикләвекләрен алып куйды. Келәттән он алып кереп, пешеренергә кереште. Йөрәге белән сизә: Чытырның Юныс Мәгъсүмҗанын бүген менеп күрмәсә, башка бер вакытта да моны эшли алмаячак. Соңгы улын, соңгы йөрәк парәсен җир куенына иңдергән кешене үз баласы кебек хөрмәтләргә, сыйларга теләде ул. Бөтен җаны тарта аны әле армиядән генә кайтып төшкән шул солдат янына. Бәлки, башка кеше белән буталгандыр, бәлки, төпчек улы исәндер әле, дигән кечкенә генә өмет чаткысы да сүнеп бетмәгән иде күңел түрендә.
– Тор, кызым, бүген Су Елгага менеп төшәбез, – дип, йомшак кына Мәрзиягә эндәште Фатыйха.
Оныгы әллә кайчан уянса да, йоклаганга сабышып аны тын гына күзәтеп ята иде. Өйгә таралган тәмле исләр дә борынны кытыклый. Тик бу юлы табын янына утырырга ашыкмады Мәрзия. Ул сыйларны кунакка алып барасын белә бит.
Фатыйха яңадан сандыгын ачып, рәешкә генә кия торган, вак бөрчекләр төшерелгән ак күлмәген алды, ак шәлъяулыгын бөркәнде.
– Әйдә, кызым, – диде Мәрзиягә.
Бер кулына – өрәңге таягын, икенчесенә күчтәнәчләре бәйләнгән төенчеген тотып, сәфәргә кузгалдылар. Гомере буе җәяүләп йөрсәләр дә, җитмешкә җитеп килүче карчык өчен кыска юл түгел унбиш чакрым. Әле ярый көннәр җылы тора, аяк асты коры. Үз уйларына чумып атлады да атлады ул. Мәрзия дә сөйләштереп азапламады.
Имән күпергә җиткәч, сөрелгән җир кырыена басып, хәл җыеп алды. Карале син, моннан Зур Тау үзәненә кадәр сузылган өч чакрымлы арада гаҗәеп манзара икән бит! Кирмән инеше бормаланып-бормаланып шуыша аларның Урта Кирмәне тарафына. Арт урамның Тәмле су очы малайлары андагы тугайларга балык чирттерергә менеп йөриләр. Аныкылар да үсмер чакларында, кая китте соң болар дисәң, шунда йөгергән булалар иде. Уналты-унҗиде яшьлек чаклары иде бугай, Исмәгыйль белән Ибраһим сулышлары кабып йөгереп кайтканнар.
– Андагы Таллы яр тугаенда су бозавы күрдек. Бүрәнә юанлыгы үзе, кап-кара, – ди Исмәгыйле.
– Озынлыгы минем кадәр,– дип өстәде Ибраһим. – Кеше-кара күргәнче, менеп эләктерик әле, әти, – дип, атасын үгетли башлады Исмәгыйль.
– Су бозавын тоту ансат түгел ул, балалар. Кеше эләктерә алмаганга шулай зур булып үсәләр, – дип аңлата башлаган иде аталары, тыңлыйсылары да килми, тәмам кызганнар.
Үгетли торгач, күндерделәр тагын. Дүрт почмаклы сөкәсен күтәреп китте Фәттахы да. Бер йомарлам ит кисәге алдылар. Җәен балыгы ит имәргә ярата икән. Авылларында аны тотып алып кайткалаганнарын ишеткәне дә, күргәне дә бар. Җыйнаулашып, ярга сөйрәп чыгаргач, ат арбасына салып алып кайталар. Язгы ташу белән Чулман елгасыннан кереп кала, диләр. Кояш баеганда, Фәттах белән малайлары да кайтып җитте. Эләктерә алганнар су бозавын. Буе ике метр бар иде. Эшкәртеп, бүлгәләп кар базына төшереп куйдылар...
Хатирәләрдән яшьләнгән күзләрен Фатыйха яулык чите белән сөртеп куйды.
– Күзеңә чүп керде мәллә, әби? Алыйммы? – диде Мәрзия, моны үзенчә аңлап.
– Юк, балам, озаграк текәлеп торганга күзләрем яшьләнде, – дип, аны юатырга ашыкты ул.
Яңадан кузгалдылар. Имән күпер белән Норма межасы арасындагы басуны Җенле җир дип йөриләр. Басу уртасындагы юлдан китсәң, бер чакрым араны узганчы хәлең китә. Шуңа җәяүле халык аны инеш буеннан әйләнеп уза. Ни гаҗәп, басуның аргы башына туры юлдан киткәннәргә караганда, тизрәк барып чыгалар. Бу тирәләрдә Казан ханбикәсе Сөембикәнең елкы җәйләве булган дип сөйлиләр иде авыл карчыклары. Норма ягындагы Зур Тау елгасында Сафа Гәрәй сөекле ханбикәсенә җәйге утар да җиткергән булган, диләр. Ул елгага җитәрәк буе илле, иңе йөз метрлап булган матур гына түгәрәк күл дә бар әле. Ярларында камыш үсеп утыра. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Авыл сунарчылары, көз җиткәч, үрдәк ауларга барып кайткалыйлар иде. Гаҗәеп гүзәл урыннар монда.
– Безнең әбиләр бу тирәләргә Казаннан Сөембикә ханбикә кайтып йөргән, дип сөйлиләр иде. Казанны руслар алгач, татар иле башкаласын монда оештырмакчы булганнар. Явыз Иван белеп алып, җир белән тигезләргә әмер биргән. Кирмәнне саклаучылар бик каты сугышканнар. Берсе дә исән калмаган. Басулардан гел борынгы акчалар, төрле әйберләр табалар. Төнлә Зур Тау янына берәр кеше адашып барып чыкса, акылдан яза икән. Ул тирәләрне җенле урын, диләр, – дип сөйләп алды оныгына, күл яныннан узганда.
Сул кул якта – инеш буендарак тирән генә чокырлар күренә иде.
– Ә болары элекке баз урыннары булганмы? – дип кызыксынып сорады Мәрзия.
– Булырга мөмкин, – дип куйды ул, үзе дә аларга игътибар итеп. Ниндидер йортлар торган инде анда, димәк.
Зур Тау елгасы дип юкка гына әйтмиләр икән. Тавының дөрестән дә кисәктән биегәеп киткән урыны бар. Өстәвенә, текә дә әле. Аскы ягыннан үрмәләп менә торган түгел. Кирмән кору өчен бик җайлы җир булган шул монда. Бер ягыннан урман саклый, икенче ягыннан – текә яр. Тирә-юнь, уч төбендәге кебек, ап-ачык күренеп тора.
Норма авылын узгач, Кирмән башына кереп тормыйча, басу читләрендәге ат юллары буйлап кына бармакчы булган иде. Халыкның көтүләре йөри торган Казыган тау елгасы буйлап китсәң, Чытырга турырак, юлның кыскарак икәнен белә. Ул киң үзәнне Сулы Елга дип йөртәләр. Бик күп чишмәләр тибеп чыга анда тау итәкләреннән. Үзләре мул сулы. Урта Кирмәннең дә чишмәләре элек бик каты кайнап чыга иде, дип сөйлиләр. Суы тирән булгандыр хәзер тезгә дә җитмәгән инешләренең. Бик борынгы заманнарда Чулманнан кечкенә көймәләрдә менеп йөргәннәр, дип сөйлиләр иде.
Кирмән башында элек волость үзәге иде. Андагы кантурга менгәне булды аның. Ә авыл галәмәт зур – мең йортлы дип сөйләшәләр иде. Тау башларында, су буйларында ындырлары тезелеп киткән. Авылга сыеша алмыйча, тау башына да берничә йорт җиткереп чыкканнар. Шуның кадәр күп кеше яшәгәч, җирләре җитмәгәндер инде. Арташ өстендәге олы басуны сугышып алганнарын хәтерли әле. Арташларны якларга Урта Кирмәннең ирләре дә күтәрелеп менгән иде. Кирмән башлары усал бит: барысын кыйнап кайтарганнар.
Егерме беренче елгы ачлыктан соң, Кирмән башының өч йөз гаиләсе Донбасс һәм Кузбасс якларына чыгып китте. Алкин байларының җирләрен бүлеп биреп, өч авыл оештырдылар: Хәсәнша, Чытыр һәм Игенче. Соңгысы халык телендә Ләүкә дип атала. Беренче күченгән кешесе, эш коралларын куеп торырга җайлы булсын дип, иң башта мунча ләүкәсе ясап куйган, диләр. Утыз дүртенче елгы урак вакытында Кирмән башы бөтенләй янып бетте. Себергә сөрелгән кулак малае кайтып ут төрткән, дип сөйләделәр. Кирмән башыннан бик күп кешене озаттылар шул. Утызынчы елның язында колхозга каршы хатын-кызлар да бунт күтәргәннәр иде. Алабуга милициясен китертеп, атаманнарын ирләре белән җыеп киттеләр. Бер гаепсез алып кителгән Югары оч мулласын Казанның Пләтән төрмәсендә кылыч белән тураклаганнар, дип сөйләделәр. Утыз дүртенче елны август бик коры килгән иде шул. Бөтен кеше уракта булган. Бернәрсәләрен алып чыга алмаганнар. Авыл бөтенләй янып беткән. Шундый хәлләрдән соң Кирмән башы кечерәеп калды. Хәзер өч йөзләп кенә хуҗалык, ди.
Талчыккан иде инде. Мәрзия дә аргандыр. Кирмән башы аша китеп, берәр танышларында чәйләп чыкмыйча булмастыр, дигән карарга килде Фатыйха. Югары очта Миңсылуның Салих атлы энесе яши. Хатыны Шәмсенур исемле. Аларга бер кереп чыкканы бар иде инде. Өйләре югары очның аргы башындарак, тыкрык буенда. Бакча башларында ук текә яр.
Хәл алырга Салихларга сугылдылар. Шәмсенур Мәрзияне дә, аны да тиз таныды. Өйгә узгач, утырып дога кылдылар. Совет куштаннары указлы муллаларны куып бетерсәләр дә, догасын ташламый халык. Яңа туган балага, авыл Советына алып барганчы, дога укып, исем кушалар; берәрсе вафат булса, зиратка җеназа белән җирлиләр.
– Самат әби күп итеп сәламнәр әйтергә кушты, – диде Мәрзия.
Миңсылуның Самат исемле малае бар иде. Сугышта һәлак булды. Балачага «Саматның әнисе» дигән сүзне әйтергә җиңелләштереп: «Самат әби», – дип кенә йөри башлады.
Үзләренең нинди йомыш белән Чытырга менәргә чыгуларын әйткәч, Шәмсенурның да күзләренә яшьләр килде. Самавырын куеп җибәрде. Аның янында сүз озак бармады. Фатыйханың тизрәк Мәгъсүмҗанны күрәсе килә иде. Юлдагының юлда булуы хәерле дип, тиз кузгалдылар.
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Вәрис Гали
"КУ", 06, 2022
Фото: pixabay
Теги: бәян
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев