Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Гражданкада да, шундый ук булмаса да, ниндидер тәртип унаштыру заруридыр бит инде. Армиядә хезмәт иткән кешеләр анда менә шуның өчен дә кирәк. – Күрәм, син беркатлы егет түгел. Димәк, син анда кайтып, шундый миссияне башкарырга телисең. Бик тә әйбәт теләк, уңышлар теләргә генә кала.
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
Грязидә
Шәһәр артык зур түгел. Җитмеш меңгә якын кеше яши икән. Кайчандыр монда үтә алмаслык сазлык булган, диләр. Хәзер сазлыгы кая киткәндер? Бөтен җирдә комлы туфрак. Шәһәрдә азык-төлек комбинаты, тукыма әйберләр җитештерүче берничә фабрика бар икән. Медицина училищесы һәм коопертив техникум да бар, диләр. Шәһәрнең ярты халкы тимер юлга бәйле эшләрдә мәшгуль икән. Ник дигәндә, монда берничә юнәлештән
килгән поездлар очраша. Көньяктан килүче поездлар Мәскәүгә нәкъ менә биредән узалар. Урамнарда тимерьюлчылар киемендәге кешеләр еш очрый. Аларның күбесе ир-атлар, хатын-кызлар да аз түгел.
Менә шушы шәһәрнең читендә, урман эченәрәк яшеренеп, без хезмәт итәсе часть тора. Безнең Малиновкадагы уку үзәге дә хәзер биредәге командованиегә буйсына. Шуңадыр, монда килеп җиткәнче үк, безне хезмәт урыннарына алдан ук билгеләп куйганнар. Штабта безгә шуны әйттеләр дә, тиешле казармаларга озаттылар. Ротадан мине алырга бер ефрейтор килгән. Үзен Сергей Сапинский дип таныштырды. Барганда, мондагы
биналар турында сөйләп барды:
– Менә монысында беренче рота урнашкан, монысында санитар часте. Ә тегесе – клуб...
Үзе турында да әйтергә өлгерде. Тагын дүрт айдан монда хезмәт итүенә өч ел тула икән. Димәк, кайтып китә! Бәхетле кешеләр бар бит! Минем кебек радиотелеграфист-механик. Менә быел гына ефрейтор званиесе биргәннәр, ягъни отличнога хезмәт итүче солдат була инде. Минем белән дә кызыксынды, фамилиямне сорады:
– Мондый фамилияне беренче тапкыр ишетәм. Син армиягә кайдан килдең?
– Казаннан, ягъни Татарстаннан.
– Син татар мәллә?
– Әйе.
– Безнең ротада татарлардан берәү дә юк иде. Егетләргә кызык булыр инде.
– Нәрсәсе кызык? Менә, синең кебек, ике аяклы, ике куллы, дигәндәй...
– Анысы шулай. Әмма көн саен татарларны күреп булмый. Нинди халык алар – татарлар, сөйләрсең әле...
Ул арада үзебезнең өченче рота казармасына килеп тә җиткәнбез.
Баскычтан икенче катка күтәреләбез. Ишек төбендә басып торучы солдат честь бирде. Бу инде мине түгел, ефрейторны сәламләү иде.
Мине рота старшинасы Толстиков янына алып керделәр. Шунда уйлап куйдым: Малиновкада старшинаның фамилиясе Толстых иде, монда – Толстиков. Әллә бу старшиналарны фамилияләренә карап куялар микән?
Әлеге старшина, фамилиясенә туры килгәндәй, калын гына гәүдәле кеше. Алар бер кече сержант белән нәрсәдер саныйлар иде. Саный торган нәрсәләренең исәбенә чыгуларын көтеп тордык. Аннан Сапинский доклад ясады:
– Иптәш старшина, безнең ротага билгеләнгән рядовой Галимуллинны алып килдем.
Ул, минем фамилияне атаганда, басымны беренче иҗеккә төшереп әйтте. Старшина, фамилиямне дөрес итеп әйтеп, аны төзәтте:
– Безнең ротада моннан биш-алты ел элек Галимуллин фамилияле бер татар егете хезмәт иткән иде. Сержант булды. Татарлар – әйбәт егетләр. Син дә шулай булырсың. Сержант Козырев экипажына бер радист кирәк иде, шунда хезмәт итәчәксең.
Старшина үзенең исемлегенә мине дә теркәп куйды. Казармага алып кереп, миңа урын-җиремне күрсәтте. Каптенарустан матрас, одеял, җәймә, мендәр тышы алып килдем. Урынымны, Малиновкада күнеккәнчә, бик пөхтәләп, кырыйларын кирпеч кебек итеп тигезләп җыйдым. Моны карап торган бер солдат әйтеп тә куйды:
– Бу кадәр тырышма. Синнән күреп, безгә дә шулай җыярга кушарлар. Монда учебка түгел.
Шунда гына мин әйләнә-тирәмдә тезелеп торган караватларга күз
салдым. Алар, минем карашымча, аннан-моннан гына җыештырылган, һәрхәлдә, курсантларныкы белән бөтенләй чагыштырырлык түгел иде. Мин дә үземнең «сәнгать әсәрем»нең ян-якларын бозыбрак куйдым. Алай иткәч тә минем урын-җир күршеләремнекеннән тигезрәк булып күренә иде әле.
Казармада, бер-ике кешене исәпләмәгәндә, солдатлар юк диярлек.
Көндезге аштан соң, бераз ял иткәч, барысы да кайсы кая үзләренең хезмәт урыннарына таралышканнар. Мин хезмәт итәсе радиостанция экипажын да техника паркында, диделәр. Старшина мине, ай-ваема карамыйча, ашханәгә җибәрде.
– Бар, ашап кил. Мин сөйләштем, сиңа салып бирерләр.
– Иптәш старшина, минем ашыйсым да килми әле, түзәрлек, – диюемә ул, старшиналарга хас булганча, көр тавыш белән кискен итеп әйтеп куйды:
– Ашыйсың килмәвендә эшем юк. Старшина солдатны өч тапкыр
ашатырга тиеш. Тәртип катгый – солдатның тамагы тук булырга тиеш!
Мин инде таныш булган ашханәгә үзем генә барып, тагын ашап килдем. Казармага якынлашуга, миңа казакъка охшаган бер егет дәште:
– Синме Малиновкадан килгән солдат?
– Әйе, мин.
– Сержант Козырев сине алырга җибәрде.
Мин аңа ияреп киттем. «Техника паркы» дип язылган капкадан эчкә үттек. Машиналар арасыннан борыла-борыла бара торгач, «УАЗ» машинасы янына килеп чыктык. Анда ике кеше кайнаша иде. Миңа күтәрелеп карадылар. Погоннарында өч тасма булганы мине башымнан аягыма кадәр җентекләп карап чыкты. Аннан соң кулын сузды:
– Таныш булыйк, сержант Козырев Виктор. Бу егет Кохась Владимир. Баялинов Осман белән танышкансыздыр инде, таулы Кыргызстан егете. Менә бер экипажда бер гаилә булып хезмәт итәргә тиеш булабыз. Интернациональ экипаж килеп чыга. Володя белән мин – украинлылар, Осман – кыргыз, ә сине кем дип белик?
– Мин Татарстаннан, татар.
– Әйтәм бит, Галимуллин дигән солдат килә дигәч, уйлап куйган идем. Бу урыс та, украин да түгел икән. Милләте кем икән дип? Безнең Донбасста татарларны бик яхшы шахтёрлар, диләр. Ә безгә җир астында түгел, күккә радиосигналлар очыртырга туры киләчәк. Синең гражданкадагы шөгылең ни иде?
– Миңа культура фронтында, яшьләр оешмаларында эшләргә туры килде.
– Техника тирәсендә кайнашырга туры килмәдеме?
– Бер ел тракторчы ярдәмчесе булып эшләгәнемне исәпләмәгәндә, юк диярлек.
– Монысы әйбәт! Димәк, һәрхәлдә гайкаларның кайсы якка ачылуы, ябылуыннан хәбәрдар. Безгә килгәндә, Володя – машина йөртүче, Осман – антенна корылмалары белән эш итәргә тиеш кеше. Мин – экипаж командиры. Армиягә кадәр училищеда физик-математик дигән белгечлек алдым. Монда исә менә бу объектка начальник итеп куйдылар. Әле ярты ел буена сезгә нинди дә булса хәрби бурычны үтәргә туры килмәс. Сез бер- ике айда экипажыгыз белән техникагызны биш бармагыгыз кебек яхшы итеп үзләштерергә тиеш, аннан соң җаваплы эшләр тапшыра башларбыз, диделәр. Әмма, авызыгызны ачып, айлар үткәнен көтеп тормасагыз да була, теләсә кайчан алдыгызга мөһим бурыч куелуы мөмкин, үзегезнең армиядә икәнлегегезне онытмагыз, дип кисәттеләр. Хәзер экипажыбыз тулы составта, өйрәнүне ныклап оештырырга була.
Сержант, миңа төбәлеп, төп соравын бирде:
– Син менә мондый радиостанциядә эшләргә әзерме? – Ул миңа өмет белән карап тора, бу нинди кош, техниканы белүе белән шатландыра аламы?
Мондый сорау аның йөзенә чыккан.
– Без учебкада гомуми әзерлек тә үттек. Радиостанцияләрнең эш
принципларын җентекле итеп өйрәтергә тырыштылар. Ә менә нәкъ мондый радиостанцияне беренче тапкыр күрүем.
– Әйе, җавабың не густо. Мин үзем дә нәкъ синең хәлдә. Димәк, икәүләп бу әкәмәтнең схемаларын кимерә башлыйбыз.
Козырев күн белән тышланган калын бер планшетны тартып чыгарды. Аны җиргә салып, ачып куйды. Аңа калын-калын схемалар, башка документлар шыплап тутырылган иде. Мондый нәрсәләр белән беренче очрашкан кеше өчен бу баш әйләнерлек чәбәләнгән схемалар бик катлаулы булып күренергә мөмкин. Әмма мин аларга күз төшерү белән Малиновкада взвод командирыбыз Фролов өйрәткән схемаларны күз алдына китергәндәй булдым. Аларның берсе ул бөртекләп, дәрес уздыра торган схемага төгәл
үк туры килә иде. Мин үземнең белүемне күрсәтү өчен җай чыгуына шатланып, әлеге схемага игътибарны юнәлттем. Ул радиостанциянең төп узелларын тоташтыручы үзәк блокныкы булып чыкты. Әлеге блокның үзенә дә схема башындагы код хәрефләре язылып куелган. Мин схемадагы катлаулы пәрәвез җепләренең блок тумблерларына тоташуын карый-карый,
бармакларны аларга тиерә-тиерә, аппаратның эшләү принциплары турында сөйләп киттем. Козыревның карашына гаҗәпләнү билгеләре чыкты. Мин сөйләгән саен, аның үз-үзен тотышы гадиләнә барды, схеманың аерым детальләренең функцияләре турында сораша башлады. Мин үземнең
өстенлегемне сизсәм дә, белдеклегә салышмыйча, схеманы аңларга теләгән кеше интонациясе белән аңлатмалар бирә башладым. Малиновкада өйрәнгәннәрдән читкәрәк киткәндә, мин, чыннан да, киңәшче, эзләнүче роленә кердем. Сизеп торам, Козырев физика законнарын яхшы белә, аларны кирәк урында әйтеп җибәрә, мин – схемада өстен.
Сержант белән сөйләшүебез мавыктыргыч булды. Хәтта Володя белән Осман да, безнең янга чүгәләп, нәрсәдер аңларга тырышып карадылар. Әмма бетмәс-төкәнмәс сызыклар, шакмаклар буенча йөрү аларны арытты булса кирәк, отыры үз эшләре белән мәшгуль булдылар. Беренче очрашуның нәтиҗәсе шул – сержант Козырев экипажга эшне әйбәт кенә белүче кеше килгәнлегенә ышанды, аның йөзенә чыккан сөенү билгеләре шул турыда сөйли иде.
Ниһаять, паркта эшләрне төгәлләргә дигән сигнал бирелде. Без
кузгатылган әйберләрне пөхтәләп, үз урыннарына урнаштырдык.
Машинаны гаражга кертеп, сигналны куеп, диспетчерга доклад ясадык.
Козырев янә мине яхшырак белү нияте белән сораштыра башлады:
– Син техника белән армиядә булган сигез ай эчендә генә танышкансың. Дөресендә кимендә техникумда укыган кеше кебек сүз алып барасың.
– Күрәсең, бу укытучылардан тора. Малиновкада укытучылар,
инструкторлар бик көчле иде.
Без казармага кайттык.
Курилкада кайсы тәмәке тарта, кайсы алар пыскыткан төтенне иснәп утыра. Без якынлаша башлауга, бер такылдыгы ишетелерлек итеп әйтеп куйды:
– Әнә Козырев үзенең экипажы белән кайта. Берсе – кыргыз, икенчесе – татар, диләр. Бер дә харап. Элемтә бирә алырлармы? Хәер, машиналарының өстенә басып кычкырсалар, бәлки, кемдер ишетер...
Бу сүзләр безнең колакка да килеп иреште. Таза гәүдәле Козырев, әлеге тел бистәсе алдына килеп, аның пилоткасын батырып куйды.
– Бу татарин синең кебек ун тел бистәсен алыштыра ала, белдеңме?
Беркөнне ашханәдән чыгып барганда, миңа кара чәчле, татарлыгы йөзенә чыккан бер егет татарча эндәште:
– Галимуллин, син татармы?
– Әйе, татар.
– Мин дә – татар.
– Ничек, миңа ротада син бердәнбер татар буласың, дигәннәр иде.
– Алар белми. Башкортстаннан булгач, мине башкорт дип уйлыйлар, күрәсең.
– Исемең ничек?
– Фиюн.
– Андый исем буламыни?
– Мин белгән бердәнбер Фиюн – мин үзем. Сирәк булса да, була икән.
Ә синең исемең кем?
– Фоат.
– Фоат Галимуллин икән. Ярый, таныш булыйк. Мин өченче взводта, кече радиостанция радисты.
Солдатларны көндәлек эшкә тарату вакытында саф алдына бер
капитан килеп туктады. Рота командиры аны политотделда эшләүче Духновский дип таныштырды. Әлеге капитан, һәрберебезне җентекләп карый-карый, саф алдыннан узды. Минем турыга җиткәч, кискен генә сорап куйды:
– Фамилиягез?
– Галимуллин, иптәш капитан.
– Малиновкадан?
– Так точно!
– Сез бүген минем белән Липецкига китәсез. Фирка учётына басарга кирәк булачак. Парадный формада штабка килегез.
Минем янда басып торучы солдатлар барысы да гаҗәпләнеп калдылар. Менә сиңа мә, әле килеп җитмәгән, егетне Липецкига җибәрәләр. Әнә нинди татарин икән бу!
Хәтта минем экипаж командиры Козырев та аптырашта калган. Димәк, аның белән бергә фирка әгъзасы хезмәт итәчәк! Аңа мондый солдат белән мөнәсәбәтләрне үзенчәлекле итеп оештырырга туры киләчәк. Ник дигәндә, бу сиңа Осман түгел инде. Дөресендә, ул мондый аерманы кичә үк сизде. Галимуллинның радиостанциянең хикмәтләрен шактый белеп сөйләшүе,
шуңа карамастан, үзен гади итеп тотарга тырышуы аңарда уңай тәэсир калдырган иде.
Мин тиз генә казармага кереп, әле кичә генә үзем каптенариуска
тапшырган әйберләр арасыннан бәйрәмнәрдә генә киелә торган
киемнәремне алып киендем дә штабка йөгердем. Капитан Духновскийның кайсы кабинетта эшләвен белмәгәч, аны ишек төбендә генә көтәргә булдым. Штаб каршында үскән гөл түтәлләре янәшәсендәге эскәмиягә кереп утырдым. Әмма бу урын бик тынгысыз булып чыкты. Чөнки штабка бер-бер артлы офицерлар килеп тора, аларның һәрберсен урыннан торып сәламләргә туры килә. Ярый әле, озак көтәргә туры килмәде, ишектә капитан күренде. Без аның белән гаражга юнәлдек. Брезент түбәле куе яшел төстәге җиңел машина безне тимер юл вокзалына китереп куйды. Монда без Воронеж – Липецк поездына утырдык. Бу ике ара ерак түгел, күп булса, бер сәгатьлектер. Духновскийның исеме Александр Николаевич икән. Бик ачык кеше булып чыкты. Үзенең үткәннәрен дә сөйләп алды. Яшь чагында бөтенләй дә хәрби хезмәткә тартылмаган. Әмма солдат хезмәтенең өченче
елында аңа бу мохит ошап киткән. Аны хәрби уку йортына җибәргәннәр. Менә икенче елын биредә политотдел начальнигының урынбасары хезмәтен башкара икән. Миңа әйтә:
– Бәлки, сиңа да хәрби булу ошап китәр. Минем юлны үтәргә туры
килсә, сиңа үрнәк бар.
– Миңа бу турыда уйларга иртәрәк. Әле ике елдан артык хезмәт итәсем бар, – дим.
– Анысы шулай, әмма тора-бара бөтенләй башкача уйлый башлавың да мөмкин. Хәрби тормыштагы тәртипкә, кешеләрнең кадерен белүгә корылган мохиттә булуга ияләнгән кешенең гражданкадагы башбаштаклыкка якын иреккә омтылмавы да мөмкин.
– Гражданкада да, шундый ук булмаса да, ниндидер тәртип унаштыру заруридыр бит инде. Армиядә хезмәт иткән кешеләр анда менә шуның өчен дә кирәк.
– Күрәм, син беркатлы егет түгел. Димәк, син анда кайтып, шундый миссияне башкарырга телисең. Бик тә әйбәт теләк, уңышлар теләргә генә кала.
"КУ" 04, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза бәян
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев