Логотип Казан Утлары
Бәян

Соңгы сәфәр (ахыры)

Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп, тупса алдына утырды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакрымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга?

(Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз)

4

Ял көне иде. Иртәдән көн аяз булды. Күк йөзендә бер каурый болытсыз атты таң. Басуда арыш серкә очырган көннәрдә генә була торган җылы рәхәтлек тутырган тирә-юньне. Һавадагы җылылык тәнгә сеңеп, буыннарга тарала. Кояш ныграк күтәрелгән саен, болытлары да күренә башлады. Көн акрын гына сүрәнләнеп китте. Өйлә вакыты җитә иде инде, Фатыйха кече казан астына ягып, өйдә уллары әбәткә кайтуына аш әзерләп йөри. Бер заман урамда чыр-чу килеп, бала-чага йөгерешкәне колагына чалынды. Матур, рәхәт вакытлар. Җәй челләсендәге кояш ел буена җитәрлек сихәт бирә тәнгә. Аларның Арт урамнары тулы бала-чага. Капка саен бишалты чыкса да, байтакка җыела шул. Сигезәр-тугызар бала үстергәннәре дә бар. Бер чирек күтәрелергә өлгергән яшел чирәм өстендә рәхәтләнеп йөгерешәләр, тәгәрәшәләрдер. Оныгы Мәрзия дә еш килеп җитә аларның урамнарындагы кызлар белән уйнарга.

Чү! Кайсыларыдыр елаша да түгелме?! Аларның шыңшымаган чаклары аз инде дип, бәрәңге әрчергә керешкән иде, кызыксынуы җиңде, Мәрьямбикә белән Рәхилә түгелме икән дип, урамга чыгып карап керергә булды. Өйалды ишегеннән чыгуга: 

– Су-уг-ы-ыш... башла-а-нг-а-ан!!! – дип кычкырганнары колагына килеп керде.

Кулында калай тәлинкә иде. Шалтырап баскычка төшеп китте. Бөтен тәне эсселе-суыклы булды. Сугыш – бәйрәм табыны түгел, корбаннарсыз тынмый. Гражданнар сугышында аларның да олы уллары Исмәгыйль дә шәһит китте. Олы гәүдәле, тимердәй беләкле егет иде югыйсә. Соңгы елларда тагын сугышлар чыгып кына тора. Ике ел элек Амур буенда японнар илгә ябырылып карадылар. Фин сугышы башланды. Анысына Урта Кирмәннән дә берничә егетне алып җибәргәннәр иде. Кайберләре сугыш төгәлләнүгә әйләнеп кайтты. Кызыл Армиядә хезмәт итәргә калганнары да булды. Монысы тагын кемнәр белән икән инде, Ходаем?!

Урамга йөгереп чыкты. Бер кызны туктатып:

– Кайдан ишеттегез? Кем әйтте сугыш чыкканын? – дип сорады.

– Кәнсәләр янында… радиодан… Ярман сугыш башлаганын сөйләделәр… Бөтен кеше җыелып тыңлап торды, – диде ул, сулышы кабып.

Йөрәге өзелеп төшкәндәй булды Фатыйханың. Ундүртенче елны да:

– Ярман белән сугыш тиз генә бетә торган булмый, – дигәннәр иде ирләр, сүзләре рас килде. Бөтен Рәсәе буталып бетте. Пайтәхеттә патшаны төшерделәр. Кабат илгә байгуралар ябырылды. Унтугызынчы елның язында егерме чакрымдагы Мамадышта кызыллар белән акларның туптан атышуы дөңгердәп, Урта Кирмәнгә кадәр ишетелеп торды.

Дүрт елга сузылачак бу соңгы сугышта Газраилнең бөтен балаларын чүпләп бетерәсен алдан сизенгән булган икән. Ул вакытта сугышларны узып кайтучылар да монысының болай озакка барасын һәм бик күп корбаннар аласын уйларына да кертеп карамаганнардыр.

Төштән соң Мамадыштан митинг уздырырга килеп җиткән уполномуч ир дә:

– Кызыл Армиябез дошманның умырткасын тиз сындырыр. Ирләрегез күкрәк тулы орден-медальләр белән кайтырлар , – дигән иде.

Күршедәге Кирмән башы авылы тумасы, армиягә алынганчы «Пятилетка» совхозында комсомол секретаре булып эшләгән, фин сугышында Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булган Гафият Нигъмәтуллинны искә алдылар.

– Әнә бит, нинди яшь кенә кеше. Ә сугыштан Алтын Йолдыз белән Ленин ордены тагып кайтты! Бүген Мәскәүдә укый. Безнең егетләр дә аларны алырлык, – дип сөйләделәр.

Гафият исемле ул каһарманны хәтерли Фатыйха. Күкрәгенә Алтын Йолдызын тагып, Урта Кирмәнгә дә килгән иде. Күзләре елмаеп торучы, түгәрәк ачык йөзле, уртача буйлы, киң җилкәле. Телгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Үзләренең ничек сугышканнарын, финнарны тукмауларын мавыктыргыч итеп сөйләде.

Митингта аның Ибраһим улына да:

 – Син – гражданнар сугышы герое. Яшьләргә үз сүзеңне, киңәшләреңне әйт. Әти-әниләре, авылдашлары йөзенә тап төшермәсеннәр. Каты сугышсыннар, – дип, сүз биргәннәр иде.

Куркып, оялып тормады.

– Сугышта туган җир азатлыгы өчен башыңны салу – изге эш. Крестьяннар һәм эшчеләр дәүләте өчен абыем Исмәгыйль шәһит китте. Мин дә канымны койдым – яраланып, госпитальдә дәваланып чыктым. Дошманнарны илебездән себереп түктек. Җиребезне илбасарлар итекләре таптарга тиеш түгел. Илебезне саклаучылар сафына мин дә басам, – дип өздереп әйткән иде.

Авылларыннан беренче булып, сугышка китүчеләр кемнәр иде соң әле? Ибраһим Искәндәре, Дәүләтша Хөсәене, Гыйниятулла Һадиулласы, Вәли Мәүләвие, Имаметдин Хисаметдине, Зарыйф Салихы... Барысын да күз алдыннан уздырды ул аларның. Асыл кешеләр иде. Кайсы өйләнгән, балалар үстерәләр; кайсы – өлгереп җиткән егет иде. Кемнәр уйлаган берсе дә кире әйләнеп кайтмас дип? Аларның да кайсының һәлак булуы, кайсының хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрләре генә килде. Кайгыларын йөрәкләренә төйнәгән аналарының, хатыннарының, нарасыйларының бүген дә аларның исән булмауларына ышанып бетәселәре килми әле. Ялгыш кына хәбәр булгандыр дип, могҗиза көтәләр.

Баштарак сугышка китүчеләрне күмәкләшеп – туган-тумача, күршекүлән, бөтен урам җыелышып озаттылар. Мәгъсүмҗаны – алтынчы улы кырык бернең июлендә киткән иде. Нәкъ шулай! Авыл Советында йомышка йөрүче кыз повестканы эшли торган җиренә илтеп биргән. Анда Мәгъсүмҗан Фәттаховның Мамадыш хәрби комиссариатына иртәгә иртәнге 6 да килеп җитәргә тиешлеге язылган иде. Кайтып җитте бала. Мунча ягып керттеләр. Өч көнгә җитәрлек юллык ризык әзерләделәр. Туган-тумачалар бер-бер артлы килеп җиттеләр. Бригадир хатын:

– Колхоз председателе Мәгъсүм абыйны комиссариатка кадәр озату өчен ат бирде, – дип килеп әйтте.

– Алдынгы колхозчыбызга безнең рәхмәтебез бик зур, дошманны тизрәк җиңеп кайтсын, – дигән.

Ул хатынның кем булуын хәтерләми инде хәзер. Ирләрне сугышка ала башлагач эшләп торган иде.

Авыл җәй көне иртә уяна. Алар өе ул көнне таң сызылуга ук торып утырды. Ат белән барасы булса да, Мамадыш белән Урта Кирмән арасы егерме чакрымга тула. Иртәнге 6 да килеп җитәргә боерганнар икән, соңга калырга ярамый. Сәгать өч тулганчы ук юлга кузгалдылар.

Мәгъсүмҗан, ат арбасының арт ягына утырган килеш, авыл каршындагы Кала Тауны менеп, күздән күмелгәнче кулын болгап барды. Тавы да озын һәм биек бит. Өстенә менеп җиткәч, беразга гына туктап тордылар. Бөтен кеше белән соңгы тапкыр саубуллашуы булган икән. Газиз туган туфрагына башка әйләнеп кайтмасын йөрәге сизгән булгандыр.

Аннан хатлар сирәк булса да килгәләп тордылар. Соңгысын былтыр мартта язды. Башка хәбәр алмадылар. Май аенда хәбәрсез югалуы турында командирлары гына кара пичәтле хат салды.

– Мәгъсүмҗан балам, син кайларда ятасың икән?

Дүртенче улы Мөхлисуллага Мамадыштан бронь биреп кайтарганнар иде. Әнисенә, туганнарына әйтмичә, берничә тапкыр үзен фронтка җибәрүләрен сорап барган.

– Һәлак булган туганнарым өчен үч аласым килә, – дигән.

Кырык өчнең апрель башында армиягә чакырдылар. Казаннан Яшел  Үзәндәге кораблар ясый торган хәрби заводка алып киткәннәр. «Анда Түбән Соннан Шәрифуллин Гаян, Ушмыдан Ногоманов Харис, Иске Заводтан Гыймазов Низам, Көектән Фәршатов Сафа исемле кешеләр белән бергә җибәрделәр», – дигән хаты килгән иде. Сафа Мәскәү янындагы сугышларда катнашып, яраланып кайткан булган. Яралары төзәлә башлагач, яңадан фронтка китәргә сораган. «Син хезмәт армиясенә дә кирәк», – дип, хәрби заводта калдырганнар. «Сафа төнлә сугышта күргәннәрен сөйләп чыга. Анда исән калу үзе могҗиза икән», – дип язган иде бер хатында. Ул бала да суга төшкәндәй юк булды.

– Исемеңне сиңа атаң тапкан иде. Мөхлис – ихлас күңелле, чын, тугрылыклы дус дигәнне аңлата, Мөхлисулла кушабыз, дигән иде. Каберләрең бар микән соң, балам?! Су төпләрендә ятасың микән?!

Иллегә җитеп килсә дә, олыгайган инде, дип тормадылар, Ибраһимын да фронтка алдылар. Атасына охшап, киң маңгайлы, калын кара кашлы, калын иренле, какча йөзле, җитди карашлы иде ул, калын кара мыек та йөртте.

– Ибраһим улым, синең каберең дә юктыр инде? И бала-а-ам...

Бер Комазан кешесе урман эшчеләре әбәткә туктаган җирдә Ибраһимның лесник булып эшләүче малае Гаптенур белән очрашкач, текәлеп карап торган да:

– Кайсы авылныкы син? – дип сораган.

– Урта Кирмәннеке, – дигән Гаптенур.

– Кем малае? – дип төпченә башлаган теге ир.

– Фаттах Ибраһимыныкы, – дигән.

– Ала-ай икә-ән... Башта ук Ибраһим малае түгел микән, дип уйлаган идем. Әтиеңә бик охшагансың. Йөз кыяфәтләрең коеп куйган Ибраһим инде. Әтиеңне яхшы беләм мин синең. Кырык бердә Мәскәү янындагы сугышларда бергә булдык. Бик кыю солдат иде. Әллә ничә фрицны юк итте. Граната атып, дошман танкларын да сафтан чыгарганы булды. «Сугыш тынган чагында окоптан башыгызны чыгарып карап тормагыз, немецларның снайперлары күп. Башыгызны күтәргәнегезне карап кына торалар», – ди торган иде яшьләргә. Аның киңәшләрен тотарга тырыштык. Ноябрь аенда кар бик иртә ятты. Немецлар Мәскәүне алу өчен гайрәт каты сугыштылар. Бер атакаларын кире кайтарабыз, икенче кат яңадан күтәреләләр. Алардан да, бездән дә кеше галәмәт кырылды. Һәлак булган егетләрне санитарлар җирләргә алып китеп өлгерә алмыйлар иде. Нык каршы тордык. Чигенмәдек. Каты салкыннар башлангач, сугышлар сүлпәнләнде. Фрицларның киемнәре юка икән. Кырык градуслы зәмһәрир салкында землянкаларыннан чыгасылары килми. Бер төнне Ибраһим абый рота командирына үзен дошман ягына разведкага җибәрүләрен сорады. Безгә әйтмәгән иде, уйларын командирларга гына сөйләгән икән. Берничә егетне немецлар тылына җибәрделәр болар. Берзаман дошман окоплары ягында көчле шартлаулар, ату тавышлары ишетелә башлады. Озак та тормыйча, үзләре дә кайтып җиттеләр. Барысы да исән иде. Шуышып барганнар да, башта салкыннан бөрешкән исерек сакчыларын юк иткәннәр. Аннан төтен чыга торган торбаларыннан гына землянкалары эченә гранаталар ташлаганнар. Шулай итеп, биш землянкаларын шартлатканнар. Моны  Ибраһим абый уйлап тапкан булган икән. Планнары барып чыккач, рота командиры полкка җиткергән. Ә полк комиссары башка командирларга да фашист илбасарларын шулай юк итәргә боерган. Иртәгесен һөҗүмгә күчтек, – дип сөйләгән Комазан ире.

Яраланып, госпитальләрдә яткан икән. Дәваланып бетү өчен авылына кайтарып җибәргәннәр.

– Атакага барганда, Ибраһим абыйның аяк астында мина шартлады. Гәүдәсен өзгәләп, чөеп атты. Өстән аяклары гына килеп төште, – дигән җан өшеткеч хәбәр дә җиткергән. Оныгы бу сүзләрне башта аңа әйтмәде. Мәрзиягә генә сөйләгән. Әтиләренең үлеме турындагы хәбәрне бик озак яшереп йөргәннәр. Хәрби комиссариаттан хат килмәсә, әле исәндер дип, өметләнеп йөргән булыр иде. Инде беренче улын гына югалтуы булмаса да, һәр үлем хәбәре кешене миңгерәүләтә. Бөтен җанны ашый, таштай баса. Үлемгә күнегеп булмый икән!..

Ул Комазан кешесе Урта Кирмәнгә дә килеп киткән иде. Капкадан солдат киемендәге кеше килеп кергәч, әллә үзенең берәр улы кайтканмы, дип сөенеп тә куйган иде. Ә ул бөтенләй күз күрмәгән кеше булып чыкты. Башта Ибраһимның гаиләсенә сугылган. Үзенең кем булуын, сугышта Ибраһим белән булуын сөйләгән. Аннан:

– Әнисен күрмичә китмим, – дип, аңа килгән.

Үз улы кебек кунак иткән иде аны Фатыйха. Ни генә әйтсәң дә, Ибраһим улы белән ут эчендә бергә булган кеше бит. Ничек сугышуларын, дошман солдатларын юк итүләрен, танкларын яндыруларын, Мәскәү янына кадәр чигенүләрен, үзенең яралануын, госпитальдә ятып чыгуын озаклап сөйләп утырган иде. Төн кунып китте. Ибраһимның һәлак булуы турында гына гаиләсендә булганда да, аңа килгәч тә, бер сүз дә әйтмәгән иде. Өметләре киселмәсен, дигәндер. Урман эшчеләре янында улын очраткач кына чишелгән.

Сәлимә авырып, түшәктә ятканда, Ибраһимының Мәрзия белән хәлен белергә менүе, озаклап сеңлесенең чәчләрен тарап утыруы исенә төште. Бик дус яшәделәр балалары. Бер-берсенең кадерен белә торганнар иде. Туган җанлыклы булдылар. Әтиләре дә гел: «Бер-берегезгә иңнәрегезне куеп яшәгез», – дип әйтеп кенә торды.

– Габделбарый улым, син дә әйләнеп кайта алмадың туган нигезеңә! Синнән бер хәбәр дә юк, балам!..

Ана улларын берәм-берәм искә төшереп, акрын гына атлады да атлады. Аларның исемнәрен кабатлады. Көннең кичкә авыша баруына да, оныгы Мәрзиянең ашыктырырга теләвенә дә игътибар итмәде ул. Тукталып, өрәңге таягына таянган килеш ял иткәләп тә алды. Җиргә утырсам, тиз генә торып китә алмам, дип уйлагандыр инде. Кулларына бер учлам кыр чәчәкләре җыеп алды. Соңгы улының пилоткасы белән аларны күкрәгенә кысып кайтты.

Нәзек иреннәре акрын гына:

–...Улларымның берсен булса да күрермен, дип өметләнгән идем... Кайтмадылар инде... Кайтмаслардыр... Чәчләре вакытсыз агарган аналарның, толларның, ятим калган балаларның ләгънәте төшсен бу сугышны башлаучыларга... – дип пышылдыйлар иде. 

Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп, тупса алдына утырды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакрымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга? Җыйнак гәүдәле булса да, олы кешенең сөякләре дә авыр була. Тартып та караган иде, кая ул! Күршеләренә йөгереп кереп китте. Ярый әле, ул игелекле җаннар кереп булыштылар.

Башка инде Фатыйха аягына баса алмады.

Яхшырак тәрбия кылсак, рәтләнеп китмәсме дип, күршеләрендәге Хәбибулла белән Хәлимә үзләренә күчереп караганнар иде дә, соңгы өметләре өзелгәннән соң яшәү ялкыны сүнгән иде шул инде.

Шул ук елның декабрь башында оныкларына, миһербанлы күршеләренә, авылдашларына хәер-фатыйхасын биреп, ана мәңгелеккә күзләрен йомды.

Эпилог

Еллар узды. Мамадышның үзәгендәге Батырлар аллеясында яу кырында сигез улын югалткан Фатыйха Әхмәдиевага һәйкәл куелды. Нәкъ Чытыр авылыннан кайткан көндәге кебек – ак күлмәгеннән, күкрәгенә соңгы улы Әгъмәлетдиненең пилоткасын һәм кыр чәчәкләрен кыскан килеш гәүдәләндерелгән ул анда. Ә күзләре ул ятып калган көнчыгышка төбәлгәннәр. Әйтерсең, Ана соңгы өметенең дә челпәрәмә килүенә һаман ышанып җитми әле. Иреннәре:

– Юктыр, бу – дөрес хәбәр булмагандыр. Улым менә-менә кайтып керер. Берсе генә булса да исән калырга тиеш иде бит инде. Ана өчен бер балаңны югалту да иң авыр кайгы. Улларымны алган сугышны башлаучыларга барыбызның да ләгънәте төшсен, – дип пышылдый кебек.

Бу Олы Йөрәкле Ана һәйкәле яныннан узганда, һәркем тукталып уйга кала, йөзенә төбәлә. Күзләрендәге сагышны Мамадышны каймалап узучы Нократ суына салсаң, ул да кибеп бетәр кебек.

Һәйкәл эргәсеннән ел буе чәчәкләр өзелми. Аларны шәһәр кунаклары да, яңа өйләнешүчеләр дә калдырып китә.

Фәттаховлар нәселе өзелмәде. Бүген нәселне Ибраһим белән Мөгътәсимнең балалары, оныклары һәм оныкчыклары дәвам итә. Ә Ибраһим алып кайткан Коръән бүген дә исән әле. Ул нәсел ядкаре булып Мәрзия апада саклана.

Фатыйха Әхмәдиеваның оныгы Мәрзия апаның сигез оныгы илебез алдындагы гражданлык бурычларын үтәп – армиядә хезмәт итеп кайттылар инде.

Вәрис Гали

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев