Бәян тег белән яңалыклар
-
2 август 2025 - 09:00
Мәхәббәт талисманы (бәян)
Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте... -
27 июль 2025 - 09:00
Ташлы туфрак (документаль бәян)
Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады... -
26 июль 2025 - 09:00
Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян)
Гомер йомгагы сүтелеп беткәнче, күп еллар дәвамында хәбәрләшә алмаган туганнары язганнарны укырга насыйп булды аңар, аннары кардәше йөзен күрде. Бераздан, туган-үскән якларына сәфәр кылу уе белән, әзерлек чараларына кереште. Әмма һич кенә дә бу ниятенә үзенең юлын тәмамларга җыенып тотынмаган иде... -
14 июнь 2025 - 09:00
Җиләк чиләге (бәян)
Йокымсырап барган шофёр, сискәнеп китеп, кинәт тормозга басты. Юл кырыенда, кул күтәреп, кечерәк гәүдәле бер малай басып тора. Эңгерле куе урман томанында караңгы шәүлә кебек кенә иде ул. Шуңа күрә шофёр аны килеп җитәргә биш-ун метр чамасы калгач кына күреп өлгерде... -
13 июнь 2025 - 09:00
Бер уч борчак (бәян)
Хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?! -
7 июнь 2025 - 09:00
Акылның канлы яу кыры (бәян)
Мин ялгыз. Мин бәхетсез. Өрәк дип көзгедә чагылган үз шәүләм белән сугышырга калдыммы... Күземнән яшь бәреп чыкты. «И Ходаем, нигә мине газапка саласың? Минем ни гаебем бар?» Һәртөрле кыенлыкка, хыянәт, золым-җәза кебек мең бәлагә түзеп буладыр шикелле. Әмма иң кыены — ялгызлыкка түзү... -
2 июнь 2025 - 15:00
Качкын (ахыры)
– Мин сиңа шушы чәчәкләрдән башка берни бүләк итә алмыйм. Кабат очрашуы да икеле. Син... Сез миңа яшәү дәрте бирдегез. Әле миндә мондый хисләр кабынганы юк иде. Рәхмәт сиңа Зөләйха! Безнең якларда кадерле кешегә алкалар һәм йөзек бүләк итәләр. Анысын үзең алырсың, – дип, аңа акча сузды. Зөләйха Искәндәрнең кодрәт, дәрт, наз бирә торган киң күкрәгенә сыенды. -
1 июнь 2025 - 17:00
Качкын (дәвамы)
Очсыз-кырыйсыз тундра, урман, боланнар яратып ашый торган сары төстәге мүк, ягель. Рәхәтләнеп яшә! Бары да бар кебек. Ләкин болан караучыларның бәдрәфләре белән мунчалары гына юк. Халык ара-тирә салкын су белән ачык җирләрен генә юа. Эх, безнең татар өе, мунчасы, чисталыгы, үзе ни тора! Искәндәр еш кына туган авылын, әти-әнисен искә төшерде. Кайтып күрергә насыйп булса иде дип, белгән догаларын укыды. -
31 май 2025 - 17:00
Качкын (дәвамы)
Тик аның ирекле дөнья белән аралашуы ара-тирә әти-әнисенә хат язудан узмады. Җизнәсе корган тозактан котылу өчен кемнәндер ярдәм көтүне – ялгыш юл дип исәпләде ул. Бу хактагы фикеренең ялгыш булуына да соңарып төшенде... -
30 май 2025 - 15:00
Качкын (дәвамы)
Киләчәктә яхшы эшләр башкарырга, яңа завод-фабрикалар төзергә хыялланган Искәндәрнең тормышы шушы мизгелдә тукталып калды. Аның икенче өлеше – сыналу башланды... -
29 май 2025 - 17:00
Качкын
Беренче рейс тоткарлану сәбәпле, ул кабат фатирына әйләнеп кайтты. Керсә – өйдә музыка агыла, караватта җизнәсе белән хатыны Светлана бер юрган астында ята. Алар хәтта Искәндәрнең керүен дә сизмәделәр бугай. -
25 май 2025 - 09:00
Хатирәләрем - хәзинәләрем (документаль бәян)
Авыр булды безгә. Аталары фронтта, хәрәкәттәге армиядә булган балаларга пособие бирелә, бушлай ашатулар оештырыла. Ә безгә - трудармияче балаларына андый ташлама-хәйрия бүләкләре юк. Шуңа өстәп безгә кимсетеп караулар, санга санамаулар... -
18 май 2025 - 09:00
Яшел яфрак – яшәү төсе (бәян)
Миңлегалинең аяклары? Аяклары — «осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный», диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Операциягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган... -
19 апрель 2025 - 09:00
Эссе җәйнең ун көне (бәян)
Әллә күз тиде үзләренә, заман афәте – бозыклыкның авылда ныклап тамыр җәю галәмәте булдымы, узган җәй тормышлары бозылды да куйды. Көзен бөтен авылны шаккатырып, Атлас гаиләсен ташлап чыгып китте... -
15 апрель 2025 - 15:00
Соңгы сәфәр (ахыры)
Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп, тупса алдына утырды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакрымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга?