Бәян тег белән яңалыклар
-
22 декабря 2024 - 09:00
Моңнар булып кайтырмын (документаль бәян)
Кара еллар, куркыныч чорлар… Ил өстендә ач үлем уйный, кызарып баеган офыклардан ерткыч тиран үзенең чираттагы корбанын эзләп җир өстен күзли сыман… Коръән Кәримнең мәрхәмәтлелек принципларында тәрбияләнгән Гайнелгыйлем исемле бер татар баласы кешелексез режимның чираттагы корбаны булып төрмәгә утыртыла. Хатыны Шәмсия берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала белән өйдә кала... -
21 декабря 2024 - 09:00
Йөзә торган арба (бәян)
Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-белешне... -
9 ноября 2024 - 09:00
Ни хәлең бар, балам?.. (бәян)
Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда. Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә тычкан асылынып үлгән... Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү, гарьләнү, хурлану хисе кимерде. -
6 июня 2024 - 11:00
Хатыннар сүрәсе (дәвамы)
Газиземнең хатларын сезнең белән бергә укыйсым килгән иде. Инде мин дә гомеремне очлап киләм. Нинди тансык хатлар иде алар! Никадәр наз, җылылык иде ул хатларда. Авыл кызының бөтен гомеренә җитәрлек иркә сүзләрне каян табып бетерә алган икән ул ярлы авыл малае? -
29 мая 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Җәй җиткәч тә, балалар йортындагы хәлләр әллә ни үзгәрмәде. Ипинең көндәлек күләмен тагын киметтеләр. Хәзер ул шырпы кабы тиклем генә булып калды. Ирдәүкә анысын да күпсенә башлады кебек. «Дармоедлар, фронт өчен, җиңү хакына нинди файдагыз бар соң сезнең?», – дип, бичара ятим балалар өстенә җикеренеп, аларны битәрләү, рәнҗетү, кыерсыту берни дә тормый иде аның өчен. -
26 февраля 2024 - 09:00
Син һаман шул сандугач (повесть)
– Сәвия апа, Дулкыния суга батты! Төшке ашны әзерләп йөргән Сәвия кулындагы пычагын куярга да онытып күрше кызы Ләйсәнгә ияреп елга буена чапты. Кызчыкны инде яр буена чыгарып салганнар, тирә-яктан кешеләр сырып алган... -
16 апреля 2023 - 17:00
Әти. Әни. (Көндәлекләрдән) Дәвамы.
Авыл зиратында әти белән әнинең каберләре янәшә. Икесе бер чардуган эчендә. Икесенә бер таш... -
26 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Без күргәннәрне сөйләсәң – суган ачысы пүчтәк ул, – дип куйды. Барлыгы йөзгә якын роль, өч әкият-пьесасы, алты китабы, җиде тәрҗемәсе. Күпме шигырь ятланган, хикәя сөйләнгән концертларда, тантаналарда! Кайларда гына булмаган, утлар-сулар кичелмәгән! Никадәр кеше холкына кереп, театр уйнап кара әле син! Акылдан язарсың... Ә менә үзең булып калу авыррак, чын кеше булып, диюем. Кыйблаңа тугры булып. Сине халкың, тамашачың күтәргән идеалыңа туры килеп. -
25 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени? Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер. – Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде. -
24 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме! – Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам... ...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора: «Ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый», – дип. -
23 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
...Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм. -
22 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык. -
21 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. -
20 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (бәян)
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде. -
18 февраля 2023 - 13:00
ҺУННАР БӘЯНЫ (дәвамы)
Озатканда, әтисенең, үз хәер-фатихасын биреп калырга ашыгып, кайнар пышылдавы аның хәтерендә саклана. – Улым, исеңдә тот, безнең башка чарабыз юк. Сине биреп җибәрергә мәҗбүрбез. Солдатлар кирәк аларга, шуңа бездән йолкып алалар.