Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

Җәй җиткәч тә, балалар йортындагы хәлләр әллә ни үзгәрмәде. Ипинең көндәлек күләмен тагын киметтеләр. Хәзер ул шырпы кабы тиклем генә булып калды. Ирдәүкә анысын да күпсенә башлады кебек. «Дармоедлар, фронт өчен, җиңү хакына нинди файдагыз бар соң сезнең?», – дип, бичара ятим балалар өстенә җикеренеп, аларны битәрләү, рәнҗетү, кыерсыту берни дә тормый иде аның өчен.

(Башыннан укыгыз)

10. Ятимнәр йортында

Балалар йорты кайчандыр чиркәү булган галәмәт зур сарайның ишегалдында урнашкан булып чыкты. Кышын бөтен җирне кар-буран тутырган вакыт иде бу. Гафурның үзеннән дә биек булып өелгән кар көртләре арасындагы тар сукмак белән килеп таптылар алар ул бәләкәй йортны. Чираттагы госпитальдән озата килгән чатан солдат көч-хәл белән бинаның ишеген каерып ачты да үзе белән ияртеп килгән малайны эчкә үткәреп җибәрде.

Шактый җәяү килеп өшегән Гафурның инде җылыга туенам дигән уйнияте җилгә очты. Биредә тыштагыдан артык түгел иде. Солдат та, аның кәгазен мөдиргә тапшырып, шыксыз йорттан җәтрәк кыяклау ягын карады. Мөдир – җылы тун, итекләр кигән, бүрекле кемсә – тупас, калын тавыш белән:

– Әнә, күрәсеңме ишекне? Кер дә ят шунда буш урынга! – диде. Беренче карашка кайсы җенестән булуын анык кына билгеләп булмаслык ул кеше – хатын-кызлар затыннан иде. Хатын-кыз күргәч, Гафур кинәттән әнисен сагынып искә төшерде дә, сулыгып, тирән итеп сулыш алды.

Кар тавына тәмам сеңеп беткән тәбәнәк кенә йорт кәмәше дә димәссең үзен: коридор буйлап ишегенә тәртип саны сугылган берничә бүлмә тезелеп киткән. Гафур эләккән бүлмә 5 нче иде. Керүгә, тәрәзәләре бозланып каткан, тыштан кар көртләре томалаган бүлмәдә беравык һични күрми торды. Күзләре ияләшкәч кенә, унга якын тимер караватны шәйләде Гафур. Аларда баштанаяк берүк төсле соры одеял бөркәнеп яткан бәләкәй гәүдәләрне чамаларга мөмкин. Гафур буш урыннарның тәрәзәдән ерагына букчасын куеп ятуга, караваты иләмсез ыңгырашып, шыгырдап куйды.

Ул тавышка күрше ятактагы тузгак чәчле, ябыгудан күзләре генә утырып калган бер малай башын калкытты.

– Кичә үлгән Максим урыны, – дип белдерде ул гамьсез генә карлыккан тавыш белән. Аннары одеялын башыннан ук төренеп ятты. Яхшырак ябынса да, таманга гына туры килә, бүлмәдә котып суыгы.

Төшке аш вакыты җитте бугай, коридордан «Обед!» дигән тавышка һәммәсенә дә җан керде. Кашыкларын алып, ишегенә «Столовая» дип язылган гадәти генә бүлмәгә җыелдылар. Биредә – кухня тирәсендә, пар чыгып торгангамы, берникадәр җылырак төсле иде. Җәмгысы утызлап бала озын өстәл янында урын алды. Чама белән алты яшьтән башлап Гафур яшендәгеләренә чаклы бар иде монда. Яңа килгән малайга да сабына ниндидер сан ермачланган әлүмин кашык тоттырдылар. Һәм ул шулпа сымаграк аш, ризык көтте. Һәрхәлдә, моңарчы госпитальләрдә әбәттә шулай була торган иде.

Ә монда? Кат-кат киенгән ике хатын ятимнәрнең алларына калай кружка белән чәйгә охшаш сыекча өләшеп чыкты. Балалар шул чәй савытына ябышып, кулларын җылыта-җылыта, һаман нидер көттеләр. «Ашмы? Нинди булыр икән ул: кәбестә шулпасымы яисә итле бәрәңгеме?» – дип уйланды Гафур. Тәҗрибәсез иде шул әле ул, дөнья күрмәгән. Ленинградның иң дәһшәтле, ачлык белән киселгән чоры иде бу. Эшләмәүчеләргә һәм дә балаларга бирелә торган паёк көненә төп-төгәл 125 граммга гына тарта иде. Гафурның алдына баланың кул битенә сыешлы ипи китереп куйгач, ул үз күзенә үзе ышанмады. Ә бүтәннәр, шундый ук ипи кыерчыгын эләктерүгә, чәйдән башка гына эшен бетереп тә куйдылар. Гафурның һаман да ашамыйча, нәзберекләп, катып калуына гаҗәпләнгән балаларның берсе, кан тамырлары күренеп торган кәкре агач ботагыдай кулын сузды да, тегенең икмәген каптырып, йотып та куйды. Беркем һични дәшмәде, теге балага кызыгып карап тордылар әле. Гафурның, бу хәлдән өнсез-тынсыз булып, чәй шыпырдатудан башка чарасы калмады. Яңа гына килгән башы белән Гафур тәнендә чыкмаган җанын асраган ул сигезтугыз яшьлек балага нәрсә дип әйтсен дә нинди җәза бирә алсын ди инде?!

11. Бүген чират кемнеке?

Бүген Гафур, ниндидер зур сөенеч көткән кебек, үзендә гайре табигый күтәренкелек тоеп уянды. Ул хис гел ашыйсы килү теләген дә артка чигендерде. Туган авылында бәйрәм таңында шулай була торган иде, һич сәбәпсезгә күңел җилкенүе, эчке талпыну...

Аның балалар йортында яши башлавына өченчеме, дүртенчеме ай китте... Элеккечә ачлык тырнагыннан котылу өчен, яшәү хакына көрәшү, тартышу белән тулы гомер иде бу. Дөрес, февраль аеннан көнлек икмәк нормасын күпмегәдер арттырдылар. Чеметем генә май, кеше башыннан тагын бер уч ярма өстәп бирә башладылар. Моны тәрбиячеләр Ладога күле аша «Тормыш юлы» дигән нәрсәнең ачылуы белән аңлаттылар. Менә бүген балаларга тары ярмасыннан пешерелгән зур кәстрүлдән кайнар ботка өләшәчәкләр һәм шуның өстенә, бушап калган ул кәстрүлне ялап чистарту бәхете чират буенча Гафурга елмайды. Шуңа да йөрәге ярсып тибеп тора икән бит аның. Тамак кайгысы барлык нәрсәләрдән дә өстенрәк иде шул. Гафур әнисе белән сеңлесен юксыну хисенең дә кими төшүен сизә иде хәтта. Юк, ул аларны көн дә уянуга искә төшереп ала. Әмма әнисе сыйлаган ашамлыклар белән бәйле рәвештә генә хәтергә килә иде алар. Туйганчы ашау хәсрәте барысын да җиңә иде шул.

Шәүлә төсле булып калган бала-чага акрын гына кыймылдый, хәрәкәтләнә, аягына баса, йөри башлады. Әгәр җанга тансык ботка көтеп тормаса, урыннан кубарга һичкем дә мәҗбүр итә алмас иде аларны. Ашханәгә керер алдыннан корышып, бөрешеп беткән кулларны юасы бар икән әле. Бармакларына аннан-моннан салкын су тидергәч, мөмкин кадәр ашыгып, сөйрәлеп, өстәл янына барып кунакладылар. Барып җитүе генә озак булды булуын. Җылымса чәйгә ияртеп, кул яссуы кадәр икмәк белән ике-өч кашык ботканы күз ачып йомганчы ач карынга озаттылар да. Иртәнге аш шуның белән тәмам, әмма балалар өстәл яныннан торып китәргә ашыкмыйлар, нидер көтәләр. Ниһаять, тәрбияче-мөдир, Гафурның исемен әйтеп, әле генә боткадан бушаган кәстрүлне аның ике кулына тоттырды. Уннарча күз Гафурга көнләшеп карый, уннарча күз аның һәр хәрәкәтен күзәтә, балаларның күбесе, үзләре дә сизмәстән бугазларын хәрәкәтләндереп, төкерекләрен йотып куялар иде.

Гафур үзенең караваты янындагы күршесе Диманың, тәрбиячеләр үзара «картлач» дип кенә йөрткән, чыннан да, ябыгуның иң соңгы дәрәҗәсенә җитеп, тегәрҗептәй нәзек муен тирәсендә, иягендә сакал кебек берничә озын ак төк күренә башлаган җиде яшьлек малайның үзенә текәлгән коточкыч карашын күтәрә алмады, сүзсез генә кәстрүлне аңа сузды. Тегесе кәстрүлне Гафурның кулларыннан тартып диярлек алды да, ашыгу-пошыгуыннан танавын буяп, савытны яларга, бармаклары белән сыдырып-сыдырып алырга тотынды. Ашап туймаган ялап-ялманып туймас дигән хакыйкатьне кая куясың?! Диманың һаман да ачкүзләнеп, башы белән кәстрүл төбенә үк төшәргә итүен күреп, тәрбияче суда югандай ялт иткән савытны сукранасукрана тартып алды. Гафурга ни өчендер ачу белән карап:

– Бу айда синең чиратың үтте, татар малае! – диде.

Гафурның көтеп алган куанычы шулай тәмамланды. Инде хәзер аларга төшке ашка, әбәткә хәтле җан асрыйсы калды. Аннары кичке аш турында хыялга бирелеп ятачаклар. Эреле-ваклы ятимнәр, ятимәләр, күбесе күптәннән «картлач бала» хәленә төшкән ач нарасыйлар салкын ятакларына барып аудылар. Гафурның исә мөдирнең нәфрәтле йөзе күз алдыннан китми дә китми генә бит. Аның турында уйлаган саен уйлата иде. Ни өчендер тәүге көннән үк Гафурга үчле булды ул убырлы. Малайның исем-фамилиясе бүтәнчәрәк булгангамы? Ач кешенең ачуы яман дисәң, ике иякле, түм-түгәрәк, кабартма битләре бу хатынның һич кенә дә ашауга кысылуын күрсәтмиләр бит. Шулай да бүтән өч тәрбиячедән нык аерыла ул. Нина апасы да, Валя апасы да, бер үк вакытта экспедитор вазифасын башкаручы Соня апасы да чиктән тыш ябыклар, яңаклары суырылып эчкә баткан. Балалар кебек үк ризыкка туенганнары юклыгы әллә кайдан сизелеп тора. Әмма ләкин яхшы, рәхимле кеше сыйфатлары төс-кыяфәтләрендә, үз-үзләрен тотышларында, якты чырайларында чагыла иде.

Икенче көнне Гафур ятагы янына сөйкемле, элеккеге матурлыгы чемкара күзләрендә, туры, килешле борынында һәм коңгырт куе чәчләрендә сакланып калган Соня апасы килде дә:

– Әйдә, минем белән базага барабыз, – диде. Малай нинди базга төшәсе дип төпченеп тормады, бәрәңге базынадыр инде дип фараз кылды. Ул булдыралганча җәһәт кенә урыныннан сикереп торган итте.

Балаларныкыннан азга гына зуррак агач чана өстерәп, Нарва заставасына таба кузгалдылар. Гафур Соня апа мине башкалардан өлкәнрәк булганга сайлагандыр дип уйлаган иде. Кар көртләрен ерып, ишегалдын узуга, күп кеше йөргәнлектән, беләүләнеп шомарган сукмакка чыккач, Соня апасы, малайның тузып беткән шарфын рәтли-рәтли:

– Синең атың Гафурмы әле, иркәм? – дип, саф татарча сорап куймасынмы.

Малай, көтелмәгән ихлас җылы мөнәсәбәттән аптырап, тотлыга-тотлыга:

– Ә-ә?.. Әйе, – дигән сүзне телен көчкә тибрәтеп әйтә алды. Аның, әнисен югалтып, Ленинградка килеп эләккәннән бирле ана телендә бер кәлимә сүз ишеткәне юк иде ләбаса. Искә-аңга килеп, ашыга-ашыга:

– Апа, сез Казаннан мәллә? – диде.

– Юк, үскәнем, мин Ырынбур ягыннан. Үзем Сания атлы булам.

Такыр сукмак бетеп, кеше таптап өлгермәгән, карлы өлеше белән алышынгач, тук кешеләр өчен авыр буш чана кәмәше кулларын өзәрдәй булып артка тарта. Шунлыктан, юлның бу төшендә, сулышлары кабып, дәшмичә генә бардылар. Чанага бер атналык азык-төлек салып кайтырга чыкканда да, ихтыярсыз сүз ялганмады, сөйләшергә авырыксындылар. Уфылдап бара торгач, Сания апа: 

– Бераз сулыш алыйк! – дип тукталды да, сәләмә киемнәре арасыннан ике-өч кабымлык икмәк телеме чыгарып, малайга сузды.

– Мә, энем! Алда тагы да кыен булачак... Малай кыстатып тормады, ипине жәлт кенә капкалап ашап бетерде.

Шуннан соң гына, Сания апасының читкәрәк борылып, ни рәвешле нәүмизләнеп басып торуыннан бу ризыкны үз авызыннан өзеп бирүен төшенде. Гафурга ничектер оят булып китте. Сания апасы исә бераз еламсыраган тавыш белән:

– Әниең бармы соң синең? – дип сорады.

Малай кыскача гына үзенең маҗараларын сөйләп бирде.

Сания апасы:

– Әниең исән калган булырга тиеш, энем. Табылыр, һичшиксез табылыр! – дип юатты.

Инде ярты юлны үткәннәр генә иде, искәртмәгәндә бәла-казага тарыдылар. Такыр сукмактан шома гына шуып барган уңайдан чана чабулап китте һәм сикелтәле-түмгәкле төштә кинәт ауды. Капчыктагы азык-төлек, кәнфит-мазар кар өстенә чәчелде. Сания җан ачысы белән ахылдап куйды. Моңа кадәр дә боларның йөген ач күзләре белән йотылып озатып калган халык бу хәзинәне шундук чолгап-сырып алды. Менә-менә болар тәмлетомлы ризыкка умарта күчедәй ябырылачак иде. Шунда Гафур ризыкны гына түгел, яраткан апасын яклап, үзен-үзе белештермичә: «Тимәгез!» – дип илереп, кулларын як-якка җәеп, капчык өстенә егылды.

Шул арада: «А ну, отойди!» – дигән каты тавыш ишетелде һәм моряк киемендәге егет:

– Күрмисезмени, детдомовские! – диде.

Кешеләр төркеме теләр-теләмәс кенә таралды. Нинди генә ач булсалар да, алар читкә чәчелгән, тәгәрәгән бер генә кәнфиткә дә тимәделәр. Чөнки ятим балалар өлешенә керү вөҗданның азаккы чиге, иң зур гөнаһ булып санала иде. Сания апа шатлыгыннан Гафурның иңеннән кочып алды. Кирәк чакта менә ничек кыю, батыр малай бит ул дип, сүзсез генә мактавы иде аның. Алар арасында ничектер туганнар арасында гына була торган эчкерсез якынлык, кардәшлек тойгысы урнашты. Татар каны чит җирдә бер-берсенә ныграк тарта түгелме икән әле ул?! Милләттәшең белән очрашу куанычы күңелләрне бөтенләе белән эретеп ташлавы да хак. Кыйммәтле йөкне, яшәү чыганагын, арып-талып, тәмам алҗып кайтарып тапшыргач, ишектән кергәндә фәрештә булып күренә башлаган Сания апасы:

– Икенче юлы да сине аппарам, барырсыңмы? – диде. Малай, тиз-тиз генә баш кагып, ризалыгын белдерде. Ул бүген үзен күкнең җиденче катында кебек бәхетле итеп сизде.

12. Барысы да фронт өчен

Ачмы син, тукмы, вакыт үзенекен итә. Менә инде кояш та җәйгә таба тәгәри. Шуңа да карамастан, иске ертык капчыктан коелып барган ашлык бөртекләре кебек, ачлыктан, гаҗизлектән балалар да бер-бер артлы үлеп, тормыш арбасыннан билгесезлек базына төшеп кала, җир йөзеннән җуела барды. Гафурның күршесе Дима үлде, аның артыннан тагы ике малай; янәшәдәге бүлмәдән берьюлы дүрт кызчыкны Пискарёв зиратына озаттылар. Ә аннары Гафур ул бәхетсез бәләкәй затларның чутын да югалтты. Көн саен иртән торгач, тагын кем җан тәслим кылган икән дип калтыранып китә торган булды. Калтыранмас иде дә, Ирдәүкә мәетләрне чанага салып, зиратка илтүне олырак дип исәпләнгән Гафур белән бер яшькә зуррак Глебның икесенең өстенә йөкләде бит, караҗан. Эчең-эчкә ябышканда, кайчагында хәтта кашык күтәрерлек хәлең калмаганда, зур чана тартып барулары әҗәл белән бер иде. Мөдир бу читен эшне гел татар малае җилкәсенә салуны Сания апасына үч итеп тә эшли иде бугай. Тегесе Гафурны яклап сүз ката калса: «Азык-төлек базасына бик ашкынып чаба, монда ни ярамаган?» – дип, авызын каплый да куя. Ярый әле, карлар эреп, асфальт юллар ачылгач, үлекләрне махсус машина белән төяп китә башладылар.

Җәйгә чыкканда, үз туганыдай газиз, кадерле, чиксез якын кешегә әверелгән Соня-Сания апасын каядыр бүтән эшкә җибәрделәр. Ирдәүкәнең бәйләнүенә түземе төкәнгән, күңеле корыган булса кирәк. Ирдәүкә булмаганда, очраклы рәвештә тәрбиячеләрнең колакка-колак чышпышыннан үлгән балалар паёгын яшереп баручы мөдирнең кыңгыр эшен нәкъ менә Сания апасы фаш иткәнен ишетте Гафур. Менә нидә икән хикмәт! Курку белмәс, батыр йөрәкле яраткан апасына соклануын кем беләндер бүлешәсе килеп китте аның. Ә кем белән?!

Җәй җиткәч тә, балалар йортындагы хәлләр әллә ни үзгәрмәде. Ипинең көндәлек күләмен тагын киметтеләр. Хәзер ул шырпы кабы тиклем генә булып калды. Ирдәүкә анысын да күпсенә башлады кебек. «Дармоедлар, фронт өчен, җиңү хакына нинди файдагыз бар соң сезнең?», – дип, бичара ятим балалар өстенә җикеренеп, аларны битәрләү, рәнҗетү, кыерсыту берни дә тормый иде аның өчен. Кайдандыр ишетеп, «боевое задание» гамәлен казып чыгаручы да ул иде.

Урамнарда бераз юл кипшенүгә, тәрбиячеләр җитәкчелегендә һәркем көнлек «задание» буенча снаряд, патрон гильзалары җыеп, эчен-тышын чистартып-ялтыратып тапшырырга тиеш иде. Норманы тутырмасаң, үзеңә үпкәлә, икмәкнең бер өлешен кисеп калалар. Шәһәрне дошман күктән дә, җирдән дә каты утка тоткан кыямәттә норманы үтәү хакына урамнарда селкенеп йөрү куркыныч иде. Әнә ич, «кара тәреләр» бомбалар яудырганда, махсус яшеренү урынына качып өлгермәгән өч бала шул гильзалар аркасында һәлак булды. Ирдәүкәнең исе дә китмәде. «Ризык күбрәк тамар калганнарына», – дип кенә куйды.

Гафурга карата элеккечә этләнүе дә кимемәде. Заданиенең дә аңа саллырагы, җелегеңне суыра торганы тиде. Гафур уртын канатырлык итеп, тешен кысып түзде, үзенекен барыбер үтәп килде. Ачлыктан, витамин җитмәгәнлектән күзләре тоныкланып, тавык күзе сырхавы белән интеккән бүтән бала-чагадан аермалы буларак, ул гильзаларны ничектер җәһәтрәк таба иде. Хикмәт шунда, көтү-көтү булып, итәкчабуга тагылышып йөрми, күрше урамнарга да барып җитешә ул. Менә бүген дә үзләреннән ераграк җиргә килеп чыкты. Һи, монда-а-а! Адым саен! Малай, тезләнеп, үзенчә җитез кыланып, һәр гильзаның эчен сулышы белән өрә-өрә чистартып букчасына тутырганда, кемнеңдер көзгедәй ялтыраткан күн итекләренә юлыкты... Башын күтәреп караса, кызгану катыш кызыксыну белән итекләр иясе командир абый карап тора икән. Ул коры сөяккә калган, чандыр малайны күтәреп торгызды да: «Нишлисең?» – дип сорады.

– Гильза җыябыз, фронт өчен! – дип, Ирдәүкә өйрәткәнчә җавап кайтарды малай.

– Для фронта?! Похвально! – диде хәрби кеше.

– Ә кем сиңа моны эшләргә кушты?

Малай сүзсез генә балалар йорты ягына күрсәтте.

Хәрби кеше исә:

– Әйдәле, күрик әле, ничек яшисез икән? – дип, малай артыннан иярде.

Ирдәүкә бүлмәсенә кереп киткән хәрби артыннан кан калтырап калды бала-чага. «Заданиене тагын арттыра икән», – диештеләр. Ул яктан каты-каты, ачулы тавышлар яңгырап торды. Ул гел ир-атныкы иде. Нәтиҗәсе көтелмәгәнчә булды. Ирдәүкәне эштән кудылар бугай, бүтән күзгә чалынмады. «Задание» үтәү дә бетте. Паёк күләмен тагын илле граммга арттырдылар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев