Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 декабрь 2025 - 13:00
СОҢЛАГАН ПИКНИК (хикәя)
Кинәт беркем дә көтмәгән телефон шалтыравы өйне яңгыратты. Барысы да ниндидер бер борчылу белән бер-берсенә караштылар. Барысы да ялларга корылган планнарының җимереләсен уйлап куйдылар. Кирәк бит, шундый вакытта шалтырап торуын күр әле син ул телефонның! -
30 ноябрь 2025 - 13:00
Йолдызкай (хикәя)
Иренең, кар төшкәч суярбыз, дигән сүзенә каршы берни әйтмәде Рәүфә. Аның җавапсыз калуын үзенчә ризалык бирү дип аңлаган ире чынлап та суярга җыена кебек Йолдызкайны... Күңелендә туган икеләнүен ничек әйтергә иренә? Бәйләндем, ияләштем мин Йолдызкайга, кызганыч ул миңа, дисә аңлармы ире?.. -
27 ноябрь 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (дәвамы)
Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый. -
26 ноябрь 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (хикәя)
Татариягә, диген, ә?! Хатың килгәч, картадан карадым: аның да әле иң ерак почмагындагы татар авылына эләккәнсез икән. Беткәнме үзебезнең урыс салалары?! Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде. Авырга туры килгәндер татарлар арасында. Ничек түздегез? -
23 ноябрь 2025 - 13:00
Уран (хикәя)
Соңгы елларда йокым да сандугач йокысы шикелле кыска. Ләкин шул арада да әллә нинди борчулы уйларга салырдай төшләр күрергә өлгерәм, билләһи. Бүген дә шулай булды. Авыр, шомлы төш күреп уяндым. Хәер, таң алдыннан гына күргән төшем белән бәйле хатирәләр мине балачактан ук эзәрлекли... -
21 ноябрь 2025 - 13:00
Сагыну исе (хикәя)
Бу авылда, ул туып-үскән Кирлегәчтән беркем дә юк. Бердәнбер үз кеше – шул күршедә яшәүче Маһирә әби. Башка киленнәрнең авылдашлары көтүләре белән, ә ул менә берүзе... Үзе һәм әби... -
19 ноябрь 2025 - 13:00
КЫЯР ИСЕ (хикәя)
Ишектә тагын хатынының йөзе пәйда булды. – Сиңа әйтәм... нәрсә балтаң суга төшкәндәй ятасың? Чык, әйдә, тамак ялгап ал! – Әнвәр кулын гына селтәде. Ашау кайгысымы монда? Киләчәктә нишләргә? Ничек тормыш итәргә? Уйлыйсы бар, уйлыйсы... -
18 ноябрь 2025 - 13:00
«Мин үләксә түгел!» (хикәя)
Арттан аны тагын кемдер куып җитеп килә. Тагын кем булыр?! Малайның хәле чынлап та мөшкел иде. Тирә-якта кул сузып ярдәм сорарлык, ул ярдәмне бирерлек бернинди көч юк иде... -
10 ноябрь 2025 - 13:00
БӘЛЛҮР (хикәя)
– Эх, егетләр, минем кызымның исеме Бәллүр... иде бит... Бер ай элек вафат булды, бәгырькәем. Шул кайгыларым бераз таралмасмы дип чыктым бу сәфәргә дә. Миңлегали агай, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртеп алды. Сабырсыз Марат түзмәде: – Бу бәллүр люстра аны хәтерләтәме? – дип сорады. – Юк, егетләр. Сатучы кыз минем Бәллүремә шулкадәр, шулкадәр... охшаган иде... -
9 ноябрь 2025 - 13:00
МИЛӘШ (хикәя)
Сәлим миләшне кисүне кияве Рәхим белән башкарырга булды. Кияве ял көнне кайтачак, ул аны көтте. Рәхим әле аның миләшне кисәргә җыенуын белми иде. Сәлимне корыган агачны икенче елга калдырасы килмәде. Аны кухня тәрәзәсеннән күрсә дә, бакчага чыгып, карашы аңа төшсә дә, күңелендә авыр хис уяна. Кисеп эшне бетерергә кирәк дигән карарга килде ул. -
8 ноябрь 2025 - 13:00
Саф чишмә (хикәя)
Миннән дә бәхетсез тагын кем бар икән? Гомерем буе сынау арты сынау! Берсен җиңеп кенә чыгам, икенчесе аяк-кулларыма урала... Өстемдә җиде йөз мең кредит тора, аны кем түләсен?! Мин бит тормышны гел ялгызым тарттым... Хәзер дә шулай... Кызларымны кем аякка бастырыр?.. -
5 ноябрь 2025 - 13:00
Әбием хикәясе (хикәя)
Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды... -
3 ноябрь 2025 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Берчак шулай 9 Майда – Җиңү көнендә Горький паркында матрослар бии иде. Кулларын бер-берсенең җилкәсенә салып, әле уңга, әле сулга чайкалалар. Әни кулымнан тотып алды да халык төркемен ерып, мине сәхнә кырыена китереп бастырды... -
29 октябрь 2025 - 13:00
Өзелгән моң (хикәя)
Башындагы ак яулыгы белән йөзен каплап баскычка кырын яткан карчыгын күреп, Шаһидулла бабай эсселе-суыклы булып китте. Тез буыннарының калтыравын җиңә алмыйча, карчыгы янына килеп утырды да дерелдәгән кулы белән әкрен генә аның иңенә кагылды: – Сиңа әйтәм, башың әйләнде мәллә? Карчыгы җавап бирмәде... -
28 октябрь 2025 - 13:00
КУРАЙ ТАВЫШЫ (хикәя)
Гүя алар бик шәфкатьле, бик матурлар... Тик икесе дә хәлсезләр... Әллә нинди, караңгылы-яктылы бүлмәдә бик әкрен, бик көчкә генә сөйләшәләр, сүзләре аңгарылмый...