Логотип Казан Утлары
Хикәя

Туганнар (хикәя)

Кырык өч яшьле әнисенең каты авырудан вафат булганын белмичә, аны һәм тугыз яшьлек энекәшен күрергә кайткан егет, өйгә кайгы килгәненә ышана алмыйча, бусага аша атлап керде дә, әнисенең өй уртасында яткан гәүдәсен күреп, баскан урынында катып калды...

Хәрби хезмәтнең ярты срогын диярлек бер кисәтү-искәрмәсез үтәгән Айратны часть командиры үзенә чакырып алды. “Рядовой Галимов, менә сиңа чираттан тыш ялга приказ. Вакытында килеп җит”,- дип искәртте. Туган өенә кайтып килергә бик өметләнсә дә, егет бу мәсьәлә болай тиз генә чишелер дип көтмәгән иде. Әнә, хезмәткә аннан алда алынган иптәшләренең дә кайберсе әле ялга кайтмаган. Көтелмәгән шатлыктан авызын еруын тыя алмыйча, рядовой Галимов командирга: “Есть!” дип честь бирде дә, казармага чыгып китәргә борылган иде, уйчан карашлы, урта яшьләрдәге часть командиры, кулындагы кәгазьдән күзен алмыйча гына: ”Менә әниеңнән телеграмма килгән. Чирләп киткән”, - дип өстәде. Бер мизгелдә Айратның башыннан мең төрле уй үтте. Соңгы хатында язган иде аңа әнисе: ”Улым, мин каты гына чирләп киттем. Сине бик тә күрәсем килә”, - дигән иде. Айрат әнисен тынычландырып җавап язды, менә вакыты җиткәч, тиздән отпускыга кайтам, әни, борчылма, диде. Егет, юл әйберләрен тиз генә җыйды да, шул ук көнне юлга чыкты. Бер көнлек араны башта поездда, аннан автобуста үтеп, авылына кайтып керсә, өйләре янына җыелган халыкны һәм кешеләрнең аңа төбәлгән сәер карашын күреп, аптырашта калды. Кырык өч яшьле әнисенең каты авырудан вафат булганын белмичә, аны һәм тугыз яшьлек энекәшен күрергә кайткан егет, өйгә кайгы килгәненә ышана алмыйча, бусага аша атлап керде дә, әнисенең өй уртасында яткан гәүдәсен күреп, баскан урынында катып калды. Энекәше Рәвил, аны күреп, урыныннан сикереп торды да: “Абыкай! Әни үлде... әни үлде...”, - дип, абыйсының кочагына сыенып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Көтелмәгән бу хәлләрне яп-яшь кенә башына сыйдыра алмаган Айрат, энекәшен кочаклап, әйтер сүз таба алмыйча, әнисенә карап тынып калды. “Әни, әнекәем! Ничек мөмкин бу?! Үз кулың белән язган соңгы хатың ике атна элек кенә килде бит. Юк, бу дөрес түгел! Бу төш кенә...Бу мөмкин түгел...”

Тик бу ачы хакыйкать тиз ышандырды шул Айратны. Киселгән гомер җепләрен ялгарлык бер көч тә юк шул дөньяда. Хәрби хезмәттәге олы улын соңгы тапкыр күрү хыялына ирешмәгән, кече улын үстереп, кеше итү бәхете тәтемәгән әниләре бик иртә бакый иленә, дүрт ел элек вафат булган ире янына кайтып китте. Тугыз яшьлек үсмер малай һәм егерме яшьлек абыйлы-энеле туганнар бу дөньяда икесе генә калдылар. Айрат хезмәт иткән җиренә бүтән бармады. Район военкоматыннан запрос ясатып, тиз арада аны хәрби хезмәтеннән азат иттеләр. Әтисез-әнисез калган Рәвил бер минутка да абыкае яныннан китмәде. Укыган мәктәбенең класс җитәкчесе, балалар йортына документлар әзерләргә кирәк, дип, Айрат белән киңәшергә килгәч, Рәвил, абыйсының муенына асылынып: “Абыкай, бирмә мине детдомга. Абыкай, бирмә, зинһар...”, - дип кабатларга тотынды. Абыкае аны бер кайда да бирмәде. Тиз арада колхозга механизатор булып эшкә урнашып, ике туган бергә яши башладылар. Рәвил кул арасына бик тиз керде. Абыкае эштән кайтуга, башта бәрәңге, күкәй пешереп торса, соңрак аш та пешереп куя торган булды. Абыкае аны балалар йортына гына бирмәсен, Рәвилгә берни тормый хуҗалыкны алып бару! Әнисе исән чакта бик яратмаган бәрәңге чүбен дә утый малай, кишергә дә су сибә. Утын да яра. Сыер саварга гына ояла ул. Очлы күзле кызлар күрсә, ирештерәчәкләр! Ярый, сыерны күрше Әнисә апалары савып бирә. Авыр түгел аңа һич тә абыкае белән. Тик менә әнисе булмау гына бик кыен. Рәвилнең аны бер мизгелгә дә онытканы юк. Әтиләре исереп, юл һәләкәтенә очрап үлгәч тә, әллә бәләкәй булганга, болай кайгырмаган иде малай. Менә әле әнисен тыңламаган чакларын исенә төшерә дә, аның вакытсыз үлемендә үзен гаепле тоя. Абыкаена күрсәтмәскә тырышып кына елап та ала. Үзе дә әле яп-яшь кенә егет, шулай да энекәшен үстереп маташкан туганына һич тә җиңел түгеллеген ныгып җитмәгән акылы белән аңлый үсмер малай. Шуңа күрә ул абыкаена авырлык китермәскә тырыша. Мәктәптә дә гел дүрткә-бишкә өлгәшә. Йортта да беренче ярдәмче. Яшь аралары шактый гына булганлыктан, элегрәк энекәшенә “вак-төяк” дип караган Айрат та үзгәрде. Туганының язмышы өчен җаваплылык тоеп, ничектер, үзе дә сизмәстән, үсеп китте, җитдиләнде. Кайвакыт, Рәвил белән балаларча пыр тузышып шаярып алсалар да, аңа бик тиз олылар акылы, төсе, кыяфәте керде. Шулай, ике туган берсен-берсе үстерештеләр.

Егерме өч яше тулганда Айрат йөргән кызы Айгөлгә өйләнде. Төшәсе йортында ятим бала барлыгын алдан белгән Айгөл, башта Рәвил белән мөнәсәбәтләре әзрәк киеренке булса да, үксезнең йөрәгенә юл таба белде. Әни назына сусаган малайга татлы телен, якты йөзен кызганмыйча, тиз арада якын дус булып киттеләр. Өйдә уңган хуҗабикә барлыкка килү дә малай өчен бик җайлы иде. Ни дисәң дә, идән юу, савыт-саба юу, бәрәңге әрчү егетләр эше түгел инде. Әнә, җиңгәсе ут уйната кулында. Тиздән яшь гайләнең бәхете тагын да артты. Язгы бер көнне, ап-ак биләмәләргә урап, бер елак малай алып кайттылар. Айрат белән Айгөл үз балалары Рифатны да, энекәшләре Рәвилне дә тигез күреп үстерделәр. Әти-әнисен алыштыра алмасалар да, какмадылар-сукмадылар. Рәвил дә бу елак малайга бик тиз ияләшеп алды. Кулыннан төшермәде, уйнатты, юатты.

Вакыт үтә торды. Рифат белән куышып үсә торгач, Рәвил уңышлы гына мәктәпне дә бетерде. Вакыты җиткәч хәрби хезмәткә алынып, аннан шофер һөнәре алып кайткан егет, район үзәгендә, тулай торакта яшәп, машина йөртә башлады. Әти-әнисе урынына үзен үстергән абыкае белән җиңгәсен Рәвил онытмады. Атна саен килеп йөрде. Кирәк чакта ярдәм итте. Бер килүендә ул абыкае белән җиңгәсен туйга чакырып китте. Ашханәдә пешекче булып эшләгән йомры гәүдәле, ачык чырайлы Роза белән, артык зур булмаган туй ясап, кавышып та куйдылар. Балачакта тормыш артык иркәләмәгән, бозмаган авыл кызы Роза иренә яхшы хатын булып чыкты. Рәвил кайтуга алар яшәгән тулай торак бүлмәсендә тәмле аш-су исе аңкып торса, өйләре һәрчак чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып торды. Җитмәсә, ике гайлә җыелып, малайлардан икән Галимовларның бәхете, дип, яңа туган бәбиләрен котлап юдылар. Көтеп, теләп алынган сабыйга Зөфәр исеме биреп, шатлыкта-куанычта малай үстерә башладылар. Әкренләп шулай тормыш җайланды. Рәвилнең балачакта алган күңел яралары да төзәлә башлады. Әти-әнисез үткән үсмер чагын искә алып, еш кына моңсуланса да, үзенең газиз баласына, сөйгән хатынына карап, бәхетенә куана белде.

Кайгыны да, шатлыкны да бергә күтәргән ике туганга тормыш көтмәгәндә тагын бер авыр сынау җибәрде. Матур гына яшәп ятканда Айрат белән Айгөлнең үсеп беткән бердәнбер уллары Рифат суга батып үлде. Ике гайлә өчен кара көннәр башланды. Бала кайгысыннан эчә башлаган Айрат туктый алмады һәм туктарга теләмәде дә. Авыр көннәрдә абыкае яныннан китмәгән Рәвил көчсез иде. Аның әйткән сүзләрен абыкае ишетмәде, тыңламады. Хатынының күз яшьләре белән ялварганын бар дип тә белмәде. Кинәт килгән бәлә аны сындырды. Кайгысын аракы белән юарга тырышкан ир шешә төбенә төшкәннән төшә барды.

Туганы кайгысыннан исәңгерәп йөргән Рәвил беркөн, башына бер уй килеп, хатыны белән киңәште дә, машинасын абыйсының йорты янында туктатты. Шыр ачык капка, ишектән абыйсы яткан бүлмәгә керде дә, туганын җилкәсенә салып, машинага кертеп салды. Берни аңламаган Айрат карышмады да диярлек. Ул икенче көнне иртән энесенең өендә башы чатнап авыртуга түзәлмичә уянды. Баш төзәтергә күпме сораса да, Рәвил абыйсын кызганмады, аракы салмады. Чыгып качарга маташкан абыкаен бүлмәгә ябып ук куйды. Эшеннән ял сорап алып, бар вакытын бәләгә тарыган туганы янында үткәрде. Яшәү теләген югалткан Айрат, күзләрен түшәмгә төбәп, ятты да, ятты. Сөйләшергә ымлаган Рәвилгә җавап бирмәде. Ашарга керткән Розага күз ташламады.

Шулай өч көн узды. Кичен Рәвил Айрат яткан бүлмәгә улын җитәкләп керде. Ике яшь ярымлык Зөфәр, диванда яткан Айрат янына барды да: “Абыкай!” дип, нәни учы белән чат-чот итеп, аның күкрәгенә суккалый башлады. Айрат беренче тапкыр шул бәләкәй бала аша дөньяга күтәрелеп карады. Ә дөнья төсен, тәмен, мәгънәсен югалткан иде. “Абыкай!.. абыкай...” аның кырыннан китмәде кечкенә Зөфәр. Үрмәләп янына менеп үк ятты. Айрат томанлы күзләре белән балага карап торды да, карашын энесенә күчерде. “Абыкай, тыңла әле мине, зинһар”, – сүз башлады Рәвил. “Үзең беләсең, абыкай. Әни үлгәч, сез Айгөл апа белән миңа әти дә, әни дә булдыгыз. Мине ташламадыгыз.

Ятимлекнең ни икәнен белмәдем сезнең аркада. Үз авызыгыздан өзеп, миңа каптырдыгыз. Кеше иттегез. Мин сезгә рәхмәтемне беренче генә әйтүем түгел. Моңа хәтле кайгыда да, шатлыкта да бергә булдык. Ә нигә соң син хәзер кайгыңны үзең генә күтәрәсең? Нигә аны бүлешергә ирек бирмисең?”. Айрат дәшмәде. Ул беренче күргәндәй, өстенә атланган Зөфәрне күзәтә иде. Рәвил бер тын сүзсез торды да, дәвам итте: ”Аңлыйм мин сине, абыкай. Сиңа ничек авырлыгын аңлыйм. Саклый алмадык Рифатны. Тик сиңа аның артыннан иярергә кирәкми. Иртә әле безгә анда барырга. Өлгерербез, абыкай...”. Айрат торып утырды да, калтыранган куллары белән кечкенә Зөфәрне кулларына алды. “Абыкай, син мине үстердең. Әйдә балабызны да үстереш...”,- диде Рәвил, абыйсыннан күзләрен алмыйча. Айрат бер сүз дә дәшмәде, тик итәгендә утырган Зөфәрне сак кына күкрәгенә кысып куйды...

Ишектә кыңгырау зыңлады. Ишек төбендә ике туганның сөйләшкәнен тын да алмый тыңлап торган Роза тиз генә барып йозакны борган иде, бүлмәгә ашыгып, йөгерә-атлый диярлек, Айгөл килеп керде. Күзләре иренең күзләре белән очрашкач, әкрен генә: “Бәби көтәм...”, - дип пышылдады.

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Фото: pixabay

 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган, рэхмэт. ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кызганыч, гыйберэтле хикэялэрегез. Без тагын котеп калабыз. Туганнар, шундый авыр вакытларда берсен берсе ташламаганнар. Тормышчан, хикэя.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик кызганыч и яхшы хикая.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йеракларне тетрандерерлек БИК матур хикая. Рахматегез. Кубрак языгыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллага шокер тормыш Алга баракатле озын гомер бирсен туасы балага эти энисена туганнарына 🤲🤲🤲🤲🤲✊