Логотип Казан Утлары
Хикәя

Буран тоткыннары (хикәя)

Бүреген батырып киде дә бер аягын тышка чыгарды, аннан икенчесен чыгарды, кая төшәсен чамалап карап алды һәм кинәт аска сикерде. Әнисе аның артыннан сикерер дәрәҗәгә җитеп, тәрәзәгә капланды...

Кичен башланган буран башта әллә ни көчле тоелмады. Кышның
гадәти бураны кебек кабул ителде. Әмма Рөстәм белән әнисе Кәримә
апа йокларга ятканда, тышта җил көчәеп, тәрәзәгә бөртекле карны
ныклап торып бәргәли башлады. Әнисе дә, Рөстәм дә моңа игътибар
итмәделәр, утны сүндерделәр дә йокларга яттылар. Шулай көчәя
барган буран сызгыруын тыңлап ята торгач, тыныч күңел белән
йокыга талдылар.
Иртәгесен Кәримә апа өй эченә якты төшә башлаганда гына
уянып китте, тәрәзәдән тышка карады һәм «аһ» итте. Төнге буран
ишегалдына карны шулкадәр итеп тутырган, катламы тәрәзәгә хәтле
җиткән. Кәримә апа бу хәлдән пошаманга төшсә дә, улын уятмады,
өйалдына чыкты да тышкы ишекне төртеп карады, ишек кул яссысы
кадәр генә ачылды. Ул аны иңе белән берничә тапкыр эткәләп караса
да, ишек, тыштан терәтеп куелгандай, бирешмәде. Буран карны
тыгызлап тутырган иде. Ул ни уйларга да белмәде. Өйдән ничек
чыгарга, бу бәладән ничек котылырга? Күршеләр кереп коткарыр дип
тә өмет итеп булмый, һәркемнең үз хәледер. Нишләргә соң, нишләргә?
Ул өйгә керде, берни сизми яткан улын уятырга булды:
– Улым, тор әле, уян, – дип аның иңенә кагылды.
Рөстәм күзләрен ачты, башын күтәрде:
– Нәрсә? Торырга вакытмыни? – Ул юрганын ачты, торып утырды
да тәрәзәгә күз салды. – Иртә ич әле, нишләп уяттың?
– Улым, безне кар баскан... Ишек ачылмый.

Улы аңлап җиткермичә уйланып торды:
– Ишек... нишләп ачылмый?
– Буран кар тутырган, тышкы ишек ачылмый... Нишләрбез икән?
Улы урыныннан торды, чалбарын да киеп тормыйча өйалдына
чыкты, ишеккә килеп, аны төртеп карады. Ишек селкенмәде, ул аны
катырак этте, ишек кузгалмады, ике кулы белән этте – шул ук хәл.
Улына ияреп чыккан әнисе:
– Улым, бар, кер, туңасың, – дип аның беләген тотты.
Өйгә керделәр. Рөстәм киенде дә тәрәзәгә килде, тышка карап
торды:
– Шулкадәр кар ничек яуды икән? – диде.
– Җиле көчле иде шул, шыплап тутырган, – дип әнисе чәй әзерли
башлады. Ашап эчкәндә алар бу тоткынлыктан ничек котылу
турында уйлансалар да, котылу юлын ачык кына күз алдына китерә
алмадылар.
Рөстәм:
– Әни, тәрәзәне алып чыгып булмасмы? – дип сорап куйды.
– Юк шул, улым, рамнар тышкы яктан кадакланган.
Улы бераз уйланып торды:
– Өйалдының берәр тактасын кубарсак?
Әнисе көлемсерәп куйды:
– Юк инде, сүтеп маташмабыз.
Ашап-эчкәч, алар өсләренә киеп өйалдына чыктылар, Рөстәм
ишеккә килеп, аны тагын этеп карады. Ишек нык тора, ачарлык түгел
иде. Шул вакыт ул чорма турында уйлап алды. «Анда тәрәзә бар бит,
менеп карыйм әле», – дип өйалды диварына кадакланган баскычтан
өскә менеп китте. Бераздан кире борылып килде дә:
– Әни, монда мен әле, – дип әнисен чакырды. Әнисе менгәч, алар
тәрәзә янына килделәр, караштыра башладылар. Тәрәзә эчке яктан
куелган, рамы кадакланмаган, аны бары бөгеп куелган кадаклар гына
тотып тора иде.
Рөстәм:
– Тәрәзәне алсак, шушыннан да төшеп була бит, – диде.
Әнисе кар баскан ишегалдына бераз карап торгач:
– Биек шул, моннан ничек төшәсең, – дип, Рөстәмгә карап куйды.
Улы тәрәзәгә килде, ул да бераз аска карап чамалап торды:
– Нишләп, әни, тәрәзәне алыйк та аска сикереп төшик. Үзем төшәм,
кар калын бит, берни булмас, – диде.
– Юк, улым, бу хәтәр эш, имгәнерсең, Алла сакласын!
– Әни, син төшмәссең. Мин генә сикерәм. Син курыкма, мин җиңел
бит, кар калын, берни булмас.
– Юк, улым, юк... Берәр бау да юк ичмасам, барысы да лапаста.
Белмим инде нишләргә дә…

Рөстәм тагын әнисен үгетләргә кереште:
– Әни, бер дә курыкма, тәрәзәдән чыгармын да йомшак карга
сикерермен, – дип, ул чормадан төшеп китте. Әнисе борчылып тәрәзә
янында басып калды.
Улы берничә минуттан, кулына келәшчә тотып, кире менде һәм
рамны тотып торган кадакларны турайтырга кереште. Аннан рамны
кубарып алып, янәшәсенә куйды, тәрәзә уемыннан башын чыгарып,
аска карады:
– И-и, монда куркыр нәрсә юк икән. Сикерәм дә төшәм, – дип ул
әнисенә борылды. Әнисе дә тәрәзә янына килде, бераз аска карап
торды:
– Белмим инде, улым, әллә үзем генә төшимме?
– Юк-юк, уйлама да... Үзем төшәм, куркырлык берни юк. Күрәсең
бит, кар ничек калын яткан, ястык кебек.
Әнисе каршы сүз әйтмәгәч, Рөстәм моны аның килешүе дип аңлады
һәм эшкә кереште. Бүреген батырып киде дә бер аягын тышка чыгарды,
аннан икенчесен чыгарды, кая төшәсен чамалап карап алды һәм кинәт
аска сикерде. Әнисе аның артыннан сикерер дәрәҗәгә җитеп, тәрәзәгә
капланды, аста күкрәк тиңентен карга чумган улын күреп:
– Балам, имгәнмәдеңме? – дип кычкырды.
Кар өстенә чыгарга азапланган Рөстәмнең йөзе шатлыктан балкый,
ул кулын болгап:
– Әни, борчылма... берни булмады, – дип кычкырды.
Әнисенең дә сөенече эченә сыймый, аның күңелендәге курку-
хәвеф шатлык хисе белән алышынды. Ул арада Рөстәм чиста кар
өстенә чыкты:
– Әни, хәзер нишлибез? – дип кычкырды.
Кәримә апа тәрәзә уемыннан башын чыгарып улына күз салды да:
– Улым, син хәзер Чүпрәләргә кер, алар да кар көри торгандыр...
Алардан көрәк сорап тор. Мине казып чыгарырсың, – диде.
Рөстәм кар ерып капкага таба китте. Капканы да ачып булырлык
түгел иде, ул урамга койма өстеннән чыкты, бата-чума күршеләргә
таба атлады.
Бу вакытта күршеләрдә дә эш кайный иде. Классташы Хәйдәр
белән Сәлим абыйсы ишегалдындагы карның шактыен түгеп, капка
төбенә чыкканнар, эшне шунда алып баралар иде. Рөстәм алар янына
килеп туктады:
– Сезне дә кар баскан икән. Без бөтенләй чыга алмадык, – диде.
Ул ничек итеп көрәк сорарга белмичәрәк тора иде.
Хәйдәр:
– Чыккансың бит, ничек чыктың соң? – дип кызыксынды.
– Өйалды ишеген ачып булмады. Чорма тәрәзәсеннән сикереп
төштем.

Хәйдәр белән Сәлим абыйсы бу сүзне ишетү белән эшне туктатып,
ышанып җитмичә аңа төбәлделәр. Сәлим абыйсы гаҗәпләнеп:
– Чорма тәрәзәсеннән? – дип сорады.
– Әйе, рамны алдым да сикереп төштем. Кар йомшак ич.
Малайлар бер-берсенә карашып алдылар. Була торган хәлме соң!
Рөстәм:
– Миңа көрәк биреп тормассыз микән? – диде.
Хәйдәр:
– Көрәгегез дә юкмыни? – дип төрттереп куйды.
– Көрәкләр лапаста шул, кереп булмый.
Хәйдәр аңа үз көрәген бирде.
Рөстәм:
– Әнине казып чыгарыйм әле, – дип китеп барды. Кар ерып өенә
таба атлаганда ул ничек итеп әнисен иреккә чыгарачагын күз алдына
китерде. Әнисе куаныр инде. Койма өстеннән төшеп, ул ишегалдына
керде, чорма тәрәзәсенә күз салды. Кар шыгырдавын ишетеп булса
кирәк, әнисе тәрәзә уемыннан башын чыгарып:
– Булдымы, улым?.. Инде болдырны чистарт, ишек ачылырлык
булсын, – диде.
Рөстәм карны ера-ера болдырга килде дә эшкә кереште. Аңа
шактый тырышырга туры килде, тирләп чыкты. Ул эшләгәндә әнисе
эчке яктан ишекне эткәләп торды. Ниһаять, ишек кеше сыярлык
дәрәҗәдә ачылды һәм әнисе тышкы якка чыкты. Улын кочаклап
алды, иркәләп:
– Рәхмәт, улым! Синнән башка нишләгән булыр идем икән мин?
Үсәсең шул инде, – дип әнисе көрәкне үз кулына алды. Шул вакыт,
ни хикмәттер, шактый еллар элек булган бер вакыйга әнисенең исенә
килеп төште.
Ул вакытта улына алты яшьләр булгандыр, әле укырга йөрми иде.
Бер көнне ул Рөстәмне күрше авылдагы больницага алып барды.
Авыл якын, бер чакрым да юк. Нигә алып баруын инде хәтерләми,
табибка күрсәткәндер инде, дару-мазар алгандыр. Ул елларда бик
күп балалар кызамык белән авырыйлар иде.
Кайтырга чыктылар, көн буранлап тора, каршы искән җил кар
бөртекләрен йөзгә бәрә, шуңа башны ия төшеп атларга туры килә.
Юлга ныклап салган, атлавы авыр. Әнисенә улын җитәкләп барырга
туры килә. Бара торгач, улы:
– Әни, эчем туңа, – дип зарланып алды.
Моны ишетү белән әнисе кырт туктады, улы алдына чүгәләп,
бияләйләрен салды, ягымлы елмайды:
– Карап карыйк әле, ник туңа икән ул? И балам, корсагың ачык
икән бит, төймәләмәгәнсең. Ник аны элегрәк әйтмәдең...
Баласы нәрсә әйтергә дә белмичә басып тора. Әнисе:

– Моннан соң төймәләп йөре, суык тидерә күрмә, яме, – диде.
Әле дә хәтерли, шул вакытта күңелендә күтәрелгән биниһая ярату
хисен беркайчан да онытасы юк. Аның улы бар бит, улы. Еллар узар,
улы үсәр, егет булып җитешер, үзенә насыйп ярын табар, ул аның
өйләнүен дә күрер. Бәлки әле оныкларын багу бәхетенә дә ирешер.
Кәримә апаның күз алдына аларның алдагы тормышы бик матур
һәм бәхетле килеш килеп басты. Ул моңа чын күңелдән ышана, бары
тик шулай булыр дип уйлый иде. Бу дөньяда яшәвенең мәгънәсен ул
ятим үскән балакаена ярдәм итү, аңа тормышта үз урынын табарга
булышуда күрә иде. Аннан башка улының бер якын кешесе дә юк
бит, әтиләре вафат булганнан соң алар икәү генә торып калдылар...
Кәримә апа болдыр төбендәге карны көри башлады. Лапаста
сыер мөгрәп куйды. Күрәсең, аларның сөйләшүен ишеткәндер, су
сорыйдыр. Лапаска таба да сукмак ачасы бар. Тагын бер көрәк булса,
эш тизрәк барыр иде. Ул болдырны бикләп торган карны көрәп
бетерде дә башын күтәреп бераз ял итмәкче булды. Шунда дивар
буендагы кар катламыннан таяк сыман нәрсә чыгып торганын күреп
алды. Бу диварга сөяп куелган көрәк сабы иде. Әнисе:
– Улым, әнә, көрәк тегендә икән, – дип кулы белән шунда күрсәтте.
Рөстәм кар ерып көрәкне барып алды да лапаска таба юл ача
башлады. Сыер тагын кычкырып куйды. Әнисе:
– Зарыккан, безне чакыра... Түз инде, түз, хәзер... – дип өйгә кереп
китте.
Ул арада Рөстәм дә лапас тирәсендәге карны чистартып бетереп,
аның ишеген төбенә хәтле ачып куйды. Көрәк сабына куллары белән
таянган килеш кар баскан ишегалдына карап торды. Буран карны
шулкадәр итеп тутырган, койма башлары гына каралып күренә.
Монда эш әле берничә көнгә җитәчәк. Бу кадәр карны кая куеп
бетерергә? Чана көйләп урамга ташыргамы, әллә йөрер өчен сукмак
салу белән генә чикләнергәме? Хәйдәргә рәхәт инде, аның абыйсы
бар, әтисе бар. Алар өчәүләп эшне тиз тотарлар, безгә соң нишләргә?
Менә өйалды ишегендә чиләк тоткан әнисе күренде:
– Улым, арыгансыңдыр, бар, өйгә кер. Хәзер ашап алырбыз, – дип
ул сулы чиләген лапаска алып кереп китте. Сыер аны күңелле мөгрәп
каршы алды.
Рөстәм көрәген карга батырды да өйгә керде. Ул шунда гына үзенең
арыганлыгын сизде. Шушы буран аркасында алар бит уяну белән
эшкә керештеләр. Кызык итте аларны төнге буран. Ярый әле, бүген
ял көне, мәктәпкә барасы юк. Башка көн булса, күрше авылдагы
мәктәпкә ничек барыр иде икән?
Әнисе белән ашап-эчкәч, Рөстәм тагын ишегалдына чыкты.
Гел койма өстеннән йөреп булмас дип, капкага таба сукмак ачарга
тотынды. Капка төбенә карны отыры күп салган иде. Шул вакыт янына Хәйдәр килеп туктады. Көрәк тоткан, булышырга килүе,
ахры.
– Сезне дә күмеп китә язган икән, – диде.
– Әллә сездә эш беттеме?
– Бетеп үк җитмәде үзе... Әти әйтә, иртәгә эшләп бетерербез, ди.
– Ул кадәр карны кая куеп бетердегез?
Хәйдәр көлемсерәп куйды:
– Ат чанасына төяп тышка ташыдык.
Хәйдәр кызыксынып ишегалдына керде, өй каршына килеп басты
да бераз чорма тәрәзәсенә карап торды. Рөстәмнән:
– Шуннан сикереп төштеңме? – дип сорады.
Рөстәм бераз дәшми торгач:
– Төштем инде... безне кем чыгарсын, – диде.
– Биек... Әйтсәң кеше ышанмас.
Алар эшкә керештеләр. Икәүләп тотынгач, эш тизрәк барды, урам
уртасыннан узган олы юлга кадәр сукмак та салынды. Хәзер инде
алар кеше көлдереп койма өстеннән йөрмәсләр.
Хәйдәр китәргә җыенганда Рөстәм:
– Бик зур рәхмәт сиңа... Син булышмасаң, бу эшләрне берүзем
кайчан гына башкарып чыккан булыр идем, – дип, дустының кулын
чытырдатып кысты, кочаклап та алды. Хәйдәрдән алып торган
көрәкне үзенә бирде.
Аны озаткач, ул өйалдына керде, кораллар әрҗәсеннән чүкеч алды,
чормага менде. Тәрәзәне урынына куярга кирәк иде. Тәрәзә уемына
башын тыгып, бераз аска карап торды. Бу юлы аңа моннан сикереп
төшү куркыныч тоелды. Ничек йөрәге җитте соң шундый биектән
сикерергә? Дөрес әйтте Хәйдәр, әйтсәң, кеше ышанмас. Әнисен
тизрәк чыгарасы килде шул. Уйлап тормады, тотты да сикерде. Хәзер
менә үзе дә аптырый.
Ул тәрәзә рамын урынына куеп, кадакларын кәкрәйтеп беркетте
дә, эш беткәнгә сөенеп, тирән сулап куйды һәм чормадан аска төшеп
китте.

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев