Логотип Казан Утлары
Хикәя

Түз, йөрәгем! (хикәя)

– Монда, монда... Монда бит әле башка мәсьәлә... – Үзалдына гына әйтелсә дә, үз сүзләре, үз уйлары Айбулатның бәгырен көйдереп алды. Сул як кабырга турысында нидер чәнечте. – Түз, йөрәгем... Әйе шул, башка мәсьәлә! Башка борчу! Нәрсә булды соң инде бу?!

Ләйсән Галәветдинова Арча районының Шушмабаш
авылында туган. 2010 елда Казан дәүләт аграр
университетының икътисад бүлеген тәмамлаган. 2022
елда Арча районының Гариф Ахунов исемендәге әдәби
премиясенә лаек була. 2023 елда – шигърият, 2024-2025
елларда чәчмә әсәрләр юнәлешендә «Яңа исем» иҗат
лабораториясендә катнашты.

Бер төркем театр артистлары төялгән автобус асфальт юлдан
җилдерә генә! Ике як тәрәзәдән көзге манзара чагылып кала. Быел
көз бик матур килде, агачлар әле һаман да алтынга төренеп утыра.
Кышка да озак калмады югыйсә. Кояшны гына күр син: җәй буе болыт
артында качып утырды да, бүген чыгып, җылы нурлары белән бөтен
дөньяны колачлаган. «Кызы-ык... Гап-гади матурлыкны да күрмичә,
таш диварлар арасында яшәп ятабыз инде...» Әллә Айбулатка гына
шулай тоелды, әллә инде чынлап та башкачарак, күңелгә рәхәтлек
бирә торган көн. Мондый үзгә рәхәтлекнең сәбәбе дә юк түгел: театр
труппасы Айбулатның туган авылына кайта. Район башлыгына
рәхмәт, кечкенә авылларның да күңелен күреп, «Октябрь бәйрәме»нә
кала кадәр каладан артистлар чакырткан бит!
Әле киемнәр санап, әле декорация барлап, гөр-гөр килгән
автобус эче акрынлап тынып калды. Ләкин тынлык озакка бармады.
Шәһәрне чыгу белән берәм-берәм пакетлар кыштыр-пыштыр,
савытлар шалтыр-шолтыр килә башлады. Артистларның пәрдә арты
тормышының бер мизгеле шушы инде. Фирдүс белән Рамазан – бу
эштә башлап йөрүчеләр. Үз сүзләре белән әйтсәк, «тамак төбе өчен
җаваплы сәркатипләр» ягъни мәсәлән.
– Хәерле сәгатьтә дип, башлыйк, җәмәгать. Әйдәгез.
– Шулай. Күптән вакыт. Мин бу тәкъдимне автобуска утыргач ук
көтә башлаган идем инде.
– Нәрсә, светофорга туктаган саен синең яшелле-зәңгәрле тавыш белән сүгенгәнеңне тыңлап барыргамы? – Фирдүсне җөпләгәндәй,
автобустагылар көлешеп алды. Хатын-кызлар арасыннан: «Уф,
әйтмәсәнә-ә-ә», – дигән сүзләр дә сузылып килде.
– Шулай инде, анысы бар...
– Әйдә-әйдә, арттагылар, мондарак тартылыгыз. Озак барасы
түгел. Барлы-юклы өч сәгать.
– Шулай. Артист әзер булып барырга тиеш. Тамашачы алдында
каушап калмаска дим инде...
Теләк булса, сәбәп табыла ла ул. Эшкә баруны да бәйрәмгә
әйләндереп куйды мондый сәфәрләрне сагынган артистлар. Хәзер бик
сирәк чыгалар шул район, авыл тирәләренә. Үткән гасыр хатирәләрендә
генә калды артистларның ат җигеп, авылдан авылга йөрү маҗаралары.
– Егетләр, чамагызны белегез!
– Барып җиткәч тә өлгерер идегез әле! – Хатын-кызларның бу
мәсьәләдә хуплап чыкмаулары гадәти хәл, шунлыктан, аларның сүзе
ничектер ирләрнең колак артыннан гына узып китте.
Тиз арада юл өстәле корылды. Кем үзе белән нәрсә алган, төгәлрәге,
өйдәгеләре нәрсә төреп җибәргән – барысы да уртак табында. Ә
Айбулат һаман үз уенда:
– И, безнең авыл халкын күреп, ис-акылларыгыз китәр менә!
Укымышлы булмасалар да, бик культуралы алар. Мәдәният йорты
кечкенә генә инде. Но! Но залларны шыгрым тутырып йөри халык.
– Һәй, безгә соң нәрсә?! Өч кеше килсә дә куябыз, йөз кеше килсә
дә куябыз спектакльне – акчасын район күтәргәч, ноу проблем. Шулай
бит?! Шула-ай! – Айбулатны тыңлаучы Рамазан гына иде булса кирәк,
башка берәү дә сүзгә кушылмады. Барчасы кәеф күтәренкелеге һәм
«рольгә яхшы керү өчен» дигән булып тамак чылатты.
Алай да кабымлык бетә башлагач, Фирдүс сорап куйды:
– Өстәл җәеп каршы алсалар, вәт шәп булыр иде. Кыздырылган
тавык, балык, тагын инде... Ни...
– Бер тавык та, бер савыт диясең килә инде синең, – дип күтәреп
алды Айбулат, шуны гына көткәндәй. – Булыр, нишләп булмасын.
Тавыгын әйтә алмыйм кәнишне, но завклуб Мәдинә апа бәлешен
пешерми калмас. Бездә бит кала артистларына почет зур.
Шушы мизгелдә, бәхетле кеше нинди була дип сорасалар, менә
ул – Айбулат кебек! Әле торып баса, әле утыра, үз-үзенә урын таба
алмый – тыпырдап кына китми инде менә. Кулларын кая куярга
белмичә, куртка кесәсенә бер тыга, бер ала, ияген сыпыргалый. Ә
күзләре очкынланып яна! Сөенеченнән нишләргә белмәгән сабый
бала кебек. Шатлыгы эченә сыймый!
– Мә, әйдә, шул хөрмәткә, тотып куй. – Шул арада Фирдүс стакан
сузды, әмма Айбулат кистереп баш тартты:
– Юк, юк... Анда бит авылдашлар, әни…

– Шула-ай! Маладис кеше инде син, Айбулат! Алдыңны-артыңны
уйлап йөрисең һәрвакыт. Без менә синең кебек булсакмы...
Рамазанның моңарчы гел «бака ботын кыстырган» кебек тоелган
сүзләре бу урында Айбулатны үсендереп җибәрде: тураеп утырды,
оялып кына елмайды. Хыялыйрак кеше ул. Алай дисәң, иҗат кешесе
шундый булырга тиештер дә. Тик хыялларга бирелеп, озак утырырга
мөмкинлеге булмады, автобусның чокыр саен яхшы гына сикертеп
алуы аның авыл юлына кергәнен белдерде. Ә анда инде кул сузымы ара.
Менә ул – кечкенә генә, әмма заманча төзекләндерелгән авыл клубы.
Республикада танылу алган, матур рольләре белән тамашачыларны
әсир иткән, бүгенге көндә бик күпләрнең яраткан артисты булган
Айбулатны беренче тапкыр сәхнәгә чыгарган һәм тагын да югарырак
үрләргә этәргеч биргән клуб шушы инде!
Артистлар берәм-берәм автобустан коела башлады. Айбулат,
йөгереп диярлек барып, клуб ишеген ачты. Әмма бусагадан атлап
кергәнче, каушап калгандай, беравык туктап торды. Хатирәләргә
бирелде булса кирәк. Аннан инде җилкәләрен киереп, менә күрегез
мине, дигәндәй, ныклы адымнар белән эчкә үтте. Көр тавышы бөтен
клубны яңгыратты:
– Исәннәрме сез, саулармы сез?
Җавап итеп кайтаваз гына килде: «...ме сез...», «...мы сез...»
Әле грим бүлмәсен ачып карады, әле завклуб бүлмәсен. Залга күз
салды, сикереп менеп, сәхнә тирәләренә дә эндәшкәләде:
– Кайларга качып беткән мондагы халык? Мәдинә апау-у-у? – Аннан
инде тешен кысып пышылдауга күчте: – Бигрәк зарыгып көткәннәр...
Кайсы ишекне ачып карамасын, йөзгә-йөз бушлык белән бәрелеште
Айбулат. Күзләрендәге бәхет чаткысы мизгел эчендә борчылу катыш
аптырауга алышынды. Үзен ничек тотарга, ни дип акланырга
белмәгәннән, күз кабаклары тартыша башлады. Ләкин артист кайда
да артист бит инде, сиздермәскә тырышты:
– Иптәшләр, әйдәгез, урнашыгыз, яме. Менә шушы бүлмәгә...
Ничек тә җайлашыгыз инде, яме.
– Борчылма, Айбулат, борчылма... – Ярый әле Фәридә нәрсәнең
нәрсә икәнен чамалап, сүз сөрешен башка юнәлешкә борып алды:
– Нинди генә шартларда спектакль уйнарга туры килмәде. Хәтта
күселәр чабышып йөргән ындыр табагында! Исеңдәме? Алар белән
чагыштырганда, монда сезнең оҗмах почмагы әле! О, кызлар, безгә
аерым грим бүлмәсе дә бар!
– Монда, монда... Монда бит әле башка мәсьәлә... – Үзалдына гына
әйтелсә дә, үз сүзләре, үз уйлары Айбулатның бәгырен көйдереп алды.
Сул як кабырга турысында нидер чәнечте. – Түз, йөрәгем...
Әйе шул, башка мәсьәлә! Башка борчу! Нәрсә булды соң инде бу?!
Ничәмә көннәр уйлап, ничәмә төннәр хыялланып көткән бу көн менә шушылай булырга тиеш түгел иде ләбаса! Завклуб Мәдинә апасы да
юк ичмаса Казан артистларын каршы алырга.
Айбулатның чигә тамырлары буйлап кайнар кан йөгерде.
Нишләргә? Ниш-ш... Әйе шул, әнисенә шалтырата ул хәзер!
Телефонын кулына тоткан көе ишеккә таба атлады. Урамга чыгарга
өлгермичә калды, төенчекләрен күтәреп, аһылдый-уһылдый, клубка
әнисе килеп керде. Үзе белән рәхәт дулкын, күтәренке рух алып керде.
Менә бит ул, менә бит ул җирдәге фәрештә! Бар бит ул!
– Әни!..
– Исән-имин кайтып җиттегезме, балалар? Хәзер, яме, хәзер... –
Йөгерә-атлый килеп кергән әнисенең яулык читеннән чыккан чал
бөдрәләре тирләп юешләнгән, сулышы кабудан сүзләре дә әлсерәп
чыга иде, ә үзе һаман сөйли, һаман кунаклар көйли: – Жәлт кенә
шушы зур якка өстәл әзерләп алыйк та... Иртә таңнан тотынган идем
инде пәрәмәчләр пешерергә, кай арада үтә бу вакыт... Сездән алда
килергә тиеш идем дә бит клубка, сез өлгеррәк булып чыктыгыз!
Хәзер, менә шулай... Улым, менә чокыр-тәлинкәләр тез, әйдә, әйдә...
Тәмле пәрәмәч исе бөтен клубка таралды. Артистларны чәйләп
алырга дип чакырырга да кирәк булмады: шул хуш ис аларның
бөтенесен зур табынга тартып китерде.
Мактый-мактый пәрәмәчләр ашап, мәтрүшкәле кайнар чәйләр эчеп,
бер кат хәл җыеп алгач, барысы да дәррәү кубып сәхнә кордылар.
Спектакльгә кадәр вакыт шактый бар кебек тоелган иде. Кая ул?!
Чәчләр-башлар төзәткәләгәнче тиешле сәгате җитеп тә килә түгелме?!
Спектакль башланыр алдыннан гына завклуб та кереп чыкты
артистлар янына. Айбулатның юл буе күккә чөеп мактаган Мәдинә
апасы йөзенә ясалма елмаю элеп: «Әйбәт кенә урнаштыгызмы?» –
дип сораган булды, авылдашының аркасыннан аналарча сөеп узды.
Аннан инде, үзе дә уңайсызланып булса кирәк: «Авыл картайды, әби-
чәби клубка йөрми хәзер...» – дип өстәде. Аның үз-үзен тотышы бик
сәер тоелды Айбулатка, әмма хикмәтнең нидә икәнен аңлый алмады.
– Вакытында башлыйбызмы, әллә бераз көтәчәкбезме? – Авылда
түгел, хәтта калада да тамашаларның вакытында башланмавы билгеле
бит инде, шулай булса да Рамазанның түземлеге төкәнде. Аяк очына
гына басып, ул сәхнә кырыена килде. Пәрдә читен ачып, залга күз
салды да сызгырып ук куйды: – Фью-фит! Вот это да!
Сызгырган тавышка бөтенесе дә күтәрелеп карады. Ләкин ник
берсе бер сорау бирсен?! Айбулатның агарынып калган йөзен күргәч,
Фәридә шүрләп калды. Аны-моны сиздермичә генә Рамазан янына
килде дә залдагы утларны сүндерергә кушты.
– Дөм караңгы булсынмыни? Ник? – дип мыгырдап маташкан иде
дә тегесе, авызын тиз япты үткен хатын:
– Шулай кирәк!

– Ярар соң... Ярар... Аның өчен күзләреңне шарландырмасаң да
була, мин сиңа ирең түгел...
– Ну вот, әйткәнне сүзсез үтәп булмыймыни соң ул?! Артык күп
төпченәсең! – Фәридә карашы белән Айбулатка таба ымлагач кына,
бераз төшенде Рамазан.
Сәхнә артында һәммәсе дә тоемлаган, әмма бер-берсенә сиздерергә
курыккан авыр халәт хөкем сөрә иде. Дивардагы зур сәгатьнең секундлар
санап текелдәве Айбулатның йөрәк тибешенә кушылды. «Түз, йөрәгем,
түз... Соңгы вакытта бик еш сиздерә башладың бит әле син...»
Тавыш операторы, мин башлыйм инде дигәнне аңлатып, тамак кырып
куйды. Музыка астында пәрдә ачылды. Спектакль башланып китте.
Сәхнәгә чыккан һәр артист, берни булмагандай (бәлки, Айбулатның
күңелен төшермәс өчен, ә бәлки, дөрестән дә, исләре китмәгәндер), үз
рольләрен тиешенчә башкарды. Тик... Тик менә Айбулат кына... Сәхнәгә
чыккан саен тотлыкты, каушады, сүзләрен дә аннан-моннан гына сөйләде
дә, тизрәк пәрдә артына ашыкты. Һәм менә тагын бер генә тапкыр чыгып
керәчәк тә, бетә, бетә бу мәхшәр. Түз, йөрәгем...
Спектакльдән соң берәү дә бу турыда авыз ачып сүз әйтергә җөрьәт
итмәде. Киеренке хәлне бераз йомшартып, кемдер килде-китте
мәзәкләр сөйләп маташты маташуын. Көлгән дә булдылар. Инде
килеп, анысы да Айбулатка үзеннән көлү кебек тоелды.
Аңа бит дан-шөһрәт тә, дәрәҗәле исемнәр дә, җитәкчеләрнең күккә
чөеп мактаулары да кирәкмәде... Ә нәрсә кирәк иде алайса?! Өч дистә
еллык фидакарь хезмәте нәрсә бирде соң аңа?! Айбулатның күңеле
актарылды. Менә шушы кечкенә генә авылда, үзенең иң якыннары
дип санаган авылдашларының алкышлаулары, спектакльдән соң
горурланып кул кысулары гына кирәк иде аңа лабаса... Ә залда нибары
өч кенә кеше утыра иде: әнисе, завклуб Мәдинә апасы һәм үзләренең
автобус шоферы. Көн буена кыздырган кояшка алмашка килгән кып-
кызыл тулган ай залны аерымачык яктырта иде...
...Автобус шәһәр ягына таба җилдерә. Артистларның күбесе
утыргычка башын салып, рәхәтләнеп йоклый. Берән-сәрәне
телефонына багынган да үз дөньясына кереп чумган. Бүгенге көн
алар өчен алдагысыннан берни белән дә аерылмый. Ни генә булса
да, бүгенге көн – ул инде үткән. Спектакль куелган – план үтәлгән.
Автобусның иң арткы рәтендә бөрешеп утыручы Айбулатка игътибар
итүче дә юк. Утырган, кайтамы – кайта. Тик аның күзләрендә...
Автобусның парланган тәрәзәсеннән төнге караңгылыкка баккан
күзләрендә... инде бернинди яшәү нуры чагылмый иде...
Түзмәгән... Йөрәк…

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии, архив. Фотода автор үзе. 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хикәя ышандырмый,фикерем өчен гаепләмәгез.