Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
29 май 2026 - 17:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде. -
28 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Ике-өч ай вакыт үтүгә сугыш тәмамлануы турында хәбәр таралды. Эшләре җайлы гына барган Габдрахман сәүдәгәрнең Истанбул шәһәренең ерак бер почмагында тагын бер кибете ачылды. Озакламый анысының да чыгымнары тулысынча капланды, әкренләп керем китерә башлады. -
26 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Урманга качуына төп-төгәл ике ай вакыт үткәч, Нурәхмәт авылга, әнисе янына кайтып килергә булды. Ләкин... Махсус көтеп торганнар диярсең – авыл читендә үк кулга алынды. Нәтиҗәдә, Афанасий-Панас Семёнов җитәкләгән партизаннар отряды белән авыл халкы арасында элемтәче булып йөргән, шактый хәрби операцияләрдә шәхсән катнашкан Нурик-Нурәхмәт, әнисе белән күрешеп тә өлгермичә, кырык өченче ел башында Германиягә озатылды. -
25 май 2026 - 17:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
– Сугыш башланганда, миңа нәкъ синең кебек ун яшь иде, балам... ...Нурәхмәт карт тумышы белән шушы авылдан булса да, аңа балачак елларын бик еракта, чит-ят җирләрдә үткәрергә туры килде. Әтисе – укытучы Ахун белән әнисе Галимә, яшь совет җәмгыятен «халык дошманнарыннан чистарту» киң колач җәйгән чорда, туган- үскән җирләрен ташлап, татар кешесе өчен бөтенләй ят төбәккә, Белоруссиягә, Гомель өлкәсенең куе урман эченә урнашкан Круки авылына күчеп китәргә мәҗбүр булдылар. -
24 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәян)
Ишекне ачып, эчкә үттеләр. Өй эчендә бар да элеккечә. Өч ел элек җыйнаулашып кайткандагы кебек. Әйтерсең шул гомердән бирле бу өйдә беркем дә яшәмәгән! Инде җәй башы булуга карамастан, әллә нинди ят авазлар чыгарып, газ миче эшләп тора, урын-җир пөхтә итеп җыештырылган, аш өстәлендә – электр чәйнеге, шикәр савыты һәм җәйләвенә каплап куелган бер касәдән гайре берни юк. -
16 май 2026 - 09:00
Камилә (бәян)
Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде... -
14 май 2026 - 09:00
Төш (бәян)
Башкаладан төн уртасында самолёт белән китертелгән табиблар, наркоз астында яшәү һәм үлем арасында эленеп торган Сөмбелне тирги алмагач, коридорга берәм-берәм чыгып, Камилне сүктеләр. Ирнең үзен битәрләве дә эзсез үтмәде: аңына килә алмаган, аналыгын да, шактый күп канын да югалткан Сөмбеле янында үткәргән өч төндә башында бер кара чәче дә калмады… -
19 апрель 2026 - 17:00
Килмешәк (ахыры)
– Мин әйткән иде диярсез, урыны җәннәт түрләрендә Әлифтинәнең. Аллаһу әкбәр... – диде абыстай телен чак әйләндереп. Шул сүзләрдән соң минут үттеме-юкмы, кинәт бар тәне көзән җыергандай тартышып куйды һәм ниндидер җайсыз халәттә катып калды... -
19 апрель 2026 - 09:00
Килмешәк (дәвамы)
– Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык. -
18 апрель 2026 - 09:00
Килмешәк (бәян)
Авыл халкы чуваш хатыны Алевтинаны бер күрүдән яратмады. Алевтинага тискәре карашы йомшармады, отыры көчәя генә барды. Барысына Хөснетдин карт гаепле булды. -
12 апрель 2026 - 09:00
Тәрәзәләр (бәян)
Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды... -
15 март 2026 - 09:00
Бибимәмдүдә (бәян)
Бибимәмдүдә чирен яшереп йөрде. Үтәр әле, кемнең эче китми дә, башы авыртмый, дип үзен үзе юатты. Ә чир азды гына. Эче утырды-утыруын, ләкин сулкылдап авыртуына чыдар хәле юк, әйтерсең лә пычак белән телеп-телеп алалар... -
14 март 2026 - 09:00
Йөзә торган арба (бәян)
Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-белешне... -
1 март 2026 - 09:00
Әниләр (бәян)
Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә... -
4 гыйнвар 2026 - 09:00
Ак читек (бәян)
- Зәйтүнәнең өстенә... погрузчик ауды бит! И бер Аллам... Нургаянның күзалды караңгыланып китте. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка...