31 май 2026 яңалыклары
-
31 май 2026 - 17:00
Вакыйф Нуриевнең данлыклы песие
Ул песи бик лаеклы китте. Кешегә дә булмаган хөрмәт песигә тәтеде. Матур яшәде һәм матур үлде. Хатыным Ләйлә алып кайткан песи иде. Озак яшәде безнең белән – 21 ел буе. Хәзер инде хатыным да бакыйлыкка күчте, менә песи дә китте... -
31 май 2026 - 15:00
Тук башаклы иген кырын эзлим...
Авыр уйга чумып, онытылып, Килеп җитәм таныш тугайга, Ризалашмый гаделсезлек белән, Сайравыннан туктап тынып калган Басу күрке — җырчы тургай да! -
31 май 2026 - 13:00
ФӘНЗИЛӘЕВНА (парча)
Быел мин өченче яшемне тутырдым. Әле минем күпне өйрәнәсем, күпне беләсем, күпне күрсәтәсем бар дөньяга. Яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Минем патроним урынына матроним йөртүемә гаҗәпләнәсез, ахры?! Матроним – әти исеме урынына әнинекен йөртү инде... Әйе, мин Фәнзиләевна! -
31 май 2026 - 11:00
Зур бәхет
Ыгы-зыгы, тормыш мәшәкате Оныттыра әллә кемнәрне. Яна-көя дөнья куабыз бит, Без кешедән әллә кимнәрме? -
31 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә, Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар. Туган якларга…