Тук башаклы иген кырын эзлим...
Авыр уйга чумып, онытылып, Килеп җитәм таныш тугайга, Ризалашмый гаделсезлек белән, Сайравыннан туктап тынып калган Басу күрке — җырчы тургай да!
Җәйге хисләр өермәсендә...
Таныш кырлар буйлап барам атлап,
Күңел нидер эзли, юксына,
Таба алмый бәргәләнә җаным,
Күзләремә кайнар яшь тула.
Тук башаклы иген кырын эзлим,
Комбайннар эзлим мәш килгән,
Шат йөзләрне очратасым килә,
Шул игенне назлап үстергән!
Җор күңелле тырыш якташларның
Дәртле, күмәк хезмәт җырларын
Бер йотлыгып тыңлыйсылар килә,
Кайда соң сез?! Кайда?! Э-эй! Халкым?!
Чү! Кемнәр анда — юлда, биштәр аскан?!
Күземәме ялгыш күренә?!
Яшь агроном белән зоотехник
Китеп бара эшкә — Себергә!
Басу-кырлар елап озата бара:
Хәсрәт анда, рәнҗү-сагыштыр:
Кайгыртучан хуҗа ур(ы)нын алган
Тирән кесә — некий инвестор!
Халык бәх(е)те — башаклар чайкалган
Басуларда әле баягы
Котырып үсә шәмәхә төстәге
Чәнечкеле шайтан таягы!
МТСлар киткән металломга,
Җилгә очкан ферма, ындыр да:
Хуҗа кесәсенә оялаган,
Әверелеп яшел долларга!
Фермер дигән кыю егетләр бар,
Ләкин алар ерак киталмый:
Сыйлар иде җирен, яклар иде,
Очкычларга буе җиталмый!
"Авыл каны" — кара хәзинәне
Суырталар җирдән — тамырдан,
Халыкка — тик сероводороды,
Алтынына хуҗа табылган!
Авыр уйга чумып, онытылып,
Килеп җитәм таныш тугайга,
Ризалашмый гаделсезлек белән,
Сайравыннан туктап тынып калган
Басу күрке — җырчы тургай да!
Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев