Шигърият
Зур бәхет
Ыгы-зыгы, тормыш мәшәкате Оныттыра әллә кемнәрне. Яна-көя дөнья куабыз бит, Без кешедән әллә кимнәрме?
Оныттым мин сине, үпкәләмә,
Тормыш оныттыра икән ул...
Ходам сөеп, бүләк итеп биргән,
Бәхетем дә күктән иңгән шул.
Ыгы-зыгы, тормыш мәшәкате
Оныттыра әллә кемнәрне.
Яна-көя дөнья куабыз бит,
Без кешедән әллә кимнәрме?
Кабаланып үтә икән гомер,
Онытыла таныш исемнәр.
Танышлар да мине оныткандыр,
Алар да бит минем ишеләр...
Хәтер исән булсын, ул – зур бәхет,
Ходай бүләге ул – зур сәләт.
Көн тууга хәтер яңартырга,
Чыгып тора һәрчак мең сәбәп.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев