18 июль 2025 яңалыклары
-
18 июля 2025 - 17:00
ШӘМСЕКАМӘР (драмадан өзек)
С ә л ә х и. Уйла, Камәр, мин бит сиңа яхшылыкка әйтәм... (Разия килгәнне күреп, тиз генә чыгып китә.) К а м ә р. Минем арттан эт шикелле ияреп йөрмә. -
18 июля 2025 - 16:00
Яшәешнең ике чиге
Килә, китә, онытыла, Яши игелеге. -
18 июля 2025 - 15:00
Чүлмәктән чыккан пәри
Гариф абый Ахунов Язучылар берлегенең рәисе булып торганда миңа биш ел дәвамында (1975-1981) аның кул астында эшләргә туры килде. Башта әдәби консультант булып, аннары – «Идел» альманахы редакторы вазифасында. Нинди генә эшләр майтармадык без ул чагында яшьләр белән! -
18 июля 2025 - 14:00
Синең белән, Татнефть, горурланам!
Синең белән, Татнефть, горурланам! Син һаман да үргә менәсең. Республикам балкый син булганга, Байлыгын арттыра беләсең. -
18 июля 2025 - 13:00
Локман карт хикмәтләре (хикәя)
Кинәт хәле китте Локман картның, күз алды караңгыланды. Ниндидер ап-ак бүлмәдә, пепелдәгән чыбыклар арасында аңына килде ул. Өстендәге ап-ак япманы күргәч, үлгәнмен, кәфенлек ахрысы дигән уй узды. Янында шундый ук япмадан селкенмичә ятучы кешеләрне күргәч тә аңышмады... -
18 июля 2025 - 12:00
Җай
Бу дөньяда бар да хикмәт белән, Бернәрсә дә түгел гади генә. -
18 июля 2025 - 11:00
Килен белән каенана арасы кылычтан үткен, кылдан нечкә...
Гамьле фикерләр. -
18 июля 2025 - 10:00
Әбием догасы
Үпкәләп карый күк яшь тулган күземә Әбием тәсбихе намазлык өстендә... -
18 июля 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Татый әбине, Янсуарда күз төшереп йөргән егете булуга карамастан, Кибәчкә биргәннәр. Хәлле, җитеш йорттан арбага бирнәсен төяп, килен итеп чит йортка төшәргә алып чыгып киткәндә, имеш, өч кенә сүз әйткән ул: «Капкалары бармы соң?» Ә аннары Кибәчтәге минем карт бабаема шулкадәр гашыйк булган – сугыштан «исән» хәбәре килгәч, ташуы киткән бозлы Мишә суын йөзеп-ерып чыгып, Янсуарга сөенче алырга менгән.