Синең белән, Татнефть, горурланам!
Синең белән, Татнефть, горурланам! Син һаман да үргә менәсең. Республикам балкый син булганга, Байлыгын арттыра беләсең.
Безнең төбәк бик матур һәм бик бай,
Иксез-чиксез кырлар, далалар.
Ул урманнар, биек-биек таулар,
Инеш, чишмәләр һәм елгалар.
Табигатьнең безгә бүләге бу,
Күпме байлык анда, хәзинә.
Ул матурлык, ул гүзәллек, бер ямь,
Тик файдасын аңлый бел генә.
«Кара алтын, кара алтын!» – диләр,
Ялгышмыйча нефть турында.
Алтын кебек кыйммәт һәм югары
Аның бәясе Җир шарында.
Синең белән, Татнефть, горурланам!
Син һаман да үргә менәсең.
Республикам балкый син булганга,
Байлыгын арттыра беләсең.
Сандугачлар мактап туя алмый
Син яңарткан чишмә, күлләрне.
Юлчы исә шифалы су эчә,
Тыңлый-тыңлый моңлы көйләрне.
Зилә ГАФИЯТУЛЛИНА.
«КУ» 07, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев