Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәешнең ике чиге

Килә, китә, онытыла, Яши игелеге.

Елап туа кеше. Сөенәбез,

Елаганын күреп.

«Бәхетең белән кил әйдә», – дип,

Мактауларга күмеп.

Еламыйча китә кеше,

Озатабыз елап.
Искә алып гомер юлын,

Яхшылыгын уйлап.

Туу, үлү – яшәешнең

Бары ике чиге.

Килә, китә, онытыла,

Яши игелеге. 

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев