29 апрель 2025 яңалыклары
-
29 апрель 2025 - 17:00
...биздергән дә тел!
Яхшы гамәлләрдән үрнәк алмау – ул мәгънәсезлек. Яманнардан гыйбрәт алмау – ул рәхимсезлеккә илтә. -
29 апрель 2025 - 16:00
Әйтелмичә калган сүз
Кайчакларда шулай була икән – Әкрен генә поезд кузгала, Ерагая ара, бер-береңә Әйтеп өлгермәгән сүз кала. -
29 апрель 2025 - 15:00
Умарта (дәвамы)
Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит... -
29 апрель 2025 - 14:00
Пар канатлар җитми
«Кем баласы?» – диеп сорамагыз, Күңел җебе өзек баладан. Ул җанда бар төзәлмәслек яра, Кан сыкрый һәркөн аңардан. -
29 апрель 2025 - 13:00
Куеныңда ни бар? (хикәя)
Көн-төн интернет аша милек сату эшендә кайнаган Илнур өчен җомга бик тиз җитте. Үзе яшәгән кунакханә каршындагы мәчеттә ара-тирә намаз кылды. Җомгага янә шунда, ләкин соңлабрак керде. Ул чыкканда инде карт нәкъ үткән атнадагы кебек чәй эчәргә хәзерләнгән, әмма уе гына чәйдә түгел кебек, һәр чыккан кешегә күз салып утыра иде. Көтә, димәк. -
29 апрель 2025 - 12:00
Кояш исе
Кояш исе килә җәйдән, болын исе, урман. -
29 апрель 2025 - 11:00
Зәйнәп Хәйруллинаның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Хөрмәтле Равил! 1. Әле генә телефоннан хәбәр иттеләр: Сез телевидение өчен «Сәйдәшев» фильмы сценариен язгансыз икән. Яхшы эш. Мине музыкаль өлеше бик кызыксындыра. Халыкка билгеле булмаган 9 җыр табылды бит. -
29 апрель 2025 - 10:00
Апрель кәефе
Апрель, апрель... Бераз өшетәсең – Боз салкынын саклый елгалар. -
29 апрель 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
Әйе, Костин роботларында эшләнеп бетмәгән нәрсәләр шактый икән әле. Монда камиллек турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хисләр һәм кешесыман роботларның үз-үзләрен тотышында, кыяфәтендә аларның чагылышын өйрәнүгә бөтен барлыгын багышлаган галимгә әнә шул ясалмалылык аермачык сизелде.