Әйтелмичә калган сүз
Кайчакларда шулай була икән – Әкрен генә поезд кузгала, Ерагая ара, бер-береңә Әйтеп өлгермәгән сүз кала.
Кайчакларда шулай була икән –
Әкрен генә поезд кузгала,
Ерагая ара, бер-береңә
Әйтеп өлгермәгән сүз кала.
Мин сизендем, ләкин аңламадым,
«Түз, сикермә, – дидем, – йөрәк, түз!»
Бәргәләнде вокзал почмагында
Син әйтәсе миңа кирәк сүз.
Син аңладың – поезд кире килмәс…
Йөрәгемне уйды карашың.
Нигә шулай авыр икән үтү
Күңел белән күңел арасын?
Инде тормыш поезд кебек чаба,
Ә бит ничек әкрен кузгалды.
Бик үкенеч: гомер почмагында
Әйтелергә тиеш сүз калды.
Мин вокзалда. Борылам да карыйм,
Пышылдаган аваз колакта.
Өзгәләнгән, телгәләнгән бер сүз
Елап карый миңа ерактан.
"КУ" 02,2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев