Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Пар канатлар җитми

«Кем баласы?» – диеп сорамагыз, Күңел җебе өзек баладан. Ул җанда бар төзәлмәслек яра, Кан сыкрый һәркөн аңардан.

Теләп алмый беркем ятимлекне,
Үрелә ул үзе сагыштан.
«Ятим бала» дигән ачы исем
Әллә язмыш, әллә ялгыштан?
Чит-ят күңелләрдән җылы эзләп,
Ятим бала үсә тилмереп.
Кара шәлен япкан шәҗәрәсе
Караңгылый аның гомерен.
«Кем баласы?» – диеп сорамагыз,
Күңел җебе өзек баладан.
Ул җанда бар төзәлмәслек яра,
Кан сыкрый һәркөн аңардан.
Егылганда тартып торгызырга,
Арыганда иңнән этәргә,
Пар канатлар җитми ятимнәргә
Сабыйлыкны шатлык итәргә.


Наилә СӘГЪДИЕВА.

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев