5 апрель 2024 яңалыклары
-
5 апреля 2024 - 17:00
Саха учагының җылысы
Кунак ашы – кара-каршы, дигән әби-бабаларыбыз. Без дә саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы шигырьләр шәлкемен укучылар кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда. -
5 апреля 2024 - 16:00
Әбиемне сагынганда
Сагындырдың, әби! Күп сорамыйм, Керче бары бер кич төшләремә... -
5 апреля 2024 - 15:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Әле тагын бер шәп җырчы ишетелгәли башлады, – диде әткәй, горурланган сыман. – Илһам Шакиров, безнең Сарман ягыннан икән. – Кара әле, сорыйсым килеп йөри идем, Мәхтүрә сөйләп торган иде беркөнне. Аны, көнләшеп, Рәшит Ваһапов парахудтан суга ыргыткан, ди бит. Көч-хәл белән тартып алганнар. Судан алгач, ике бидрә су чыккан үзеннән. Бичаракаем, ничек үлми калган диген?.. -
5 апреля 2024 - 14:00
Өйдә безне әни җылыта
Җирдә беркем әниләрдәй ихлас, Өзелеп сөйми газиз баласын. -
5 апреля 2024 - 13:00
Әти-и! (хикәя)
Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде... -
5 апреля 2024 - 12:00
Гомер бер генә
Бер гомер бирелгән кешегә, Бер гомер – гөр килеп яшәргә. -
5 апреля 2024 - 11:00
ТАТАР ТАМЫРЛАРЫННАН ҮСКӘН ҖЕТЕ ГӨЛЛӘР
Бу чибәр, зыялылыгы кыяфәтенә чыккан ханымны кем буларак тәкъдим итәргә? Әлбәттә, иң беренче чиратта ул – Татарстаннан читтә яшәүче галимә: филология докторы, Америка мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнүче белгеч. -
5 апреля 2024 - 10:00
Азан
Таң алдыннан мизгел кайтавазы – Манарадан ишетелә азан. -
5 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил авыл башындагы инеш аркылы күпердән чыгып, калкулыкка менде, үрле җирдән урманга кадәр җәйрәп яткан болынга күз йөгертте. Сул тарафта бер төркем чегәннәр урнашкан, уңдарак, юл урманга кереп киткән якта урман авызында берәү кул болгады. Лаура! Алар, әллә нинди ара булса да, бер-берсен танырлар иде. Лаура! Равил, томырылып, шунда йөгерде.