Әбиемне сагынганда
Сагындырдың, әби! Күп сорамыйм, Керче бары бер кич төшләремә...
Сөт өстедәй ак яулыгың ябып,
Күмер кебек кара чәчләреңә,
Шундый ачык, гүя кичә кебек,
Төшәсең син минем исләремә...
Маңгаеңнан нәкъ урталай ярып,
Җәһәт кенә чәчең тарый идең...
Азрак үреп төшкәч, толымыңа
Матур алсу тасма ялгый идең...
Кара чәчең калын толымнарга
Әйләнә дә, төшә билгә чаклы...
Шундый тасма күргән саен һаман
Күз алдыма килә балачагым...
Калын чәчең сере нидә булган?!
Шампунь юк ла, аны син белмәдең.
«Башларымның авыртканын ала
Бары әче суым», – дияр идең.
Чәчләремне үстерәсем килә
һәм үрәсе, нәкъ синеке кебек.
Танышлардан үртәтәсе килә:
«Нәгыймәнең пәрәмәче» диеп!
Үпкәләмәс идем, мактау итеп
Кабул итәр идем шушы сүзне.
Түгәрәк йөз, кара чәчләр уртак,
Охшатканнар икән икебезне.
Сөт өстедәй ак яулыгың каплап
Күмер төсле чәчең өсләренә...
Сагындырдың, әби! Күп сорамыйм,
Керче бары бер кич төшләремә...
ЗӨҺРӘ РАМАЗАНОВА
"КУ" 07, 2023
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев