ТАТАР ТАМЫРЛАРЫННАН ҮСКӘН ҖЕТЕ ГӨЛЛӘР
Бу чибәр, зыялылыгы кыяфәтенә чыккан ханымны кем буларак тәкъдим итәргә? Әлбәттә, иң беренче чиратта ул – Татарстаннан читтә яшәүче галимә: филология докторы, Америка мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнүче белгеч.
Бу чибәр, зыялылыгы кыяфәтенә чыккан ханымны кем буларак тәкъдим
итәргә? Әлбәттә, иң беренче чиратта ул – Татарстаннан читтә яшәүче галимә:
филология докторы, Америка мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнүче белгеч. Бер үк
вакытта – язучы, җәмәгать эшлеклесе. Әмма аның хакында сүз башландымы,
нәсел-нәсәбен, ата-бабаларын әйләнеп узып булмый.
Сүзебез – тугач та Фәхрия исемен алган, бүген исә Гөнүл Пултар буларак
билгеле гаҗәеп язмыш иясе хакында булыр. Татар халкын милләт буларак
туплаган, оештырган күренекле фикер иясе, Төркия дәүләтчелегенең
нигезләрен салышкан сәясәтче Садри Максудиның (1878–1957) һәм шагыйрь
Дәрдемәнднең абыйсы Шакир Рәмиев кызы Камиләнең (1892/93–1973) оныгы
ул. Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, сенатор һәм академик Әдилә Айданың
(1912–1992) һәм XIX гасыр госманлы дәүләт эшлеклеләреннән булган, Багдад
губернаторы шәйхелвәзир Мехмед Намык-паша оныгы Рәшид Мазһар Айданың кызы.
Менә шушы төрек дөньясында мәшһүр гаиләдә, 1943 елның 3 ноябрендә дөньяга
килгән Гөнүл, Төркия илчесе булган әнисенең эш урынына бәйле, белемне төрле
илләрдә (Франция, Нидерланд, Югославия) алган. Башлангыч мәктәп курсын –
Парижда, урта мәктәпнекен – Арнавуттагы Америка хатын-кыз көллиятендә һәм
Гаагадагы Халыкара Америка мәктәбендә үзләштерү, күрәсең, төрле халыкларның
көнкүреше белән шунда яшәп танышу аның киләчәктә нинди һөнәр сайлавына
йогынты ясый. Әдәбиятларны, мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү – алардагы
охшашлыкларны да, үзенчәлекләрне дә күрергә, аңларга ярдәм итә, шуның белән
бергә, халыкларның, милләтләрнең менталь, психологик, фәлсәфи үзлек-үзгәлекләрен
дә төшенүгә китерә ала. Бу белгечлекне сайлау өчен телләр белү дә, күп уку һәм төрле
мәдәниятләрдән, әдәбиятлардан хәбәрдар булу да сорала.
1967 елда Истанбулдагы Роберт көллиятендә (хәзерге Босфор университеты)
бакалавриатны төгәлләп, кыз укуын Парижда Сорбонна университетында дәвам
итә. 1968 елда кияүгә чыга һәм Төркиягә кайтып, «Чагыштырма әдәбият белеме»
белгечлеге буенча Анкарадагы Урта көнчыгыш техник университетында докторантура
тәмамлый. Ире – техник фәннәр докторы, төзелеш фәннәре профессоры Мостафа
Пултар. Өч балалары туа.
Бу елларда Гөнүл Пултар күп укый, дөнья әдәбиятындагы чәчмә жанрлар,
бигрәк тә Америкада һәм Европада роман жанрының үсеш-үзгәреше белән
кызыксына, көчен журналистикада һәм әдәбиятта сыный. Бу нисбәттән, 1965
елда «Винтаж» дип аталган сценарие өчен Роберт көллиятенең Югары мәктәбе
киноклубы (Төркия) конкурсында беренче урынны һәм 1970 елда француз телендә
иҗат ителгән «Дустыма хат» эссесы белән Франциядә Хашетт-Ларусс премиясен
алуын да әйтергә кирәк.
1979 елда Гөнүл Пултарның «Дөнья – куласа» исемле беренче романы басылып
чыгу, аннан да бигрәк, әсәрнең зур популярлык казануы күпләр өчен көтелмәгән хәл
була. Романның төп герое – баласы тууын көткән йөкле хатын; ул бу олы вакыйганы
тормышындагы борылыш мизгеле кебек кабул итә. Вакыт иркенлеге биргән көтү
айларында героиня үзенең, дусларының, гаиләсенең, илнең үткәнен искә төшереп,
хатирәләр аша узганнарга бәя бирә.
Яшүсмер вакыты 1960нчы елларның шаулы вакыйгаларына туры килеп, зур
шәһәрдә заманча белем алган кыз ул чакта үзенең урынын җәмгыятькә файдалы
шәхес буларак табарга тели. Әлеге теләк аны традицияләрне саклап, хатын-кызга, иң
беренче чиратта, гаилә учагын тергезүче итеп караган гаиләсе һәм туганнары белән
каршылыкка кертә. Шул ук вакытта героиняның мохите – яшьләрнең зыялы катламы
– илдә барган хәлләрдән хәбәрдар булса да, сәяси акцияләрдән читтә торырга омтыла.
Алар өчен иң мөһиме – акылы-белеме, зиһене-холкы белән үз иленә, җәмгыятькә кирәк
булу, хезмәт итү. Язучы әлеге мохит вәкилләрен илдәге тирән үзгәрешләр вакытында
йөзгә-йөз баскан ике зур көчнең – иске традицион җәмгыять кыйммәтләрен сакларга
омтылган «өлкәннәр», шул традицияләрне җимерергә теләгән инкыйлабый «яшьләр»
лагереның – берсенә дә кермәгән катлам буларак тасвирлый. Шәһәр читендәге
аулак урында баласы тууын көткән яшь хатын, узганнарны искә төшереп, «дөрес
эшләдемме?» дигән сорауга да җавап эзли.
Язучының икенче романы «Суны минем кулымнан эчсеннәр» дип атала. Ул 1980нче
елларда, Лондон шәһәрендә булган канлы вакыйгалардан башлана: террорчылар
һөҗүме нәтиҗәсендә төрек илчесе һәлак була, аның хатыны Фатош Атаман кома
хәлендә хастаханәгә эләгә. Комадан чыгуга, ул үзенең үткәннәрен хәтеренә төшерә
башлый. Әмма аның хәтерендә бер-бер артлы калкуланган вакыйгалар, 1950нче
елларда Анадолуда, Истанбулда, аннары Америкада булган хәлләр, әниләре янына
килгән улларының белгәннәре белән тәңгәл килми. Болар – моңа кадәр яшереп
киленгән хакыйкатьме, төшме, хәтернең ялгышуымы? Әсәр бу сорауларга ачык кына
җавап бирми, һәр укучының үзенчә укуын, аңлавын таләп итә.
Гомумән алганда, Гөнүл Пултар әсәрләрендә хатын-кыз язмышын һәм илдәге
иҗтимагый-сәяси хәлләрне үреп бирү күзгә ташлана. Соңрак инглиз телендә иҗат
ителгән «Леда һәм аккош» хикәясендә дә элеккеге социалистик илләр хәятына бәя
бирү омтылышы ясала. Борынгы юнан мифын исемгә чыгарган сюжет, бу хактагы
инглиз телле фәлсәфи әдәбияттагы (мәс., Уильям Йейтсның сонеты, 1924) кебек үк,
вакыйгаларның очраклымы яки закончалыклымы булуын аңларга омтылып язылган
дигән тәэсир туа. Символлар исә язучы куйган сорауларны кешеләр психологиясенә дә,
халыклар һәм илләр язмышына да, кешелек яшәешенә дә юнәлтеп аңларга мөмкинлек
бирә.
Әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр Гөнүл Пултар иҗатын модернизм
юнәлешендә бәялиләр, еш кына язу стилендә Сэмюэл Беккет (1906–1989) белән
охшашлык күрсәтелә; әдәбият белеме өлкәсендәге төрле мәдәниятләр тоташуы,
синтезы мәсьәләләренә караган эзләнүләре дә француз-ирланд фикер иясенеке
белән бер дулкында яңгырый. Дөньякүләм мәшһүр прозаик һәм драматург, «абсурд
театры»н тудыручы, 1969 елны әдәбият буенча Нобель бүләге алган Беккет кебек
үк, Пултар да әсәрләрендә адәм баласы өчен иң мөһим кыйммәтләрне эзли,
кешеләр яшәү дәвамында кабул итә торган карарларның ни өчен аларны көтелгән
нәтиҗәләргә китермәү серләре хакында уйлана. Язу рәвеше ягыннан, аларны төрле
(бер-берсеннән ерагайган) мәдәниятләр синтезы чигендә, аларның традицияләрен
бер үк вакытта файдаланып, интеллектуаль әзерлекле укучыга атап иҗат ителү
берләштерә, күрәсең.
Язучы буларак шактый зур уңышларга ирешсә дә, Гөнүл Пултар төп һөнәре
итеп академик фән юлын сайлый. Аның Америка мәдәнияте һәм әдәбияты буенча
тикшеренүләре төрле илләрдә (аеруча Төркия, АКШ) дөнья күргән фәнни җыентыкларда
басылып тора. Төп эзләнүләр юнәлеше буларак ул әдәбиятта, журналистикада сайлаган
теманы тәгаенли: дөньядагы үзгәрешләр һәм хатын-кыз. 1986 елда «Хатын-кызларның
азатлыкка омтылуы: Дорис Лессинг эзләнүләре һәм никах проблемасы» дигән темага
докторлык диссертациясен яклый. Безнең фикеребезчә, Гөнүл Пултарның язучы булып
китүенә һәм әсәрләренең тематикасына да нәкъ менә фәнни тикшеренүләре, Дорис
Лессинг әсәрләре зур йогынты ясаган.
Билгеле булганча, инглиз язучысы Дорис Мэй Лессинг (1919–2013), 2007 елда
әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге лауреаты, коммунизм идеяләреннән – феминизмга,
аннары – суфичылыкка килгән фикер иясе буларак билгеле. Аның иҗатын «феминизм
әдәбияты», «фәнни фантастика», «футурологик әдәбият» дип тә бәялиләр. Озын иҗат
гомерендә ул күп кенә сәяси-социаль, психологик, фантастик романнар яза, әмма
аларда һәрвакыт хатын-кыз тормышын үзәккә куя, яшәешнең төп закончалыкларын
хатын-кыз күзлегеннән яктырта. Гөнүл Пултарның Дорис Лессинг иҗатын нигез итеп
алган фәнни хезмәте дөнья мәдәниятендә хатын-кызларның урынын, ролен билгеләп
язылган әсәрләрнең барлыкка килү сәбәпләрен, алардагы карашларны һәм идеяләрне
фәлсәфи-культурологик яссылыкта тикшерә.
1992 елдан Гөнүл Пултар Билкәнт университетының инглиз теле һәм әдәбияты
факультетында укыта башлый. Озак та үтми, университетта Төрек әдәбияты үзәге
оештырып җибәрә. 2005 елны бу Үзәк Мәдәни эзләнүләр ассоциациясенә әверелә.
Фәндә аны аеруча төрек чыгышлы Америка язучылары, аларның үзенчәлекле
иҗаты кызыксындыра. Хезмәтләре арасында шәхес һәм мохит, милләт һәм миллият,
мәдәният, күптеллелек, миграция мәсьәләләре мөһим урын тота. Әмма төрле
мәдәниятләр киселешендәге гаиләдә дөньяга килгән, күп телләр белүче, күп илләрдә
яшәгән галимәнең хезмәтләрендә бу мәсьәләләргә төрле яклап, комплекслы якын
килү күзәтелә.
Гөнүл Пултарның иҗтимагый-мәдәни эшчәнлеге дә күптармаклы булуы белән
аерылып тора. Ул Төркиядә – Америка мәдәниятен, Америкада – Төркия мәдәниятен
танытуга зур көч сала. «Төркиядәге Америка тикшеренүләре журналы»н (ингл. Journal
of American Studies of Turkey) оештырып, аның баш мөхәррире була. Америка Кушма
Штатларында нәшер ителүче «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы
буларак, бу юнәлештә дә эшли. Күп кенә халыкара оешмаларда төрле вазифалар
башкара.
Аның иҗтимагый эшчәнлегенең бер тармагы татар дөньясы белән бәйле. 1991 елны
Гали Акыш оештырган Бөтендөнья татарлары лигасын җитәкләү эше 1997 елдан Гөнүл
Пултар җилкәсенә төшә. Шушы вакыттан Садри Максуди оныгы Татарстан, башка
төрки республикалар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыра. 1992 елны Беренче татар
корылтаена килгән делегатлар арасында Садри Максудиның икенче кызы Наиләнең
улы Али Вахит Турхан һәм кызы Эрэн, уллары Гәрәй, Сәлҗүк белән Гөнүл Пултар
да була.
1998 елда Гөнүл Пултарны Гарвард университетының Лонгфелло институтына
штаттагы гыйльми хезмәткәр итеп чакыралар. Билкәнт университетында 2003 елга
кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшләвен дәвам итә. Аннары да семинарлар алып бара.
2004 елны Пултарлар гаиләсе Истанбулга күченә.
Соңгы елларда Гөнүл Пултар элеккеге Советлар Союзы җирләрендәге төрки
телле халыклар мәдәнияте белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта бабасы Садри Максуди
Арсалның гыйльми мирасын барлауны үзенең бурычы дип саный. 2018 елны ул аның
атаклы «Милләтчелекнең бәгъзе әсаслары» китабын кабат нәшер итә (Ötüken Yazılımları,
Истанбул, 272 бит).
Гомумән, Гөнүл Пултарның язмышы, профессиональ эшчәнлеге күпмедер
күләмдә әнисенең язмышын кабатлый. 1912 елны Санкт-Петербург шәһәрендә
туган Гадилә Садри кызы Максудова (Әдилә Айда; 1912–1992) да башлангыч
белемне Берлинда һәм Парижда ала, Истанбулда Нотр Дам де Сион дип исемләнгән
француз лицеен тәмамлый. Югары белемгә Анкара университетының юридик
факультетында ия була. Чит илләр эшләре министрлыгына имтиханнарны уңышлы
тапшырып, 1932 елны 20 яшьлек татар ханымы Төркия Республикасының беренче
хатын-кыз дипломаты итеп тәгаенләнә. 1934 елда хатын-кызларны дипломатик
эшкә билгеләүне тыю турында карар чыккач, бу өлкәдән китеп торырга мәҗбүр
була: Анкарадагы Дәүләт консерваториясендә, Халык мәгарифе көллиятендә,
Анкарадагы кызлар лицеенда француз теле укыта. 1941 елны француз теле һәм
әдәбияты факультетын төгәлләп, университетта укытуга күчә. Кияүгә чыгып,
Истанбулга кайта. Шушы вакытта аның беренче җитди фәнни хезмәте француз
телендә басылып чыга: «Виктор Гюгоның Маллармега йогынтысы. Диалоглар»
(Истанбул, 1953). Биредә сүз XIX гасыр француз әдәбиятының ике мәшһүр шагыйре
иҗаты яки Виктор Гюгоның (1802–1885) Стефан Малларме (1842–1898) иҗатына
йогынтысы турында гына бармый. Билгеле булганча, Гюго – француз романтизмын
тудыручыларның берсе. Айда ханым милли әдәбиятта романтизмнан – символизм
үсеп чыгу проблемасына якыная.
1955 елны аның яңа китабы француз телендә нәшер ителә: «Малларменың эчке
драмасы һәм Малларме символларының килеп чыгышы» (Истанбул, 1955). Әдәбият
галимәне тарихка тарта. 1956 елны шулай ук француз телендә дөнья күргән китап
инде XVII гасыр Франция тарихына, Людовик XIV – Кояш-корольнең Франция
белән Госманлы империясе арасында үзара файдалы багланышлар урнаштырырга
омтылышларына, «тюрбаннар» һәм «париклар» капма-каршылыгына багышлана
(«Кояш-корольнең төрек дипломаты»). Алга таба ул Франция корольләре тормышына
кагылышлы берничә хезмәт яза.
1957 елны югарыда телгә алынган карар юкка чыгарылуга, Әдилә Айда Чит
илләр эшләре министрлыгына әйләнеп кайта. 1958 елны – ООНның Генераль
Ассамблеясында вәкил, 1959 елда – Гаага илчелегендә илче киңәшчесе, 1961 елдан –
Белград илчелегендә киңәшче, 1963 елдан – мәдәният мәсьәләләре буенча Генераль
директор ярдәмчесе, 1966 елдан – Рим илчелегендә Илче-киңәшче. 1976 елда исә
Республика Сенатына сенатор итеп билгеләнә. 1980 елга кадәр шушы постта була.
Римда вакытта Әдилә Айда этрусклар тарихы белән мавыгып китә. Билгеле
булганча, этрусклар дип б.э.га кадәр 1 меңъеллыкта Аппенин ярымутравының төньяк-
көнбатышында яшәгән цивилизациягә әйтәләр. Римлыларга югары мәдәният биргән бу
халыкның килеп чыгышы турында бәхәсләр бүгенге көнгә кадәр бара. Башта төп версия
буларак, фәндә аларның Италиядән килеп чыгышы тәгълиматы формалаша. Әмма бу
караш археологик тикшеренүләр вакытында кире кагыла. Соңрак аларның берничә
дулкын булып Анадолудан, Альп буйларыннан һәм Төньяк Каспий далаларыннан
(Скифия) килүләре фаразлана. Әдилә Айданың француз телендәге («Этрусклар
төркиләр булганмы?», Париж, 1971) һәм төрек телендәге («Этрусклар төркиләр булган.
Дәлилләр», Анкара, 1985) хезмәтләрендә этрускларның килеп чыгышы борынгы
төркиләр тарихына бәйләп карала.
Бу эзләнүләре галимәне төркиләр мәдәниятенә һәм тарихына якынайта. 1971
елны Төркиягә әйләнеп кайткач, ул төркиләрнең бик борынгы тарихына күз салган
хезмәтләр яза («Төркиләрнең беренче бабалары», Анкара, 1987). Бер үк вакытта
әдәбият һәм мәдәният мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, төрек
шагыйре, дипломат Яхья Кемаль тормышы һәм иҗатына багышланган монографияләр
нәшер итә. 1991 елны аның әтисе Садри Максуди Арсалга багышланган хезмәте
төрек телендә басылып чыга, 1996 елда ул рус теленә дә тәрҗемә ителә (Айда
А. Садри Максуди Арсал / науч. ред., примеч., послесл. С. М. Исхакова; перевод
В. Б. Феоновой. Москва, 1996. 359 б.).
Гомумән алганда, бу китапны Әдилә Айда фәнни эшчәнлегенең иң югары ноктасы
дип атарга буладыр. Бер яктан, ул әтисенең эшчәнлеген, гыйльми карашларын тулы
бербөтен тарих итеп, архив документларына һәм истәлекләргә таянып тергезә, бу
хезмәтне Садри Максуди Арсалга куелган рухи-мәгънәви һәйкәл дип атарга буладыр.
Анда Максудиның Россиядә яшәгән, анда үз милләтенең язмышын үзгәртү өчен сәяси-
иҗтимагый һәм фәнни-мәдәни көрәш алып барган чоры да, Ататөрекнең киңәшчесе
буларак, Төркиядә реформаларны тормышка ашыру буенча эшчәнлеге дә, Төркиядә
илнең рәсми тарихын һәм хокук тарихын булдыру юнәлешендәге гаять зур хезмәтләре
дә җентекләп тикшерелә һәм бәяләнә.
Икенче яктан, галимә Идел буе төркиләренең безнең эрага кадәр башланган тарихи
юлын реконструкцияли. Китапның «Кереш» дип аталган өлешендә профессиональ
тарихчы каләме белән төркиләрнең бик борынгы тамырлары – төньяк һуннардан юл
алган чишмә башы, аларның б.э.га кадәр III гасырда Идел-Урал буенда хакимлеге,
саклар исеме астында Көнчыгыш Европага һөҗүмнәре, Атилла үлеменнән соң тагын
бер дулкын төркиләрнең, огур исеме астында Урта Азиядән Европага хәрәкәте,
«болгар» атамасы, Күк төркләр дәүләте, Бөек Болгар дәүләте, болгарларның ислам
динен кабул итүе, Алтын Урда барлыкка килү һ.б. вакыйгалар күзәтеп узыла. Казан
ханлыгы, аның тарихына тукталып, Әдилә ханым Сөембикә ханбикәне – «Казанның
Жанна д’Аркы» дип атый.
Хезмәттә, шулай ук, ХХ йөз башы татар милли-сәяси хәрәкәте, аның барышы,
әйдаманнары турында кызыклы мәгълүматлар бар. Бу китап бүген дә татар яңарышы
тарихы белән кызыксынучылар өчен өстәл китабы булып кала.
Күргәнебезчә, Садри Максуди Арсалның кызы Әдилә Айда һәм оныгы Гөнүл
Пултар – фән тарихында үз сукмакларын салган галимәләр. Әмма бер кызыклы факт
күзгә ташлана: дөнья мәдәниятен фәлсәфи, тарихи, культурологик юнәлешләрдә
өйрәнүләр аларның икесен дә татар дөньясына, татар ментальлегенә якынайта.
"КУ", 7, 2023
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев