Әлфис Гаязов автор яңалыклары
-
16 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Мин бай кеше дип, башкаларга юл да бирми йөрү Ходай кушкан эш түгел. Тик яшьләр алай уйламый шул. Әнә, икмәк пешереп сатып, чак кына күтәрелә алган Василий нәрсә ди бит? Имеш, «Юлга чыксаң, йә атың, йә хатының матур булсын, шуларның берсенә халык егылырдай булып карап калырга тиеш». Бәлки шулайдыр, тик бу табынырлык сүзләр түгел инде. -
15 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тагын поезд. Бу юлы ул инде туган якларга чаба. Тәгәрмәчләрнең йә бер акрынаеп, йә бер тиле тизлеккә якынаеп текелдәвендә әллә нинди таныш сүзләр яңгыраган кебек. Ильяс инде күпме вакыт шул сүзләрнең аңлаешлысын эзләп баш ватты, тик әлегә бер сүз дә аңлашырлык булып яңгырамый иде. -
14 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Ну, Мишенка, сөйлә инде Аждаһа турында! Синең аны күргәнең бармы? Нинди ул? – Син нәрсә? Аны күргән кеше исән калмый бит! Куркыныч бит ул Аждаһа! – Бер кеше дә күрмәгәч, юк инде ул! – Аһа, булмас! Әнә, Казанлыда Галлямка карт күргән, аңардан сорарга кирәк. Тик бу иртәгә генә, иртәгә базар бит. Казанлыга чыгарга сәбәп була. Алып барырмын. -
13 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Сезнең турыда, чынлап та, күп ишеттек бүген. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, бездән сезгә бер үтенеч бар. Безгә Уфа губернасының татарлар күпләп яшәгән Бөре өязендә бер оештыручы, әйдәп алып баручы кеше кирәк. Анда элегә мондый кеше булмады, һәркем үзенчә эшли. Дөресен әйткәндә, эшләми. Оештыручы юк! Менә эш нидә. -
12 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (роман)
– Алдыбызда бит Казан! – Әйе, алдыбызда! – Берничә ел окоптан чыкмаган җанга Казанны бер урап чыгу шатлыктан яну була дип хыялландым. Менә бу бәхеттән, нәкъ Тукай әйткәндәй, янсын җаным! -
21 октябрь 2022 - 12:00
Үкенүләр җанны били
Шул чагында булган кебек корыч бикләр, Талпынгандай күңел бер дә юкка, тиккә.. -
20 декабрь 2021 - 12:00
Дөньяларда үзгәрешләр булып тора...
Ир-егетләр генә дөнья тотып килә, Чын егетләр сынмый язмышка!