Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

– Сезнең турыда, чынлап та, күп ишеттек бүген. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, бездән сезгә бер үтенеч бар. Безгә Уфа губернасының татарлар күпләп яшәгән Бөре өязендә бер оештыручы, әйдәп алып баручы кеше кирәк. Анда элегә мондый кеше булмады, һәркем үзенчә эшли. Дөресен әйткәндә, эшләми. Оештыручы юк! Менә эш нидә.

(Башыннан укыгыз)

3
Казан, бернигә карамыйча, үзенчә кайный иде. Ашыгып атлаучы
кешеләр, төркем-төркем булып җитез атлап баручы шат гимназисткалар,
олылары да, яшьләре дә, тояклары белән ут чәчүче атлар, манарадан намазга
чакыручы азан, калын йә нечкә чылтыравыклы җиз кыңгыраулар, тагын
да әллә нинди, әллә нинди таныш та, ят та булган тавышлар... Казан үзенә
тарта, үз эченә алып, сине дә үзенеке итәргә тырыша. Казанның дәрте,
моңы, нуры гына түгел, бар булмышы, шаулы дөньяга алып кереп, сине
бөтенләй яңа кеше итеп, алга таба этә, юл күрсәтә.
Искереп, кояшта уңып беткән хәрби киемдәге яралы солдатка
университет бинасына керергә рөхсәт итмәделәр. Ильяс бер дә үпкәләмәде
моңа, шул кертмәгән кешеләрнең урынына үзен куеп карады да, ул үзе дә
шулай эшләр иде дигән уй аны тынычландырды.
Барыбер урап чыкты ул тыштан гына булса да университет биналарын.
Февраль инкыйлабыннан соң университет исеменнән күптән түгел генә
алып ташланган «император» сүзе, бик тырышып буялуга карамастан,
ярылып ята, һәм бу кешеләрдә елмаю уята иде. Биредә укучы бәхетле
яшьләр, дөньяның катлаулы булуына игътибар да итмичә, үз көенчә яши
бирәләр. Йә узып киткән кошлар көтүе кебек күз ачып йомганчы очып
үтәләр, йә, матур формаларына сокландырып, җиңел генә атлап узалар,
йә, университет бинасы алдында урын табып, китапка текәләләр. Ишек
төбеннән үк аңкып торган китап исе, типография буявы исе башны
әйләндерерлек булып урап ала, китап эчендә булган белем һәм зиһен хәзер
үк үзе белән танышырга чакыра. Салмак кына басып, мәһабәт кыяфәтле
укытучылар узып китә, әле генә көлгән, әле генә бер-берсенә әллә ниләр
сөйләгән студентлар аларны ерактан ук олы ихтирам күрсәтеп озатып
калалар. Монда, чынлап та, икенче төрле һава, икенче төрле тормыш –
монысын инде Ильяс үзе яхшы белгән «Галия» мәдрәсәсе шәкертләренең
тормышы белән чагыштырып карады. Бу аның шушында укырга килергә
булган теләген тагын да көчәйтеп җибәрде.
Булды, күрде Казанны, университетны Ильяс. Казан ничек кенә
тартмасын, туган якка кайтырга кирәк. Алда яңа гына Казаннан
Екатеринбургка тикле сузылган Казанбург тимер юлы үзенең халык тулган
станцияләре, вагоннары белән көтә. Күп дигәндә, бер тәүлек уңайсызлыклар
булыр, ә аннан соң инде – туган яклар! «Казаннан – Казанлыга!» – дип
көлеп куйды Ильяс.
Аяклар инде вокзал ягына борыла башлаганда, келт итеп кесәдәге язу
искә төште. «Миңа керми китмә!» – дип әйтте бит ул Ильяс исемен дә
сорарга кыймаган абзый. Тиз генә язуны алып карагач, ул анда язылган
адресның каршы йортка эленгән урам исеме белән туры килгәнен күрде.
Мәскәү урамы, 37 адресында урнашкан бу бина, классик формалары, калку
бизәкләре белән башка биналардан күпкә аерылып, әллә кайдан үзенә
чакырып-тартып торгандай булды. Аның тирәсендә тезелеп киткән бәйләп
куелган атлары, бертуктаусыз йөгереп йөргән кешеләрнең ыгы-зыгысы,
сакта торган озын винтовкалы солдатлары, берничә телдә яңгыраган
сөйләшүләре, өске каттагы кайсыдыр бүлмәдә өзлексез шалтыраган
телефоны – болар барысы да бу бинаның бик мөһим булуына ишарә ясый
иде.
Сакчы солдатлар Ильясны бернинди таныклык та сорамыйча үткәреп
җибәрделәр. Үзеннән-үзе усал сакчылары белән университет искә төште,
Ильяс моны уйлап елмаеп куйды. Бер кешегә сүз катарлык түгел, бар да
ашыга. Кайдан табарга иртәнге танышны? Коридор тулы халык, барысының
да кулында нидер бар, барысының да чырайлары борчулы, тынычсыз; татар
һәм рус телләрендә сөйләшкәннәре ишетелә. Кинәт бер бүлмәнең ишеге
ачылып китте, һәм аннан төрле киемдәге кешеләр чыга башлады. Очрашу
бик кызу баргандыр, күрәсең: йөзләрендә кызыллык, хәрәкәтләрендә
тизлек, телләрендә әле генә кабатланган җөмләләр. Ә халык агыла да агыла,
алга барырлык та түгел. Ильяс, читкәрәк тайпылып, биек тәрәзәле диварга
сыенды. Халык агымы кими төште, ә бераздан инде бөтенләй тукталды,
коридорда берничә минутка гадәти булмаган тынлык урнашты. Алга атлаган
Ильяс, бүлмәнең ишеге төбендә иң соңыннан булып чыгып килүче өч кеше
белән бәрелешә язып, тагын туктап калды. Шул арада өчәүнең берсе – бер
кочак кәгазь тотканы буш кулын җәеп җибәрде.
– Илья-яс! Дускаем! Син әллә Казанны шәхси атың белән урап йөрисең
инде? Ни арада монда ук килеп җиткәнсең! Булдыңмы дәрелфөнүндә?
– Кыен булса да, әйтим инде, университетка кертмәделәр бит!
Игътибар белән карап торганнарның тагын берсе сүзгә кушылды.
– Ничек инде кертмәделәр? Илне саклау изге бурыч дип лаф органда,
солдат беренче урында, ә инде мәгърифәт мәркәзе булган университетка
кичәге солдатны бусагадан да уздырмыйлар!
– Камил, бу солдат син иртәннән туктамый сөйләгән батыр егет буладыр
бит? – диде икенчесе.
– Әйе, нәкъ үзе!
– Көн буе сөйли шул, чынлап та. Әйдә, таныштырып үт!
Камил шунда ук таныштыра башлады.
– Ильяс Муллаяр улы Ягафаров. Танып буеннан, Бөре өязе, Казанлы во-
лостеннән. Нәселләре белән муллалардан, сугышчылардан. «Галия» мәдрә-
сәсендә гыйлем тәхсыйль иткән. Хыялы – белемен Казан университетында
дәвам итү. Әйтүенчә, әлегә ул хыялы сүнмәгән. Кирәкмәгән кешеләрнең
тыелган эшләрендә катнашкан өчен полиция тарафыннан куылуга дучар
булгач, вольноопределяющийся булып, сугышка китәргә мәҗбүр булган.
Алар ниндидер бер бүлмәгә керделәр.
Бүлмәдә ачык тәрәзәләрдән үзенә генә хас тавышлары белән Казан
эндәшә иде. Кояшлы көннең җәйгә борылуы, талгын искән җилдәге җәй
сулышы күңелгә дәрт бирә, бер мизгел дә тик тотмаслык әллә нинди көчләр
алга чакыра иде.
Бүлмәгә кергәч тә, Камил таныштыруын дәвам итте.
– Менә, Ильяс, әйткән сүземне үтим. Мин сиңа иртән генә билгеле
зыялылар белән таныштырам дигән идем. Монысы – Мулланур Муллаҗан
улы Вахитов. Монысы – Мәхмүт Габделвахит улы Алиев. Алар –
Февраль инкыйлабыннан соң Казанда Мөселман социалистик комитетын
оештыручылар, «Кызыл байрак», «Сугыш сафы» дигән гәзитләрне
җитәкләүчеләр. Мәхмүт – синең кебек үк сугышта, Төньяк фронтта, Казанга
җае чыкканда кайтып-китеп кенә йөри әлегә.
Вахитов, Камил сөйләгәндә, игътибар белән Ильяска карап торды да
Алиевка табанрак борылып әйтеп куйды:
– Без Икенче Бөтенроссия мөселман съездына делегатлар таба алмый
җәфа чигәбез. Ә монда бар ягы да килгән делегат бар икән!
Алиев, килешмәүдән түгел, бу эшнең барып чыкмаячагына көрсенеп,
үз фикерен әйтте.
– Соңладык! Соңладык шул! Делегатлар составы каралган, тәкъдим
ителгәннәре инде расланган. Берни дә эшләп булмый!
– Ә ул чакырылган кунак булып катнаша ала бит?
– Ай саен Казанга килеп йөри алмый бит инде ул.
Мулланур Вахитов тагын сүзгә кушылды. Ильяс аның башкалар алдында
аеруча ихтирамлы булуына игътибар итте. Ул сөйләгәндә, барысы да шунда
ук тынып кала, ул әйткән күрсәтмәләрне шунда ук кабул итеп алалар.
– Сезнең турыда, чынлап та, күп ишеттек бүген. Кунак ашы –
кара-каршы, дигәндәй, бездән сезгә бер үтенеч бар. Безгә Уфа губернасының
татарлар күпләп яшәгән Бөре өязендә бер оештыручы, әйдәп алып баручы
кеше кирәк. Анда элегә мондый кеше булмады, һәркем үзенчә эшли.
Дөресен әйткәндә, эшләми. Оештыручы юк! Менә эш нидә.
Ильяска карап, Камил да сүзгә кушылды:
– Синнән аерылып киткәч тә, мин бу турыда бик күп уйладым. Һәм башка
келт итеп шушы уй килде бит! Шуннан иптәшләр белән киңәшләшергә
дигән карарга килдем. Чиксез шатмын, алар минем фикерне хуп күрделәр.
Әгәр син каршы булмасаң, сиңа шушы эшне йөкләргә иде исәп.
Алиев, нидер исенә төшереп, үз фикерен әйтте:
– Без татарларны башкортлардан аеру турында сөйләмибез. Алар – бер
ата-бабаның баласы. Әгәр алдагы планнарыбыз уйлаганча барып чыкса, без
ике милләт тә тарихка исемнәребезне алтын белән язарбыз әле. Ул турыда
алда тирәнрәк сөйләшербез әле.
Ачык тәрәзә челтәрләре буйлап җил йөгереп үтте. Ильяска сораулар
ява торды.
– Маркс тарафыннан язылган, бездә Владимир Ленин тарафыннан
үстерелгән социалистик тәгълимат белән очрашкан булдымы фронтка
хәтле?
– «Галия»дә, ай-һай, ул булырмы икән? Анда мөмкин дә түгел инде.
Ильяс уйга калды.
– Әйе дип әйтергә була. Безнең Казанлыда сөргенгә җибәрелгән Яков
Константинович Никонов яшәде. Бәлки, ул әле дә андадыр. Без аның белән
авылга кайткан саен очраша идек.
Алиев кузгалып куйды:
– Кем, кем? Яков Константинович Никоновмы?
– Әйе.
Мәхмүт иптәшләренә борылды:
– Ул бит Георгий Валентинович Плехановның уң кулы! Аның мәкаләләре
әле дә алтынга бәрабәр! Кара әле, кая җибәргәннәр аны, ә!
– Без аны бик зур игътибар белән тыңлый идек. Күп нәрсә аңлашылмый
иде аңлашылмавын.
– Ничек кенә булмасын, дустым, бу бик шәп очрашу. Кайткач та, әгәр
сөрген вакыты чыгып, Питерга-Мәскәүгә китеп бармаса, бар син аның
янына. Өйрән, тыңла, ул әйткәннәрне хәтереңдә калдыр!
– Ә фронтта сәяси эш ничегрәк барды? Партияләрнең сүзләре солдатлар
арасына барып җитә алдымы?
– Килеп җитте дә ул! Тик һәркем үз көен көйли. Ә менә большевиклар
үткәрерлек итеп сөйләделәр, сәясәтне солдатларга аңлата алдылар.
Тырыштылар дип әйтер идем. Иң дөрес сүз большевикларда икәнен мин
күптән аңладым инде.
– Әлегә партиядә түгел инде син, алайса?
Ильяс башын иде.
– Юк! Госпитальдә аларның берсе белән яттык, тәүлек әйләнәсенә
сөйләшмәгән сүз калмады. Ул миңа: «Партиянең ишекләре синең өчен киң
ачык», – дип әйтте һәм тизрәк партияле булырга өндәде.
Вахитов көрсенеп куйды, иптәшләренә борылып, фикерен әйтте:
– Әйе, әгәр Ильяс партия әгъзасы да булып кайтып китсә, бу, һичшиксез,
файдалы булыр иде безнең инкыйлаб эшенә, ә?
Ильяс та түзмәде, әллә кайчаннан бирле башында йөргән соравын бирде:
– Ни эшләп була инде бу минем өчен бик уңай булмаган вазгыятьтә?
Мулланур Вахитов та, башкалар да уйга калдылар, ә ул уйның барысында
да бер үк икәне бер авыздан әйтелгән сүзләр аша яңгырады:
– Гадиләштерелгән юл! Гадиләштерелгән юл – язылу аша партиягә!
Бу сүзләрнең серен Камил ачты:
– Февраль инкыйлабыннан соң бик актив рәвештә партиягә язылу
хәрәкәте булып алды. Аның иң күп чагы апрель аена туры килде, язылу
әле дә тәмамланмаган. Гадиләштерү ул гомуми җыелышта тикшереп, карап
тормыйча партиягә кабул итү була. Димәк...
Ә Л Ф И С Г А Я З О В
19
– Димәк, әгәр теләгең булса, син дә партия Уставының беренче параграфы
буенча аның сафларына языла аласың.
– Башка төбәкләрдә тәҗрибәле партия әгъзалары тарафыннан тәкъдим
сорала, ә Казанда бу эш Уставка таянып кына эшләнә.
Ильяс мондый тизлекне көтмәгән иде, шуңа бераз югалып калды.
– Мин... мин риза, әгәр мөмкин булса инде шулай...
Камил аны кочаклап ук алды:
– Мөмкин, мөмкин, туганкай!
Мулланур Вахитов биргән сорау бу сүзләрдәге өмет чаткыларын аз гына
сүндереп җибәрде:
– Ә нинди оешма аша? Уставта берничә оешма күрсәтелгән: «партийные
группы, заводские ячейки; городские, подрайонные и районные комитеты;
военные организации». Кайсысы безгә якынрак?
Мәхмүт Алиев җавабында өлгеррәк булды:
– Уйлыйсы да юк – соңгысы! Камил, син бүген үк Ильяс белән бергәләп
барып кил гарнизонга. Язылуны рәсмиләштерергә кирәк!
– Аңлашылды! Хәзер үк китәбез. Менә бу кәгазьләрне кертеп кенә
чыгам да кабинетка.
Уйчан, акыллы күзләрен Ильяска төбәп, Вахитов тагын сүзгә кушылды:
– Бер-ике көнгә Казанда калырга синең мөмкинлегең бармы?
– Бар, әлбәттә!
– Бусы әйбәт. Партиянең эшләре буенча хәбәрдар булу кирәк. Аның
соңгы айда чыккан документлары белән, бигрәк тә Ленинның «Апрель
тезислары» белән якыннан яхшылап танышу мөһим. Камил, монысын
хәстәрләүне дә сиңа йөкләргә туры килер.
Камил бер сүз белән җавап бирде:
– Аңлашылды!
Вахитов сүзен дәвам итте:
– Садри Максудов әйтүенчә, Казан белән Уфа арасы большевиклаш-
тырылмаган, моның өчен мөмкинлек юк, чөнки анда партия әгъзалары
юк! Ә, Пермьне дә кушып, бер өчпочмак ясасак, анда, ни кызганыч,
большевиклыкның эзе дә юк дип әйтергә була. Син ул якта партия кешесе
буларак мөҗәррәд, ә ялгызлык – бик начар эш!
Камил, шаярып, Вахитовны бүлдерде:
– Ялгызлык Аллага гына килешә ул диләр!
Елмаеп, Вахитов Ильяска карады:
– Шуңа да сиңа авырга туры килер, тик халык ярдәме белән ул
авырлыкны җиңеп чыгарсың дип ышанам. Ә без һәрвакыт синең янда, синең
белән! Безнең белән син ялгыз түгел, шәкертләрчә әйтсәк, дәгел мөҗәррәд!
Кузгалдылар. Шул вакытта Мулланур Вахитов, килгән юлында тукталып,
Ильяска мөрәҗәгать итте.
– Ярар, алда матур очрашулар көтсен безне, бирсен Ходай! Кара әле,
Ильяс туган, бер сорау бирми булдыра алмыйм.
Ильяс аптырабрак калды.
– Мин җавап бирерлек булса, рәхим итегез!
– Бирерлек дип уйлыйм. Без бит сезнең белән якташ дип әйтерлек, якын
араларда якты дөньяга килгәнбез. Минем туган яклар – Пермь губернасы
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ?
20
Көнгер өязе, Казай авылы. Сезнең Казанлыда да булганым бар. Өч мәчетле
бик зур авыл, волость үзәге булып китте бит инде гасыр башында.
– Әйе, бу бик җылы сүзләр минем өчен.
– Сөйләсәң, бик озын тарих бу. Ярар, мин кыскарак тотармын. Туксан
тугызынчы елга тиклем без Көнгердә яшәдек, шул елда Казанга күчәргә
дигән карар чыгардылар безнең таралып баручы гаиләдә. Әни, әти белән
икесе ике якка аерылып китәр алдыннан, үзен сезнең Изге чишмәгә күз
сырхавын дәваларга алып баруны сорады. Әти үзе бармады, әлбәттә, ат
һәм бер кеше бирде. Сезнең авылга ничә чакрымдыр, белмим. Чишмәгә
барганчы, кайтканчы булган юллар әле дә күз алдымда тора. Арбадагы
мин аунаган хуш исле, мәтрүшкәле печән исе әле дә исемдә. Әйтеп кенә
бетереп буламыни безнең якларның шул тиклем матурлыгын! Исәнме әле
ул Изге чишмә?
– Яхшы чишмә. Яхшы чишмә диләр аны бездә. Исән, әле дә Сабантуй
булып, халык дәваланырга килә.
Һәрвакыттагыча дәвалану турындагы сүзләр бер кешене дә битараф
калдырмады, шунда ук сораулар туды.
– Нинди чишмә инде ул? Нигә без белмибез аның турында?
Чишмә турында бик күп сөйли алса да, Ильяс сүзен кыска тотты.
– Тирән тарихлы чишмә ул. Хаҗдан кайтып килүче бер олы яшьтәге
мулла шул урында мәрхүм була. Берничә көннән анда чишмә бәреп чыга.
Халык аның дәвалау мөмкинлекләрен белә, файдалана башлый. Ә инде
күзләрне дәвалауга килгәндә, бер землемер шунда туктап күзләрен югач,
алар ачылып китә, чынлап та, әйбәтрәк күрә башлыйлар.
– Менә бит нинди изге урыннары бар безнең туган якларның!
– Киләчәктә анда Каф таулары ягындагы кебек әллә нинди дәвалану
йортлары төзербез әле, иншалла!
Бар да тынып калдылар. Һәркем үз ягының матур табигатен күз
алдына китерде, ниндидер күңелгә якын булган сәхифәләр искә төште,
үзенә чакыручы мизгелләр, күз алдына килеп, күңелне хушлады. Шунда
барысы да, вакытның чамалы булуын искә төшереп, очрашуны тәмамларга
ашыктылар.
– Изге юллар сиңа, Ильяс туган! Тагын да очрашырга язсын!
– Якын арада тынычлык көтәсе юк, Россия бүген таяк тыгып буталган
кырмыска оясы кебек. Синең урының бу вазгыятьтә билгеле, уңышлар сиңа!
– Мөмкин кадәр хәбәрләшеп торыйк! Иң беренче чиратта –
гәзитләребезне мәкаләләргә тилмертмә, хатлар җибәреп тор! Мәктүбләрең
күп булсын, барысын да гәзиткә урнаштырырбыз!
Ильяс мондый җылы кабул итүдән уңайсызланып калгандай булды.
Шулай булса да, ул саубуллашу вакытында үз сүзен әйтергә өлгерде.
– Хәзер чуен юл бар, «ә» дигәнче хәбәрнең кош теле хәтлесен дә, зурын
да китереп җиткерерләр. Исән-сау булыгыз, очрашканга хәтле!
Ильяс белән Камил бинадан чыгарга борылдылар, Мулланур белән
Мәхмүт, туктап, аларга карап тордылар. Кыю итеп алга атлаган егетнең
яңа дуслары бераздан үзләренең фикерен бер-берсенә җиткерделәр.
– Ильяс алдагы эшләрнең уртасында булачак. Монысына минем иманым
камил, – дип елмайды арттарак калган Камил.
– Әйе, уртасында. Кызганыч, Уфа губернасының ул төньяк төяге безнең
йогынтыдан читтә кала килде, килә. Моның тискәре яклары бер килеп
чыгар әле кайчан да булса. Шуңа да менә мондый белемле, кыю, тәвәккәл
егетләр кирәк безгә!
Алиев әйткән сүзләрен, утын ярган балта суккандай, кулы белән
куәтләде.
– Тагын бер мөһим нәрсә. Менә бу әйткәннәрне искә алып, Ильясны
бәлки без Милли Идарәгә тәкъдим итәрбез? Бу да бит Максудиның бер
хыялы.
– Ә миндә икенче тәкъдим. Бөтенроссия мөселман Корылтаеның көн
тәртибендә 27 июльдә Милли Мәҗлес оештыру каралган, аның урнашуы
да Уфада булачак дигән сүзләр бар. Әгәр барып чыкса, аны шунда тәкъдим
итәргә кирәк.
– Ә нигә итмәскә? Уфада «Галия»дә укыган. Белеме бар. Сугышта
булган, тормыш тәҗрибәсе аз түгел. Бик кулай кандидат!
– Иншаллаһ, ничек кенә булмасын, кирәкле кеше табылды. Элемтәне
югалтмаска, ныгытырга кирәк. Аны ул үзе дә аңлый, әнә ничек итеп чуен
юлны файдаланырга кирәк дип әйтте бит! – Монысын инде Мулланур
Вахитов өстәде.
Камил, тиз-тиз атлап, ишек төбендә көтеп торган Ильясны куып җитте.
– Әйдә, туган, безгә әле Казанны бер-ике урыйсы бар!
Кичкә авыша башлаган көн Казан тормышына берничек тә тәэсир
итә алмады. Шул ук тавышлар, шул ук гудоклар, урамнан-урамга чапкан
атларның тимер дагалы тояклары тыпырдавы, трамвай җырлары, кеше
сөйләшүе, ара-тирә ишетелеп киткән тавышлар, намазга чакырган азан
моңы…

(Дәвамы бар)

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев