Әлфис Гаязов автор яңалыклары
-
12 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Калдырган урынында ат юк иде. Гәрәй, җиргә ятып, төнге тавышларны тыңлый башлады. Кинәт башка тавышлар арасында ул Йолдызның кызгандырырлык таныш тавышын ишетте һәм, торып, шул якка йөгерде. Ат кырында ике кеше тора иде, аларның сөйләшүен дә ишетеп өлгерде Гәрәй: – Чүкеч! – Ахмак, тот тоягын! -
9 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл эченнән үткәндә, Ризван урамда кеше булмавына игътибар итте. Халык эштә. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләр. Мондый коры көз тик ятмаска куша, кышка әзерлекне баета торган көннәр икәнен истән чыгармаска чакыра. -
8 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелгә Ильяс шаулап торган Казандагы эреле-ваклы эшләрнең нинди булуын күз алдына китерде. Булыр эреле-ваклы! Мондый егетләр тыныч кына шул эшләр арасында йөзмәс! Үзләре агымны үзгәртеп, тизләтеп, юл күрсәтеп баручылар бит алар! -
7 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Гәрәйгә Хәмит тезген белән суктыруын белде. – Монысы миңа төшкән оят өчен! Монысы шушы яшемдә, халык көлеп, исемемне чәйнәгән өчен! Монысы Степан кызы өчен! Монысы гореф- гадәтне санга сукмаган өчен! Монысы марҗа өчен! -
6 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде: – Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм! Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы ташлар өеме янына алып килде. – Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк! -
2 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер-ике сәгатьләп ял итеп алган тук ат, матур гына юыртып, Олы елга белән Казанлы арасын якынайта, ә арбада барганнар, җиде тавышка сузып, баягы «Хәмдия» җырын җырлый иде. -
1 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Уйланырга урын бар шул. Көз җитә, Мәкәрҗә ярминкәсе, сатып-алуның иң кызган чагы җитә. Мөхәммәтҗанның ике улы, бәйләп куелгандай, монда яталар. Шулай килеп чыкты – ул аларны вакытында читкә җибәрмәде. Ә бит алар кайчандыр Парижга университетка юл сайлаганнар иде! Болай барса, ни булыр? -
31 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Гафу ит мине, Аллам, гөнаһлы бер кызыңны, Синең дөрес юлда булмаган бер колың өчен догаларым белән мөрәҗәгать иткән өчен. Гомер бир Син аңа, ялынам! Яратам мин аны, Бөек Аллам! Яратам! Гөнаһлымындыр шуның белән, үкенәм һәм ярлыкау сорыйм! Яратам, башкача булдыра алмыйм! Ул да мине ярата бит! Нишләргә соң миңа? -
28 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тик аның бу Гәрәй белән булган бәйләнешләрен ничек кенә булса да өзәргә кирәк. Кирәк һәм тиз арада. Степан рус һәм мөселман кешеләре арасында мәхәббәт булуын күз алдына да китерә алмый иде шул. Тик ничек ялгышкан ул – моны киләсе еллар исбатлады. -
27 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Унбишенче елның яңгырлы көзге кичендә волость капка төбенә ике жандарм озатуында арбалы ат килеп туктады. Озатучыларның берсе, чыланган киемнәрен каккалап, бинага кереп китте, ә арбада калганы, башын аска иеп, битараф кына утыруында булды. -
26 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Ильяс, яктыра. Кеше йөри башлады. Әнә, азан да яңгырый. Әллә ни әйтерләр, мин өйгә киттем, – диде. – Кичкә тиклем... – Ильяс үзе дә сизмәстән әйтте дә салды. – Кадерлем! Бу сүз, икесенең дә башында матур уйлар булып уралып, аларга көне буе дәрт өстәп торды. -
25 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Старшина Ибраһим Хаҗиев таягы белән идәнгә кагып чыгып китте. Данила, эчтән генә көлеп уйлап куйды: ничек йөгерә, артына нашатырь кыстырганнар бит моның! Бөредә ул үзе ишеткәннәр белән старшинаның сүзләрен чагыштырып карады, шунда ул ничә көннәр буена тынычлык бирмәгән шомлы уйларының очына чыккандай булды, берничә сорауга җавап таба алды. -
19 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Менә шундый матур риваятьләр яши бу якларда. Булгандыр, монысы да булгандыр, ышанмый мөмкин түгел. Икенче елга – Мута ярында зур ташларны тигезләп, турыпочмак хәленә китереп эшкәртеп эшләнгән дивар бар. Һәрбер ташта гарәп графикасында чокып язган сүзләр... Бәлки, ул ташлар артында Казанлы бинең һәм аның сөйгәне Җәмиләнең соңгы очрашу урыныдыр? -
18 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тик... Тынычлык юк! Тынычлык булмагач, шатлык та, бәхет тә юк... Алдагы көннәргә ышаныч юк... Уфа белән Бөре юлын таптаганда ишеткән хәбәрләре бу утны дөрләтеп җибәрде. -
17 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс Гәрәйдә булган үзгәрешләргә шатланып карап барды. Бергәуйнап үскән, инде егет булып киткән Гәрәй үзенең акыллылыгы белән, олыларча фикер йөртә белүе белән сокландыра. Шәкерт чагында кайтып-китеп йөргәндә күргән Гәрәй белән бүгенге Гәрәй арасындагы аерма җир белән күк арасына тиң, аның алдында үзаллы дөнья көтәрлек кеше булып, буйга җиткән, ир-егет чорына кереп баручы җитди авыл кешесе.