Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Ильяс Гәрәйдә булган үзгәрешләргә шатланып карап барды. Бергәуйнап үскән, инде егет булып киткән Гәрәй үзенең акыллылыгы белән, олыларча фикер йөртә белүе белән сокландыра. Шәкерт чагында кайтып-китеп йөргәндә күргән Гәрәй белән бүгенге Гәрәй арасындагы аерма җир белән күк арасына тиң, аның алдында үзаллы дөнья көтәрлек кеше булып, буйга җиткән, ир-егет чорына кереп баручы җитди авыл кешесе.

(Башыннан укыгыз)

8
Төзелеп бетмәгән бинасы белән каршы алды Ильясны Чернушка
станциясе. Кая карама, тузан, эсселек, тимер юлы салынган өемнән вак
таш коела, станция алдындагы мәйданда пешкән бәрәңге, йомырка һәм
сөт тәкъдим итүче берничә сатучы хатын-кыз. Поездлар әллә ни еш йөрми,
күрәсең, шуңа да кинәт станция булып киткән җиргә сеңеп барган кара
өйләр тезелгән авылда тынлык.
Иң беренче игътибарны җәлеп иткәне – бер көтү чыпчыклар. Шаулашып,
юл тузанында коеналар да, ниндидер үзләренә генә билгеле булган шомлы
тавышка буйсынып, дәррәү күтәреләләр, үсеп китә алмый җәфаланган
агачларга, станция бинасының ябылып бетмәгән түбәсенә кунып, тын
калалар. Сирәк кенә үткән поезд тәгәрмәчләре тавышы, гудокның ачы
сызгыруы аларны тагын һавага күтәрә. Чыпчыклар ялтыравык кара күзләре
белән пар томанына очалар, шул томанның чыганагы булган кара паровозга
карап, тагын көтүе белән зур тизлектә җиргә төшеп урнашалар. Каян килә
шундый тизлек, бер караганда, бер уйсыз, гамьсез һәм ваемсыз күренгән
кошларда? Аларны тагын нидер куркыта, кара-соры көтү тагын бер тында
өскә күтәрелә. Кайсысыдыр ат тизәгендә нидер таба, шунда үзара низаг
башлана, тавыш куба, гауга күтәрелә, иң көчлесе, тапкан бөртекне талап
алып, үзен хаким итеп сизә башлый, ә җиңелгәне, кыерсытучыларга
үпкәләп, рәнҗеп, читкә китә.
«Боларның тормышы да нәкъ кешеләрнеке кебек бит!» дип уйлап куйды
Ильяс.
Кошларның кара күзләре кешеләрне дә игьтибар белән күзәтә. Тик
тынгысыз кешеләрнең эше кошларда түгел шул. Йөгерәләр, кычкыралар,
көләләр, сугышалар, елыйлар, бер мизгел дә тик тормыйлар. Ильяс озак
карап торды мәйданда кайнаган тормышка. Баш үзеннән-үзе кешеләр белән
кошлар тормышын чагыштыра, охшашлыклар таба, кешеләрнең кайсыдыр
гамәлләрен кошлардан алган күчермә кебек күрә. Тынгысыз уйлар кешеләр
һәм кошларның рәхимсезлегенә, тик кешеләрнең явызрак һәм рәхимсезрәк
булуына, җирдә хуҗа булырга тырышуына ишарәли.
Ә кешеләр авыр тормыштан чыгу юлларын эзлиләр, аны таба алмаудан
авыл кешеләренең башлары ката, һәрберсе үзенчә, үз дөньясыннан чыгып
эзли ул юлларны. Күренми шул ул юллар! Хыялларда, йокысыз төннәрдә,
авыр эштә бер мизгелгә күзне йомып алганда күз алдына килә торган матур
тормыш күзне ачкач та юкка чыга.
Ильяс Казанлыга атлый, алда егерме чакрым юл ята. Бара торгач,
кояшның түбәнгә тәгәрәгәнен дә сизми калды. Ул юл буендагы үлән
арасында чылтырап аккан кечкенә чишмә ярына барып утырды, уң кулы белән бер уч су алып битен юды. Шунда ул җиңеләеп китте, күзләре ачылды,
әллә салкын чишмә суыннан, әллә инде туган якка кайтып килүдәнме,
күңеле күтәрелеп, җырлыйсы килә башлады.
Каршыга һәм юл уңаена йөк салган арбалар үтә. Кайберләренең ни
алып барганын карамый да белеп була иде, чөнки анда крестьян тормышы
өчен мөһим булган кирәк-ярак: оны-ашлыгы да, утыны, печәне, хәтта
мунчаласы да бар. Тирләгән ат исе, эссе тирдән йомшарган күн каеш
исләре, әле генә чабып алган печән тәме, арбалар артыннан күтәрелгән
тузан, арба артына эленгән чиләктән таралган дегет исе – боларны әйтеп
тә, сөйләп тә бетерерлек түгел, алар күңелдә хатирәләр тезмәсен кузгатып
җибәрә.
Арбаларның күбесе станциягә табан юл тота, димәк, иртәгә базар көне.
Казанлыга табан баручыларның аз булуы Ильясның атка утырып кайту
өметен кыскартканнан-кыскартты. Болай барса, төнне кайдадыр уздыру
мәсьәләсе дә кузгалачак. Ильяс, чишмә суында аякларын юып, инде ару
гына туза төшкән итекләрен киеп куйды. Аяклар шешенгән, ә итекләр
үлчәүнең бер зурлыгына бәләкәйләнә төшкән кебек. Ильяс сискәнеп китте,
чөнки аңа кемдер исеме белән атап эндәште:
– Ильяс!
Ялгыштыр бу, ишетелгәндер генә. Кем монда аны танысын да аңа
эндәшсен инде? Тик әлеге тавыш тагын ишетелде:
– Ильяс! Синме бу? Әллә төшемме?
Куып җитеп килгән бер ат туктады, арбадан урта буйлы, кыска кара
сакалы йөзен матур түгәрәк итеп урап алган егет сикереп төште һәм
Ильясны кочаклап алды.
– Ильяс! Дустым! Ниһаять! Син! Кайтып киләсең! Яраланганыңны
ишеттем!
– Г-гәрәй! С-син!
– Мин, мин бу, Ильяс! Төн салкынчарак, атларга җайлырак булыр дип,
юлга чыкмый тордым.
– М-минем б-бәхеткә бб-улган и-инде б-бу, а-алайса!
– Сине инде күпме көтәбез бит! Болай булгач, авылда хәзер без бөтенесен
дә җиңәбез, Алла бирсә!
– Н-ничек и-инде җ-җиңәбез? С-сездә дә с-сугыш барамын-ни?
Гәрәй, шул сорауны гына көткәндәй, шунда ук сөйли башлады:
– О-оо! Бездәме? Бездә хәзер Уфа-Казандагы кебек. Бер көнне берне
сөйлиләр, икенче көнне – икенчене. Чуен юл якын булгач, хәбәрсез
калганыбыз юк. Урамда ак сакаллы картларына тиклем, ике якка аерылып,
бер-берсе белән бәхәсләшеп, этешеп-төртешеп яшиләр! Патшаны куган
айларда сугышып бетә язды халык, бер-берсенә эт көтүе кебек ябыштылар.
Әле дә шулай. Базарда да шул ук сүзләр, волостьта да.
– Җ-җиңәрбез. Т-тик мин ә-әлегә б-бик х-хәлсез ш-шул! Җ-җил и-иссә,
о-очарга т-торам.
– Монысы гына үтә ул! Иң мөһиме – исән-саусың, кайтып киләсең менә.
Ярар, мин сине бик сорау биреп җәфаламам, бераз ял ит! Чынлап та, бик
арыган кешедәй күренәсең. Тире дә сөяк!
Арбага менеп, чабылган яшел үләнгә аудылар. Тик туктатып буламы инде ничә ел күрешмәгән кешеләрне? Сөйләшү таңга хәтле барды, Гәрәйнең
бирмәгән соравы калмады. Ильяс берничә тапкыр үзенең сорауларын
бирергә талпынып карады, тик кая ул! Тотлыккан тел белән уйларын бер
җөмләгә җыеп әйткәнче, Гәрәй биш сорау биреп өлгерә.
Гәрәйнең беразга туктап торган мәлләрендә Ильяс җәйге кичнең
соклангыч күгенә карап ята. Төпсез күк киңлекләрендә исәбе-хисабы
булмаган йолдызлар әйләнә, Киек Каз Юлы балачактан ук хәтергә сеңгән
томаны белән үзенә тарта. Кояш баткан якта әле шәфәкъ кызыллыгы
юкка да чыкмаган, инде кояш чыгасы як аллана башлаган, таң йолдызы
Зөһрә иртәнге нурга күмелә. Бары тик җәйге төннең йөзек кашы булган
сандугачлар гына армый-талмый җырлап озатып бара юлчыларны.
Бер мизгелгә туктап калалар да, берсен-берсе узып, ярышып сайрый
башлыйлар, әллә нинди бормалар, әллә нинди йолдызларга тикле күтәрелә
торган, җирдәге талларны урап әйләнә торган матур сызгырулар аша бар
дөньяны ямьгә төрәләр...
Туган як дип сөйләгәндә, чишмәләр, таллар, таулар, елга-күлләр искә
төшә, тик беркем дә әлегә алар белән бергә сандугачларны онытканы
юк. Сандугач – халыкның күңел кыйбласы, аның сайравы кешеләрне
көндәлек мәшәкатьләрне онытырга өйрәтә, күзләрне ачып, алга барырга
өнди.
Йолдызлары да, көнчыгыш белән көнбатышның аерым кызыллыгы да,
сандугачлары да, урап алган бу сихрилек тә юлчыларны әсир итте, үзе дә
сизмәстән Гәрәй җыр көйли башлады, Ильяс булдыра алганы белән аңа
кушылырга тырышты:
Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем?
Сандугач, күгәрчен,
Гөлләр үскән, күрәмсең?
Ильясны иң аптыратканы шул булды: ул тырышып-тырмашып җырлаган
чакта тотлыгу акрын гына әллә кая китеп югалганын сизде. Шунда ул бар
дөньясын онытып – йолдызларны да, сандугачларны да – бу хәлгә сөенеп,
яңадан-яңа җыр сүзләрен кабатлады.
Танып күперенең начар булуы да аптыратмады егетләрне. Ел саен
була торган, ел саен кабатлана торган хәл, кеше эшенең табигать көчләре
белән ел саен очраша торган мизгеле. Язның ярсулы сулары бу күперне
йомычкага тиңләп күтәреп алалар да, шырпы кабын алып киткән төсле
әйләндерә-әйләндерә, озын юлда бүрәнәләрен тарата-тарата еракка алып
китәләр. Су тынгач, күпер урынында каккан субайлар гына берәм-сәрәм
утырып кала.
Кайдан җыядыр бу Танып шул тиклем суларны! Ярларын «ә» дигәнче
үтеп китә дә чакрымнарга сузылган урман-кырларны, болыннарны тутырып
җәелә башлый. Ә агуы! Зур-зур бозларны, агачларны яшен тизлегендә алга
куа, юлында очраган киртәләрне алып ташлый, элек тыныч кына борылып
аккан урыннарда яңа юл ачып туры гына ага башлый. Кешеләр аның бу
эшләренә, бай промышленник Данила Матусовның пристаненда биек
салларга бәйләнгән агачларны җиңел генә алып китүенә карап, баш чайкап, «Далинә картның бүресе улады быел да!» – дип баш кагалар. Матусов,
мыек астыннан елмаеп, үз эшен башкара бирә, авыл кешеләренә тыныч
тормыш биреп, үзенә байлык өстәп яшәвен белә.
Таныпның чоңгыллары су катламын уратып әйләндерә, елганың
тирәнлеге кич төнгә авышканда бигрәк тә шомлы тоела. Елга буендагы
агачлар, судагы иске күпердән калган ялгызак субайлар кеше куркытырлык
әллә нинди кыяфәтләргә керәләр.
Күпергә керер алдыннан, арбадан төшеп, аның бүрәнәләрен тигезләделәр,
калыкканнарын әйләндереп салдылар, кайберләрен балта белән суккалап,
бер-берсенә якынайттылар. Гәрәй бер-ике урында хәтта сикереп тә карады,
шуннан атны йөгәненнән тотып, алга әйдәде. Акыллы хайван, зур күзләрен
әйләндергәләп, бик сак кына атлап, елганы узды, теге як ярга чыккач,
арттарак калган Ильясны көткәндәй туктап калды.
Озын юлның икенче аяусыз урыны – кара яшелгә манылган Кәлтә
урманнары. Алар – юлчыларның да, монда яшәүчеләрнең дә котын алып
торган карурманнар, аларны үткәндә, малсыз гына түгел, исән калулар
да икеле. Гәрәй, шуларны уйлап, ахрысы, тынып калды, Ильяс та торып
утырып, янында яткан балтаны капшады. Чынлап та, явызлар өчен әзерләп
куйгандай иде бу юл: үзе тар, үзе бормалы, үзе җәйнең иң коры көннәрендә
дә пычрак, үзе шомлы, чык та атны башыннан эләктер. Беркая да китә
алмыйсың, кирегә борылырга да мөмкин түгел. Җитмәсә, җәйге төннең
якты караңгылыгында һәрбер агач, һәрбер куак басып торган йә яткан
юлбасарга әверелә, кулларын бутый, өскә сикерер төсле тоела. Гәрәйнең
дилбегәне урап тоткан кулларында кан тамырлары кабарып чыккан, ул
башын борып, бертуктаусыз як-ягына күз йөртә, икенче кулындагы кыска
чыбыркы сабы белән битне сыдырырга торган агач ботакларын читкә
этәрә. Ильясның бөтен игътибары үз ягына һәм арба артына карау, ул, үзе
дә сизмәстән, шомарып беткән балта сабын кысканнан-кыса бара.
Исән-сау үтеп киттеләр Кәлтә урманнарын. Киеренкелектә чакта
ишетелмәгән сандугачлар тагын сайрый башлады, бу юлы инде аларга
уянып баручы башка кошлар кушылды. Гәрәй, тирләп чыккан муенын
сөртеп, дилбегәне кулыннан бушатып, Ильяска сүз кушты:
– Уфф! Аллага шөкер! Ике атна элек кенә базарга баручыларны талап
киттеләр, ярый әле, исән калдырганнар. Югыйсә бит, үзең беләсең, нинди
генә фаҗигаләр, җинаятьләр булмады монда. Сатарга алып барган бөтен
малларын тартып алганнар.
– Б-болары де-дезертирлар, аларга к-кушылган башка ә-әтрәк-әләм
эшедер. Ка-казанда да мин а-андый сүзләрне к-күп ишеттем.
– Яланга чыккач, бераз туктап, капкалап алырбыз. Шушы өч-дүрт
чакрым урман бөтен юлга торырлык бит!
Ильяс Гәрәйдә булган үзгәрешләргә шатланып карап барды. Бергә
уйнап үскән, инде егет булып киткән Гәрәй үзенең акыллылыгы белән,
олыларча фикер йөртә белүе белән сокландыра. Шәкерт чагында
кайтып-китеп йөргәндә күргән Гәрәй белән бүгенге Гәрәй арасындагы
аерма җир белән күк арасына тиң, аның алдында үзаллы дөнья көтәрлек
кеше булып, буйга җиткән, ир-егет чорына кереп баручы җитди авыл
кешесе.

Кәлтә авылын чыгып, бераз баргач та, ул чишмә буенда атны тугарып,
дилбегә белән арбага эләктерде, тәртәләрне өскә күтәреп бәйләп алачык
эшләде, вак-төяк утын табып, казан асып җибәрде. Бераздан бәләкәй
генә чиләктә су кайнап та чыкты. Кичәге Гәрәй белән бүгенге Гәрәй
арасындагы аерма җир белән күк дип уйласа да, Ильяс аның шул ук
басынкы холыклы, тыңлаучан, игътибарлы, һәрбер очракта шаяру кушып
җибәрә белүче кеше булуын билгеләп үтте. Гәрәй озак та көттермәде,
салкын чишмә суында битен юып, кулларын киеменә сөртә-сөртә, Ильяска
эндәште:
– Әйдә, туган! Син ашый торган зиннәтле солдат ризыгы юк инде
юклыкка, барыннан-булганыннан рәхим ит!
Барыннан дигәне аз түгел иде монда. Күпереп пешкән арыш икмәге,
кисәкле ит, киптерелгән тозлы эремчек һәм чәй. Соңгысы инде иң көтеп
алынганы булды, чиләкне бик тиз бушатып, яңадан чәй куйдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев