Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Уйланырга урын бар шул. Көз җитә, Мәкәрҗә ярминкәсе, сатып-алуның иң кызган чагы җитә. Мөхәммәтҗанның ике улы, бәйләп куелгандай, монда яталар. Шулай килеп чыкты – ул аларны вакытында читкә җибәрмәде. Ә бит алар кайчандыр Парижга университетка юл сайлаганнар иде! Болай барса, ни булыр?

(Башыннан укыгыз)

19
Ниһаять, эләктерде Петька Мишканы. Урыны да шәп – теләсәң дә, качып
китә торган түгел. Көтмәс буасының аскы ягында Гәвенгә чыгып йөрер
өчен җиңелчә басма салынган, шунда эләктерде ул аны.
– Син, Мишка, малай актыгы, нигә мин чакырганда килмисең әле ул?
– Вакыт юк бит, эш тыгыз, Пётр Васильевич!
– Эшлә, сүзем юк. Тик түрәләр чыкырганда, вакыт тап, кил! Немедленно!
Алай ярамый ул!
– Аңладым, Пётр Васильевич, аңладым.
Биек буаның өч улагыннан үкереп агып төшкән су сөйләшергә
мөмкинлек бирми, кычкырып-кычкырып та әйтәсе сүзне әйтерлек түгел.
Шуңа Петя кулы белән «Теге якка чыгыйк!» – дип күрсәтте дә Мишканы
куып дигәндәй, алга алып китте.
– Минем сүз берәү генә – син кайчан Аннаны эзәрлекләвеңне ташлыйсың?
Чөгендердәй кызарып чыкты Мишка.
– Теге бит, Пётр Васильевич, эзәрлекләү түгел бу, бу ни...
– Мин сиңа бер әйткән идем бит. Аерманы кара: ул кем дә син кем? Раз
тигез түгел икән ара, димәк, син аны эзәрлеклисең, аңа юл бирмисең, көн
күрсәтмисең!
– Ай Аллам! Болай түгел бит! Ул үзе синсез яши алмыйм ди!

– Димәгәе. Туктат бу эшеңне! Туктамасаң, хуҗа үзе табар моның җаен.
Аңладыңмы?
Мишка бер сүз эндәшә алмады. Ничек итеп туктатып була инде
мәхәббәтне? Ничек?
– Белмим, Пётр Васильевич, белмим... Ни эшләргә дә белмим!
– Ярар, алайса. Син белмәсәң, мин йә хуҗа үзе белер. – Петька алга
узды. Шуннан борынын салындырып басып калган Мишкага борылып
өстәде. – Иртәдән соңга мунчала белән Әстерханга китәсең. Әзерләнә
башла, әйберләреңне җый, кирегә юлның рәтен белеп куй, такелажны
кара. Шул!
– Пётр Васильевич, Пётр Васильевич, соң бит минем бер мәртәбә дә
суга чыккан булмады. Рәтен дә белмим. Куркам мин!
– Кыз кочакларга курыкмыйсың, биш йөз чакрым бер эшсез баркада
ятарга куркам, имеш. Өйрән. Монда безне беркем дә өйрәтмәде, айлар-
еллар буе. Кайчандыр, вакыты җиткәч, үзең утырасың да төшеп китәсең
су буйлап. Шунда ук өйрәнәсең ул, көймәгә су керә башласа – Пётр
Васильевич нидер искә алдымы, кыска гына итеп көлеп куйды.
Аерылдылар. Мишканың кулбашлары бөтенләй төшеп китте. Бар теләге
– Аннаны күрү, аның белән сөйләшү. Бәлки, ул берәр җаен табар?
Пётр Васильевич, кабаттан басманы чыкканда, тагын улакларның
үкерүенә игътибар итте. Тиккә түгел бу, бу кирәкмәгән куркыныч үкерү!
Борылып, әле китеп өлгермәгән Мишкага сызгырып кул болгады. Тегесе,
әйбәт яңалыкка өмет итептер инде, шундук йөгереп килде.
– Бар, тиз генә Пётр Алексеевич Ташкиновны тап и чакыр монда. Бер
аягың – анда, икенчесе – монда, йөгер!
Тагын улаклар төбендә туктады. Нәрсә бу?
Ташкинов бик тиз килеп җитте, ерактан ук эшнең мөшкел булуын сизеп,
кулларын колакларына куеп тыңлый да башлады. Шуннан, җиргә ятып, бик
озак хәлне аңларга тырышты. Эш улакларда гына түгел иде – буаның биек,
калын стенасы йөрәк суккан кебек акрын гына тибә, әлегә берәмләп агып
төшкән су тамчылары аша елый иде. Монысы су афәтләре алдыннан була
торган беренче кисәтү икәнен пристаньчеләр, буачылар, тегермәнчеләр
бик яхшы күзаллый, аның булырлык нәтиҗәләрен еллар буена тупланган
тәҗрибәдән чыгып, турыдан-туры күрә.
Пётр Васильевич торып басты, борылды.
– Кара, Петро, эшләр хөрти. Хуҗаны чакырыйк. Буа йөрәк каккандай.
Танып, чыннан да, үкерә! Бу гел казага!
Петька, тагын тирә-ягына каранып, су кереп йөргән малайларның
берсенә хуҗа артыннан йөгерергә әмер бирде. Тик Матусовны бераз көтәргә
туры килде – карт инде күптән ашыкмый гына яшәргә өйрәнгән иде.
– Йә, нәрсә булды? – Тик соравын әйтеп тә бетермәде, эшне тиз аңлады
тәҗрибәле кеше.
– Танып үкерә, Даниел Геворкович! Каза!
– Сиздем, нишлибез?
– Анысы гына нипочем, Даниел Геворкович! Буаны кага!
Матусов килгән уңаенда буага ятып тыңлады да бу сүзләргә бик тиз
җавап кайтарды:

– Это плохо, очень плохо! Срочно нидер эшләргә кирәк!
Пётр Алексеевич, тын гына басып торган урыныннан уянып киткәндәй,
сүзен әйтте.
– Бер көнне таныш булмаган кешеләр йөргән монда дип әйттеләр.
Терекөмеш ташламадылар микән? Тикшерергә кирәк тиз генә!
Буа мәшәкатьләрендә терекөмеш ташлау – була торган эш.
Үчләшүчеләр, елга ерылсын дип, дуңгыз башларына салып, буаның
астына да, өстенә дә терекөмеш ташлыйлар. Алары инде, кушылырга
теләп-ашкынып, буаны ералар. Дөрестерме, түгелдерме, төгәл белүче
юк, тик бер тегермәнче дә, такта яру эшләре хуҗасы да бу ырымны
игътибарсыз калдырмый.
– Ышанмыйм дип әйтә алмыйм, чөнки төрле хәлләр булды. – Матусов
Петькага борылды. – Давай, куй кешеләрне, эзләсеннәр! – Шунда идарәченең
тынычсыз йөзен күреп, аңа эндәште. – Пётр Алексеевич, тагын берәр нәрсәме?
Пётр Алексеевич сүзен дәвам итте.
– Әйе. – Ничек кенә кыю булса да, ул да Матусовка фикерен йомшаграк
итеп әйтергә сүз эзләде. – Суны төшерергә туры килер, Даниел Геворкович.
Башка юл юк! Нык кага, елга үкерә. Үзегез беләсез моның ни икәнен.
Даниел Геворкович күтәрелеп бәрелде:
– Син нәрсә? Бүген суны төшерү? Бер тамчы яңгыр юк! Безне партнёрлар
үтереп, шушы су астына тыгачак бит!
Пётр Алексеевич сүзендә нык торды:
– Син мине беләсең, Даниел Геворкович! Уен түгел. Йә башны
саклыйбыз, йә малны. Башка юл юк.
Даниел Геворкович үзе дә аңлый иде эшнең тирәнгә китеп баруын. Тик
барыбер, авыр сулап, иң куркыткан соравын бирде:
– Күпмегә?
– Әлегә бер карышка.
– Бер карышка? Син мине чынлап үтерәсең, Петя! – Бар да тын калдылар.
Шунда Даниел Геворкович, бер ныклы карарга килеп, соңгы соравын бирде.
– Ә буадагы бер карыш Таныпта күпме булыр?
Пётр Алексеевич бер мизгелгә исәбенә чумды.
– Төрлечә. Иң биеге аршин тирәсе, чак кына күбрәк булуы ихтимал.
Быел ярлар тар.
Матусовның йөзе яктырып киткәндәй булды:
– Бер карыш Гәвендәге баркаларны күтәреп җибәрерме?
– Җибәрә, ещё как. За милую душу!
– Ярар, бер карышка, әтеү. Тегермәнне туктатып торабыз, ачка үлмәсләр
берсе дә. Ну агач эшенә туктау юк! Бер атнада кире кайтара алмабыз суны,
шулай да... Кичкелеккә улакларны ябып торсак? Каравыл куеп?
– Була, почему булмый. Андый тәҗрибә бар безнең.
Матусов үз уенда.
– Тик Әстерханнарны шул күтәрелү булганда үткәреп җибәрегез тиз
генә. Ходай үзе кушкандыр шуны эшләргә. Баркалар әзердер бит?
– Күптән әзер!
– Алайса, алга!
Данила – халыкта Далинә – карт акылының тирәнлеген кем үлчәгән?

* * *
Өч тешле сәнәкләр, ыргаклы багорлар белән коралланган кешеләр
көймәләрдән, ярдан, саллардан, җәтмә тотканнары буа читеннән йөреп,
суны сөзделәр. Аскы яктан, Көтмәс суы Таныпка чыга торган урындагы
чоңгылда таптылар беренче чучка башын, терекөмеше дә исән иде. Тик
өстәгесендә берни дә юк, күпме генә тырышмасыннар, хәвефнең эзен дә
тапмадылар. Беренчесен тапмасалар, юк дип баш кына кагарлар иде дә,
эш, чыннан да, бик зурга китеп барды. Берсе булгач, димәк, икенчесе дә
һичшиксез бар. Эзләргә, табарга!
Су, буа эше бергә-бергә башкарыла торган эш икәнен беркем дә инкарь
итми. Көтмәс елгасында иң зур буа, аңа коя торган Мута елгасында
Казанлыда гына да ике буа, әгәр аларның берсендә генә су ерылса да,
өчесе дә шул мизгелдә юкка чыгачак. Ә су буендагы авыллар белән ни
булырын күз алдына да китереп булмый. Шуңа мондагылар килешеп, эш
итәләр, буаның хәлләрен күмәкләп тикшереп торалар, аның өчен махсус
кешеләрне әзерлектә тоталар, елганы куак-агачлардан, баткан бүрәнәләрдән
тазарталар. Матусов, үз буасының азакта торуын искә алып, аңа нинди
хәтәр янаганын һәрвакытта да күз уңында тотып эшләде, булган хәтле
ярдәм итеп, өстәрәк урнашкан иптәшләренә кул сузып торды. Дуңгыз
башы, терекөмеш... Тик бу юлы? Алар эшеме? Кем авыллар язмышы белән
шаяра? Кемгә кирәк җимерелү? Өстәгеләр түгелдер, ничек кенә булмасын,
алар үз эшен башкара, Данила – үзенекен. Ярыш юк, димәк, алар түгел.
Кем, алайса? Кем? Бу сорау, баш миен тишеп, бер яктан икенче якка
йөри, тынгылык бирми, әллә нинди уйлар уята, утлы куздай кызуы белән
җаннарны яндыра.
Бары икенче көнне тапты эшчеләр череп исләнә башлаган бәләкәй генә
дуңгыз башын. Буа өстендәге вак дулкыннар аны агачлар арасына илтеп
тыккан, ярым баткан үләксә шуңа күренмәгән дә икән.
Суны ашыгыч рәвештә бер карышка җибәрергә кирәк. Башкача булмый,
куркыныч каза шәүләсе беркая да китмәгән әлегә. Танып үкерә дигән хәбәр
авылларга таралды, кешеләр чынлап торып каза көтә башладылар. Мондый
хәбәрнең беркайчан да казасыз калганы юк иде шул...
* * *
Бары кичкә таба гына хәбәр бирә алды Мишка Аннага. Очраштылар,
сөйләштеләр. Иң көткәне дә, шатландырганы да – Аннаның бергә китәргә
риза булуы иде.
– Миша, Мишенька, мин синсез яши алмыйм бит! Синең белән китәм.
Итәш тугаенда барканы туктат, мин көймә белән Үле Танып аша синең
арттан куып җитәм тиз генә. Аннан инде – бергә!
– Анна, бу куркыныч! Мин бит беренче тапкыр баркада. Таныпта суны
күтәрәләр дип әйттеләр, буаны бер карышка төшереп. Андый чакта барканы
туктатырга ярамый, тиз генә ычкынырга тырышалар. – Аннаның күзләре
очкынланып китте, сүзендә каршы эндәшә алмаслык ялкын дулады:
– Яратасыңмы? Яратсаң, әмәлен тап! Туктат барканы бер мизгелгә, мин
синең янга сикереп күчеп кенә утырам да алга талпынабыз. Ә анда инде
без – бергә! – Анна бераз йомшарды. – Безгә шул кирәк бит, акыллым? 

Мишка бу очрашудан бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, боегып калды.
Ә бераздан тирә-юньне яңгыратып Шопен шашты, очты, әйләнде,
тулганды, күккә менде, җиргә төште, су өстендәге вак дулкыннарны җыеп
төреп, һавага күтәрергә тырышты...
* * *
Баркалар әзер, инде китәм, инде китәм дип, суда чайкала да башладылар.
Тик су әлегә аз иде. Ташкинов тагын ике улакны ачарга боерды. Монысында
инде су давылы буаның аскы өлешенә уйнап түгел, ашкынып килеп төште.
Күтәрелеп киткән баркаларны шунда ук Таныпка юллый башладылар.
Мишка өч барканың өченчесендә. Эшчеләр йөкне биек итеп төяп ныгытып
куйганнар. Әнә шул биеклеге куркыта салчыларны. Бер яктан, ул яр
буендагы агачларга тия, икенче яктан, тотрыклыгы аз. Чак кына дулкынлану
булса – барка әйләнә дә китә, шуңа алардан осталык таләп ителә.
Гәвеннән мәшәкатьсез генә чыгып ычкындылар. Мишканың йөрәге
куян йөрәге кебек тибә, шартлап, дөбердәп ала. Уйланылмаган сораулар
аз түгел шул: Матусов сизеп калса, «Ә!» дигенче тотып алачак, Танып
буендагы барлык пристаньнар дә аныкы, Кама-Чулманы да шул. Шуннан
ни булыр? Кайда яшәрбез? Кирәк иде микән мондый карар? Бәлки Матусов
та йомшарып китәр иде тора-бара. Ят кеше түгел, кызы бит!
Менә Үле Таныпка чыга торган Итәш тугаена да килеп җиттеләр. Мишка,
барканы уңгарак алып, аның башын ярга төрттерде дә казыкны андагы
тишек аша суктырып, ярга кадады. Ярдәмче абзый, коты алынып, бары
кычкырырга гына өлгерде дә барка тукталу белән суга очты:
– Нишлисең, дивана, ярамый, ярамый! Харап булабыз! Сикер, сикер,
тиз бул, барка әйләнә хәзер!
Бераздан аның ярга табан йөзгәне күренде.
Тик эшләнәсе эшләнгән иде шул инде. Кинәт туктау Мишканы
биек урыннан бүрәнәләргә ыргытты, аның өстенә ниндидер юньләп
бәйләнмәгән бүрәнәләр авып-шуып төшеп, кулларын кыймылдатырга да
урын калдырмады. Барканың арткы ягы, су агымына буйсынып, теге як
ярга барып ябышты һәм су юлын бүлеп куйды.
Үле Таныптан очып диярлек чыккан Анна хәлне тиз аңлады. Баркага
күтәрелеп, Мишка өстендә яткан авыр бүрәнәләрне, чүп-чарны тарткалый
башлады. Тик соң иде инде. Алар артыннан Ташкиновның бер карышы –
Таныпта ул гөрләп, бөтен нәрсәне җимереп агып килүче дулкын, чыннан да,
сажиннан биегрәк иде – килеп җитеп, су тегермәне ташын әйләндергәндәй,
барканы чүп урынына әйләндереп тә җибәрде...
Бер минутта ике яшь йөрәк өчен дөнья бетте дә куйды... Кем
кагылгандыр, әллә ни еракта да булмаган Матусов өендә пианиноның бер
кылы яңгырап, чыңлап өзелде. Кеше сөйләвенчә, шул мизгелдә Танып та
үкерүдән туктаган, диделәр…

20
Ике атналап сөйләделәр авылларда Таныпта булган бәхетсезлек турында.
Матусовның икенче кызы башкалага чыгып китте, үзе бөтенләй күренмәс
булды. Бары ике ярдәмчесе, тешләрен кысып, аның урынында бер җаен алган эшләрне алып барды. Алар, авыр тын алып, мостикта утыручы кара
күләгәсе генә калган хуҗага карыйлар иде.
Халык бу хәлләргә шунда ук бәет белән җавап бирде, кичләрен хәтерле
кешеләр аны башкаларга илтеп җиткерделәр. Бәетнең башы – елатырлык,
уртасы – үксеп елатырлык, азагы туйганчы елатырлык иде:
Кулымдагы шинелемне
Элеп куйдым кадакка,
Су астыннан китеп барам
Балыкларга азыкка...
Вакыт үзенекен итә. Барысы да акрынлап онытыла башлады.
Тормыш туктамый алга бара. Кешелек даимилеккә омтыла, бары тик шул
даимилектә генә адәм үзенә кереп сыеныр урынын таба, шунда гына ул
бербөтен булып, бер үк вакытта шәхсән, аерым булып, гомер сөрә. Киләчәге
борчый кешене. Кичәгесе – инде кирегә кайтмый торганы – кайгыртмый,
анысы үтте, онытылды, ялгышлыклары да, уңышлары да артта калды.
Бүгенгесе дә үтеп бара, кичәгедән нәтиҗә ясалдымы, әллә ясаласы бармы
– монысы мөһим түгел. Ә менә иртәгәсе – ул тормышчан, ул кирәк, ул
алдагы тормышның борылышларын югалтусыз үтәргә мөмкинлек бирә.
Даимилек тә куркыта шул кешеләрне.
Кинәт уяна башлады Казанлы үзенең мәңгелек йокысыннан.
Сәясәт белән икътисад, мәгариф белән мәдәният кушып алып барылган
үзәк буларак, Казанлыга булганнарына һәм булачак хәлләргә алданрак
каршы җавап бирү хас иде. Байлар, халыкның рухи халәте өчен Алла
алдында да, җәмгыять алдында да җавап бирүче руханилар, мөгаллимнәр
уяна башлады.
Әйткәннәрдән беренче булып Мөхәммәтҗан бай нык үрсәләнде.
Августның икенче яртысы бетеп килә, ә көннәр суынырга уйламадылар
да. Һәркем үзенчә тормыш итсә дә, аңлаганнар алда әллә ни буласын сизми
яшиләр дип әйтеп булмый иде. Менә Мөхәммәтҗан бай да көн саен ике
улы белән планнар кора, кителеп барган дөньяның алдын-артын карап,
нидер эзли, нәрсә булырын аңларга тырыша. Нидер буласы билгеле – көтеп
алган патшадан котылу сәгатенең беренче сугуы ишетелде дә ул туктады.
Димәк, алда булган эшләр эшләнмәде, димәк, тагын да нидер булачак.
Менә шушы «нидер» нишләтер икән кешеләрне? Россия башка илләрдән
аерылып тора, аның һәрвакыт үз йөреше, үз чишелеше, үз килеше. Һәм иң
мөһим сорау – ни эшләргә?
Мөхәммәтҗанның ихтирам иткән киңәшчесе бар. Ул аңа бик сирәк,
инде алга да, артка да юл калмаганда гына бара. Ул кеше – Гаязетдин,
аның бабасы кеше итте Мөхәммәтҗанны. Узган гасырның алтмышынчы
елларында Казан ягыннан кысулардан качып килеп чыккан иде ул монда.
Торырга урын эзләп, эш эзләп килеп керде ул Башкорт-мишәр гаскәренең
сотнигы Ягафарга. Тәртипле, итагатьле, Казан ягының көмеш тавышлы
егете ошады сотникка. Ул чирүгә киткән чакта аның эшләрен эшләтүче
кирәк иде, хуҗалыкны алып баручы. Бу эшкә коеп куйгандай булды
Мөхәммәтҗан – бернәрсә сорамый, үзе белеп эшли, бу якта әйткәнчә,
эшләгәндә йөрәге җилкенеп, ашаганда колагы селкенеп тора». Бер кайтуында сизде Ягафар олыгаеп баручы кызы Фәния белән Мөхәммәтҗанның юллары
очрашканын. Берни уйлап тормый өйләндерде, кияү итте, ул итте, башка
чыгарды, байлыгын бүлеп бирде, ә эшкә өйрәтүен ташламады. Менә шунда
үсеп китте Мөхәммәтҗан, алыпсатарлык аны бик тиз күтәреп, авылның
гына түгел, төбәкнең билгеле кешесе итте. Иң кулай булганы – ашлык
сату, шул ашлыкның хакы төшү-менүе иркен яшәргә, иртәгәге көнне артык
хафаланып уйламаска өйрәтте.
Туганлашып яшиләр Гаязетдин белән алар. Бай кешенең бу якта
бер туганы да булмавы да, бәлки, монда ниндидер әһәмияткә иядер.
Мөхәммәтҗан аңардан олырак булса да, чыннан да, ихтирам белән карый
Гаязетдинга, аның сүзен сүз итә. Чөнки Гаязетдин Япон сугышын, бу
сугышның башын үткән, җитмәсә, унынчы елларда волость старшинасы
булып та алган кеше. Урамнары да бер, Байлар урамы. Йорты да Мута
елгасының Шидәле белән кушылган урынында, тегермән буасы буенда
гына. Иң уңайлы урын дөнья көтәргә, монысы хак.
Бәлки аңарда берәр яңалык та бардыр? Дөнья бозылганда чынлап торып
башны барып орыр урын да юк бит. Бүгенгесе кичәгечә түгел, иртәгә
башкача булачак. Бармы бүген җир дип ябышып ятуның мәгънәсе? Әгәр
иртәгә үк җирне бүлә башласалар, ни була?
Шушы уйлар белән барып керде ул Гаязетдинга. Хуҗа йортта, тик
тормый, ниндидер эшләр белән мәшгуль. Өйгә кереп тә тормадылар, каен
астына утырып, Рәфыйга китергән чәйне эчә башладылар. Башка чак булса,
озак итеп дөнья хәлләрен сөйләрләр, төрле фаразлар кылыныр иде. Тик
бүгенге көндә алар кайгысы читтә иде.
Гаязетдин, акыллы күзләре белән Мөхәммәтҗанга карап бер генә җөмлә
әйтте, һәм җөмләнең сүзләре чишмәне ачып та салдылар:
– Урын таба алмыйсыңмы үзеңә?
– Юк! Беренче мәртәбә йөгәнсез ат кебек, кая барырга, ни эшләргә
белмим. Бәлки, синдә берәр яңалык бардыр, ә? – дип өмет белән сорау
бирде. Ә көмеш тавышы шул ук шайтанның!
– Нинди яңалык булсын инде, туга-ан! Утырабыз, ни көткәнне белми.
– Ишеткән идем, җирдән котылгансың икән?
– Бусы дөрес. Хәтереңдәме, патшаны алып ташлаган февральдә җир
дип котырдылар. Хәзер дә, ул-бу була калса, җир дип тагын дулаячаклар.
Шуңа күрә котыла башладым.
– Сер булмаса, күпмедән инде?
– Синнән серем юк. Күпме, азмы, ике ел дигәндә, биш мең десятинны
җибәреп өлгердем. Үземә кешечә бары унберне калдырдым, Сары сазны.
Сыйфаты әллә ни түгел, тик иң якын җир инде ул.
– Ару гына бит. Хакын сорамыйм, мул гына чыккандыр?
– Ару, тик күп түгел. Быелгы болганыш елларында сүз әйтерлек
түгел.
– Монысында гына түгел бит әле эш. Ул акчаны кая куярга? Мин,
булганын гел эшкә тыгып баргач, оекбаш тутырып куюны өнәп бетермим.
– Нишлисең инде? Оекбашны да яшерергә туры килмәгәе. – Гаязетдин
кунакка якынрак күчеп утырды. – Мин монда гел Никон белән элемтәдә
торам, бик еш сөйләшәбез. Ул әле чирләп ята, Мәскәүне сагынам дип елый. – Терелә күрсен инде, Аллаһы, егерме ел өтөрмәдән чыкмаган, сөргеннән
калмаган кеше бит ул!
– Әйе! Менә ул әйтә, большәвикләр киләчәк барыбер дип. Җирне
бүләчәкләр – монысы хак, иң беренче булып. Шуннан Учредительное
Собрание җыябыз дип алдаячаклар, анысы да булмас. Менә шунда эчке
сугыш башланачак, ди ул. Гражданнар сугышы дип атады ул моны, атасы –
улына, агасы энесенә каршы. Кырылачак халык, Мөхәммәтҗан, кырылачак!
Менә нидән куркырга кирәк безгә. Җитмәсә, интервенция булачак.
– Ходай, анысы ни инде тагын?
– Төрле илләр басып керәчәкләр!
– Ышанырлыкмы Никонга?
– Никон авыру. Бу хәлдә алдашу юк, үз хәле хәл аның...
– Кайчанга инде ул?
– Кем белә? Никон көзне сөйли, көтәргә куша.
Мөхәммәтҗан башын иеп, бераз утырды да старшина килгәне турында
исенә төшереп сөйләп алды:
– Теге атнада Ибрай килеп керде. Эшчеләрең күпме, тынычмы,
сөйләгәннәре ни турында. Шуны, оялмыйча, миннән сорап утыра. Чак
түздем, куып чыгарырга бер-ике омтылган идем дә.
– Аларны өяздән утлы табага бастырып кайтарганнар, шуңа йөри ул.
Халыкны тынычландырыгыз дип инде! Ай-һай, алай гына тынычландырып
булса ул кешене!
Уйланырга урын бар шул. Көз җитә, Мәкәрҗә ярминкәсе, сатып-алуның
иң кызган чагы җитә. Мөхәммәтҗанның ике улы, бәйләп куелгандай, монда
яталар. Шулай килеп чыкты – ул аларны вакытында читкә җибәрмәде. Ә
бит алар кайчандыр Парижга университетка юл сайлаганнар иде! Болай
барса, ни булыр? Мөхәммәтҗан сөйләшүдән соң берничә карарга килде.
Беренчедән, улларны акрын гына читкә чыгарырга кирәк – монысы инде
алар өстеннән җитәкчелек итүдән түгел. Алар үзләре инде күптән олы
кешеләр, акыллары да, байлыклары да, тормышта тоткан урыннары да
менә дигән, Мөхәммәтҗан ягыннан бер ым гына булырга тиеш. Икенчедән,
җыелган ашлык белән нидер эшләргә кирәк. Әгәр аны сатып булмаса, янә
тартып алсалар – хәер сорашып китәргә генә кала. Өченчедән, хакы барда,
җир белән азрак уйнап алырга кирәк. Аның да кадере китеп баруы ихтимал.
Озак сөйләшеп утырды алар. Тик әйтелгәннәрдән ерак китә алмадылар.
Кем беләдер бу тормышның җаен, исәбен-хисабын…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев