КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тагын поезд. Бу юлы ул инде туган якларга чаба. Тәгәрмәчләрнең йә бер акрынаеп, йә бер тиле тизлеккә якынаеп текелдәвендә әллә нинди таныш сүзләр яңгыраган кебек. Ильяс инде күпме вакыт шул сүзләрнең аңлаешлысын эзләп баш ватты, тик әлегә бер сүз дә аңлашырлык булып яңгырамый иде.
5
Фронт мәхшәреннән үзен кем, ничек алып чыкканын белми Ильяс.
Белерлек тә түгел иде шул.
Тагын поезд. Бу юлы ул инде туган якларга чаба. Тәгәрмәчләрнең йә
бер акрынаеп, йә бер тиле тизлеккә якынаеп текелдәвендә әллә нинди
таныш сүзләр яңгыраган кебек. Ильяс инде күпме вакыт шул сүзләрнең
аңлаешлысын эзләп баш ватты, тик әлегә бер сүз дә аңлашырлык булып
яңгырамый иде.
Ә бит бу беренче кабат кына түгел. Ярты ел элек әнә ничек иде бит
йоклатмый, әллә саташтыра, әллә тилертә торган бу хәлләр.
Ул чакта Ильяс, поезд сәндерәсендә яңа гына аңына килеп, бик озак
аңламый ятты кайда икәнен. Аңламассың да: тирә-якта бөтен нәрсә селкенә,
шыгырдый, караңгылык белән яктылык, берсе артыннан берсе куып, качыш
уйный. Колаклар тәгәрмәч тавышына күмелгән сүзләрне аңлаганын аңлап,
аңламаганын аңламыйча йота иде.
Поезд алга табан чабуын белде. Иң кыены – башны борып булмауда, күз
алдында өске кат киштәнең такталары, кара яшелгә буялган уйнап торган
дивар кисәге. Ә кемнеңдер бәхетенә тәрәзәдән карау төшкәнме, йокы һәм
саташу аша гел бер сүзне кабатлый иде:
– Алга барабыз... Дөрес барабызмы икән? Кояш... Кояш кайда булган?
Әле генә уң якта иде бит!
Аның бәйләнешсез сүзләрен беркем дә тыңламый, беркем аның белән
сөйләшми. Хәер, сөйләшә алырлык кеше дә юк монда, ә берничә вагон
арасында йөгереп, хәлдән тайган шәфкать туташларында сөйләшү кайгысы
юклыгы күренеп тора.
Тынычсыз берничә көн үтеп китте. Поезд тимер юлның әллә нинди
тыкрыкларына кереп туктый да яртышар көн шунда тора. Тынычсызлыкның
исеме дә бар – моны Ильяс үзе генә аңлап алды. Бернинди борчусыз,
ваемсыз тынычсызлык иде бу. Төшенкелекме инде бу, дөньяга булган
карашның «барыбер» рәтенә төшеп туктавымы, кем белә.
Тик әлегә Ильясның үз хәле хәл: муенны борып булмый, ашау – бары
тик ниндидер сыекча. Сөйләшергә тырышып карады, тик барып чыкмады.
Шешенгән тел аңкауга барып ябыша, шунда ук тын алуы авырлаша. Ильяс,
көч-хәл белән кулын күтәреп, телен аска төшерә, бары шул вакытта гына
тын алуы җиңеләеп китә. Тик бу хәрәкәт бөтен хәлне ала, һәм ул ярты көн
күз дә ача алмыйча, урынында тик кенә ята.
Менә поезд каядыр якынлаша, аның сызгыруы станциянең якын булуы
турында сөйли иде. Тик... Тик нәрсә булганын аңлый да алмадылар.
Нәрсәгәдер бәрелгәндәй, поезд туктап калды, яралылар бер мизгел эчендә
идәнгә очтылар. Берни хәтерли алмады соңыннан Ильяс: өске сәндерәдән
кемдер аның өстенә килеп төште, шул кеше астында калып, каерылган кул
сөяге әллә сынды, әллә буыны тайды, шул ук мизгелдә поезд инерциясенә
кушылып, алга тартылды һәм «шып» туктаган поезд артыннан калмыйча,
вагон стенасына килеп бәрелде. Һәм бөтен дөнья юкка чыкты, упкында
бөтерелгән су кебек каядыр аска очты Ильяс.
Ыгы-зыгы купты поездда. Кычкырыш, аллы-артлы йөгереш, төтен
исе – боларны Ильяс ишетмәде дә, сизмәде дә. Кемдер әллә нинди ямьсез
сүзләр белән кычкыра башлады, кемдер тынычландырырга теләп, йомшак
итеп нидер сөйләнде.
– А-а-а...
– Нәрсә булды? Нә-әрсә булды?
– Йөрергә юл ачыгыз тизрәк!
– Тынычланыгыз... тынычланыгыз...
Якында гына бик хәлсез тавыш ярдәмгә чакыра иде.
– Монда... Монда, ярдәмгә килегез...
Тавыш вагонда булган мәхшәр эчендә бер көчәя, бер юкка чыга.
Кычкыру, иң ямьсез сүзләр белән дөньяны актарганда, аны беркем дә
ишетми иде. Тагын:
– Монда... Монда, ярдәмгә килегез...
Тавыш, кемнеңдер соңгы өметен өзеп, юкка чыга бара, төтен исе белән
тула барган вагонда яралылар берсен-берсе ишетерлек хәлдә түгел иде.
– Янабыз! Күрәсезме?
Ильясның күршесе калтыранган куллары белән сәндерә читенә ябышып,
үзәкне өзә торган тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Ярдәм! Йа Ходай, бармы монда кешеләр? Ярдәм итегез тизрәк!
Бу тавыш Ильясны һушына кайтарганда, берничә кеше вагон идәнендә
яткан яралыларны ашыкмый гына тышка алып чыга иде. Вагонның икенче
башында чытырдап ут яна, тәмсез исле куе кара төтен яралыларга сылаша,
яна башлаган киемнәрдән өскә үрмәли.
«Ишетәсезме, ишетәсезме?...» дигән тавыш чигә тамырларыннан
бәрелә-сугыла йөгереп үтте, юклык белән барлык арасында яткан хәлсез
аң бу сүзләрне кабатлый торды. Һәм тагын да, бу юлы инде бернинди
ышанычсыз:
– Янабыз! Ишетәсезме? Кем бар, кем ишетә безне?
Вагонда кан исе, төтен исе белән кушылып, укшыта, пыяласы ватылган
тәрәзәдән вагон эченә битараф кына булып кар бөртекләре төшә. Идәндә
яткан солдатның башына уралган бинт аклыгын югалткан, аның аша
саркылган кан бинтның соңгы ак өлешләрен йота барган кебек. Җылы
канга төшкән кар бөртекләре, кан хуҗасы тормыш белән хушлашкандай,
эреп юкка чыга...
Һәм тагын кайдандыр:
– Ишетәсезме? Ишетәсезме? Монда!
Кем бу? Кемне чакыра ул? Нигә? Нәрсәгә бу кешегә әллә кемнәр кирәк
булган? Ильясның томан эчендәге зиһене, нигәдер башка хәлләрне онытып,
шушы сорауга җавап эзли. Ә томанның таралырга исәбе дә юк...
– Ишетәсезме? Ишетәсезме? Монда!
Ильясның аңы бу халәткә каршы чыга, баш күтәрә, тынгылык тапмыйча
әллә ниләр эшләргә тели, тик моның өчен мөмкинлекләр аз булуы җанны
көйдерә, хәлсезлектән тешләр кысыла. Йөгергән уйлар, тәртипкә килеп,
бер сызыкка тезеләләр. Ишетәсезме сез, ниһаять? Монда кеше дөньядан
китте, башкалар мәрхүм була, калганнар да үләчәк бит! Ишетәсезме?
Ярдәм итегез!
Ишетмиләр...
– Ишетәсезме? Ишетәсезме? Монда!
Вагонда ятучылар өстенә кара төтеннән дулкын булып караңгылык,
тынлык төште.
– Ишетәсезме? Ишетәсезме? Монда!
...Калганы томанның иң куесы эчендә. Күпмедер вакыт үткәч кенә, тәнгә
ябышып каткан бинтлар йомгагын сүткәндә барлыкка килгән әче авырту
тойгысы Ильясны яңадан бу дөньяга алып кайтты.
– Йә, йә, туган, уян! Әйдә-әйдә! – дип әйтә иде кемдер, йомшак куллары
белән Ильясның сакал баскан битен кытыклап. – Бәй, синдә бит гангрена
башланып ята түгелме?
Ильяс ябышкан керфекләрен өзә-өзә күзләрен ачарга тырышты.
– Менә-менә! Булдырасың бит, теләсәң! – дип дәртләндерде Ильясны
йомшак куллы кеше.
Ильяс алдында ак халатына кызыл тамчылар кунган, күзләре гел елмаеп
торган озын буйлы табиб, ә аның янында арган күзләрендә зур игътибар
чагылган олы яшьтәге апа басып тора иде. Кемне хәтерләтә соң бу йомшак
куллы кеше? Ильясның аңы тагын икегә бүленде: беренче яртысы шушы
сорауга җавап эзли, икенчесе табиб әйткән сүзләрне игътибар чикләрендә
тотарга тырышты.
– Әһә, менә сезнең яра! Әһә, ярчык кисәген алганнар коллегалар, афәрин!
Ә нигә яра төзәлми алай булгач? – Табиб бармаклары белән яра тирәсен
баскалый башлады. – Йә, йә, түз чак кына! Карарга кирәк, бу хәлнең сәбәбен
белергә кирәк бит!
Йомшак дигән бармаклар бер дә йомшак түгел икән шул! Салкынлыгы
белән авыртуны баскан мамык кисәгенең шундый әче булуы да мөмкин
икән – монысына инде күп авыртуларга түзгән Ильяс дөньясын онытып
сикереп үк җибәрде.
– Йә-йә, тынычлан, шулай кирәк! Менә инде бүгеннән хәлләр әйбәтләнүгә
таба, бирсен Ходай! Ике-өч атна ятарсың да фронтка!
«Аллам сакласын!» дип эчтән генә җаваплады Ильяс. Сугыш үзенең кара
эчле асылын күрсәтте, иң якты уйларны һәм ышанычларны утка салды,
көлгә очырды, иң якты хыялларны юкка чыгарды. Ерактан торып, сугыш
турында сөйләү – бер, үзең шунда кайнау, көн саен үлем белән күзгә-күз
очрашу, аның белән бер мәйданда бию икенче икәнен шул юлны үткәннәр
бик яхшы аңлый иде монда. Ильяс башыннан бу уйлар узган арада табиб
аның ярасына тагын иелде.
– Нигә эндәшмисең? Тә-әк, ач әле авызыңны!
Ә бераздан ул, борылып, артыннан килгәннәргә сөйли башлады:
– Тавыш ярылары да зыян күргән дип уйлыйм. Дәвалану – әйтелгәнчә,
яраны көненә ике тапкыр юу мәҗбүри. Сөйләшә алырмы – монысы икеле!
Бу сүзләрне ишеткән Ильяс үзе дә сизмәстән талпынып куйды. Моны
күреп, табиб, елмаеп, озын бармагын өскә күтәрде:
– Ә-әле-егә! Ай чамасы. Шуннан барысы да үз урынына кайтыр. – Тагын
иптәшләренә борылды. – Ашау элеккечә. Гомум алганда, дәвалау юллары
барлык тамак-бугаз яраларындагы кебек.
Барысы да чыгып киттеләр.
Ике көн эчендә Камил Якубов белән Казанны берничә кат урадылар.
Гарнизонда да булдылар, очрашулар күп булды, күп итеп кирәкле сәяси
әдәбият җыеп алынды, берничә митингта катнаштылар.
Өченче көнне, ниһаять, кайтыр юлга чыкты Ильяс. Казан нинди генә
матур булмасын, ничек кенә үзенә тартып тормасын, Казанлы сагындырган:
йә бер якынаеп, йә бер ерагаеп, күз алдыннан китми. Сәлимә сагындырган...
Әгәр хәленнән килсә, Ильяс поездны артыннан этеп тизләтер иде, тик
җитми шул моңа адәмнәрнең көче! Поезд күбрәк туктап тора шул әле.
Менә тагын поезд Казаннан ерак китә алмады, ахры, ялан уртасында
туктады. Чалт аяз көннең уртасында эссе кояш астында бернинди
саклаусыз-яклаусыз калган вагоннар, тимеренә су сипсәң, бу бөркелерлек
булып кыздылар. Җитмәсә, кемдер тәмәке тарта, шуның тәмсез төтене
дымлы үпкәләргә сылана, эссе тән буйлап аккан тир исе, көннәр буена
юлда йөргән кеше исе укшыта, башны әйләндерә. Шушы туктауның
күпмегә сузылырын беркем дә белми, бернинди җавап юк. Ишекләрнең
ачыклыгыннан әллә ни файда юк – тыштан кергән җил озын вагонны үтеп,
икенче ишеккә барып җитүгә, анда хөкем сөргән эсселекне үзенә алып,
һава дулкынлануы белән тәмамлана. Вагон түбәсендә эссе калайда кояш
астында утырганнар ни эшли икән?
Умарта кортлары кебек шаулаган халык тынып калды.
Бер нәрсәне яхшы аңлады Ильяс: монда аз хәрәкәтләнергә,
кирәкмәгәнгә кузгалмаска, чәбәләнмәскә; шул гына бу эсселектән
коткара ала. Чынлап та, шулай булып чыкты. Елга ярында яткан балык
кебек еш тын алуын бер рәткә китерә алды, аккан тирдән әрнегән муен
ярасының эзләре дә кибеп киткәндәй булды. Сәндерә читендә кысылып
утырып, ул йокыга да китә башлады. Бер уянып, бер йокымсырап
утырганда, аңа яңадан шул ук төшләр керде: тагын фронт, тагын
Мәскәүнең читендә урнашкан госпиталь, тагын хастаханә... Кайдадыр
урамда тормыш бара, бик сирәк кенә, шул тормышның ярчыклары булып,
госпитальгә тавышлар үтеп керә.
Табиб: «Бүгеннән хәлләр әйбәтләнүгә таба бара», – дисә дә, Ильяс
өчен газаплы көннәр башланды. Ялгызлык, авырту, һава җитмәү – болар
барысы да түзеп булмаслык газап төенендә иде. Бигрәк тә төннәр коточкыч
озын газапка, ә иртән һәм кичен үткәрелгән яраны эшкәртү гади кешенең
түземлеген бетерә торган җәзага әйләнде. Авыртудан бигрәк Ильясның
күңелен гаҗизлек тойгысы ашый, кимерә. Урыныннан тора да алмый яткан,
яше егермедән бераз гына өстәге егетнең хәлен аңларга була. Палатада
авыр яралылар, бер тавыш-тын юк, бары тик саташу, ыңгырашу, теш
шыгырдату. Озын төндә монысы бик тә куркыныч булып ишетелә, бөтен
дөньяда бары тик шул куркыныч теш шыгырдату гына калган, һәм ул да
акрынлап тына бара...
Бер атнадан хәлләр әйбәтләнә башлады, муен да борыла, тик сөйләшеп
булмый иде әле. Ниһаять, ул шәфкать туташы ярдәмендә беренче мәртәбә
башын күтәрә алды, тирә-якка күз салды. Палатада авыр тынлык урнашты.
Ильясның кычкырасы, стенага тибәсе килә башлады. Бер генә теләк – аны
ишетсеннәр, аны моннан кояшка чыгарсыннар. Аның үзенең исән икәнен
белдерәсе килә, ул тын ала, ул бу дөньяны ташлап китәргә җыенмый
әле... Тик тавыш юк, кычкырырга түгел, сөйләшергә тырышу да әллә
нинди ямьсез мыгырдау булып ишетелә. Анысы да баш авырту, күз алды
караңгылану белән бергә бара. Чынлап та, таш идәнгә егылып төшүең
мөмкин, канга буылып, бу газаплардан котылганыңны беркемнең дә сизми
калуы да бар.
Көн артыннан көн үтә. Ильяс акрынлап башкалар ярдәмендә ашый
башлады, тик әлегә торырга рөхсәт юк иде. Бер мәртәбә торырга тырышып
карады ул, тик бу егетлек начар тәмамланды. Һуштан язды, кан китте, әгәр
вакытында кермәсәләр, ниләр буласын чамалау авыр түгел иде. Йомшак
куллы табиб Ильяска ялгышуын бик дәлилләп аңлатты, тик эчтә янган
яшьлек аны тыңламаска, аңа каршы дәшәргә, тупаслык, тәрбиясезлек
күрсәтергә чакырды. Табибның тавышы шул тиклем йомшак, җылы,
дусларча елмаюы үзенә тарта иде, Ильяс бер сүз әйтмичә, аны тыңлады.
Яңалыклар да палатаны урап үтми, чөнки яңа кешеләр килә, алар яңа
хәбәрләр алып киләләр. Өзлексез хәрәкәт, яңалыклар әйләнеше яралыларны
да битараф калдырмый, алдагы язмышны уйларга мәҗбүр итә.
«Барлык кешеләр дә бу партиягә киләчәк, эзлә, тап юлын. Тәкъдим була
калса, йөгереп бар, шуны онытма», – дип киңәш бирделәр бар да.
Бу сүзләрне Ильяс, Казанда яңа танышлары тарафыннан әйтелгән
сүзләр белән янәшә куеп, чагыштырып карады. Әллә ни аерма юклыгы
әллә кайдан күренеп тора, юлында очраган кешеләрнең күбесе бер үк
фикерне әйтә. Тик бармы икән андый фикердәшләр Казанлы якларында?
Нәрсә көтә яралары да төзәлеп бетмәгән солдатны туган җирдә? Урман
эчендәге тыныч кына яшәп яткан авылларга килеп җиткәнме икән
инкыйлаб шаукымы? Чуен юл! Чуен юлның булуы бу авыллардагы
тыныч кына аккан яшәүне уятуына һич шиге юк. Димәк, кешеләр бүген
көндез үзәктә кичә кич булган хәлләрдән хәбәрдар, бу авылларны
инде билгесезлектә яши дип әйтү бөтенләе белән дөрес түгел, димәк,
монда яшәеш гөрләп-шаулап тора. Кичәге солдатларның кайтуын да
көн кадагыннан алып ташлап булмый. Яңа гына салынган чуен юлы бу
хәбәрләрнең шул тикле тиз әйләнешенә тәэсир итүе дә билгеле. Димәк,
дөнья алга бара, Ильяс та үз урынын табар әле!
Шуларны уйлап утыра торгач, аруның чикләрен үтеп баручы Ильяс,
эссегә дә карамыйча, акрын гына йокыга киткәнен сизми дә калды. Йокы
дип атасаң инде моны. Тора-бара бу йокыны ярата да башлады Ильяс.
Ничек кенә булмасын, беразга тирән һәм борчулы уйлардан аерып тора
шушы кыска гына черем итү мәлләре. Монысына Ходайга рәхмәт укырга
кирәклеге дә тиешле.
Ә поезд, йә туктап, йә тирә-якны парга күмеп, алга баруын белде. Еш
туктаулар хәрәкәткә, озын көн төнгә кушылды, шулай итеп аларның исәбе
дә бер вакыт югалыр кебек иде инде.
(Дәвамы бар)
"КУ" 07, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев