КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Ну, Мишенка, сөйлә инде Аждаһа турында! Синең аны күргәнең бармы? Нинди ул? – Син нәрсә? Аны күргән кеше исән калмый бит! Куркыныч бит ул Аждаһа! – Бер кеше дә күрмәгәч, юк инде ул! – Аһа, булмас! Әнә, Казанлыда Галлямка карт күргән, аңардан сорарга кирәк. Тик бу иртәгә генә, иртәгә базар бит. Казанлыга чыгарга сәбәп була. Алып барырмын.
4
Мишка әтисе белән Таныпның Тукмай дип аталган матур бер тугаенда
берничә ел элек Матусовның ярдәмчеләре кушуы буенча кечкенә аучылар
йорты салып куйды. Бу йортта яшәргә кирәк булган бар нәрсә дә бар:
кирпечтән чыгарылган мич, өстәл, стенаның ике ягында йокларга урыннар,
учак ягу урыны, алдан хәстәрләгән утын һәм тагын әллә ниләр.
Танып өстеннән караганда, бу өй күренми дә, ә башка яклардан сазлыклар
белән уратып алынган бу урынны кешеләр бик яратмый, ул гына да түгел,
куркып искә алалар. Чөнки анда Аждаһа үзе яши диләр. Авылларда була
торган гарасатны китереп чыгаручы да шул Аждаһа инде.
Мишаның Аннага боларның барысын да бик матур итеп сөйләгәне
бар. Күңеле романтика белән тулы кызга ниндидер яңалык кирәк, монда
кайткан җәй саен ул шушы урман эчендә яткан авылда дөньяны таң
калдырырлык күренешләр көтә иде. Шуңа да ул Аждаһа турында сөйләүне
үтенә башлады.
– Ну, Мишенка, сөйлә инде Аждаһа турында! Синең аны күргәнең
бармы? Нинди ул?
– Син нәрсә? Аны күргән кеше исән калмый бит! Куркыныч бит ул
Аждаһа!
– Бер кеше дә күрмәгәч, юк инде ул!
– Аһа, булмас! Әнә, Казанлыда Галлямка карт күргән, аңардан сорарга
кирәк. Тик бу иртәгә генә, иртәгә базар бит. Казанлыга чыгарга сәбәп була.
Алып барырмын.
– Сөйләштек! Ә бүген теге урман өен күрсәт, алайса!
Мишка бөтенләй коелып төште. Ничә көннәр Аннаны шунда алып
барырга сәбәп эзләде ул, ә монда кыз тозакка үзе килеп кереп килә! Мишка
үзен кулга алырга, тынычланырга тырышты.
– Ярар! Барырбыз. Тик анда барып кире кайтканчы таң ата. Җылы киен!
Көтү кайтып узгач та чыгабыз!
Монысын махсус вакытны сузар өчен дә әйтте Мишка. Көтүчеләр
кирәккәнне дә, кирәкмәгәнне дә бик күп күрәләр, елгада балыкчылар
барыбер була инде ул, тик аларның телләре көтүчеләрнекеннән күпкә
кыскарак. Тиз генә өйдән берничә пешкән бәрәңге, тоз эләктерде, сало кисеп,
икмәк сындырып алды. Чәйне урында кайнатырга дип уйлады. Ул барыбер
тынычланырга өлгермәде. Куллары, бармаклары вак кына калтырау белән
дерелдиләр, тавышы бөтенләй балаларныкы кебек булды, әтәч тавышына
якынайды, күзләрендә моңа тикле булмаган әллә нинди утлар кабынды.
Мишка елга ярындагы көймәләрнең иң җитезен сайлап алды да кызны
көтә башлады. Менә инде көтү дә кайтты. Көймә, буадан төшкән агымның
өске ягыннан урап кайткан дулкыннарга ияреп, талгын гына тибрәлә.
Мишка шул тибрәлүгә ияреп йоклап китә язды. Аны кызның кыңгырау
чылтыравы кебек көлгән тавышы сискәндереп җибәрде.
– Егет! Йоклап, кызлардан колак кагасың бит!
Бик тиз уянды Мишка, шунда ук җавабын да тапты:
– Ә мин йокламыйм! Кояш нуры күзгә төшә бит. Шуңа аларны йомып
утырдым.
Мишка көймәнең борынын ярга китереп терәде. Анна бер сикерүдә
аның төбенә басты, чайкалып киткән көймәдән чак кына икесе дә елгага
егылып төшмәделәр. Мишка мәче җитезлеге белән кызны тотып алды, тик
барыбер тигезлекне югалтып, көймә төбенә ауды, аның өстенә Анна да
егылды. Мишка Аннаны кочаклаган кулларын ычкындырмый торды. Ул
болай кич буе ятарга да әзер иде дә, тик Анна аның колагына:
– Җибәр! Кеше күрә бит! Ни әйтерләр? – дип пышылдады.
Мишка батыр булып кыланды:
– Күрсәләр тагын! Ә мин беркемнән дә курыкмыйм!
– Син курыкмыйсың да ул! Ә минем турында ни әйтерләр? Ә әти белеп
алса?
– Ул бит йоклый!
Мишка шулай да тиз генә аңа торырга ярдәм итте, көймәне баудан
ычкындырып, ишкәкләргә тотынды һәм агымга каршы ишә дә башлады.
Таныпны бер дә юкка гына Җитез Танып дип атамаганнар шул! Агым
бер караганда гына тыныч күренә, ә инде йөзеп, аның белән ярышканда,
һич баш бирә торган түгел. Тик усак агачыннан чокып эшләнгән елгыр
көймә бирешмәде. Анна сораулар бирә башлады.
– Ә без Таныпның теге башына тикле барабызмы?
– Соң, аучылар өе авыл янында гына булмыйдыр бит инде. Мин сине
кисәттем ерак дип. Түз!
– Ярый, мин түзәм. Тик черки ашый!
Мишка көлеп җибәрде.
– Мин аларга, барып җиткәч тә, сиңа тимәскә кушармын. Болары мине
тыңламый, болары – су черкиләре. Урманныкылар мине тыңлый!
Анна, барган шәпкә яфраклы чыбык сындырып алып, черки куа
башлады. Төшеп килгән эңгер-меңгердә аның җиңеннән чыгып торган
ак беләкләре уйнап алалар, чыбыкны тоткан бармаклары гүя пианинода
уйный. Мишканың шул бармакларны, шул ак беләкләрне тотып күкрәгенә
кысасы килә. Аның пианиноны күргәне юк, ул бүлмәгә керү аңа да тыелган.
Тик сөйләгәннәре бар, пианино яткырып куйган тальянка кебек, тик
басмаклары гына бик күп.
– Ә син ничек итеп шул тикле матур итеп пианинда уйныйсың?
– Пианин түгел, пианино. Озак кына укыдым, өйрәттеләр. Хәзер инде
үзем уйныйм.
– Ә кайдан беләсең нинди көй уйныйсын?
– Анысы ноталар аша. Шуны укыйм да уйныйм.
Монысын Мишка берничек тә аңлый алмый. Ничек итеп инде көйне
язып була? Аның уйларын сизгәндәй, Анна җавап бирде:
– Була шул язып. Ул «нота» дип атала.
Мишка тагын көлде.
– Нута дигән сүзне беләм. Ул тезмә дигәнне аңлата. Салларны
җибәргәндә: «Нута артыннан нута булып киттеләр», – ди безнең Пётр
Алексеевич Ташкинов.
Җитез Танып һәм елдам көймә күптән инде берсен-берсе аңладылар
булса кирәк, икесе ике якка тын гына актылар. Елганың биек ярлары аның
борынгылыгына ишарә итә – меңәр, ә бәлки миллион еллар елга җирне
кисеп, үзән ясап, аска төшкән, һәм бу әле дә дәвам итә. Язгы ташкыннар
җиткән саен Танып яңа җирләр яулап ала, юлын кыскартып, яңа үзәннәр
яра.
Ниһаять, Мишка «Килеп җиттек!» диде, көймә сөзәк ярга таба борылып,
ком өстенә менеп туктады. Кинәт тукталудан алар тагын егылып киттеләр –
моны инде Мишка махсус эшләде. Тик Анна бу юлы җитезрәк булып чыкты,
Мишка егылып яткан арада ул көймәдән ярга сикереп төште, яңгыравык
тавышы белән көлеп, Мишкага эндәште.
– Ну, егет, йә йоклап, йә егылып ятасың, ә!
Бер сүз әйтмичә, Мишка көймәне тагын бераз ярга өстерәп мендерде,
көймә башында яткан төргәкне эләктерде дә комга басты.
– Ну, кайда инде синең ул өең?
– Ә менә син аны эзләп кара! Ул якында гына!
Кая карама, урман, бер эз дә юк, бер юл юк. Аннаның тирә-ягына
каравыннан Мишка көлеп җибәрде, агачларга табан ике адым атлап,
чыршыларның калын ботакларын күтәрде. Шунда ук зур булмаган өйнең
почмагы күренде. Анна, балаларча кул чабып, өйгә таба атлады.
– Әкият! Әкияттәге кебек бит бу, Мишенька! Кара, нинди куе, матур
чыршы ботаклары! Чын урман! Тылсымлы урман!
Мишка бу сабыйларча шатлануга читтән көлеп карап торды. Анна
ишекне ачарга тырышты, тик булдыра алмады.
– Тукта, алай түгел, ашыкма! Башта менә шушы биген ычкындырабыз,
шуннан ишекне ачып була. Ишекне ачкач та, өй белән исәнләшәбез, шулай
тиеш.
– Әһә, шаяртасың! Кем белән исәнләшергә инде?
– Ну, шулай кушылган.
Мишка ишекне ачып, эчкә башын тыгып: «Саумы, ызба!» – дип эндәште
дә алга атлады. Аның артыннан курка-курка гына Анна да керде.
– Кызы-ык! Монысы – мич! Монысы – өстәл. Монда йоклап йөрисеңме
сунарда? Ә кайда мендәрең?
– Әйе ди сиңа, мендәр, ди! Мичне ягып җибәрәсең дә йоклыйсың. Тик
төнлә торып өстәргә кирәк, утын янып беткәч, суына. Ашыйсың киләме?
– Ә нәрсә бар?
– Бар да бар. Башта чәй куябыз. Мин мичне ягып җибәргәнче, син
елгадан су алып кил.
Учакта янып, кап-кара булган бәләкәй генә чиләкне тотып, Анна елгага
атлады, ә Мишка мичне ягып җибәрде. Анна килеп кергәндә, өйдә янган
чыршы ылысыннан тәмле төтен исе таралган иде. Анна бу тикле күп яңа
мәгълүматны башына сыйдырырга тырышты, бигрәк тә шушы төтен исе
аны сабыйларча шатландырды. Тиз арада чәй дә кайнап чыкты, Мишка
карлыган яфраклары алып кереп чиләккә салды, алып килгән нигъмәтләрен
өстәлгә чыгарып тезде.
– О, бәрәңге! О-о, сало! Вот здорово!
Мишка бәрәңгеләрне чистартты, кайдандыр чүпрәк табып, өстәл өстен
җир идәнгә сыпырып төшерде.
Өй эче караңгыланды. Мич авызыннан төшкән ут яктысы каршыдагы
стенада, яшьләрнең йөзендә уйный, болай да сихри булган бу урынга тагын
да ныграк сихрилек өсти, күңелне дулкынландыра. Өйгә таралган төтен
исе борынны кытыклый, тын артыннан тын алырга чакыра.
– Миша, ә син нигә шәм кабызмыйсың?
– Бар ул, бар. Таба алсам.
Мишка, тәрәзә төбеннән шәм калдыгы табып, мичтән ут алып, аны
кабызып җибәрде һәм шунда ук караңгы өйгә уйнап-селкенеп торган тагын
бер яктылык килеп керде. Яктылык дип тә әйтмәссең моны, бу тын алу
дулкынында чайкалган яктылык кисәге өй эченә сөйләп бетергесез нур
алып кергәндәй итте.
Чәй эчәргә бернинди савыт та таба алмады Мишка. Шуңа ул чиләкне
уттан алып читкә куйды:
– Савыт-саба юк, суынгач, чиләгеннән генә эчәрбез.
Шунда Анна тагын теге Аждаһаны искә төшерде, сөйлә дә сөйлә дип,
аның тәкатен корытты. Мишка белгәннәрен исенә төшерергә тырышты.
– Ну, тыңла, алайса. Мин моны Казанлыдан Галлямка карттан
ишеттем. Минем хәтер яхшы, картның һәр сүзе истә, хәзер түкми-чәчми
сөйлим.
– Тукта әле! Син аны ничек аңладың? Ул бит татарча сөйләгәндер?
– Ә мин бит татарча ару гына сукалыйм! Син тыңла башта! Очы-кырые
күренмәгән сазлык булган Тукмай дигән яланда. Монда кош та очмый дип
сөйлиләр иде элек.
– Ә нинди булган инде ул Аждаһа? Дракон?
– Аждаһамы? Ул елан инде, зур дию ул. Елгаларда, күлләрдә, сазлыкларда
йөз ел яшәгән елан аждаһага әверелә. Биш йөз, мең ел яшәсә, аждаһа юха
еланга әйләнә, матур кыз кыяфәтенә керә ала. Ул кешеләргә су бирми, су
алу өчен аңа яшь кызларны корбанга бирүне таләп итеп куя. Ә корбанга
тәгаенләнгән кызны әкиятләрдә батыр егет кенә коткара ала.
– Ә нигә аны үтермәгәннәр?
– Әһә, үтерерсең! Аждаһага каршы чыккан бик күп батырлар һәлак
булган.
– Кара әле, без бит шул тугайда бүген! Син мине корбанга алып килдеңме
әллә?
– Әлбәттә! Минем бит Аждаһа белән килешү бар! – Мишка бик усал
булырга тырышып әйтте бу сүзләрен, тик елмаюы ирен читләреннән
барыбер китә алмады. – Син тыңла башта! Аждаһаның яшәгән урыны
сазлыкта, баткаклыкта булган, бу урын шомлы, анда караңгылык, яңгыр,
боз ява, болытлары җиргә тиеп тора. Тукмайда да шулай.
– Галләм карт шулай сөйлиме?
– Әйе! Казанлы җирләрендә борын заманда шат, киң күңелле эшчән
кешеләр яшәгән, ди. Җир сөргәннәр, икмәк үстергәннәр, сунар иткәннәр,
балык тотканнар, туганлашканнар. Тик алар һәр ел саен җәй башында
Аждаһага иң чибәр кызны корбан итәргә тиеш булганнар. Зар елаганнар
казанлылар.
– Ә нигә иң чибәрен?
– Ну, яраткан инде ул чибәрләрне. Тыңла! Менә берчак Казанлыда бер
малай туа. Бәбине кулга алгач та, бу батыр егет булачак ди әйтә кендек
әбисе. Ә сабый – аңа Гали дип исем бирәләр – ел үсәсен ай үсә, көн үсәсен
мизгел үсә, егет чорына кереп бара, оста сунарчы була. Галинең әнисе
аның Тукмайга бармавын үтенә. Егет моның сәбәпләрен сораша да авылны
якларга карар итә.
Мишка, тәмле итеп, өстенә тоз сибеп, бәрәңге ашавыннан бүленеп,
мичкә бер-ике утын ташлады.
– Ә авылда бик чибәр Зөһрә исемле кыз яшәгән.
– Әһә, иң кызыгы башлана!
– Болар икәү берсенә-берсе карарга да кыймый йөриләр, ялгыш кына
карашлары очрашканда да, бит очлары кызарып китә. Менә шунда чибәр
Зөһрә кызның да чираты килеп җитә корбанга. Гали, Зөһрәне урманга
озатып барып, Аждаһа белән алышырга ниятли. Моның өчен ул көмеш
саплы хәнҗәрен генә ала. Корбан көне килеп җитә. Иң матур ак киемнәрен
кигән Зөһрә Тукмайга атлый, авыл халкы аны елап озатып кала. Зөһрә
урманга барып җиткәндә, аны Гали көтеп ала һәм Аждаһага каршы чыга.
Аждаһаның авызыннан ут бөркелә, егет Аждаһаны, анысы егетне җиргә
күтәреп бәргәли, көн төнгә авыша, яшен яшьни, күк күкри, Аждаһаның
үкерүе җирне тетрәтә, алыш берничә көн туктаусыз дәвам итә.
– Ух, ты! Син бит чын сказочник!
– Гали җиңә алышта. Аждаһаның сөякләрен кара болыт Каф тавының
аръягына алып китә. Шул вакытта сөйрәлеп барган койрык берничә өйнең
түбәсен алып ыргыткан... Казанлы халкы бу җиңү хөрмәтенә җәй башында
ел саен бәйрәм оештыра, ул Сабан туе дип атала. Зөһрә кызның чибәрлеге
йолдызларга тиң. Шуңа күрә дә күктә Зөһрә йолдызы яна, Айда Зөһрә
кызның сурәте бар. Галинең исеме дә мәңгегә торып кала: әле дә, әгәр
берәүнең пычагы-балтасы үткен булса, «Гали пәкесе кебек» диләр.
Аждаһа да онытылмаган. Әгәр берәрсенең явызлыгы чиктән ашып бара
икән, аны Аждаһага тиңлиләр: «Азма, азма, очынма, болыт килеп алып
китәр үзеңне Каф тау артына», – дип кисәтәләр.
– Матур әкият!..
Инде сүзләр кирәкми иде аларга. Анна әллә иртәнге салкыннан, әллә
Аждаһадан куркып, Мишкага сыена төште. Ул әллә нинди уйларга бирелеп,
әллә булган, әллә булмаган, тик ничек кенә булмасын, таң калдырырлык
матур дөнья хәлләрен тагын-тагын башыннан үткәрде, шул заман
кешеләренең саф мәхәббәтенә сокланды. Мишка аны нык итеп кысып
кочаклады, кипкән иреннәре белән аның иреннәрен эзләде. Анна аның
иреккә чыккан кулларын туктата килде, үзе дә аның муенына сарылып,
кипкән иреннәрен әллә кайдан килеп чыккан эссе күз яшьләре белән
чылатты.
Мишканың туктарга бер дә исәбе юк иде. «Мишка, тукта! Я... я папке
пожалуюсь! Азма, болыт алып китә үзеңне Каф тау артына!» – дип сөйли-
сөйли, Анна Мишканың кочагында эреп югалды.
(Дәвамы бар)
"КУ" 07, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев