Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (роман)

– Алдыбызда бит Казан! – Әйе, алдыбызда! – Берничә ел окоптан чыкмаган җанга Казанны бер урап чыгу шатлыктан яну була дип хыялландым. Менә бу бәхеттән, нәкъ Тукай әйткәндәй, янсын җаным!

1
Әллә төш, әллә өн булды бу берничә көн, аңлавы авыр. Әллә килмәгән
йокыны көтеп ятумы, һәм шул чакта берничә минутка йокыга талганда,
ачык күзләрнең нидер күрүеме, кем белә.
Вагон тәгәрмәчләре текелдәве, паровозның кайчак җан өшетерлек
кычкыртуы, кайчак ата каз кебек ысылдап сызгыруы, йокы аралаш
ишетелгән сөйләшүләр, кирәк-кирәкмәгәнгә атылган мылтык
тавышлары – барысы да буталып бетте. Һәм ничәнче көн шушы буталышлар,
бер-берсенә ялганган буыннар булып, бербөтен чылбырга әйләнеп бара.
Аның иң куркытканы да шул: бу хәлләрнең очы-кырые күренми иде!
Мәскәүдән авырлык белән чыгып китү, поездда чак-чак утырырлык кына
урын табып урнашу, бер күз, бер колак белән генә йоклау, пычак, обрез
тотып, кеше талап йөрүче явыз адәмнәр белән сүз көрәштерүләр, ул гына
да түгел, бәрелешләр – болар артта каламы, әллә мәңге озата киләчәкме?
Җитмәсә, йөрәк тибешенә кушылып, каш өстендә нәрсәдер сулкылдап
ала. Монысының сәбәбе бик тиз искә төште. Кичә төнлә күршедә тын гына
йоклап утырган мыеклы абзыйның биштәрен тартып алырга маташучы
өч кешегә берүзе каршы чыкты бит ул! Бу хәлләр төрлечә тәмамланырга
мөмкин иде, хәер, анысын кем уйлаган ул чакта! Беркем дә ярдәмгә килмәде,
барысы да булган әйберләрен кочаклап йоклаганга салыштылар. Кулындагы
пычагын бәреп төшергәч, теге өчәүнең башлыгы: «Встретимся ещё мы с
тобой, солдат!» – дип ыжгырды, һәм алар икенче вагонга үтеп киттеләр.
Маңгай ярасын исәпләмәгәндә, бу бандитларны бик уңай гына җиңеп чыга
алды Ильяс. Абзыйның хәлләре күпкә авыррак иде, аның яраларын, булган
чүпрәкләрен ертып, фронттагыча бәйләде ул. Бераз баш-күз алгач, алар
төннең калган вакытын сөйләшеп үткәрделәр.
Менә шушындый күңелсез уйлар эчендә Ильяс тагын йокымсырап
киткәнен сизми дә калды. Халыкның дәррәү кубып, берьюлы башлаган
хәрәкәте тәэсир итте бугай, күзләр шунда ук ачылды, оеган куллар янда
гына торган биштәрне эләктерде, колакка «Казан! Казан!» дигән сүзләр
килеп керде. Булган кием-салымын җыеп маташкан күрше абзый, Ильясның
кузгалганын күреп, көлемсерәп эндәште:
– Тор, шәкерт, җиттек Казанга!
Инде йокы челтәрен бөтенләй ачып, алып ташлаган зиһен, каравылда
торган солдат парольга җавап биргәндәй абзыйның сүзләрен дәвам итте:
– Алдыбызда бит Казан!
– Әйе, алдыбызда!
– Берничә ел окоптан чыкмаган җанга Казанны бер урап чыгу шатлыктан
яну була дип хыялландым. Менә бу бәхеттән, нәкъ Тукай әйткәндәй, янсын
җаным!
Ильяс вагонның төтеннән ысланып беткән тәрәзәсенә борылды.
– Әйе. Менә шулай. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Казан... Казан тән яраларына да, күңел яраларына да дәва булыр.
Юлдаш абзый, тукталып, Ильяска игътибар белән карап тора иде.
– Ә кайдан Тукаев иҗатын шул тиклем яхшы беләсең?
– Мин бит «Галия» мәдрәсәсендә белем алдым. Хыялым шушы белемне
Казан университетында дәвам итү иде. Әле дә ул хыял сүнмәгән. Тик...
Кирәкмәгән кешеләр белән йөргән өчен, аларның тыелган эшләрендә
катнашкан өчен полициядән шелтә алдым. Шуннан миңа, үзем теләп,
сугышка китәргә туры килде, «вольноопределяющийся» була инде бу.
– Ә-ә-ә! Мин шулайрак дип сизгән идем шул аны тел төбеңнән! Әйе.
Милләтнең язмышын даны бар дөньяга таралган мәдрәсәләребездән башка
күз алдына китерү мөмкин дә түгел.
Белем турында сүз чыккач, күзләре янып китте Ильясның. Юлдашының
елмаеп торган карашында хуплау да, шатлану да, соклану да бар кебек.
– Ә башта кайда укыган идең?
– Үзебездә. Гафу итегез, мин таныштырып та тормадым үзем белән.
Мин Ильяс Муллаяр улы Ягафаров булам. Үзебездә дигәнем – Казанлы
мәдрәсәсендә. Аның да тарихы җиде йөзенче еллар уртасына китә. Безнең
мәдрәсәдә Гали Чокрый үзе укыган.
– Чокрый татар әдәбиятында ныклы урын алган шагыйрь инде ул. Димәк,
син Танып буеннан булып чыгасың?
– Әйе, Танып буеннан, Бөре өязе, Казанлы волостеннан. Нәселебез
муллалардан, сугышчылардан. Шулар арасыннан бер әти игенчелек һөнәрен
сайлаган. Урта хәлле.
– Сугышчылар дигәнең башкорт-мишәр гаскәреннәнме?
– Әйе.
Бушап калган вагоннан чыгарга кузгалдылар. Вокзал алды мәйданында
терекөмеш бәйрәме. Бер-берсен таптардай булып, халык йөгерешә, аларны
әле төтен, әле пар булып, әллә кайдан күтәрелгән болыт урап ала.
– Ни эшләргә исәбең, туган? Кая барасың хәзер?
– Университетны барып карыйсым, залларыннан бер үтәсем килә, әгәр
мөмкин булса. Дөнья тынычланса, бәлки белем эстәп, шунда килермен
дип уйлыйм, иншалла!
– Ә нигә Казан университетын сайладың?
Ильясның иңбашларында канатлар үсеп киткәндәй булды.
– Бу бит данлыклы Казан университеты!
– Әйе, Казан – мәгърифәт ягыннан да, мәдәният ягыннан да барлык татар
халкының мәркәзе инде ул. Тик укуны дәвам итү дигән сүзләргә ышану бик
кыен әлегә, туганым! Дөнья шул тиклем үзгәрде, кичәге бүгенгә ярамый.
Сугыш дөньяны сүтеп-җимереп ташлады. Бәлки кайчандыр тигезләнер дә
ул тормыш... Тик кайчан?
Икесе дә, моның дөреслеген аңлап, тын калдылар. Шунда Ильяс сүз
катты:
– Казан университеты белән минем бер якташымның язмышы бик тыгыз
бәйләнгән.
– Йә-йә, кем инде ул?
– Шәркыять белгече Саблуков. Гордий Саблуков.
Иптәше барган җиреннән туктап калды.
– Са-аблуко-ов? Гордий Семенович Саблуков? Менә сиңа тагын!
– Аның Аскын заводы белән бәйләнгән туган җирен ачыклау буенча
бәхәсләр күп тә ул. Ике авыл әле дә көрәшә.
– Ничек кенә булмасын, Саблуков – шәркыять дөньясында да, рухият
дөньясында да бик тирән эз калдырган кеше. Шундый якташың кебек
зур, укымышлы кеше булырга язсын сиңа да. Һәм шулай булыр да бу,
иншалла!
Вагоннан төшкәч, бер минутка туктап калдылар. Тирә-яктагы ыгы-
зыгыга карамыйча, тын гына чыгып килгән зур кызыл кояш кына елмаеп
каршы алды кешеләрне. Бар да һәр көндәгечә, кайдадыр канкойгыч
сугыш бара дип тә уйламассың, ничә еллар илне тотып килгән тәртипнең
дилбегәсе йомшарган-ычкынган дип тә әйтмәссең. Бары кешеләрнең
йөзендә ниндидер читләшкәнлек, ниндидер чит-ят тәвәккәллек чагыла
иде.
Ильяс юллар аерылганчы бирергә теләгән, тел очында торган соравын
әйтмичә булдыра алмады.
– Гафу итегез, сорарга кыенсынам, тик сорамый да булдыра алмыйм.
Сез үзегез кем буласыз соң?
Юлдаш көлеп үк җибәрде.
– Безнең якта, Самар губернасы, Бөгелмә өязе Әбдекәй авылында,
бәйрәмнең икенче көнендә хуҗа кунагына: «Саумы, кодагый!» – дип
эндәшкән дип көләләр. Без дә шулай. Бер тәүлектән артык юлда бергә
булдык, башкисәрләр белән сугыштык, инде якынрак танышырга да
вакыттыр, иншаллаһ! Мин – Камил Лотфыйрахман улы Якубов. Синең
кебек сугышны үткән кичәге солдат. Хәзер Казандагы Мөселман
социалистик комитетында.
Абзый, кесәсеннән кәгазь кисәге тартып чыгарып, аның кош теле кебек
кенә кисәген ертып алып, каләм белән нидер язып, Ильяска тоттырды.
– Менә нәрсә. Казанда февраль ихтилалыннан соң бик көчле сәяси
җилләр исә. Безгә синең кебек дөнья күргән, Идел кичкән кешеләр
бик кирәк. Син менә шушы адрес буенча миңа керми кайтып китмә!
Университет ягына барасың бит, барыбер шул тирәдә йөрерсең! Тап бераз
вакыт, сөйләшербез! Мин сине бүген иң билгеле булган татар зыялылары
белән таныштырырмын. Алар – милли сәясәтне алга алып баручы кешеләр,
һәм бу исемнәр тарихта әле яңгыраячак!
Инде туганлашып беткән юлчы киң итеп елмайды.
– Монысына инде иманым да камил, исемем дә Камил!
Юллар икегә аерылды. Мыеклы абзый, мәйданны чыгып, озын аяклары
белән аршын салгандай, инде вокзал яны урамын үлчи башлады. Ильяс
әллә нигә туктап калды, нидер аны вокзалдан чыгармый тота иде. Поезд
тавышлары, ыгы-зыгы, кешеләрнең төрлелеге, җиргә төшеп җәелеп-
сылашып барган төтен, аяк астында уралып, кешеләр белән бергә йөгергән
пар, Казанның биек манараларына эләгеп китә алмый торган кургаш
болытлар, тагын якын да, ерак та булган әллә нәрсәләр. Тора торгач аңлады
Ильяс: хәтер шушы ыгы-зыгы аша ярты ел элек булган хәлләргә алып
кайта иде.
Ә ярты ел элек нәрсә булды соң хәтердән чыгармый саклана алырлык?
Йокы... Кеше табигатьнең шундый баласы шул инде. Нәрсәдер барда,
аның кадерен белмибез, юкка чыкса, шунда ук яна-көя башлыйбыз. Бер дә
юкка бабайлардан калмагандыр тазалык теләү. Шул теләк эчендә тагын да
бер мөһим әйбер бар, һәм ул әйбер – йокы. Ильяс моны фронтта яралангач,
контузия алганнан соң бик яхшы аңлый башлады. Йокысыз озын газаплы
төннәрдә берничә мизгелгә йоклап киткәндә, бер үк төшләр керә иде аңа.
Әйе, нәрсә булды соң ярты ел элек көн саен төшкә керерлек, шулай
хәтердән чыкмый тота алырлык?
Ә ярты ел элек уналтынчы елның сентябрь ае иде.
Тиле сугышның әллә нинди кануннары меңләгән ир затын көчләп окоп
казытты да шунда кертеп тутырды. Ул гына да түгел, дошман җире синеке,
син аны басып алырга, кайтарып алырга тиешсең, ә моның өчен андагы
җан ияләрен үтерергә, юкка чыгарырга тиешсең дип өйрәтте. Кагыйдә
шул тиклем гади: син моны эшләмәсәң, каршы яклар һичшиксез шулай
итәчәкләр. Ә бу инде яшәү белән үлем арасындагы җепне өзү икәнен
барысы да яхшы аңлый. Сугыш өчен барысы да бер: солдатмы, генералмы,
мобилизацияләнгәнме, ирекле булып килгәнме. Бүген барсың, ә иртәгесен
Алла үзе генә белә.
Икенче-өченче ай бер-берсенә каршы торып, кайчакта шактый көчле
атышып алып, разведкага йөреп, ике як та арып бетте. Ни әйтерсең,
позицион сугыш шулай була инде ул. Әллә сугышның максаты, файдасы,
кирәге булмауданмы, әллә командирларның булдыксызлыгыннанмы
шулай килеп чыкты. Тик начар ягы бар мондый хәлнең – гамьсезлеккә,
тынычлыкка өйрәнәсең, ә монысын сугыш беркайчан да гафу итми, төзәтеп
булмаслык нәтиҗәләргә китерә. Монда да шулай булды.
Фронтның бу өлкәсендә үзеннән-үзе килеп чыкты аркадашлану.
Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган берничә көн сизелми дә үтеп
китте. Иртәнгә әллә ниләр булыр кебек иде. Туып килгән таң солдатларны
соры томан белән каршы алды. Төн белән көнне аерып булмаслык томанда,
шушы сорылыкта ак белән кара бер-берсенә кереп чумып, эреп беткән
кебек иде. Тынып калган табигатьтә иртәнге салкынлык хөкем сөрә, җирдә
ара-тирә яткан сулар бозга әйләнгән, һәм көмеш бозның очлы уклары, әллә
кайдан яктылык табып, шул яктылыкта ялтырап кала...
Фронттагы хәлләр солдатлар өчен әлегә начар түгел иде. Үзара
мөнәсәбәтләр акрынлап кичә генә дошман булган солдатларның аралашуын
якынайтты, алыш-биреш башланды. Кем тәмәке тәкъдим итә, кем – кәгазь,
кем – ашау-эчү. Ярым-ярты рус һәм немец сүзләре, бөтен кешегә уртак
булган кул белән ишарәләү – барысы да мөнәсәбәтләрне тизләтте һәм
тирәнәйтте.
Дошманлык, күрәалмаучылык, аз гына булса да, артка чигенде. Тик
сугыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән ышанмаучылык кала килде: теге
якка берьюлы берничә кеше йөри. Кесәдәме, итек кунычындамы – үткен
хәнҗәр ята. Туганлашуга этәргән сәбәпләрнең зурысы: якын арада һөҗүм
булмаячагы ике якка да ачык иде. Озакка сузылган сугышның буыннарга
кереп утырып сызлатуы да читтә калмагандыр монда. Шуңа да командирлар
бу хәлгә бармак аша карадылар.
* * *
Ах, бу төшләр!
Сугыш алып барыр өчен яралтылган фронт туганлашу кебек стихияле
күренешкә түзеп тора алмый шул. Кайчан да булса, моңа чик куелачагы
аңлашыла. Хезмәт урынын калдырып китү, дезертирлык очраклары,
боерыкларны үтәмәү, солдатлар арасындагы чуалыш-буталулар,
ризасызлык бу хәлләргә чик куюны якынайтты. Җәй айларында һәр
көнне диярлек оештырылган демонстрацияләрне атып таратып, ике
властьлылыктан котылгач, Вакытлы хөкүмәтнең куллары чишелеп китте.
Һәм әле генә бәйле булган куллар вазгыятькә ярашлы ныклыкны күз ачып
йомганчы кабаттан кайтарды. Солдатларның туганлашуы, агитаторларның
эшчәнлеге тукталды.
Сентябрьнең соңгы көннәре җитте. Кичәге җылы көннәрдән соң
кинәт яңгыр катыш кар күренүе, шул карның йә җиргә төшәр-төшмәс
эрүе, йә салкын җирдә бер урынга җыелып ятуы табигатьнең кышка
борылуына ишарә булды. Окопларда аякка үтеп кергән пычрак, бөтен
булган тишек-тошыктан агып, тамып төшкән салкын су тамчылары
җанны кыя, салкын, юешлек, туктый белмәгән тамчылар болай да соры
төстәге көнне караңгылык белән аралаштыра, күңел күтәренкелегенә
койма булып баса.
Туганлашуның иң кирәкле ягы шунда күренде: ул ачыктан-ачык,
курыкмыйча учак ягу булды. Солдатлар учак тирәсенә җыела, җылына,
бөтен дөньяны, югарыда торган хакимиятне иң тәртипсез сүзләр белән
тирги...
Тик язмаган икән тынычлык та, солых та. Солдатлар сугыша, ә солыхның
язмышын югарыда, өстә утырган сәясәт кешеләре хәл итә шул! Атна да
үтмәде, кичкә табан инде җанга тигән кар туктап та бетмәде, учак янына
дагалары белән җир актарып, пычрак чәчеп, берничә җайдак килеп
туктады. Алар арасында солдатларның котын алган полк командиры һәм
башка офицерлар бар иде. Килгән уңайга кылычларын тартып алып, учак
янындагы берничә немец солдатын турап ташладылар, кыска нагайка
сызгыруы солдатларга ишелгән сугу тавышы белән кушылды.
Немецлар шул ук минутта ут ачты. Юньләп әзерләнмәгән окоплар,
коралның чамалы булуы үзенекен эшләде – батальоннан санаулы кеше
калды, немец ягында калган солдатларның язмышлары билгесез иде.
Ильяс өчен шушы көндә сугыш тәмамланды. Икенче көнне башка бик
күпләр кебек окоп төбендә яраланган муеныннан аккан кызыл кан эчендә
яткан Ильясны, иптәшләре табып алып, госпитальгә озаттылар...
Ах, бу төшләр!
Нигә сездә гел бер үк хәлләр, шул сугыш, тагын шул кызыл кан! Иртән
чыгып, кич баеган кояшның кызыллыгы да шул кан, кояштан сузылган
нурлар да канга манчылган төсле иде…

(Дәвамы бар)

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев