9 (сентябрь), 2021
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Луиза ЯНСУАР. «Мин сөйләшәм илем белән...». Шигырьләр......................3
Рифә РАХМАН. Татар кызы. Роман. ..............................................................9
Флёра ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Коллык зинданы. Поэма. ...................................68
АХИР. Камилә. Бәян. .........................................................................................75
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Кагылмагыз телгә! Шигырьләр. ..........................118
Илдар НИЗАМОВ. Гөнаһлы бер көн. Хикәя. ....................................................122
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА. Яшә дә – сөйми кара!.. Шигырьләр. ......................132
«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
Рашат НИЗАМИ. Сүнмәс утлар яктысы. .............................................................135
«КАЗАН УТЛАРЫ» – МИНЕМ ЯЗМЫШЫМДА
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. «Син тәкәббер кыз икән...». ..........................................139
Юбилейга барышлый: фотоархив. ..............................................................................140
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Надия ВӘЛИЕВА. Кояш исле балачак. Хикәя. ............................................................142
ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ
Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Татар галименең аянычлы язмышы... ...................................149
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Мөхәммәт ӘХМӘТОВ. Халкым миңа газиз, газиз туган төяк! Шигырьләр. ...............170
КАДРИЯ. Зур халыклар җырлый минем җырымны... Шигырьләр.
Рафис КОРБАН тәрҗемәләре. .....................................................................................172
Газиз тавышлар: Талмас канатлар куйды (Хәниф Хәйруллинның тууына 90 ел);
Туксанынчы еллар тавышы (Мидхәт Миншинның тууына 85 ел).
Сәхифәне Н.АКМАЛ әзерләде. .................................................................................174
Җанисәп – 2021: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. 1897 елгы беренче гомуми халык санын алу: татар җәмгыятен үзгәрткән чара. .............................................................................................................176
Замандашыбыз: Ландыш НӘСЫЙХОВА. Туганлык кадере. .....................................186
«Казан утлары» архивыннан. .......................................................................................141
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .........................................................................190
-
Әманәт
...Ишек шакыйм, ишек шакыйм, Ник ачмыйсыз, җәмәгать? Мин бит әманәт тапшырам, Өләшәмен әманәт. -
Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...
Безнең хәлләр хәл эчендә, хәл эчендә... Хәлләрегез ничек, диеп сорамыйбыз... -
Хәзинә
Хәзинәне саклый торган сандыгым бар. Бар дөньяга өләшердәй байлыгым бар. -
Туган тел
Минем кадерле, сөекле, газиз, И авар теле, и туган телем!.. -
Камилә (бәян)
Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде... -
«СИН ТӘКӘББЕР КЫЗ ИКӘН...»
Кояш апа Тимбикова «Казан утлары»нда эшли иде, ачуланды: «Тарихта булмаган хәл, кеше ярты битлек әйберенә дә риза, син бигрәк тәкәббер кыз икән», – диде. Бәлки, шул чакта күңел суынгандыр, «Казан утлары» белән элемтәм шартлап өзелде. Ә беркөнне Язучылар берлеге баскычыннан Равил Фәйзуллин менеп килә. -
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» -
Халкым минем
Бүләк итә кояш җиргә нурларын, Нурга төрә һәр инсанын дөньяның. -
Мин сүзләрнең көчен беләм...
Мин сүзләрнең көчен беләм. Мин сүзләрнең үчен беләм. Шуңа дәшмим. Иеләм дә Күзләреңнән генә үбәм. -
Камилә (дәвамы)
Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... -
Камилә (дәвамы)
Шул өч сәгать эчендә безгә йокы дигән нәрсә кереп тә карамады, без юл буе бер-беребез белән сөйләшеп, серләшеп кайттык. Миңа карата үзгәргәнен, йомшарганын сиздем. Мин акрын гына аның ягына авыштым һәм бик нык тәэсирләнеп аны кочагыма алдым. Карышмады, янтаеп китеп, башын тын гына җилкәмә салды. -
Татар кызы (роман)
Кендек әби чыгарып җибәргән иде аны шул эшкә. Аннан үзләренә киткән инде алайса. Тирмәне яңгыраткан бала тавышын ишеткәндер дә... Ике атлыйсын бер атлагандыр! Сөенечле хәбәрне иң башта туганнарына ул җиткергән булып чыга. Айҗига бала табарга булышудан йончыган, хәлсезләнеп калган Муса, инде үзе дә яңадан тугандай, бу һаваны беренче кат тойгандай сулый иде. -
Ышанма
Ышанма акка да. Ышанма карага. -
Татар кызы (дәвамы)
– Улың үссә – Урымга, кызың үссә – Кырымга64, диләр дә... Алай булмасын инде, үз янымда калырлык балалар үстерергә язсын. Йортны сакларлык, безне якларлык ир булсын Беше-Буранбай! – Атка йөгергән җирдән сикереп менгән, шул ат өстендә барганда һавадагы кошка тидергән мәргән, диген! Чит җирләрдә бер дә кирәкмәгәнгә, башкалар кушканга сугышып йөргән ир түгел. -
СҮНМӘС УТЛАР ЯКТЫСЫ
Татар телендә чыга торган бу бердәнбер калын әдәби-нәфис журнал Сталин репрессияләре заманында да дөньяга чыгудан туктамаган, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында да үзенең укучылары белән араны өзмәгән, тиражы исә һәрчак ишле булды. Бу хәлләр – үзе генә дә күп нәрсәне аңлата торган феноменаль күренеш түгелме соң? -
Җавапсыз сөю
Мин илемне яратамын! (Яшә дә – сөйми кара!..) -
Камилә (дәвамы)
Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак! -
Татар кызы (дәвамы)
Ир кеше хатыны үлгәндә, кошок әйтергә дә, артыгын еларга да тиеш түгел. Мусаның күзләрен тагын яшь басты. Аңа киңәеп агарга ирек бирмәс өчен сикереп, атына менде дә килгән юлыннан кире китеп барды. Ул әле кыргыз йортына алдагы елан елларында киләсе канлы-яшьле кайгы-хәсрәтләрдән дә, улының бик яшьли дөм ятим каласыннан да хәбәрсез иде... -
Туганлык кадере
– Безнең балачак авыр чорга – сугыш вакытына туры килде, – дип башлады сүзен бүгенге көндә Нурлат районы Кычытканлы авылында гомер кичерүче Хәнифә апа Хәсәнова. – Кичкә таба баскычтан менәргә дә хәлебез калмый иде. Хәер, бер безгә генә булмады инде ул авырлык, ил белән бергә күтәрдек. -
Йөрәк сүзем
Үз Ватаным – алтын, Йөрәк сүзем – ялкын ... -
Ватаным
Ватаным, тик сине уйлап яшәдем. -
Татар кызы (дәвамы)
Беренче очрашуда ук бер-беребезне күптәннән белгән кебек әллә ниләр сөйләшәбез, дип уйлады Әхмәтгалим. Татар кызларының үзләрен шундый иркен тотуын аның күргәне булмады. Хәер, алар белән артыгын аралашканы да юк иде. Торган саен Зәмнихага гыйшык хисләре көчәйде. Инде дә кызны бирмәсәләр, үзенең каршы түгеллеге сизелеп тора, урлап булса да, алып кайтырга, дип, күңеленә ныклап беркетте. -
Күрәсең...
Бу дәһшәтле илдә адәмнәр Ни хакына, белмим, җиңәләр, Ни хакына, белмим, үләләр – Уннар түгел, йөзләр, төмәннәр. -
Камилә (дәвамы)
Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен... -
Яңгыр һәм кар, боз һәм томан...
Яңгыр һәм кар, боз һәм томан... – Аерым-аерым яши сыман. -
Татар кызы (дәвамы)
Юкка курыккан икән. Егет вәгъдәсендә торды. Иртәгесен үк сорарга килеп җитмәсәләр дә, атна-ун көн узуга, кызга яучы җибәрде. Бер ыштан балагын өр-яңа кәлүшендәге йон оегына кыстырган яучысы да җәяүләп түгел, Әхмәтхәсән аганың шәп атларына утырып килде. -
Төнге дихотомия
Мин сөйләшәм синең белән. Дөнья тетри. Дөнья тына. -
Гөнаһлы бер көн (хикәя)
Тик ул көн! Ул көн гомер чылбырының соңгы егерме еллык өлешенең теге очында ук калган булса да, аны хәтер төпкеленнән, томан эченнән эзлисе түгел, ул әле кичәгедәй, юк, нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында. -
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха белән Әхмәтгалим туй өчен махсус ясатылган тимерхут арбага84 утырып, авылны бер кат әйләнделәр дә, менә без кемнәр дигән кебек шәп кенә йөгертеп, басу капкасыннан Өскебаш ягына юл алдылар. -
Татар кызы (дәвамы)
Гарәфетдиннән дә, күрше авыл хатыны Бибимәрфугадан да, үз кызларыннан да булачак кияве Әхмәтгалимнәрнең тормышы мул дип ишетсә дә, әле ярәшү көннәрендә болай уктыр дип уйламаган иде Нихан. -
Псалом
Син – дога. Син – төсләр догасы. -
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха Әхмәтгалимен бер күрүдә яратуы турында еш уйлый иде. Начар булыр, сарандыр, каты күңелледер, дигән шик башына кереп тә чыкмады, шуңа күрә ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә әйберләрен яңабаштан барларга, рәткә салырга, арттырырга тотынды. -
Һаман яшь
Син һаман яшь – кырык өчтә, Мин картайдым нәкъ шул кичтә... -
Шәһәр романсы
Туган телен оныткан калада Әверелә халык төркемгә. -
Үләннәре корып кипкән даланың...
Һәм арада якын дустың кул сузса, Дус кадерен менә шунда күрәсең. -
Шадра
Без бер төртке – ялган беркетмәдә. Юкса беркем, беркем беркетмәгән... -
Исән чакта көтмә сүзнең...
Исән чакта көтмә сүзнең Яхшысын да, яманын да... -
Йолдызлар атыла, атыла...
...Кап- кара тынлыкны яктыртып, Йолдызлар атыла күгемдә. -
Татар галименең аянычлы язмышы...
Кем ул Җәвад Алмаз? Бүген аны белүчеләр бик аз инде, югыйсә ул бит милләткә «Кыйссаи Йосыф»ны, «Җөмҗөмә солтан» дастанын кире кайтарган, беренчеләрдән булып, Габделҗәббар Кандалый, Газизә Сәмитова китапларын төзеп-әзерләп чыгарган, скифларның төрки телле булулары турында рус телендә тиңсез хезмәт язып калдырган, Казан университетында студентларга борынгы урта гасырлар, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыткан, ана теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, үзбәк, казакъ, рус, алман һәм француз телләрен яхшы белгән, борынгы кулъязмалар буенча сирәк белгеч, ачылмаган шагыйрь, олуг галим иде! -
Төшемме бу, өнме – белә алмыйм, бахыр!
Җирәндерә мине тәкәббер аксөяк, Халкым миңа газиз, газиз туган төяк. -
Еракта җемелдәгән ут
Еракта җемелдәгән ут, Туган якның күрсәт юлын. -
Чагыласы булсаң, ни сакланма...
Яраларны ялый-ямый, Яшәешкә ныграк ягыласың... -
Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)
Җәвад Алмазның төп максаты – дөньяга татарның мең еллык язма әдәбиятын күрсәтү, милләтнең югары мәдәниятле әсәр тудырырга сәләтле булуын ассызыклау, бу югары традицияләрнең бүген дә дәвам итүен исбатлау. Һәм ул моны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга! -
Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)
...1983 елны чыккан китап та бик саллы, затлы, күләмле, тиражы зур, ул халык көтеп алган кадерле китап иде... Һәркем аны үзендә булдырырга тырышты, өстәл китабы итте, ул минем үземдә дә бар. Әмма беренче булып бу эшне башлаган һәм башкарып чыккан Җәвад Алмаз читтә калды... -
Татар галименең аянычлы язмышы... (ахыры)
Бу хезмәтемне кемнәрнедер гаепләү яки фаш итү өчен язмыйм, максатым бөтенләй башка – хаксызга рәнҗетелгән бер татар кешесенең исемен аклау, яңадан милләткә кайтару. -
Тәхетле уеннар
Тәхетле уеннар илендә «Бәхеткә» уйныйбыз – Син һәм мин. -
Тереләй
Тереләй йөрәген күмәргә Күп кирәк түгел, юк, кешенең. -
Газиз анам
Дан яулады кызың, диеп, Ерактан килсә хәбәр, Ул данымда, газиз анам, Син дә барсың, син дә бар!.. -
Камилә (ахыры)
Гомер бик тиз уза, диләр. Һәм ул, чынлап та, шулай икән. Аны күпмедер яшәгәч, олыгайгач кына аңлыйсың. Камиләне бүтән беркайчан да эзләмәдем, эзләүнең мәгънәсе юклыгын күптән аңладым. Шулай да язмыш безне бер мәртәбә кабат очраштырды. -
Итәгеңә ут төрттеләр...
Үгетләргә телим сине, Кан кардәшем, милләттәшем, Итәгеңә ут төрттеләр... -
1897 елгы беренче гомуми халык санын алу: татар җәмгыятен үзгәрткән чара
Беренче гомуми җанисәп татар җәмгыятен берләштерүгә этәргеч бирә, халык һәм зыялылар арасында яңа фикерләр, күзаллаулар формалаштыра. Әлеге чарадан шактый каршылыклар белән узган татар дөньясы үзе өчен саллы нәтиҗәләр ясый, беренче карашка статистик операция булган җанисәп татар халкы тарихында яңа күренешләргә (уңайларына да, тискәреләренә дә) старт бирә. -
Бу шундый яз булыр! Шундый яз!
Бу шундый яз булыр! Шундый яз! Акланыр безнең бар ярсулар! -
Кояш исле балачак
– Кемнәрнең Балачак иленә кайтасы килә, минем яныма килегез, җайлап утырыгыз... Менә шулай... Инде күзләрегезне йомыгыз. Тух-тух-тух, тухтух-тух... Анда поездда кайту уңайлырак булыр дип уйлыйм. Әнә ул алтын көзнең кояшлы матур октябрь башында салмак кына итеп, гомер юлымны башлады. -
1897 елгы беренче гомуми халык санын алу: татар җәмгыятен үзгәрткән чара (дәвамы)
1897 елгы Беренче гомуми җанисәп мөселман җәмгыятенең яңалыкларга мөнәсәбәтен күрсәтүче билгегә әйләнә. Ул татар мөселман җәмгыятенең ябык, йомык булуын, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар белән социаль хезмәттәшлеккә әзер түгеллеген тагын бер тапкыр зур масштабта дәлилли. -
Менә тагын бер җәй үтеп бара...
Менә тагын бер җәй үтеп бара, Үтеп бетмәс борын сагындырып. -
Татар кызы (дәвамы)
Каенатасын, баласын, үз әтисен югалту хәсрәтеннән дә айнып бетмәгән иде әле Зәмниха. Ходай аның теләкләрен әллә ишетмәде, әллә алдан ук язган язмышын үзгәртергә теләмәде: Әхмәтгалим, ике бала атасы булса да, Зур сугыштан91 кала алмады. -
КОЛЛЫК ЗИНДАНЫ
Илне басып алган «кыргый көтү» Бәхет бага өйдән-өйгә йөреп. Килмәс бәхет күзгә бума яба, Артларыннан кала этләр өреп. -
Ватан
Безнең аша нинди яулар уза? Нинди яулар аша узабыз без? -
Коллык зинданы (дәвамы)
Ялгыш кул чукларын сыйпасаң да, Хәрәкәткә килә сөңге-кылыч... -
Коллык зинданы (ахыры)
Минем исә карурманга кереп, Аю булып үкерәсем килә. -
Нарасыйның алтын чагы
Таң сызыла, Таңның әле бәби чагы.