Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәхетле уеннар

Тәхетле уеннар илендә «Бәхеткә» уйныйбыз – Син һәм мин.

Резеда белән Ландышка

Тәхетле уеннар илендә

«Бәхеткә» уйныйбыз –

Син һәм мин.

Озата барабыз һәрберсен:

«Ул иде милләткә, – дип,– хадим».

Еламый. Әрнеми. Тын гына.

(Бу яшәү әйләнде шундыйга).

Күсәкле уеннар илендә

Башкача, ахрысы, булмый да.

Кем-кемгә ни тиеш? Кемгә-кем?

Кем хакын бирмәгән – бигайбә!

...мин төреп саламын йөрәкне

Давыллар түшәгән биләүгә...
 Ләхетле уеннар илендә

«Бәхеткә» уйныйбыз –

Син һәм мин.

Без, бәлки, исән дә калмабыз...

...Бездән соң калырмы Җир имин?!

Бәхетле кешеләр илендә?
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев