Ватан
Безнең аша нинди яулар уза? Нинди яулар аша узабыз без?
Безнең аша нинди яулар уза?
Нинди яулар аша узабыз без?
«Ник көннән-көн, – дисең, – бу Ватанның
Тәне җансыз? Эчкән суы тәмсез?»
Кояшына күтәрелеп карап,
Ант китерә антын тотмаганнар.
Мәйданнарда шамакайлар бии.
Өстәлләрдә – буп-буш тустаганнар.
Кемнәр алар?!
Кабыргаңа кадәр
Кулын тыгып, ник алалар җаның?
...Онытырга теләп..
Онытырга
Җәйләүләрдә колын көткән чагын...
Онытырга теләп –
Ник җирсетә
Кендек каны сеңгән дымсу туфрак...
Шул туфракка казык какканнарга
Җан яктысы җитәрме бер чыраг?
Кабыргаңа кадәр кулын тыгып
Умыралар...
Үкси читтә Хәтер:
Офыгыннан алып офыккача
Бу Җиһанның – тигәнәкле кабер.
Умыралар...
Син үлмисең барыбер.
"КУ" 09, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев