Логотип Казан Утлары
Роман

Атлы казаклар

Дәвамы

7

Миңлебай, әле генә салып бетергән чүмәләсе янына биш япьле зур тимер сәнәген кадап куйды да, киң маңгаеннан агып төшкән тир тамчыларын кул аркасы белән сөртеп: – Фу-у, бу Гарифҗан батып калдымы әллә? Бозлы әйрән китерәм дип киткән иде бит! – диде. Акмырза, барлык авырлыгы белән сәнәгенә таянган хәлдә, чүмәләсенә салып бетерәсе печән күбәләренә карап нәрсәдер уйланып тора иде. Ул, күзләрен печән күбәләреннән акрын гына алды да таллык буендагы куышка таба карап куйды. Шуннан соң гына, егетнең сүзләренә җавап итеп: – Китерәме соң ул! – диде. – Китермәсә, үзебез барыйк, нигә аны көтеп торырга ди монда! – Барырга ярамый шул, энекәш. Баягынак, син чокырда өеп йөргәндә, Котырык үзе килеп китте. Шушы покосларны өйләгә кадәр чүмәләгә өеп бетерегез, диде. Миңлебай кызып китте. Ул, киң кырыйлы киез эшләпәсен тиз генә башыннан салды да, аны яңадан киеп һәм җиргә кадаулы сәнәген әйләнеп чыгып: – Өйлә дә өйлә! Биш өйлә җитеп үткәндер инде! Безнең дә җаныбыз бар ла! – диде. – Әйдә, тотабыз да кайтабыз куышка. – Ярамый, энекәш, алай ачуланып булмый ул. Ничек тә түзәрбез әле. Көндәгечә, Миңлекамал апай тәртә башына чикмән элеп күтәргәч кайтырбыз. Анда кайтып, Котырыкның эт урынына өреп торуын ишетәсем килеп тормый әле: ач тамагым, тыныч колагым. Миңлебай аның белән килешмичә булдыра алмады. Ул, инде юашлана башлап: – Алайса, Җаекка төшеп су эчеп меник. Башларны юып алыйк, – диде. – Менә монысы ярый. Тик икебез дә берьюлы китмик, бар, башта син барып кил.

Миңлебай, якындагы эт шомырты һәм зелпе куакларын аралап үтеп, Җаек буендагы таллыкка таба китте. Таллык белән әрәмә арасында печәне чабылмаган ачыклык иде. Миңлебай, кураларны, чабыр үләннәрен чытырдатып изгәләп, үзенең буе кадәр булып үскән әнә шул печәнлекне үтеп чыга башлады... Кинәт аның йөрәге тибүдән тукталган шикелле булып калды, тын алуы бөтенләй диярлек кысылды, бәхет очкыннары белән дәртләнеп янган кара күзләре алга, таллык буендагы сукмактан Җаекка таба баручы ап-ак күләгәгә карап текәлде. Әйе, ап-ак күләгә, ләкин күбәләк түгел иде ул үзе. Юк, андый зур күбәләкнең булуы һич тә мөмкин түгел... Миңлебайның: – Мәрьям! – дип кычкырасы килде. Ләкин аның тавышы чыкмый калды. Муенына елан чорналган шикелле булып, тыны бугазына тыгылды. Мәрьямнең артыннан куып җитәргә тырышып, шул ук сукмактан Гарифҗан бара иде. Миңлебай, аларга күренмәскә теләп, тиз генә җиргә, үлән арасына чүкте. Тегеләр икесе дә Җаек буена төшеп киттеләр. Миңлебай яшеренеп утырган җиреннән торды. Аңардагы чиксез сөю, көчле мәхәббәт тойгылары көнчелек һәм ачу тойгылары белән бергә кушылып буталдылар. Ул: – Менә сиңа кирәк булса! Ә соң Мәрьямнең миңа биргән меңнәрчә вәгъдәләре кайда?! Мәрьям булып Мәрьям дә алдар микәнни? –дип уйлады. Мәче җитезлеге белән алга, Җаек буена таба ташланды. Менә ул, бер минут эчендә, яр буендагы зур гына агач янына барып тукталды. Бу агач яныннан яр астындагы кешеләрнең сөйләшүләре генә түгел, йөгерек агышлы Җаек суының шаулавы да ишетелеп тора. Һәм менә Миңлебай тыңлый. – Мәрьям, син нигә минем хатларыма бер генә дә җавап кайтармыйсың? – Нинди хатлар? Мин синең хатларыңны күргәнем дә, алганым да юк. – Эх, син, кызый! Күрәләтә ялган сөйләп торасың бит... Миңлебайга дигәндә иренмисең син. – Анда синең эшең юк! Минем кемгә хат язганымны тикшереп торырга дип сиңа кушмаганнардыр бит. Кит моннан, яман кеше юл бөяр, дигән шикелле, юлыма аркылы төшеп торма! – Кайда ул хәтле ашыгасың, җитез кыз, ә?! – Бар, җитез булганнарны эзлә! Нәрсәмә миңа бәйләнеп йөдәтәсең? Китче моннан! Хатларың белән аптыратып бетүең җитмәгән, инде артымнан карауллап йөри башладыңмы? – Мәрьям! Шул хәерче Миңлебайны әллә кемгә куясыңмы? Кара аны! – Акырма да, куркытма да мине! Бар, Хәмчки Хәдичәсенә җикерен, син аның колагын тешләгән бит. – Ә-ә, син әле Миңлебай колагыңны тешләде дип йөрисеңме? Колак тешләү нәрсә инде ул?! Миңлебай үткән ел Сабираны суга баткан җиреннән коткарды. Хатын итеп аласы килмәгәч, нигә коткарган ул аны? Суга бату колак тешләү генә түгел. Шулай булгач, Миңлебай сиңа түгел, Сабирага өйләнергә тиеш. – Китче моннан, әллә нәрсәләр лыгырдап торма минем каршымда! – Җитезләнми генә тор!.. Әгәр дә Миңлебай безнең Сабирага өйләнми икән, әти аңа хезмәткә киткәнгә кадәр өйләнергә ирек бирмәячәк. Менә син көтеп утыр аның хезмәттән кайчан кайтканын. Әбигә әйләнеп бетәрсең. Хәзер дә син бик яшь түгел бит инде. Синең кебек чибәр кызлар унбиш яшьтән кияүгә чыга. Хәзер инде сиңа өч-дүрт бала анасы булырга кирәк иде. Мәрьям Гарифҗанның битенә төкерде. Гарифҗан учы белән битен сөрткән арада тиз генә үтеп китмәкче иде, теге яңадан кызның каршысына төште: – Юк, мин сине җибәрмим! Әле мин сине!

– Китче әле! Суымны түктерәсең бит! Кагылма миңа кулың белән! Ә-ти-и! Мәрьямдәге ныклык Миңлебайның күңелен үстереп җибәрде. Көн буенча эшләп арыган булуы да, салкын су эчәсе килүе дә онытылды. Ул үзеннән бер генә адым ераклыктагы текә ярдан аска сикереп төште. Яр бик биек һәм текә иде. Миңлебайның аяклары ком өеменнән генә торган җиргә батып керде, каталарының эченә, оекларының тишек-тошыкларына ком тулды. Авыр эш белән хәлсезләнгән аякларының тез буыннары бөгелеп китте; һәм ул, егылып йөзе белән җиргә капланмас өчен, куллары белән эссе комга таянды... Яр башыннан Миңлебай сикереп төшкәч тә, Гарифҗан Мәрьям яныннан читкәрәк тайпылды. Аннан соң, үзенең куркып, каушап калуын сиздермәс өчен, ясалма бер кыланыш белән шаркылдап көлгән булды да: – Син өтеккә монда ни калган тагын?! Кара, чалбар аламаларыңа ком тулган бит! Үзең кызлар артыннан йөргән буласың тагын, – диде. Миңлебай исә, җиргә төшкән эшләпәсен алып киде дә, Гарифҗанның янына ук барып һәм аның яшькелт зәңгәр күзләренә туп-туры карап: – Ә син селәгәйгә монда нәрсә калган? – диде. – Үзең эшләүчеләргә салкын әйрән алып киләм дип киттең, ә үзең әллә кайларда югалып йөрисең, тинтәк малай! Миңлебайның бу сүзләре Гарифҗанның йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Ул, чиктән тыш хурланып һәм ачуыннан еларга җитешеп: – Сиңа әйрән ташып йөрергә мине хатыннар дип белдеңме әллә? Әнә, теге йолкышны хатын итеп алгач, әйрән китерергә аңа кушарсың. Тик ул вакытта әйрәнегез генә булмас, – диде. – Анысын синнән сорамаслар! Гарифҗан, йодрыгын Миңлебайның борын төбенә үк куеп: – Анысын сорамасаң, менә монысын сорарсың! Эшләми йөрергә сиңа кем кушты? Менә мин әтигә әйтим әле. Миңлебай аның йодрыгын читкә этәрде. – Кулыңны җыебрак тот! – диде ул. – Синең ул кулың авызыңнан аккан селәгәеңне сөртү өчен генә ярый бит. Бүгеннән башлап, син түгел, атаң да миңа кагыла алмас, менә күр дә тор! Гарифҗанны «үрдәк авыз» дип тә, «селәгәй Гарифҗан» дип яки «Котырыкның селәгәе» дип тә атап, мыскыл итеп йөртәләр иде. Яшьләр арасында әйтелеп йөри торган шул сүзләрнең монда, Мәрьям бар урында кабат-кабат искә алынуы Гарифҗанның түзәр хәлен калдырмады. Ул: – Ай-һай, гайрәтләнгәнсең икән, – диде дә, күзләренә килеп тыгылган яшь бөртекләрен Миңлебай белән Мәрьямгә күрсәтмәс өчен, тиз генә читкә борылды. Текә ярны кисеп эшләнгән тар сукмакның баскычларыннан сөрлегә-сөрлегә атлап, югарыга менеп китте... Мәрьямнең шатлыгы эченә сыймый иде. Ул, Гарифҗан бөтенләй китеп күздән югалу белән үк, кулындагы сулы чиләген җиргә утыртты. Кыюсыз гына адымнар белән Миңлебай янына килде. Аңа нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин һичбер сүз таба алмады һәм җайсызланып калды. Ә Миңлебай, барысын да аңлыйм, сүзнең кирәге дә юк инде хәзер, дигән шикелле елмайды да аның алъяпкыч бавы кысып торган нечкә биленнән ипләп кенә кочаклап алды. Бу – ничәмә еллар буенча сөешеп, хатлар аша һәм төннәрен тәрәзә пыяласы аркылы гына вәгъдәләр бирешеп йөргәннең соңында – беренче мәртәбә шулай бер-берсенә якын килү, беренче мәртәбә шулай тиңе булмаган ләззәт һәм рәхәтлекләр табу иде. Мәрьям, Миңлебайның муеныннан кочаклап алып, башын аз гына арткарак чөйде. Миңлебайның башы түбән иелде. Тәмам кипкән, сусызлыктан хәлсезләнгән иреннәре Мәрьямнең кайнар, дәртле иреннәре белән бергә кушылды. Берничә секундка, бары тик берничә секундка гына алар икесе дә тынсыз калды һәм бөтен дөньяларын онытты... Беренче башлап Мәрьям айныды һәм иреннәрен читкәрәк алды, аннан соң гына Миңлебай башын күтәрде. Ул Мәрьямгә текәлде: – Су сорасаң, ширбәт бирә безнең Җаек кызлары, дигәннәре шушы буладыр инде күрәсең, – дип куйды. Шул арада Мәрьям Миңлебайның кочагыннан чыкты. Аның озын керфекләре астындагы соргылт күзләре сөйкемле генә елмаялар иде. Ул: – Кара аны, Миңлебай, моннан соң болай итәсе булма, – диде. – Син миңа үпкәләмә, Мәрьям, мин бит яратып... Мәрьям, кыйгачланып торган нечкә генә кара кашларын уйнатып, алай булса ярый, дигән мәгънәдә елмаеп һәм башын иеп куйды. Аның кояшта янган кып-кызыл бит урталары, бөтерелеп-бөтерелеп аккан Җаек суының уелмалы урыннары кебек, уйдык кына чокырланып торалар иде...


Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Башын укырга:

фото: yandex.ru; Nastasia191

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев