24 июль 2024 яңалыклары
-
24 июля 2024 - 17:00
«Якты тәрәзәләр»
Матбугат йортына якынлашканда, мин һәрвакыт ничектер үзеннән-үзе бишенче каттагы якты тәрәзәләргә күтәрелеп карыйм. Мин анда эшләгән еллардан соң инде бик күп вакыт узды, тормышка да зур үзгәрешләр керде, әдәбиятка да бик күп яңа көчләр килде. Ләкин шуңа карамастан, ул тәрәзәләр минем җаныма якын, мин аларны оныта алмыйм, алар минем күңелемдә кадерле истәлекләр уяталар, бергә эшләгән дусларымны, иптәшләремне исемә төшерәләр. -
24 июля 2024 - 16:00
Санаучылар аклануы
Милли зурлык санга гына бәйле булмый, ачыкланыр барсы Хисап көнендә. -
24 июля 2024 - 15:00
Радионың якын дусты иде...
Мөхәммәт Мәһдиев «Бәхилләшү» әсәреннән өзек укый. -
24 июля 2024 - 14:00
Мин – исән!
Куанмагыз, мин әлегә исән. Мин булмамын, чүгеп, баш исәм. Чыдамлыкның төбе җиңү булыр, Киссәгез дә, тамырдан үсәм. -
24 июля 2024 - 13:00
Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)
Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты... -
24 июля 2024 - 12:00
Каеннардан тамчы тамган чакта
Насыйп булса, тиздән күрешербез. Ачык калдыр, әнкәй, капкаларың. -
24 июля 2024 - 11:00
Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә...
(Каюм Насыйриның 200 еллыгын каршылап) -
24 июля 2024 - 10:00
Күчеш дәвере яки Җанисәп
Бердәмлекне сыный кырыс күкләр, Милләт өчен көрәш, Өммәт өчен алыш-тартышта. -
24 июля 2024 - 09:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
Юктыр, профессор зарланмый, мыгырданмый, ул лампочка юклыгын, аның булырга тиешлеген уйлап та маташмый торгандыр. Аның башында аны профессор иткән уйлардыр. Тукайдыр, реализмдыр... Бераз тиз, бераз туктаулы адымнар Хатип аганыкына охшаган. Әйе шулай, коридорның нәкъ уртасыннан, абына-сөртенә атлаган кебек, муенын иңбашларына яшеребрәк Хатип Госман үтеп китә.