Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Мин – исән!

Куанмагыз, мин әлегә исән. Мин булмамын, чүгеп, баш исәм. Чыдамлыкның төбе җиңү булыр, Киссәгез дә, тамырдан үсәм.

Хуш, авылым, газиз туган ягым!
Кайтып әйләнермен бер тагын...
Ялгыз үскән миләш агачының
Истәлеккә алдым ботагын.
Тәлгәш-тәлгәш миләш янып тора!
Ачылыгы сеңгән каннарга.
Татлы җимешләргә алгысынып
Китеп бардык әллә кайларга.
Ачы миләш тәме иренемдә...
Бүтән тәмне белмим, нишләтим?
Тәгам эзләп тоймый дөнья ямен,
Тормыш иттек читтә, ким, ятим.
Җан яралы шул китүдән безнең,
Сыкрау, сыктау җиргә таралган.
Туган илдән, телдән мәхрүм булып,
Яңа буын җирдә яралган.
Куанмагыз, мин әлегә исән.
Мин булмамын, чүгеп, баш исәм.
Чыдамлыкның төбе җиңү булыр,
Киссәгез дә, тамырдан үсәм.


Шәфикъ ИМАТДИНОВ
Ульяновск өлкәсе, Сенгилей районы,
Красный Гуляй бистәсе.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев