Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Шәһәр паркы – төп урыны күңел ачу. Уен-көлке, төрле уеннар,
аттракционнар – ниләр генә юк. Танцыларны да кичке якка калдырмаганнар, хәзер үк бакчаның ике ягындагы махсус урыннарда оркестрлар уйнап тора. Яшьләрнең күңелләрен ашкындырырга, җилкендерергә шул җитә кала. Йөзгә якын солдат бергә йөреп булмый бит инде. Без алдан ук болай килештек: бишәр-алтышар кешелек төркемчекләргә бүлендек. Һәрберсенә
бер ышанычлы егетне җитәкче итеп билгеләдем. Иркенләп йөрисез, әмма солдат икәнлегегезне онытмыйсыз. Нәкъ кичке биштә шәһәр белән хәрби часть арасындагы урман полосасында очрашабыз. Гут-бай!
Шулай булып чыкты да. КППда нәүбәттә торучы таләпчән капитан
Власов егетләребезнең йөзләрендә, үз-үзләрен тотышларында, кием- салымнарында нинди дә булса килешмәгән билгеләр табарга тырышса да, уңышка ирешә алмады. Барысы да энә күзеннән үткәрелеп, шат кыяфәттә, күтәренке күңел белән эчкә үтеп китте.
– Сержант Галимуллинның берәр кимчелеген табыйм дип тырышам тырышуын, әмма әлегә бәйләнер урын таба алмыйм, – дип, дустанә елмаеп, кулымны кысты капитан.
Тугызынчы май – Җиңү көне. Әмма никтер бу бәйрәм шәһәрдә киң
итеп билгеләп үтелмәде. Шуңа күрә безне дә чакырмадылар. Сүз дә юк, частебызда тантаналы җыелыш, бәйрәм белән котлаулар, кемнәргәдер чираттагы хәрби званиеләр бирүләр булды. Ашханәдә дә ризыкларны бәйрәмчә төрләндергәннәр. Концерт та куйдылар, кичен фильм да күрсәтелде. Хәрби звание бирелде дигәннән, мин элек үзем хезмәт иткән экипаждагы Кохась фамилияле егеткә кече сержант званиесе бирелүгә
игътибар иттем. Димәк, аны алга таба башка вазифада файдаланачаклар. Бу хакта командиры Козыревтан да сорадым.
– Әйе, бу егетне автомеханиклар төркеменә отделение командиры итү турында сүз бара, – диде ул.
Минем күз алдыма Тәлгатнең үтенеч белән тулы карашы килде. Шул турыда Козыревка да җиткердем. Ул шаянрак интонация белән әйтеп куйды:
– Риза. Тик ике шарт белән: үзең кебек әйбәт егет булса һәм аны
Малиновкадан кузгатып, монда китертә алсаң!
– Беренче шартыгызга гарантия бирәм. Икенчесе бик үк җиңел булмас, әмма нәрсә әйтим, өметсез – шайтан, ди.
Җан биргәнгә юнь бирер, дигән сүз бар. Гамәленә керешсәң, Ходай ярдәм итми калмый. Күрәсең, Тәлгатнең бирегә килү теләге дә ихлас булгандыр дип уйларга кирәк, мәсьәлә, көтмәгәндә, уңай хәл ителде.
Август башында часть командиры полковник Журавель мине үзе белән Воронеж шәһәренә алып барды. Анда ниндидер бер киңәшмәдә яшьләр оешмалары эшләре турында тәҗрибә уртаклашып, чыгыш ясарга кушты.

 – Син Мәскәүдә бездәге эшне әйбәт кенә күрсәтә алгансың. Шуннан соң син ораторлык осталыгың буенча таныла барасың икән, – диде ул көлемсерәп.
– Әйдә, воронежлыларны да ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп кайт әле.
Мин шуңа игътибар иттем: командирның шофёры гадәттә эшли торган Калуга егете ефрейтор Игорь түгел, бәлки, контракт белән хезмәт итүче миңа билгесез ниндидер кече сержант. Яше буенча да инде кимендә утызгаb якынлашып килә торган егет булырга тиеш. Мин эчемнән генә уйлап та куйдым:
– Күрәсең, андый зур шәһәрләргә барганда, командир тәҗрибәлерәк шофёрны ала торгандыр.
Алар, мине бер хәрби частьта калдырдылар да, үз юллары каядыр белән китеп бардылар. Мин мондагы эшемне бетерүгә, әлеге егет мине алырга килеп җитте. Без бергәләп, командирның тиешле урындагы эшләрен тәмамлавын бер-ике сәгатьләп көтеп тордык. Шунда сүз иярә сүз чыгып, кече сержанттан сорап куйдым:
– Игорь нишәп үзе килмәде, әллә зур шәһәр урамнарында машина
йөртергә кыенсынамы?
– Нишләп кыенсынсын? Ул Мәскәүне дә яхшы белә. Хуҗа аны шуңа үз янында тотты да. Игорь соңгы елын хезмәт итә бит. Югары уку йортына керергә тели. Командир аны имтиханнар бирү өчен Калугага җибәрде. Әгәр укырга керә алса, монда кире кайтып тормас та. Шуңа күрә хәзергә менә мин йөреп торам. Бер әйбәт шофёр табылганчы, эшләп торуымны сорадылар.
Тәлгатнең сүзләре келт итеп исемә төште. Иманым камил, ул – оста шофёр. Командир белән дә эшли алыр иде. Дөрес, аңа Мәскәүдә йөрү кыен булыр. Әмма Тәлгат – зирәк егет, анысын да тиз төшенер. Генеральный штабка бару юлын өйрәнсә, башкаларын командир белән бергәләп эзләп табарлар. Эше канәгатьләндереп бетермәсә дә, бер килгәч, кире җибәрмәсләр. Аның каравы монда төпләнеп калыр. Берәр урын табылмыйча
калмас. Әмма бу турыда командир белән ничек сөйләшергә? Җайлы-җайсыз сүз башлап булмый бит.
Монысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Кайтышлый командир сүз
башлады:
– Син бит комсомол башлыгы, солдатларны миңа караганда яхшырак беләсең, миңа бер әйбәт шофёр табып бир әле.
– Була ул, иптәш поковник. Эзләрбез, табарбыз.
Бераз уйланган кебек бардым да әйтеп куйдым:
– Бер бик әйбәт егетне беләм мин, әмма бер җайсызрак ягы бар.
– Нинди җайсыз як, без дә белик?
– Бүгенге көндә ул Малиновкада хезмәт итә. Икенче елын. Менә ул ас инде! Армиягә кадәр үк машина белән әвәрә килгән егет.
– Монысы яхшы. Фамилиясе ничек?
– Галимов, иптәш полковник.
– Галимов! Нәрсә, синең якташыңмы әллә?
– Шулай, иптәш полковник, шуңа күрә аны яхшы беләм дә. Булдыклы егет.
– Галимуллин, Галимов, фамилияләрегез дә охшаган. Аларның
мәгънәләре бардыр бит инде? – Бар, әлбәттә, Галимов – югары дигәнне белдерә, мәсәлән, югары уку йорты. Галимуллин исә югары дәрәҗәдәге мулла була.
– Синең фамилия бигрәк хәтәр икән. Әйтәм аны, оратор булып танылып барасың. Ә менә, шофёр өчен сөйләү осталыгы мәҗбүри түгел. Машинаны югары дәрәҗәдә белеп, имин йөртә икән, аның өчен иң югары бәя шул була.
– Ул яктан тыныч булырга мөмкин, бу таләпләргә ул тулысынча җавап бирә!
– Димәк, синең җаваплылыкта! Иртәгә үк күрсәтмә җибәрәм. Карарбыз, сөйләшербез.
Бераз баргач, ул тагын сорап куйды:
– Галимов Малиновкада нинди вазифада хезмәт итә?
– Хуҗалык взводында, иптәш полковник. Тамбов, Липецк шәһәрләреннән кайтып керми.
– Монысы да әйбәт, гел часть коймалары артында хәрби хәзерлек белән генә шөгыльләнгән кешегә яңа шартларда эшләргә җайлашу кыенрак булырга да мөмкин. Бер атнадан якташың монда булыр!
Мин иркен сулап куйдым.
Атна-ун көн үттеме-юкмы, чыннан да, Тәлгат Грязи шәһәрендәге
частебызда иде инде. Мин штабтан чыгып килә идем, ишек төбендә аңа тап булдым. Икебез дә көтелмәгән очрашудан аптырашып калдык. Минем иң беренче соравым шул булды:
– Син монда хезмәт итәргә үк килдеңме?
– Менә, кабул итсәгез, килүем инде.
– Ничек кабул итмәскә? Менә шәп булган. Әле кайда, ничек
урнаштырасыларын белдеңме? Ниләр әйттеләр?
– Юк әле, менә килеп кенә җиттем. Штаб начальнигына тапшырырга дип документлар да биреп җибәргәннәр иде.
Мин кире борылдым. Аның белән яңадан штабка кердем. Документларны штаб начальнигына тапшырдык. Тәлгатне биредәге хуҗалык взводына урнашырга җибәрделәр. Командир үзе бу арада кайдадыр командировкада икән. Хезмәткә урнаштыру мәсьәләсен ул үзе генә хәл итәчәк, диделәр. Ике көн көтәргә куштылар.
Аның каравы Тәлгат белән аралашу өчен безгә Ходай үзе җай чыгарды. Отпускада булуым, анда күргәннәрем, кичергәннәрем, уртак танышларыбыз турында иркенләп сөйләшә алдык. Икенче көнне, хозвзвод старшинасыннан рөхсәт сорап, әйберләр алып кайтасы бар дигән сылтау белән, Тәлгатне шәһәргә алып чыгып киттем. Аңа шәһәр күрсәттем, бер ашханәгә кереп, әйбәтләп сыйланып чыктык. Әлбәттә, сыра-фәлән турында сүз дә булырга
мөмкин түгел. Беләм, Тәлгат тә ул нәрсәләргә исе китә торган егет түгел. Аның каравы кинотеатрда фильм карап чыктык. Иркенлектә йөреп, канәгатьләнү хисләре кичереп, частебызга кайтык. Әйтерсең лә, без өйгә кайтып килдек.
Иртәгәсен эш урыныма килеп керүгә, коридорда ...Игорь очрады. Мин аптырап киттем, укырга керергә дип киткән кеше монда ни эшләп йөри? Башыма шундый сорау китереп бәрде. Шуңа күрә аңа биргән соравым да кискен булып чыкты:
– Игорь, без сине инде монда күрербез дип өметләнмәгән идек. Нинди җилләр белән?– Нинди булсын, каршы җилләр инде. Укырга керү барып чыкмады. Тагын монда өч ай хезмәт итәргә туры килә.
Бу сүзләр мине шактый пошаманга салды, әмма берни дә сиздермәдем. Сүз дә юк, командир бу берничә айда Игорь белән эшләячәк иде. Алар бер- берсенә күнеккәннәр, җайлашканнар, мондый очракта башкача булырга да мөмкин түгел.
Шулай булып чыкты да. Тәлгаткә хәзергә шул хуҗалык взводында
эшләп торырга кушылды. Әмма минем моның белән килешәсем килмәде. Ник дигәндә, болай буласын белсә, ул Малиновкада да рәхәтләнеп кала ала иде. Күнегелгән җир, үз кешеләр. Хәлне төзәтү өчен, нәрсә дә булса эшләргә кирәклеге көн кебек ачык. Мин кабат сержант Козыревны искә төшердем. Аның шофёры Кохась инде башка отделениедә хезмәт итә. Аның урынында Мордовиядән килгән бер егет эшкә керешкән. Мин ничектер ишетеп калган идем, ул солдат хуҗалык взводыннан сугышчан экипажга алынуга бик үк риза булмаган икән. Аның шундагы эшен дәвам иттерәсе
килгән. Бу турыда Козырев белән сөйләшергә кирәк иде.
Козырев та әлеге имеш-мимешне раслады. Әмма егет әкренләп эшкә тартылып килә, ничек булыр икән, дигән уйда калды. Шулай да син аның үзе белән сөйләшеп кара, миңа исә бу хакта сүз башлау уңайсыз, диде. Бер җай туры китереп, мин Саранск егетенә сүз каттым. Ул мөмкинлек булса, хужалык взводына рәхәтләнеп кайтыр идем, дигәч, җилкәдән авыр йөк төшкәндәй булды. Тиешле кешеләр белән сөйләшеп, Тәлгатнең бирегә
килүенә бер ай чамасы узуга, аны Козырев экипажында күрә башладылар. Козырев миңа әйтеп тә куйды:
– Ай-яй, татар кенәзләре токымыннан булуың күренеп тора, эшне
әйләндереп чыгара алдың бит, ә! Хәзер инде бөтенесе Галимовның ышанычыңны ничек аклавыннан тора.
– Аклар, аклар. Татар егете дигән марканы кулында нык тота торган егет ул!
Шулай булып чыкты да. Тәлгат коллективта үзенең урынын җайлы гына тапты. Кем әйтмешли, машинасының сәгать кебек ышанычлы эшләве аның төп казанышы булды. Козырев үзе дә шундый солдатны табып бирүем өчен миңа рәхмәт әйтте. Көз көне Игорь кайтып киткәч тә, Тәлгатне урыныннан кузгатып тормадылар, ник дигәндә, аның биредә булуы кирәгрәк дип
уйладылар. Бу дөрес тә иде. Чөнки Козырев та хезмәтен тәмамлап, кайтып китте. Яңа командир Анатолий Сикачевка эшне белүчеләр белән җитәкчелек итү яхшырак булачак дип исәпләделәр.
Мин Тәлгат белән сөйләшкәндә, аның яңа шартларда үзен ничек хис итүе белән кызыксынам. Ул дөресен әйткәндә, баштарак бик үк риза да түгел иде кебек. Ни өчен дигәндә, ел ярым хезмәт итеп, ул иртәнге физзарядкаларның, марш-бросокларда катнашуның, сафта йөрүнең, солдат тормышы өчен гадәти булган нәрсәләрнең күбесен белмәде дә. Менә хәзер инде ул да шуларның бөтенесен үтәргә тиеш иде. Беренче атналарда аңа шактый авыр булды кебек. Әмма моны үзеннән башка беркем дә белмәде.
Тора-бара үзе дә күнекте. Чисталыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып торды. Кием-салымы, урын-җире һәрвакыт тәртиптә. Биредәге солдатлар да аны күптәнге танышлары кебек кабул иттеләр, үзе күп сөйләшмәсә дә, һәрвакыт кеше арасында булыр, иң кирәкле урыннарда гына сүз кыстырып, сөйләшү барышына ниндидер яңа борылыш биреп җибәрер, урынлы репликасы
белән иптәшләренең карашларына үз мөнәсәбәтен белдереп куяр. Мин дә тыныч күңел белән эшемне дәвам иттердем.
Без шул яклардагы Добринка районындагы бер колхозның комсомол оешмасы белән хезмәттәшлек итү турында килешкән идек. Көзге көннәрнең берсендә алар белән ныклабрак аралашу да булыр дип, без шул авылга берничә көнгә салам җыешырга бардык.

Көзге кояшлы, җылы көннәрнең берсе. Күңелләр күтәренке. Тәлгат тә безнең белән. Мондый мохиттә булу аңа да тансык.
Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар. Безнең егетләр исә ярты көндә ике эскерт куярга өлгерделәр. Без килгәч, авыл
агайлары, егетләргә нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген күрсәтеп бирделәр дә, үзләре тел чарлап, эш барышын күзәтеп торучыларга гына әверелделәр, дияргә мөмкин. Хатын-кызлары да тел шомартып, уен-көлке сөйләшеп, кыр яңгыратып көлешеп, солдатларның күңелен иләсләндерүдән тәм табып, мәш килү белән генә мәшгуль булдылар кебек. Һәрхәлдә аларга да, безгә
дә кызык, бу яңа аралашу мохите мавыктыргыч, гадәттән тыш хәл иде. Шулай эш кызып барганда, бригадирлары килеп, авылда безгә төшке аш әзерләнгәнен әйтте. Машинага төялеп, җырлый-җырлый авылга кайттык.
Солдатларның булышырга килүләре турындагы хәбәр авылга үзебездән алда кайтып җиткән икән. Безнең җырлаганны ишетеп, бөтенесе урамга чыккан, кызыксынып карап калалар. Бер өйдә аш әзерләгәннәр. Уртасында зур мич урнашкан иркен генә өй. «Г» хәрефе рәвешендә өстәлләр тезелгән.
Егермедән артык егет кереп утыргач, өй эче кечерәеп калган кебек булды. Егетләр миңа урынны иң түрдә калдырганнар. Шунда ук лампасы янып торган икона эленеп тора. Моңа иптәшләрем игътибар иттеләр булса кирәк, миңа карап елмаеп куюларыннан шул сизелеп калды. Барысы да ачыккан,
тәлинкә белән авыз арасында кашыклар бии башлады. Яшь кызлар безгә өстәмәләр китерергә өлгерә алмый. Барысы да кәефле. Кызларның аягүрә басып сыйлап йөрүләрен күптән күрмәгән егетләргә бу хәл бик тансык иде.
Шул вакыт ишектә бер карчык күренде, ул да безгә тәмле ашлар теләде, иконага карап чукына-чукына, арты белән чигенә-чигенә кире чыгып китә дигәндә генә, безнең Хабалко дигән егетебез әйтеп куймасынмы:
– Әби, беләсеңме, син, иконага карап кына түгел, татар егетенә карап та чукындың бит.
Әби каушап китте, үзен шактый уңайсыз сизде, нәрсә әйтергә дә белмәде. Егетләр көлеп җибәрделәр.
Мин әбине җайсыз хәлдән чыгарырга теләп:
– Син кирәкмәгән нәрсәне күрмә, әби өскә – иконагага карап чукынды, шулай бит, әби?
– Шулай, шулай, улым.
Ул бераз тынычлангач, минем янга ук килде.

 – Син, улым, татармыни?
– Без, әби, барыбыз да – кешеләр. Иң мөһиме – шунысы. Аш-суыгыз тәмле булган, менә монысы хәзергә иң кирәге. Рәхмәт сезгә.
Әби каударланып, ишеккә юнәлде. Бу сөйләшү безгә аш-су китереп торучы кызларны да кызыксындырды кебек. Аларның карашын тоеп тору миңа бераз уңайсыз да иде.
Бу хәбәр яшен тизлеге белән авылга мәгълүм булган. Без өйдән чыгуга, кызыксынган карашлы авыл кешеләре, минем янга елышалар, аларның татар егетен күрәселәре килә. Аларга яңалар өстәлә, белгәннәре миңа төртеп-төртеп күрсәтәләр, кайберләре хәтта мине тотып-тотып карыйлар.
– Син, чыннан да, татармы? – дип сорыйлар.
Мондый кызыксынуның сәбәбе гади генә булып чыкты – бу тирәдә, гомумән, татарлар юк икән. Дөнья күргән ир-атлар, әлбәттә, йөргән җирләрендә күп халыкларны күргәннәр, аларда гаҗәпләнү юк диярлек. Авыл тирәсендә генә көн иткәннәре өчен, сүз дә юк, бу инде үзенә күрә бер вакыйга булып чыккан. Чөнки татарларга кагылышлы байтак имеш-мимешләр ишеткәннәр, шуларга
дөреслектән ерак торган дәреслекләр дә өстәлгәч, ниндидер үзенчәлекле күзаллау барлыкка килгән. Солдатлар арасында бердәнбер сержантның да шушы татар егете булуы аларга кызык булып тоелган, имеш. Ә без исә армиядә кемнең нинди милләттән булуына түгел, бәлки аның кешелек сыйфатларына игътибар итәбез. Безгә шунысы мөһим. Гади халык өчен кемнең нинди
милләттән булуы да әһәмияткә ия икән.
Аштан чыккач, шул ук Хабалко корсагын сыйпый-сыйпый, тагын бер мәсьәләне күтәрде:
– Иптәш сержант, болар барысы да әйбәт. Авылга килгәч, бер рәхәтләнеп мунча да керәсе килә бит. Шул якны да рәтләп булмасмы?
Дөресен әйткәндә, бу минем үземнең дә теләгем иде. Колхоз рәисе
күренү белән бу хакта аңа да әйттем. Ул шактый уйга калды.
– Авылда мунчалар бар барын.Тик алар, ике кеше керсә, борылырга да урын калмаслык кечкенә итеп салынган.
Бераз уйлап торгач, әйтеп куйды:
– Мунчаны тиз арада үзегез салсагыз гына инде. Мин пилорамадан материаллар бирә алам. Сез бит мунчаны үзегез белән күтәреп алып китмәссез, барыбер безгә калыр. Әйдә, кулыгыз кычытса, булдыра алсагыз, эшкә керешегез!
Мин яныма егетләрне җыйдым.
– Менә шундый тәкъдим бар. Кемнәр нәрсә эшли ала? Дүрт-биш кешене төзелешкә калдырабыз да, башкаларыбыз саламны алар өчен дә җыябыз. Иң элек Тәлгат кул күтәрде.
– Минем балта тотканым бар.
Аңа шул ук Хабалко, тагын бер-ике егет кушылды.
Аларны председатель янында калдырдык та басуга китеп бардык.
Без киткәч, монда ниләр булганын Тәлгат миңа түкми-чәчми сөйләп бирде:
– Колхоз председателе безне полуторкасына утыртып, пилорамага алып барды. Анда такта яралар, төрле үлчәмнәрдә борыслыклар, төзелеш өчен яраклы башка нәрсәләр ясыйлар икән. Урман куенында урнашканлыктан,агачларны да әллә кайдан китертәсе юк. Барысы да кул астында. Шунысы гаҗәп: шундый мөмкинлекләр була торып, авылда иркен итеп мунча салуга
теләкләре булмаган, һәрхәлдә гамәленә керешергә куллары җитмәгән.
Такта яручылар бригадирына эшне аңлаткач, ул ике куллап, ярдәм итәргә риза булды.
– Әйдә, безнең авылда да гомуми мунча булсын әле, салыгыз, кулдан килгәннең барысын да бирербез, – ди.
Шуннан соң председатель сорый:
– Сезнең арада мунчаны ничек салырга кирәклеген белүче бармы соң? Башкалар тын калгач, Тәлгат әйтеп сала:
– Минем мунча салышканым бар. Безнең авылда һәр өйнең үз мунчасы бар.
– Кайда инде ул сезнең авылда?
–Татарстанда.
– Әллә син дә – татармы?
– Әйе, татар.
– Тагын кайсыгыз татар?
– Монда мин генә бугай.
– Тагын сержантыгыз татар.
– Күрмәгән кешеләр рәхәтләнеп күрсеннәр, безгә ике татар егете килгән.
– Ә нишләп икегез дә татарга охшамаган?
– Ә татар нинди була?
– Безгә килгәннәре сезнең кебек була. Ә менә килмәгәннәре нинди
буладыр, анысын белмим инде. Синең урыс булмавыңны сөйләшүеңнән үк белдем инде. Ә менә сержантыгыз тел тегермәнен бездән дә остарак тарттыра.
Шунда такта яручыларның берсе сорау бирә:
– Синең исем-фамилияң ничек?
– Тәлгат Галимов.
– Тәлгат! Андый исем буламыни?
– Буладыр инде, миңа кушканнар бит.
– Фамилияң ничек дидең әле?
– Галимов.
– Безнең авылда Алимов бар. Аның исеме Серафим.
– Алимовлар безнең Татарстанда да бар.
– Ул Алимов безгә читтән, каяндыр Кемерово ягыннан кайтып урнашты. Әллә ул да татармы икән?
– Анысын сез белергә тиештер инде. Йә, ярый, эшкә керешик. Сержант кайтса, нәрсә эшләдегез? – дип сорар.
Председатель әйтә:
– Алай мунча салганың да булгач, син прораб булырсың. Менә сайла, күрсәт, нәрсәләр аласыз? Тактамы, бүрәнәме? Язып бир, Добринкадан ниләр кайтарыйк? Кадак кебек нәрсәләр күпме кирәк?
Тәлгат аларга барысын да аңлатып, язып бирә.
– Ярый, боларын килештек, иптәш председатель. Мунча булачак урынны да күрсәтсәгез, эшкә керешер идек.
– Үзем дә шул турыда баш ватам, кайда салырга дигән сорауга җавап таба алмый азапланам. Бу сорауны иртәнге якта биргән булсалар, әнә сез төшке ашны ашаган әби бакчасында салабыз, дияр идем. Хәзер булмый инде. Әбиебез сезне өендә кабул итүдән баш тартты. Ник минем өйгә чит кешеләр керттегез дип ачуланды да әле. Болай итәбез, мунча уртак була, димәк, аны авыл уртасындарак салырга кирәк булыр. Кибет артындагы
бакчада бер иркен урын бар. Шунда салабыз.
Тәлгат шул җиргә казыклар кагып, булачак мунчаның планын билгели. Көрәк алып, нигез казырга керешәләр. Без кичен басудан кайтканда, нигез казылып беткән, вак ташлар, ком ише әйберләр китерелгән. Иртән цемент китерсәләр, нигезне сала башларга да мөмкин дип торалар иде. Тәлгат, чыннан да, монда төп оештыручы булып әверелгән. Барысы да аның авызына карап торалар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: