Әмирҗан Моталлапов

  • 19 май 2020 - 10:00
    Гаилә (бәянның ахыры)
    "Үз-үземне һич гафу итә алмыйм. Мин аннан бернинди ихтирам-шәфкать, матди ярдәм көтмим, бары тик мине гафу итүен, кичерүен генә телим. Алдына тезләнеп, гафу сорарга килгән идем мин монда..."
    906
    0
    5
  • 18 май 2020 - 09:00
    Гаилә (дәвамы)
    Ничек кенә онытырга теләсә дә, хәтереннән җуеп ташлый алмый ул әниле килеш ятим калган гөнаһсыз кызын... Бәлки, оныта да алмас!.. Хәзерге мәлдә гаилә тормышының бер уңайга агуы гына ерактагы баланы эзләүдән тыеп тора. Бу хакта ир сизенә калса, бүгенге тормышының челпәрәмә килүе бик ихтимал бит...
    1139
    0
    6
  • 17 май 2020 - 10:00
    Гаилә (дәвамы)
    Гөлнурның теләге – бай егет белән никахлашып, миллионер хатыны булып яшәү иде. Үз илендәге язмышыннан канәгать түгел иде ул, тышауланган ат хәлендә яши кебек. Кызы Зәлифәне Халисә апасына калдырганнан соң, сукбайлыкта үткән вакыты да дүрт елдан артып китте...
    1721
    0
    5
  • 16 май 2020 - 11:00
    Гаилә (бәянның дәвамы)
    – Төп башына утыртты, ахрысы, мине Айдар... – Дөньяда бердәнбер егет Айдар гына түгел ләбаса! Баш ярылып, күз чыкмаган. Бу чибәрлегең белән менә дигән егетләргә тап булырсың әле. – Халисә апа, авырга уздым мин...
    1553
    0
    3
  • 15 май 2020 - 13:00
    Гаилә (бәян)
    Халисә авылда яшәгәндә үк, яшь килеш кияүгә чыккан. Тату, яратышып торганда, фаҗигагә тарып, иренең гомере өзелә. Ятим үскән Халисә ике ел тормас борын ирсез дә кала...
    2033
    0
    7
  • 18 декабрь 2019 - 13:00
    Йөзә торган арба (бәянның ахыры)
    Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-белешне...
    1032
    0
    4
  • 17 декабрь 2019 - 16:00
    Йөзә торган арба (бәянның дәвамы)
    Килүчеләр тартып-сузып тормыйлар, мәсьәләне кабыргасы белән куялар: – Без атны алып китәргә килдек. Әгәр карышасың икән, җаның белән хушлашырга туры килер, – ди калын гәүдәлесе, чапан эченнән билбауга кыстырылган алтатарның сабына тотынып.
    705
    0
    3
  • 16 декабрь 2019 - 17:00
    Йөзә торган арба (бәян)
    Күндәм бахбай, һич карышмыйча, йөзеп, Агыйделгә кереп китте. Өнсез калган көтүчеләр авыз ачып әйтергә сүз тапмыйча аптырап тордылар. – Әҗәле судан икән. Әйдә, батып үлүен үз күзләребез белән күреп калыйк, – дип, нидер килеп чыгарын көтеп калдылар...
    1311
    0
    4
Реклама