Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Күрербез

Тагын рәис алыштыру көтелә, ди. Яңа рәис эшен тагын бу сарайны сүттерүдән башлар микән инде?

Районда хуҗа яңарган саен безнең рәисне алыштыралар. Хикмәтнең
нидә икәнен тәмам төшенеп җиткән юк. Сәбәбен табалар да икенчене
китереп куялар. Безгә дисә, берсе дә ярамаслык түгел шикелле.
Әйтик, Садрины ялга озаткач, Тимерханны куйдылар. Беренче көннән
үк эшкә чат ябышты.
– Яшьләрне калдырам. Сабый чактан ук балаларны авылны яратырга
өйрәтәм, – диде дә ипподром төзергә кереште. Эшләр хәтәр хутка китте.
Нәселле атлар кайтартылды. Аларны күреп, малайларның гына түгел,
кызларның да күзендә ут уйный башлады. «Балаларга шөгыль табыла», –
дип, ата-аналар да куанды.
Әмма өстә тик ятмыйлар шул. Районда тагын әвеш-тәвеш, безнең
хуҗалыкта тагын яңа рәис. Бу юлы Габдрахманны куйдылар. Килде,
тотынды. Башка сыймаслык җитезлек күрсәтте егет. Күз ачып йомганчы,
ипподромның казыгын да калдырмыйча сүттереп ташлатты.
– Ат бәясе – алтын бәясе. Ат алганчы, «КамАЗ» алам. Файдасы күбрәк
тияр. Тузан туздырып чабып йөрү өчен ат туйдырып ята торган заман
түгел, – дип аңлатты ниятен.
– Ә балалар? – дип, ата-аналар авыз ачканнар иде, рәис тиз томалады:
– Без ипподромсыз да үстек әле. Мәктәптәге «конь»нар, «козёл»лар да
бик җиткән, – дип кырт кисте...
Кышка кергәндә, тагын рәис яңарттык. Монысы да искитмәле җитез булып
чыкты. Яңа ел алдыннан төзелешне бөтен киңлегенә җәелдерде. Мәктәп
ихатасы, идарә тирәсе, буш урыннар төрле корылмалар, хайван һәм кош
сыннары белән тулды. Биек-биек чыршылар кайтартып утыртылды, аларда
утлар кабынды. Авылга ямь керде. Күренеп тора: яңа рәис авыл, аның халкы
турында янып-көеп кайгырта. Аеруча балаларның күңелен күрергә тырыша...
Тик сөенеч тагын озакка бармады. Кояш туры карый башлаганда,
бөтен нәрсә җимерелә, ишелә иде инде. Ни хәл итәсең, боздан гына
салынганнар иде шул алар. Шулай да мәһабәт бер сарай гына бирешмәде.
Җәй җылысында дүрт катның берәрсе ишелсә иде, ичмасам! Халык хәйран калды. Имеш-мимешләр таралды. Мәсьәләгә белгечләр ачыклык кертте:
рәиснең хан сарае тыштан – боз төсле, эчтән шыгырдап торган нарат
бүрәнәләрдән, ди.
Тагын рәис алыштыру көтелә, ди. Яңа рәис эшен тагын бу сарайны
сүттерүдән башлар микән инде?

 

«КУ» 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев