Гаилә (бәян)

...Иртәрәк кузгалдым бугай, дип уйлады Факил капка биген ачып урамга аяк басуга. Болытлы булгангамы, көзге җиңелчә томан җир өстен каплагангамы, аяк асты рәтләп күренерлек түгел иде. Шулай да багана башындагы лампочкалардан төшкән сүрән яктылык урамдагы хәрәкәтне күпмедер шәйләргә мөмкинлек бирә.

Кем булыр? Авыл аякланырга өлгергәнче бирегә килеп чыгарга бу бәндәне ни йомышы мәҗбүр иткән? Үтеп кенә барышымы, әллә адашуымы?.. Угры түгелдер, билгеле, адымы шикле кыяфәткә тартмаган.

Дымык һавада селкенмичә кагаеп торган карачкыга тартым гәүдә, каккан казык кебек тын торуына карамастан, Факил ягына борылып, сәлам бирде:

– Исәнмесез!

– Бик исән әле, ханым... Кем буласыз, дим? Танымыйм, әллә күргән-белгәнем түгелме? – дип тезеп китте Факил, кызыксынуын яшерә алмыйча.

– Танымассыз. Мин бу тирәнеке түгел. Шушы авылда таныш ханым яшәргә тиеш иде, юл уңаеннан аның хәлен белеп чыкмакчы булдым.

– Кемгә атап килүегез иде?

– Халисә апага.

– Кайсы Халисә?

– Хәсән Халисәсе, диләр иде бугай...

– Ул Халисә күптән юк инде.

– Ничек?

– Вафатына ун ел булмады микән инде.

– Ә кызы?

– Зәлифәме?

– Шулай иде бугай...

– Үз кызы түгел икән, дигән сүзләр йөрештерә иде, гайбәт кенә булгандыр, менә дигән итеп карап үстерде, укытты, кеше итте...

– Кыз хәзер кайда яши, дисез?

– Төгәлен белмим.

– Ире бу якныкы түгел идеме?

– Әйе. Укыганда ук өйләнешкәннәр, институттан соң шәһәрдә калганнар. Балалары тугач, Халисә апаны үз яннарына алганнар иде, авыл кешесе шәһәргә чыдыймыни? Бер елдан әйләнеп кайтты. Бераздан чиргә сабышты. Зәлифә кайта-китә йөреп, аңа тәрбия күрсәтте. Халисә түти озак ятмады. Аны җирләгәннән соң, Зәлифә авылга аяк басмады, – дип тәфсилләп аңлатты Факил, хатын сорауларына белгән чаклысын сөйләп.

Факил колхоз амбарлары ягына кузгалды. Хатын аңа иярде.

Күпмедер таушала төшкәндәй тоелса да, хатынның кайчандыр нәфис гәүдәле, шактый сөйкемле икәнлеген төсмерләргә була иде.

– Халисә апаның өе дә калмадымы?

– Череп беткән иде, ишелеп төште. Ул ихатага агроном өчен йорт салдылар, – дип җавап кайтарды Факил.

– Алай икән... – диде дә хатын тынып калды.

– Хәзер кая юл тотмакчы буласыз? – дип кызыксынды Факил, хатынның бүтән йомышы юклыгын чамалап.

– Районга китәм инде. Аннан Казанга, – диде хатын, уңышсыз чыккан сәфәре өчен борчылуын сиздереп.

Халисәдән бигрәк, Зәлифәне күрәсе, гафу үтенәсе килгән иде бит аның.

 

***

Һөнәр мәктәбе курсларын тәмамлагач, Гөлнур тегү фабрикасында эшли башлады. Урта мәктәптән соң, педагогия институтына кермәкче иде – конкурстан узмады. Авылга кире кайтасы килмәде кызның. Үзе кебек үк институтка керү өмете киселгән Фаягөл исемле бер кыз белән бу кышны һөнәр мәктәбендә укып үткәрергә булдылар. Һөнәр мәктәбенең яшәү урыны бар. Фабрикада эшләгәндә дә, шушында торып калырга мөмкин икән.

Тегүче һөнәрен тиз үзләштерделәр. Авыл кызларына хас булганча, алар икесе дә тегү машиналарында бәләкәйдән үк күпмедер күнегү алганнар иде. Шуңа күрә тегү-кисү серләренә төшенү кызлар өчен артык катлаулы булмады.

***

Тулай торакта байтак еллардан бирле Халисә исемле хатын яши иде. Гөлнурдан яшькә шактый олы, тик шулай да кызга түбәнсетеп карамый. Гөлнур белән серләрен дә уртаклаша хәтта. Киңәшләрен дә бирә.

– Үскәнем, институтка кермәвеңә артык борчылма. Сиңа, бәлки, баш ватып укуның кирәге дә юктыр. Диплом алып, рәхәт күрмәгәннәр дә бик күп. Кыз баланың бәхете – ирдән. Ходай Тәгалә сине кимсетмәгән: чибәрлегең хәттин ашкан, кулыңнан эш килә, егетнең менә дигәненә тап булырсың да бәхеткә кинәнеп яшәрсең әле, – дип хатын Гөлнурны юатып, аның хәленә керде.

Халисә апасының сүзләрендә хаклык бар: Гөлнур төшеп калганнардан түгел – табигый матурлыгы, килеш-килбәте, буй-сыны күргәзмәгә куярлык! Үз дәрәҗәсен чамалый кыз. Халисә апасының әйткәннәре белән күңеленнән ризалаша да... Тик белем ягыннан үз ишләреннән түбән баскычта калуы борчый. Тормыш көтәрдәй, хатын ихтирам итәрдәй егет туры килсә, кавышырга каршы килмәс иде әллә. Шәһәр егете табылса, тагын да кулай. Авылда яшәп, дөнья куам дип, мал лапасы баткагында бата-чума мәш килү – хыял түгел шул...

Имтиханнардан соң, озак та үтми кинәт бәхет елмайгандай тоелды Гөлнурга. Уйламаганда, бер егет белән танышты. Дөньясын онытып мавыгып китте егет белән. Бәхетенә язганы шулдыр сыман тоелды.

Егет шәһәрдә туып үскән бердәнбер малай, фатирлары бар, ата-анасы белән яши. Әгәр өйләнешергә тәкъдим ясаса, берсүзсез ризалашачак Гөлнур.

Күрешүләр көннән-көн кабатланып кына торды: кино, концерт, спектакльләр карадылар, танцыларга йөрделәр. Егет Айдар исемле. Армия хезмәтен үтәп кайткан гына, эшкә урнашу артыннан йөргән чагы. Техникум тәмамлаган, укуын алга таба дәвам итәргә исәбе юк. Бу хакта Гөлнур кызыксынгач, ул:

– Укыган чаклысы җиткән, заводка урнашып, кулга акча кертү хәстәрен күрергә кирәк, – дип кенә җавап бирде. – Ата-ана җилкәсендә яшәргә теләмим, өйләнер чагым да җитеп килә, туй чыгымнарын каплау өчен күпмедер мая тупларга кирәк бит, – дип ачыклык кертте Айдар үз ниятенә.

– Тиз генә өйләнмәссең әле. Шәһәр егетләре гаилә корырга ашыкмый бит.

– Минем озак сайланырга исәбем юк. Күңел тарткан кызга тотам да өйләнәм, – диде егет, кызга елмаюлы караш ташлап.

– Андый кыз тиз генә табылыр микән соң?

– Таптым бугай инде...

– Сер түгелдер бит?

– Нишләп сер булсын!.. Син ул!

Гөлнурга шушы сүзләрне ишетү кирәк иде. Ишетте һәм ихлас ышанды. Бу ышаныч көннән-көн ныгый барды. Кыз үзен Айдарның аерылмас дусты итеп тоя башлады. Егет тә икеләнерлек сәбәп тудырмады – назлы сүзләр белән кызны коендырып кына торды. Гөлнурның мәхәббәт хисләре белән тулы йөрәгенә артык назның кирәге дә юк иде инде. Ул Айдарны сүзсез дә аңлый, аны яратуы да ихлас...

 

***

...Гөлнур Халисә белән бер бүлмәдә яши. Хатын төскә-биткә чибәр булмаса да, ягымлылыгы, мөлаемлеге, ярдәмчеллеге белән үзенә тартып тора. Юкка-барга кызып китеп, каты орыну гадәте юк.

Халисә авылда яшәгәндә үк, яшь килеш кияүгә чыккан. Тату, яратышып торганда, фаҗигагә тарып, иренең гомере өзелә. Ятим үскән Халисә ике ел тормас борын ирсез дә кала. Каенана йортыннан китәргә мәҗбүр була ул. Шәһәргә килеп, тегү фабрикасына урнаша. Биредә яшәвенә дә ун ел вакыт узып бара.

Хәтсездән китүенә карамастан, туган җирен сагынып яши хатын. Җәй айларында авылыннан урап килә, аның саен җирсүе көчәя генә төшә. Авылда бертуган энесе яши иде. Күптән түгел аны да җир куенына салдылар. Ата-анадан калган иске өй хәзер буш килеш моңаеп утыра. Авылга кайтып, калган гомерен шул өйдә үткәрәсе килә Халисәнең. Берьялгызы хикмәт майтара алырына икеләнү генә кузгалуны тоткарлап тора...

Халисәнең авылга чираттагы сәфәре көннәрендә Айдар Гөлнур янына килеп, куна кала башлады. Бу хикмәт тора-бара алар өчен гадәти хәлгә әйләнде.

– Байтактан бирле аралашасыз, алышу-барышу турында сүз кузгатышканыгыз бармы? – дип кызыксынды Халисә, Гөлнурның элеккечә кичләрен чыгып китәргә атлыгып тормавын күреп. – Арагыздан кара мәче үтмәде микән?!

– Баштагы мәлне «өйләнәм» сүзен еш кабатлый иде, соңгы вакытта никтер сүрәнләнде, – дип җавап бирде кыз, башын күтәрмичә, иңсәләрен сикертеп.

– Башкага күзе төшмәгәндер бит?

– Ул ягы сизелми... Хәер, егетләрне аңламассың – шәһәрнекеләрне бигрәк тә.

– Бүген очрашырга сүз куешмадыгызмыни?

– Өч көнлек командировкага киттем, диде.

Гөлнурның кичләрен сирәк чыгуы, көннән-көн үз эченә йомыла баруы ике арада барлыкка килгән каршылык нәтиҗәсе икәнлекне Халисә чамалый иде, үзе ачылып китәргә теләми, әллә кыенсына – димәк, тормыш манзараларын күп күргән кеше буларак, төпченеп, хәлнең асылын ачыклау Халисә өстенә төшә.

– Гөлнур үскәнем, яшермичә әйт әле: арагызда берәр хәл бармы? – диде хатын, кызның яшьле күзләрен күреп.

– Бар шул, Халисә апа... Төп башына утыртты, ахрысы, мине Айдар...

– Аңламадым?

– Кавышырга һич теләге юк. Бай кызга күзе төшкән бугай...

– Дөньяда бердәнбер егет Айдар гына түгел ләбаса! Баш ярылып, күз чыкмаган. Бу чибәрлегең белән менә дигән егетләргә тап булырсың әле.

– Халисә апа, авырга уздым мин...

– Айдарга әйттеңме?

– Әйе.

– Нәрсә ди?

– Төшерергә куша. Мин сиңа өйләнмим. Бала белән генә мине үзеңә бәйли алмассың, ялгызың үстерергә калачак, ди.

– Инде нишләргә уйлыйсың?

– Югалтырга исәбем юк.

– Бик дөрес!

– Дөресен дөрес тә, ирсез бала табуымны әти-әни ничек кабул итәр? Алар каршында гына түгел, туган-тумача алдында ояты ни тора! – дип, Гөлнур үксеп еларга кереште.

– Тап! Үзем карап үстерермен. Бала минеке булыр. Ә синең ныклы тормыш корып, яңадан яшәр чагың алда әле... Сугыш елларында да тол аналар әллә ничәшәр бала карап, аякка бастырганнар. Шөкер, хәзер тормыш утырып килә, бала ашату, киендерү – кулдан килми торган нужа түгел, – диде Халисә, әйткән сүзендә тайпылышсыз калуын раслап.

***

Егерме яше дә тулмаган бит әле! Яшьлегенең иң үзәк чагы. Шушы көннән бала анасы булып, тол хатыннар сафына басасы килмәде кызның. Алдагы көннәрендә бәхетле тормыш корып җибәрә алыр, бәлки? Яшәеше тәртипкә кереп, гаиләсе иркенлектә яшәсә, баланы кире кайтару мөмкинлеге дә килеп чыгар?!. Баланы гына түгел, Халисә апасын да үз тәрбиясенә алыр. Аның да башка таянычы юк. Кылган игелеген дә онытырга ярамый...

Сөясе-сөеләсе килә Гөлнурның. Бүтән хилаф сукмакка тайпылмас иде инде. Бәлки, уку хәстәренә дә ныклап торып керергәдер? Абруйлы белгечкә әйләнә икән, аның белән санлашырлар, парын да, бәхетен дә берьюлы табар...

Алай да соңгы, төпле карарга килгәнче, Гөлнур Айдар белән ныклап сөйләшү ниятенә керде. Фатирларына туры барырга кыенсынды, эшләгән урынында очрата алмады. Кагылган саен: «Айдар бүген килмәде», «Айдар командировкада», – дигән җавапларны ишетте. Очрашудан качып йөрүе җитмәгән, иптәшләрен дә алдашырга өйрәткән бугай...

Эштән кайтышлый гына эзенә төшү мөмкинлеген чамалап, кыз алар яшәгән йорт янына килеп көтәргә булды. Озак торырга туры килмәде.

– Монда сиңа ни калган? – Айдарның беренче соравы шул иде.

– Синең соңгы сүзеңне ишетергә телим.

– Син аны күптән беләсең.

– Мин баланы төшермәячәкмен...

– Вәт, дура!.. Аны ничек карап үстермәкче буласың?

– Үзеңнең кулдан килмәсә, ата-анаң ярдәм итәр. Аларга китереп бирермен, – диде Гөлнур, елый язып. Тыныч кына сөйләшмәкче иде, үзе дә сизмәстән кычкырыбрак әйтте.

Бу мәлдә Айдар да каушады. Тыныч холыклы, иплегә санап йөргән кызның күз алдында кинәт үзгәрүе аны аптырашта калдырды.

– Мин ярдәмнән баш тартмыйм. Авырыңны төшерергә акча бирәм. Башка чыгымнарыңны да түләрмен, – дип тезеп китте Айдар, хәтәр ярдәмчел бәндә сыман.

– Мондый оятсыз кешедән, ялганчыдан акча алырга хурланам мин. Бала тугач, ярдәм ягын үзең карарсың... Кемлегеңне күрербез, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, Гөлнур китеп барды...

***

Илфас гадәттәгедән иртә уянды. Урман кисәргә килүчеләр белән очрашырга тиеш ул бүген.

Барасы юл озын түгел, атын кауламады егет. Килеп җиткәч, малкаен тугарып, арбадагы печәнгә кушты. Иртә иде әле. Көзге куе томан җир өстенә канатын җәеп килә. Вакыты белән күз күреме хәтсез кысыла. Томан тагын да куера калса, юлаучыларның делянканы чамаламыйча узып китүләре дә ихтимал, каршыларына чыгып торуың яхшы.

Аланлык очында егет колагына сәер шытырдау ишетелде. Кыргый җанвар йөрүе түгел бу. Учак тергезергә җыенучы бәндәнең коры ботаклар сындыруына охшаган. Урманчының үткен күзе бер шәүләнең кабалануын шәйләде – ул, чынлап та, коры ботакларны ашык-пошык сындырып, чокырга тыгызлап сала иде. Ул арада, калай савытының бөкесен ача башлагач кына, бензин сибеп ут төртергә чамалавын төшенде Илфас. Учак тергезергә түгел, урманны утка өерергә чамалый бит бу мәхлук!..

– Ни кыланасың син, явыз? Урманны көлгә очырасың бит! – дип җан көченә оран салуын үзе дә сизми калды Илфас.

Якын-тирәдә җан иясе булырын уена да кертмәгән бәндә, кайтаваз таратып яңгыраган көчле тавышны ишетүгә, каушап калды. Тәне калтыраудан кулындагы савыты җиргә тәгәрәде һәм, аваз салучының үзенә таба килүен күреп, олы юлга томырылды, качкынның үзе түгел, эзе дә югалды. Ул утырып киткән машинаның әче төтене генә томанга уралып калды...

...Явызлыктадыр нияте, берәү дә таң тишегеннән урман эченә кереп, учак якмас, дигән шик туды егеттә.

Томан, сыекланып, җиргә утырып килә. Кояш нурлары сөзелеп төшә башлагач, алан өсте шактый яктырды. Агач ботаклары яшь агачлар утырту өчен тирән итеп ярылган буразнага тутырылган иде. Нәрсә яндырырга теләде микән соң ул монда, дигән шик белән урманчы егет ботак-сатакны кузгата башлады. Берничә агачны алып куюга, өем селкенгәндәй булды. Өнме, әллә төшме бу?.. Буразнада хатын-кыз гәүдәсе иде... Күкрәген сытып торган ботаклардан арынгач, тирән сулыш алып, ыңгырашып куйды. Яшь кенә чибәр кыз. Баш чүмеченнән кан саркый. Һәрвакыт үзе белән йөртә торган сумкасыннан бинт алып, кызның башын бәйләде Илфас һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты, яралыны хастаханәгә озатты. Кыз һушына килмәгән иде әле.

Үзе коткарган кызның хәле һәм язмышы белән кызыксынасы килү теләге көннән-көн көчәя төште Илфаста. «Кем ул? Бу якларга каян килеп чыккан?» кебек сораулар тынгы бирмәде аңа. Хастаханәгә барып, коткаручы буларак, кызның хәлен белешү гөнаһ түгел ләбаса! Бәлкем, әле бу якларда аның таныш-белеше дә юктыр, янына да килмиләрдер?..

Кызның йөзендә гаҗәпләнү, каушау билгеләре ярылып ята иде. Аларның аптырауданмы, әллә куркуданмы барлыкка килүен аерырлык түгел. Табиб: «Әйдә, мин сине үзе чибәр, үзе миһербанлы егет белән таныштырам», – дип бүлмәдән алып чыкканда, килүченең кемлеген тәгаен белмәгәч, юлда очраган һәм гомерен чак-чак өзми калган теге шофёр булмагае, дигән икеләнү күңелен биләгән иде.

– Менә бу егет синең коткаручың, – дип, табиб ике арага күпер салгач, шик-шөбһә кинәт юкка чыкты.

– Рәхмәт! – диюдән башка сүз тапмый, тотлыгып торды кыз. Беравык тын торганнан соң, телгә килеп: – Мин бит бернәрсә дә хәтерләмим, – дип, яшь сыгып алды.

– Иң мөһиме: исән калдың.

– Сезнең аркада гына. Югыйсә, фани дөньяда ук тәмуг утында янасы булганмын икән. Сезне бәхилләтергә көчемнән дә килмәс инде...

– Танышмадык та бит әле...

– Гөлнур...

– Матур исем. Ә мин Илфас... Бу якларга каян килеп чыктыгыз соң? – дип кызыксынды Илфас.

– Башта Мәскәүгә, мин уйлаганча килеп чыкса, ераграк та китәргә иде исәп, – дип акланды кыз, сәфәргә чыгуының сәбәбен аңлатып торасы килмичә.

***

Сихәтләнә төшкән авыруларның күпчелеге кичне телевизор каршында үткәрә. Гөлнурның иркенләп карау түгел, телевизор экранына күз салганы да юк иде. Башкаларның мөкиббән китеп утырулары аңа гаҗәбрәк тоелды хәтта. Бүген Илфас белән очрашып танышудан күңеле күтәрелдеме, әллә телевизордан ишетелгән сүзләр аның дикъкатен җәлеп иттеме – тамашачылар янында тукталып калды.

Экранны тутырып утырган бер ир бәхет эзләп, чит илләргә китүче кызларның тоткынлыкка эләгеп, кире кайта алмыйча газап чигүләре, эт типкесенә калып, каңгырап йөрүләре турында сөйли иде. Коллыкка төшкән кызларның фәхишәлектә йөрүләре турында күпмедер тыңлагач, Гөлнур ишеткәннәре белән ризалашасы килмичә, кузгалу ягын карады. Бүлмәгә кереп, ялгыз уйланып яту күпкә хәерлерәк тоелды аңа.

Чит илгә эләгеп, «бәхеткә кинәнгән» кызлар язмышы турында ишетеп кенә түгел, андыйларның үзләрен күреп тә белә Гөлнур...

Чит илгә бардым да кайттым гына түгел, Гөлнурның планнары катлаулырак иде шул. Аның теләге – барган җирендә төпләнеп калу, бай егет белән никахлашып, миллионер хатыны булып яшәү иде.

Үз илендәге язмышыннан канәгать түгел иде ул, тышауланган ат хәлендә яши кебек. Кызы Зәлифәне Халисә апасына калдырганнан соң, сукбайлыкта үткән вакыты да дүрт елдан артып китте. Шушы арада байтак шәһәрләргә барып җитте, төрле һөнәргә кул тыгып карады, әмма үзен таба алмады. Кая килеп чыкса да, күңеле утырмады: акчаны көрәп алырлык хезмәткә дә тарымады, бай егеткә дә юлыкмады...

Илфастан иң кирәклесен сорамый калган бит: буйдакмы ул, әллә өйләнгәнме? Авылда гына төпләнеп яшәмәкчеме, шәһәргә китү нияте юкмы?

Шушы сорауларга җавап эзләп ятканда, бүлмәгә кизү торучы шәфкать туташы керде: «Синең янга килгәннәр», – дип, аны уйларыннан бүлдерде. Килүченең Илфас икәнлегенә шикләнмәде кыз.

Илфас ак күлмәккә кара галстук таккан, өстендә энә-җептән генә төшкән кара костюм... Кыскасы, кыз сорарга килгәндәй ыспай киенгән егет. Гөлнур шундук игътибар итте: бик килешле гәүдәле, мөлаем йөзле егет икән ләбаса аның яңа танышы. «Берәү булса бу чибәрлеге, буй-сыны белән, урман каравылчысы булып ятмас иде, әллә кайчан шәһәргә качар иде», дигән уй йөгереп үтте. Әйтерсең, андыйлар шәһәрдә генә яшәргә тиеш...

– Терелгәч, кая юл тотмакчы инде? – дип кызыксынды Илфас.

– Казанга китәрмен, мөгаен.

– Анда көтеп торучың бармы?

– Кем булсын!.. Җае чыгар. Элек яшәгән, эшләгән урын бит.

Ятимлек йөген ялгыз күтәрүнең яманлыгын аңлый Илфас. Мондый язмыш ачысын үзе татыган кеше ул. Шуңа күрә Гөлнурны ихластан кызганды, ярдәм кулын сузасы килде.

– Ник Казанга китәргә соң? Дөнья кендеге анда гына түгел бит, – диде Илфас, сорау биргәндәй ишарәләп түгел, үзалдына сөйләнгәндәй генә.

– Борын төртердәй башка урыным юк шул!

– Монда кал!..

– Ничек инде?! Күргән-белгән җирем түгел, бер танышым юк...

– Мине беләсеңме?

– Сине беләм дә...

– Шул җиткән. Әүвәл үзебезгә алып кайтам. Бергә яши башларбыз...

– Ничек алай?.. Өйдәгеләрең ни әйтер?

– Мин ялгызым яшим. Үземә үзем хуҗа. Иртәгә үк никахлашабыз. Хатыным булырсың... Менә дигән итеп яшәрбез, – диде Илфас, һәр сүзенә басым ясап.

Күп бала анасы булу Гөлнурның яшәү планына кермәгән иде. Яшьлек хыяллары җимерелүдән туган үкенеч, кимсенү тойгыларын күпмедер юу, тәүге мәхәббәттәге хатасы аркасында туган Зәлифәсе өчен тәүбә итү омтылышы да хатынны тормышның чынбарлык кануннарына буйсынырга мәҗбүр итте. Халисә апасының синең менә дигән егет очратып, ныклы тормыш корып, ишле балалар үстерер чагың алда әле, дигән сүзләре юк-юкта аның хәтерен искәртеп тора үзе. Илфасны Халисә апасы юраган егет дип атарга тулы нигез бар. Аның белән тату, ныклы тормыш кордылар, бернинди мохтаҗлык күрсәтмичә... Ләкин чит ана тәрбиясендә үскән Зәлифәсе дә бар бит әле!.. Ничек кенә онытырга теләсә дә, хәтереннән җуеп ташлый алмый ул әниле килеш ятим калган гөнаһсыз кызын... Бәлки, оныта да алмас!.. Хәзерге мәлдә гаилә тормышының бер уңайга агуы гына ерактагы баланы эзләүдән тыеп тора. Бу хакта ир сизенә калса, бүгенге тормышының челпәрәмә килүе бик ихтимал бит...

 

***

Иренә карата дорфалык күрсәтә, аны санга сукмый, чалымга алмый, дигән сүзләр белән Гөлнурны гаепләргә урын юк, әлбәттә. Илфас кылган яхшылыкка җавап йөзеннән, ихласлык, мөлаемлек күрсәтергә тырыша ул, тик аның күңел төбе барыбер эреп бетми. «Илфас урынында, их, Айдар булса иде!» – дип уфтанган минутлары байтак хатынның. Беренче мәхәббәте белән кавышкан тәкъдирдә урман эчендәге бистәдә генә түгел, япа-ялан даладагы ялгыз шалаш эчендә дә рәхәт яшәрләр иде кебек тоела аңа... Бүген дә Гөлнур Айдарны исенә төшерде. «Кемгә өйләнде икән? Миннән өстен хатын таптымы? Тормышыннан канәгатьме? Үзен сагынамы?» кебек сораулар тезелеп үтте аның уеннан.

Нилектән кайнаша соң мондый фикерләр Гөлнур башында? Илфас белән кавышудан тоташ бәхетсезгә әйләндеме? Кагып-сугып яшәдеме, җәберләдеме аны ире? Кул күтәрдеме, авыр сүз әйтеп, чүбек чәйнәп теңкәсен корыттымы? Юк бит – Гөлнур мондый кимсетүләрнең әчмухасын да татымады. Бала урынына күреп яшәде аны Илфас.

Тик хатынның күңелендәге яшьтән каткан боз барыбер эреп бетмәде. Аның гәүдәсе генә урман эчендәге бистәдә булды, ә күңеле далага – дала уртасындагы калага омтылды. Ниндидер хыялый бәхет эзләп, күз күрмәгән төбәкләргә ашкынып яшәде ул...

 

***

...Зәлифәне күреп сөйләшергә, ялгыш адымы өчен гафу үтенергә дигән ният белән килгән иде Гөлнур Халисә апасының туган авылына. Кызганыч: ни кызын, ни апасын күрү бәхетенә ирешә алмады. Иң авыр минутларда ярдәмгә килгән Халисә алдында тау чаклы бурычы булуын аңлый хатын. Үз кочагына сыйдыра алмаган баласын карап үстереп, укытуы, кеше итүе өчен Халисә каршына тезләнеп, рәхмәт укырга әзер булып килгән иде югыйсә...

Сәфәре уңмады. Корган планнары гамәлгә ашмады. Игелек өчен түлисе бурычы үз иңендә өелеп калды.

...Гөлнурның шушы хакта уйлавы булды – тәне буйлап кайнар ток үтеп китте. Тик ул тәнне җылытмады, күшектерде, бозландырды гына. Күрәсең, аның җанын иман дигән изге байлык тузан бөртеге чаклы булса да кереп калган әле. Яшьлегендә кылган ялгышның күпмедер өлешен төзәтү ниятенә керүенең башлангыч билгеседер, бәлки?..

Кызы гафу итәрме соң Гөлнурны? Бу дөньяда син дә бармыни? Моңа кадәр кайда йөрдең, нәрсә уйладың? Чит кеше тәрбиясендә үскән балаңның барлыгы әле генә исеңә төштеме, дип, кул селтәп, куып җибәрмәсме?..

 

***

Гөлнур кичке поездга утырды. Сәфәре – туры Казанга. Баруын бара, калага аяк баскач, кая борын төртер? Иске таныш-белешләрнең кайсы исән, кайсы – юктыр? Булганнарын да ничек табар? Күпләре аның барлыгын онытканнардыр инде. Онытмаганнары ничек кабул итәр? Бәндәләргә карата авылдагы шикелле ихласлык күрсәтү җитенкерәми шул калада.

Шушы урман арасыннан кайчан башымны алып олагырмын икән дип, гомер буе яшерен уфтанып яшәгән бистәсенә кире кайтып борын төртер чамасы да юк хәзер Гөлнурның. Шыгырдап торган юан нарат бүрәнәдән салынган иркен, якты йорт кына түгел, бербөтен милек – барлык каралты-курасы белән аларныкы түгел инде. Илфас үлеменнән соң сатып, ихатаны төбе-тамыры белән корытты хатын...

Зәлифәсенең эзенә төшенү теләге белән кылган сәфәре дә әлегә уңышсыз төгәлләнде. Кызының бу мәлдә кайдалыгын белә алмаса да, Казандагы фатирларының адресын кулга төшерде.

Кичә утыртып алып килгән шофёр егет әйткән фатир хуҗалары чыннан да Халисәнең чыбык очлары икән. Адресны шулар бирде. «Үзләре хәзер анда тормасалар да, күршеләре аларның кайдалыгын белергә тиеш. Шулар аша Зәлифәнең эзенә төшә алырсыз», – дип, Гөлнурның ышанычын ныгыттылар.

Поезддан төшү белән шунда юнәлер Гөлнур. Кызын очратмаса да, кайдалыгын белә алыр, телефон номерын алыр, күрешеп сөйләшү хакында хыялланыр. Аннары...

Тыкы-тыкы... Тәгәрмәчләрнең бер көйгә туктаусыз тыкылдавына күнегеп бара Гөлнур. Ул икенче тәүлеген юлда. Тагын шул чама вакыт барасы. Самолётта очасы калган, дип үкенеп алган иде әүвәл. Аннары үз-үзен тынычландырды: калган гомер эчендә поездга утырып, ерак араларга сәфәр кылырга туры киләме-юкмы, дөнья күреп, йөреп калсын әле... Купедан урын булмавы гына кызганыч, билетлар сатылып беткән булып чыкты.

Гомуми вагондагы ыгы-зыгыдан башы томалана башлаган Гөлнур, проводник белән килешеп, купега урнашты. Янда тагын бер юлдаш булу да хатын күңеленә хуш килде. Сөйләшеп вакыт үткәрергә кеше бар.

Таныштылар. Икесе бер шәһәргә баралар икән. Ул да татар хатыны булып чыкты. Бу килештән Гөлнурда җәелеп сөйләшү кайгысы юк иде. Поездга утырганнан бирле рәтләп йоклаганы да булмады. Хатын күзләрен йомды.

Гөлнурның бу тиклем онытылып йоклаганы булмагандыр. Ул күзен ачканда, кышкы кояш байтак күтәрелгән иде. Юлдаш хатын иртәнге чәйне эчеп, каршы стенага арка терәп китап укып утыра. Шунысы гаҗәп: проводник хатынның кычкырып, чәй өләшеп йөрүен дә ишетмәгән хәтта Гөлнур.

Ул кичтән күршесенең исеме Әлфинә икәнен белеп, аның кая баруы белән кызыксынырга өлгергән иде. Юынып, тамак ялгап алгач, ныклабрак танышу исәбенә керде. Соңгы елларда анда кешеләр язмышы белән кызыксыну ихтыяҗы көчәя төште. Бер хәсрәте дә булмаган бәндә юк дөньяда. Кем үзен бәхетле саный? Кайсысы үзен бәхетсезләр рәтенә кертә?.. Шундыйларның фикерләрен ишетәсе килә Гөлнурның. Кайгы-хәсрәт – бәхетсезлекме? Бәхетлеләр тормышына да кайгы-хәсрәт үтеп керәме? Бәхетсезләр арасында хәсрәтсезләр булырга мөмкинме?

– ...Нәкъ шулай.

– Ахыры ничек беткән инде?

– Синекеннән үзгәрәк... Сеңлем шофёр бәйләнә башлагач, җай туры китереп, кулына монтировка эләктергән дә теге мәлгуньнең түбәсенә орган. Качасы гына калган да, үтердем дип уйлап, милициягә хәбәр иткән...

– Шуннан?

– Шуннан... Шуннан ни буласы билгеле инде. Кулга алып, сеңелне ябып куялар. Гаепсезгә санап, бераздан чыгардылар. Теге мөртәт шофёр исән калган. Үзен тикшерә башлаганнар. Байтак хатын-кызны мәсхәрәләвен ачыклаганнар.

– Үзен утыртканнармы?

– Ничек әйтсәң дә ярыйдыр: акылын җуйган ул. Үзенең кемлеген белми башлаган. Диваналар йортына япканнар...

Гөлнур хатынга сорау бирә, ә күңеленнән үзе белән килеп туган вакыйганы күз алдына китерә. Хәйләкәррәк кыланганда, ул да афәттән котыла алыр иде, мөгаен... Ярый, бәхетенә, Илфаскае аның җан тәслим кылырга тиешле урынында пәйда булган.

– Ул хөрәсәннең исеме ничек иде микән? Алай истә-оста калмагандыр инде?

– Ничек калмасын! Хәтергә гомерлеккә сеңде бугай. Сеңелнең котылып калуын көтеп, суд мәрәкәсе артыннан йөргәндә, бәлагә тарытучының кем булуы белән кызыксынмыйча каласыңмыни? Белдек. Хәбиб атлы иде ул. Фамилиясе дә «Х» хәрефенә башлана – Хөрмәтов. Математик буларак, мин атамаларны һөнәрем буенчарак, тамга белән күңелгә сеңдерергә тырышам. Моныкы Х2, ягъни икс квадратта.

– Аның явызлыгы квадратта гына бетмәгәндер, – диде Гөлнур, үзалдына сөйләнгәндәй уйланып. Теге чакта кабинага кереп утыргач, шофёр аның кая юл тотуы белән кызыксынды, исемен сорады. Гөлнур үз исемен әйткәч, шофер: «Минеке Хәбиб», – дигән иде. Әллә инде әле искә алган Хәбиб? Әллә адашлар гынамы?

– Мине утырткан шофёр да Хәбиб исемле иде. Битендә элекке яра эзе дә бар иде, – диде Гөлнур, сагаеп.

– Нәкъ үзе бит, малайкаем. Теге Хәбибнең дә бите яралы иде, – дип мөһер сукты Әлфинә.

– Төрмәгә дыңкычлыйсы иде дә аны...

– Сары йорт гомерлек зиндан булыр аңа, мөгаен. Анысы төрмәдән дә яман.

***

Зәлифәләр яшәгән йорт тимер юл вокзалыннан ерак түгел иде, тиз тапты Гөлнур. Икенче катка күтәрелде һәм фатирның ишек кыңгыравына басты. Берничә тапкыр басса да, эчке яктан ишеккә таба килүче аяк тавышы ишетелмәде. Әллә звоноклары эшләмиме дип, Гөлнур ишекне йодрык белән төя башлады. Шундук каршыдагы фатирның ишеге ачылды.

– Кем кирәк?!

– Мин Зәлифәләргә килгән идем, – диде Гөлнур. Хатын төпченә башласа, кияүнең исемен дә, нинди фамилия йөртүләрен дә белми ләбаса! Хәер, күрше болары хакында төпченмәде. Яшькә үз тирәсендәге хатынның йөз-кыяфәте буенча кайсы милләттән икәнлеген чамалап, Гөлнурга якынайды да саф татар телендә:

– Сез Зәлифәнең кеме буласыз? – дип сорап куйды.

– Мин аның анасы белән бертуган апасы... Соңгы вакытта элемтәләр өзелгән иде, – дип үз ялганын тезеп китте Гөлнур.

– Килүегез юкка булган шул. Бер атна элек китеп барды алар.

– Кая?

– Болгариягә. Эшкә түгел, ялга киттеләр. Нәсимне бүләкләп, санаторийга путёвка бирделәр.

Бу җаваптан үзенә кирәкле бер яңалыкны отып калды Гөлнур: Зәлифәнең иренең исеме Нәсим икән.

– Кызганыч! – дип, Гөлнур юл төенчеген күтәрде.

– Алдан хәбәрләшмәгәнсез икән шул...

– Туры килмәде, элемтә өзелеп торды.

– Хәзер кая барасыз инде?

– Вокзалга төшәрмен. Билет алып, китү хәстәрен күрергә кирәк.

– Озын юлдан соң черем итмичә вокзалда төн үткәрү газап булыр, калыгыз бүгенгә. Иртән билетка заказ бирербез. Керегез миңа, – дип, чын күңелдән үгетләде күрше хатын.

– Таныш түгел кешегә мәшәкать тудырып, – дип кыенсынган иде Гөлнур.

– Ничек таныш булмасын? Сәкинә исемле мин, Зәлифәнең туганы – минем туган. Без туганлашып, ярдәмләшеп яшәдек. Мине үз анасы шәенә күрде Зәлифә. Әйдәгез, әйдә, – дип, хатын Гөлнурны җитәкләп үк алды.

Керделәр.

Чәй янындагы әңгәмә Зәлифәгә турыдан-туры бәйле барды.

– Үзенең үткәне турында Зәлифәнең ихластан ачылып сөйләгәне булдымы? – дип кызыксынды Гөлнур, сөйләшер өчен таяну ноктасын эзләп. Бу хатыннан берни яшереп тормаска иде аның исәбе. Дөресен бәян итәр. Кайчандыр бер җанны кыҗратып, хәтер төбендә яткан серләрне түгеп, җиңеләеп калырга кирәктер ләбаса!

– Эчкерсез зат ул. Андыйларны «Эчендәге – тышында», диләр. Минем белән тел яшереп сөйләшмәде, – дигән җавап ишетте Гөлнур.

– Ата-анасы хакында да сөйләгәне булгандыр?

– Алар турында нәрсә әйтсен соң? Бер мәлне минем әтине дә, әнине дә күргәнем юк, кем икәннәрен дә белмим, – дип ачынып алган иде, кабат искә төшермәде.

– Күрмәгәч – белмәс шул, – диде Гөлнур, авыр көрсенеп һәм кинәт куырылып алды. Яшьлек хаталарын төзәтү әмәле юк шул инде. Бары тик җан сызлатып үкенергә, эчтән янып сызарга гына кала.

– Сез Зәлифәгә бик нык охшаган да хәтта, – диде хуҗабикә, Гөлнурны еракка җәелә башлаган уйларыннан арындырып.

– Бик якыннар бит, шуңадыр...

– Бертуганнармы?

– Аннан да якынрак, – диде Гөлнур һәм чын дөреслекне яшерерлек көче беткәнне сизеп: – Минем кызым ул Зәлифә!– дип әйтеп салды.

Бүлмә эченә авыр тынлык урнашты. Бәгырьгә тия торган бушлык иде бу.

– Үз-үземне һич гафу итә алмыйм. Мин аннан бернинди ихтирам-шәфкать, матди ярдәм көтмим, бары тик мине гафу итүен, кичерүен генә телим. Алдына тезләнеп, гафу сорарга килгән идем мин монда, – дип, ара-тирә тамган күз яшьләрен сөртештереп утырган җиреннән үкереп еларга кереште Гөлнур...

Сәкинә сүз катмады. Күңел хафасы күз яше белән җиңеләя төшәр, дип, Гөлнурның тынычланганын көтте...

Чишелде Гөлнур. Казанга укырга килеп институтка керә алмавы, тегү фабрикасында эшләве, тулай торакта Халисә апасы белән бер торакта яшәве, әлбәттә инде, Айдар белән ике арадагы мәхәббәт багланышлары турында тәфсилләп сөйләде. Кызына үзе исем кушып, үз кулы белән Халисә апасына тапшыруын да яшермәде...

– Син кызың белән күрешүдән курыкма. Аңлар ул сине, кичерер. Зиһенле, фәһемле җан иясе ул, акыллылыгы йөзенә чыккан, – дип, хуҗабикә Гөлнурның күңеленә өмет уты салып куйды.

– Картайгач кына мин кирәк булдыммыни, моңарчы кайда йөрдең?! – дип, йөземә төкермәсә ярый инде...

– Зәлифәң – нечкә күңелле хатын. Үзе дә бала анасы. Ә син хәзер оныкларыңның дәү әнисе! Язмыш сукмакларының кемне кая илтеп ташлыйсын кем белгән... Үз анасын күрү аның өчен дә көтелмәгән шатлык булыр әле – менә күрерсең!

 

***

Иртәнге аштан кузгалу белән Гөлнур киенергә кереште. Аның кабалануын чамалап, Сәкинә каршы төште:

– Иртүк кая җыенасың? Китәргә түгелдер бит?

– Чакырып килгән кунак түгелмен, чаманы белергә кирәк.

– Чакырылмаган кунак тагын да кадерлерәк. Сине җибәрәсем килми әле. Фатир иркен, күңел киң, ашарга ризык бар. Кал син! Кызың ял итеп кайтканчы, бергә көтик. Китсәң, йә тагын югалырсың...

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: