Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Аңламый калмас

– Бар, улым, бар. Табеевның үзенә туры кер. Фикрәт – минем шәкертем. Ул мине аңламый калмас, – дип, Гомәрне чыгарып җибәргән.

Газета редакцияләрендә урта белем белән эшләүчеләрнең теләкләрен
тормышка ашыру юнәлешендә зур эш башланды – 1959 елда Казан
университетының тарих-филология факультеты каршында читтән торып
белем бирә торган журналистика бүлеге ачылды. Шактый өлкән булсак та,
кабат парта арасына утырдык.
Немец теленнән Эмилия Адальбертовна Бауши атлы фрау укытты. Чып-
чын алман хатын-кызы. Апабыз төгәллек ярата иде. Сынау һәм имтиханга
үзе өйрәткәнчә генә әзерләнүне һәм җавап бирүне таләп итте. Авызыңны
ул кушканча ачмасаң: «Иртәгә килерсең, кабат әзерлән», – дип кенә җибәрә
иде. Текстны сүзлексез тәрҗемә итә алучыларны да сүзлек төзеп килергә
мәҗбүр итә иде.
Бездән бер курс түбән укыган Госман Гомәр мөгаллимәнең кырыс таләбенә
артык игътибар биреп җиткермәгән, күрәсең. Кире бора башлагач, телгә килгән:
– Мин – бала-чага түгел. Обком органында эшләүче журналист. Обкомга
жалу белән барачакмын, – дип, фрауны шөлләтергә уйлаган. Укытучының
исе дә китмәгән. Ул:
– Бар, улым, бар. Табеевның үзенә туры кер. Фикрәт – минем шәкертем.
Ул мине аңламый калмас, – дип, Гомәрне чыгарып җибәргән.
Нишләсен Гомәр, имтиханга бик тырышып әзерләнми чарасы калмаган.

 

«КУ»  08, 2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев