Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Бәхетсез икәнсең

Кайсыдыр бер юбилярны тәбрикләү мәҗлесе бара. Чиратлап котлыйлар. Мактау сүзләренең иге-чиге юк. Менә юбилярның хатынына чират җитә.

Кайсыдыр бер юбилярны тәбрикләү мәҗлесе бара. Чиратлап котлыйлар.
Мактау сүзләренең иге-чиге юк. Менә юбилярның хатынына чират җитә.
Ул да, башкаларга кушылып, ирен күккә чөеп мактый башлый:
– Ул миңа ныклы терәк, ышанычым. Мин дә кәефен бозмаска тырышып
кына яшим. Безнең йортта һәрвакыт тынычлык, дустанә мөнәсәбәт хөкем
сөрә. Сүз әйтешү, үпкәләшүнең ни икәнен дә белмибез...
Хатын тантаналы нотыгын тәмамлагач, юбиляр янәшәсендә утырган ир:
– Кызганам мин сине, дускай, гомерең бик хикмәтсез уза икән, – ди.
– Ничек инде? – дип гаҗәпләнә хуҗа.
– Хатын белән тарткалашуның ләззәтен дә татымыйча яшисең бит, – дип
җавап бирә кунак.

 

«КУ» 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев