Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Күршеләр

– Бәй, син теге вакытта алган акчаңны кертмәгән идеңмени соң? – дигән була Имаметдин, гаҗәпсенгәндәй итеп.

Имаметдин белән Кираметдин Мерәс авылында урам аша күршеләр
булып яшәгәннәр. Имаметдин авылда хәллеләрдән саналган. Йомышы
төшкәндә, Кираметдин әүвәл аңа кагыла торган булган. Менә көннәрнең
берсендә ул янә Имаметдинга кергән дә бурычка акча сорый икән.
– Акча сәкегә җәелгән киез астында булыр, карап ал шуннан, – дигән
күршесенә Имаметдин.
Кираметдин киезне күтәреп караштыра да:
– Монда акча юк бит, Имаметдин, – ди.
– Бәй, син теге вакытта алган акчаңны кертмәгән идеңмени соң? – дигән
була Имаметдин, гаҗәпсенгәндәй итеп.
– Кертмәгән идем шул әле...
– Алайса, акча юк инде. Керткәч, бирермен, – дип чыгарып җибәрә
Имаметдин күршесен.

 

«КУ» 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев